Архивы гыйбрәт өчен - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем” [гыйбрәт өчен]
Мин бик бәхетле һәм мул тормышта үстем. Әти-әни тырышлыгы аркасында, абыем белән без бернинди дә мохтаҗлык кичермәдек. Аңа карамастан, итагатьле булып үстек, әти-әнине хөрмәт иттек. Абыем Мансур матур гына өйләнеп җибәрде. Туйлар да гөрләп узды. Киленебез Гөлназны якын итеп каршыладык, яраттык. Ул да безгә карата яхшы мөнәсәбәттә иде кебек. Без аны беркайчан да кимсетмәдек, әниләр аңа яхшыдан-яхшы кием-салым алып бирәләр иде. Әни әйтә торган иде: “Кеше баласын рәнҗетергә ярамый, рәхәт тормышта яшәсен”, – дип. Ике елдан абыемның кызы Зәринә туды. Ул баланы күккә генә чөймәдек инде! Өебездә гел кояш балкый иде, чөнки Зәринәбез бик матур, татлы бала булды. Мин дә аны үз кызым кебек яраттым, матур уенчыклар, күлмәкләр алып бирә идем.

Авылга кунакка кайтып йөргәндә, клубта Альберт белән таныштым. Ул да кунакка кайта икән. Шулай итеп, без очраша башладык. Бер-беребездән башка бер көн дә үтмәде. Гел бергә идек без: авылда да, Казанда да. Хәтта безнең туган көннәребез дә бер үк көнне булып чыкты. Ике ел дәвамында очраша торгач, Альберт миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин ризалаштым һәм без өйләнештек. Без йә каенаналарда яшәдек, йә бездә. Ике айдан соң мин балага уздым. Ирем дә, мин дә балабыз туачагына бик шатландык. Ләкин бәхет озакка сузылмады. Гаиләбезгә кайгы-хәсрәт килде. Эшеннән кайтканда, абыем Мансурны ниндидер адәм актыклары подъезд төбендә пычак белән кадап үтерделәр. Кесәсендәге акчаларын талап качалар. Өй бусагасына кадәр күпмедер адым калгач, абыем җан биргән. Үтерүчеләрнең эзенә тәки төшә алмадылар.

Бу вакыйгадан соң әти дә, әни дә нык картайдылар. Киленебез дә “сүнде”. Күңеле төшмәсен дип мин һәрвакыт аны юатырга тырыштым. Хәтта баласын алып калып, ирем Альберт белән берәр кая җибәрә идем: мин барыбер йөкле килеш озак йөри алмыйм, ә ул бераз кайгысын онытып торсын, имеш. Ләкин шул вакытта мин ахмаклык эшләгәнемне хәзер генә аңлыйм. Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем. Ә аларга, күрәсең, бу бик тә уңайлы булып чыкты. Берсенең ире үлде, икенчесенең хатыны йөкле. Мин эшнең нәрсәдә икәнен сизенә башлагач, соң иде инде. Алар күптәннән “мәхәббәт уенын” бик теләп уйныйлар икән.

Үзләре безгә күрсәтмәскә тырышсалар да, бу барыбер сизелә. Күз карашларыннан, үз-үзләрен тотышларыннан. Килен дә гел бәхетле йөз белән елмаеп кына йөри башлады. Шунысы гына гаҗәп: ничек инде алар – берсе килен, берсе кияү – бер үк йортка, минем әти-әни каршысына чиста күңел белән кайтканнар икән! Бу бит башка сыймаслык хәл! Сизенеп йөрсәм дә, өйдә тавыш-гауга куптарырга намусым җитмәде, чөнки әле кайгы җилләре сүрелмәгән килеш, үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау урынсыз булыр иде. Күп тә үтмәде мин малай таптым. Әти-әни баламны бик яраттылар, хәтта исемне дә абыем хөрмәтенә кушарга тәкъдим ясадылар. Мин каршы килмәдем һәм малаема Мансур исеме куштырдык. Альберт та куанды, ләкин безнең аралар инде суына барды. Шулчак киленне куып кына чыгарырга иде дә бит! Юк, әнинең сүзләре искә төшә: “Кеше баласын рәнҗетергә ярамый”. Мин бу хәлгә озак түзә алмадым һәм шикләремне әнигә сөйләдем.

Ул да сизенгән булган икән, ләкин миңа авыр булмасын дип белмәмешкә салышкан. Көннәрдән беркөнне бер якка киленебезне, икенче якка иремне утыртып озак сөйләштек һәм ниһаять барысын да ачыкладык. Альберт белән Гөлназ әйберләрен җыйдылар да бергә яшәргә дип чыгып киттеләр. Бар куанычыбыз улым Мансурда гына иде. Ярты ел үткәч, Альберт гафу үтенеп безгә килде, каенанам да елый-елый янә кавышуыбызны сорады. Ләкин бер киселгән ипине ялгап булмый. Ул елан белән башка бернинди дә мөнәсәбәттә торасым килмәде, хәтта баламның атасы итеп тә кабул итә алмаслык дәрәҗәгә җиттем. Әти-әни ничек түзгәннәрдер, белмим. Ике еланны күкрәкләрендә җылыттылар да, ә алар агуларын агызып киттеләр. Кеше бәхетсезлеге белән төзелгән бәхет – бәхет була алмый. Алар барыбер бергә була алмадылар. Яраткан Зәринәбезне дә бездән аердылар. Кайчакта бик сагынам үзен, күз алдында үсте бит. Ул бит абыемның кызы, аның истәлеге!

Альберт күпме гафу үтенеп килсә дә, аны кабул итмәдем. Улыбыз белән аралашсын дип кенә өйгә кертә идем. Бу вакыйгалардан соң биш ел узды, ләкин йөрәк һаман да сыкрый, әйтерсең лә, кайчандыр анда кадалган пычак эзләре төзәлә алмыйча, канап торалар.

Бүгенге көндә минем сөяркәм бар. Ул бик абруйлы кеше, мине дә, улымны да ярата, булыша. Ләкин мин аны яратмыйм. Гомумән, мин башка ярата алмамдыр, ахры.

“Язмышмы? Ялгышмы?”

Запись “Мин бит үз кулларым белән киленемә үз иремне “бүләк” иттем” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хәле бик авыр булса да: “Яшим әле”, – диде. Булмады… “[гыйбрәт өчен]
Бар җиһан яшеллеккә күмелгәнгә, тереклек уянганга сөенеп яшисе генә иде дә, әмма хәсрәт арты хәсрәт килеп, иңне баса, рәхәтләнеп, канатланып яшәргә ирек бирми. Әллә яман күзләр тиде, хатыннары өчен өзелеп яшәгән өч ир туганым, балаларын гаиләле итеп, аларның уңышларына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә генә бер-бер артлы тол калдылар. Матур йортлар җиткереп, шау чәчәкле бакчалар үстереп, ипле, тәмле итеп яшәп ятканда…

Бер ел элек Галимҗан абыемның һинд хатын-кызлары кебек чибәр, абый исемен шулкадәр ягымлы, үзенә бер төрле итеп әйтә белүче, искиткеч уңган, тормыш йөген абый белән бергә тартучы Нәфисәбез, яман шеш белән чирләп, терелә алмыйча, мәңгелеккә күчте. 58 яшь кенә иде әле үзенә…

Нәфисәбез үлгәнгә нәкъ бер ел узгач, Мөнир абыемның алмадай түгәрәк, нурлы йөзле, искиткеч юмарт, әти-әниебезне 20 ел кадерләп тәрбияләп, соңгы юлга озаткан, кунакчыл, гадел, ак күңелле хатыны – Фәридәбездә кисәк нәкъ шундый чир килеп чыкты. Табиблар: “Вакытында килгәнсез, йөз ел яшәр әле”, – дигәннәр иде, әмма җиңгәбез бер ел да яши алмады. Чәчәк кебек хатынын терелтү өчен Мөнир абыем өйләрен сатып, алачыкта калырга да риза иде. Никадәр тырышып та, фәлән кадәр акчалар түгеп тә, кадерле туганыбызны хәзер котырып чәчәк атучы, халыкны кыручы яман чирдән йолып кала алмадык. Балалары, абыебыз, без – туганнар, хәсрәткә чумып калдык.

Сырхауханәдә йөргән кешеләр белә инде, анда киткән акча, анда беткән нервылар… Абыем, балалары ни сораса шуны үтәп, газапларын күтәрешеп һәрвакыт янында тордылар, яшәү өметен сүндермәскә тырыштылар. Фәридәдә әнием сабырлыклары бар иде. Хәле бик авыр булса да, “үләм инде мин” димәде. “Яшим әле, җәйләргә аякка басармын, бакчада яшелчә үстерермен”, – диде. Булмады… Аңа да 58 яшь иде.

Соңгы көннәрен яшәгәндә, абыема: “Әлфинурның тавышын ишетәсем килә”, – дигән, ике тапкыр чылтыратты. Тавышы колагымда әле дә яңгырый… “Җиңгиләремнең гомерен саклап калчы?” – дип, Ходайга елап-елап ялварсам да, тәкъдиргә язылганы үтәлде шул.

Кайгы моның белән генә бетмәгән икән әле. Гаиләдәге иң олы туганыбыз, Рәшит абыемның шулай ук Нәфисә исемле хатыны минем кебек янгыннан саклау хезмәтендә озак еллар эшләп, пенсиягә чыккан иде. 20 ел полиартрит, кан басымы чирләреннән җәфаланды, сулышы кыса иде. Ирем белән РКБга барыр алдыннан, хәлләрен белеп китим әле дип, 15 апрель көнне шушы олы абыйларга бардым. “Нәфисә белән Фәридәне төштә күрдем, – диде Нәфисә апа. – Ап-ак ромашкалы болында йөриләр, башларына тәкыя үреп кигәннәр, монда шундый рәхәт, безнең янга кил диделәр”. 16 апрельдә без Казанга киттек, ә 17 апрельдә шушы Нәфисә апабызның да үлде дигән хәбәре килде. 17 апрель – совет чорында Янгыннан саклаучылар көне иде һәм Нәфисә апа гомере буе бары шул көнне генә һөнәри бәйрәме дип санады. Кирәк бит, нәкъ шул көнне гомере өзелде. Фәридәбезнең кырыгы узган гына иде әле. Аңымны җуям дип торам… Йә, Алла, әллә нәселебезне кырау сукты инде!..

Бер-беребез өчен өзелеп торган туганнар бит без! Арада көнләшү, күпсенү дигән нәрсәнең әсәре дә булмады.

“Абый-энеләрнең хатыннарын да шулкадәр яратып буламыни?” – дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Була икән. Без биш туган. Дүрт абыемның хатыннары миңа үз апаларым кебек. Биш гаилә бергә укмашып, кайгыларны күтәрешеп, шатлыкларны уртаклашып, туганлык кадерен белеп, бер-беребезне санлап, саклап яшәдек, шулай яшибез. Балаларыбызның да туганлык җепләрен һичкайчан өзмәүләрен телибез, шуңа өйрәтәбез. Яман чир ябышкан туганнарыбызга акчалата да, рухи яктан да ярдәмләшеп тордык, хәлләрен ничекләр генә җиңеләйтергә соң дип өзгәләндек.

Минем үз тормышым да җиңелләрдән түгел. Иремне яшәтү өчен инде 14 ел көрәшәм. Җитди чирләүче Нәфисәне, Фәридәне күреп, соңгы тапкыр кысып кочаклап, нурлы йөзләреннән үбеп калу өчен иремнең яраларын тизрәк төзәтим дип, өч ай көне-төне бәйләгән идем – бик нык тәрбиягә мохтаҗ авыруны кешегә озакка калдырып китеп булмый бит. Мин киленнәребезне күреп килгән арада иремне күршеләрем (зур рәхмәт аларга) карап торган иде…

Ахирәткә дә яхшы кешеләр кирәктер шул. Якты җанлы, мәрхәмәтле туганнарыбыздан якты эзләр, җылы хисләр калды. Авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булсын иде.

Ә галимнәр яман чирдән дәва уйлап тапсыннар иде инде! Шушы чир япь-яшь гомерләрне өзмәсен иде!

Татарстан яшьләре
Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.

Запись “Хәле бик авыр булса да: “Яшим әле”, – диде. Булмады… “[гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтебезгә кискән тавык тәпиләре салып куйган”
Бер атнага дип кенә улына килгән Фәгыйлә туксан яшен тутырып җиткерә алмады.Нәкъ яңа ел төнендә ,телевизор карап утырган җиреннән  мәңгегә күзләрен йомып, тирән йокыга талды. Килененең яңа ел табыны инде әзер, тик  ун баладан берүзе исән калган улы Ринат кына тәмәке тартырга дип, урамга чыккан,нишләптер керми дә керми. Узган гомерләрен, яшьлеген сагынып утырган карчык балаларына “Бәхил” дип тә әйтергә өлгерә алмады. Күрәсең, Әҗәлетдин урындык артында гына саклап торгандыр,алды да китте.

Ә уйлары бик-бик ераклардан урап кайтты Фәгыйләнең.Яңа елга керергә бер сәгать калганда, әйтерсең лә, бөтен гомерен ,телевизордагы шикелле,кино итеп күрсәттеләр.

Яратмады ул үзе килен булып төшкән авылны, үз итә алмады.Югыйсә,Чишмәле авылы тирә-якта  тешне сындырырлык  салкын сулы чишмәләре белән дан тоткан бик матур авыл иде.Кул сузымында гына җиләккә,бөрлегәнгә,чикләвеккә  бай урманы, хуш исле чәчәкләр гөлләмәсенә күмелеп утырган  болын- тугайлары  да яраттыра алмады. Чишмәлегә ияләшә алмый теңкәсе корыды.

Үзләре Шәйхуллага күз атып йөргән кыз-кыркын  да Балыклыдан килен булып төшкән ут борчасыдай чая, уңган, судан чулпыларын чыңлатып, кара толымнарын тез астына кыйнатып кайтучы кечкенә дә төш кенә Фәгыйләгә көнләшеп карадылар.”Шәйхуллага бүген-иртәгә кияүгә чыгам “дип мактанып йөргән  Газзә исә Фәгыйләне үзенә көндәш санап ,ходайның һәр бирмеш көне берәр этлек эшләде.

Дүрт тәрәзәле,салам түбәле өйнең тирә-ягында сәләмә такталардан җыештырган киртә,читән белән әйләндергән җил капка гына. Киртәнең ишеге ачылган саен  ашарга сораучы бер кәҗә,ике бәрәнле бер сарыктан гайре байлыгы юк иде кияүнең.Йорт кирәк –яракларын Фәгыйләнең әтисе төяп китерде.

Фәгыйлә килен булып төшкәннең өченче көнендә , иртән кәҗәсен саварга чыкса, ни күрсен: җил капканың  тоткасына тизәккә батырган  иске чабата бәйләнгән,  читән казыкка  киченнән юып ,элеп калдырган  чүлмәккә  мәче үләксәсе эленгән иде..Яшь килен аптырап, ире янына йөгереп кермәде, капка тоткасын  ишек алдыннан йолкып алган  бер учлам әрем белән сөртте дә, мәче үләксәсе белән чабатаны  киртә артындагы  тиреслеккә илтеп күмде.Кәҗәне савып, сөтен чоланга кертеп куйгач, ире  болынга печән чабарга киткәнче,  иртәнге чәй кайнаганчы, тау астындагы чишмәгә суга төшеп китте.

Авыл яңа гына уянып килә.Анда-санда  әтәч кычкырган.сыер мөгрәгән,сарык-кәҗә тавышлары ишетелә.Чишмә буенда йокымсырап яткан бака  кызларын уятып, Фәгыйлә килен бүләге итеп алып килгән  яңа чиләкләрен чайкап ,су алды да, тау  буендагы сукмактан өскә күтәрелде.Тау башында ук аларның йортлары.Ире Шәйхулла да торган, тәрәзәләрне ачып җибәргән,ачык тәрәзәдән Фәгыйләнең чигүле сөлге башлары күренә иде.Читән бакча янында үсүче ялгыз  каен төбендә басып торучы Газзә киленне буш уздырмады:

-Әллә  тизәк исеннән йокы качтымы, таң тишегеннән су юлында йөрмәсәң!

Фәгыйләнең дә теленә шайтан төкергән:

-Кияү белән йокы кая да тәмле ул,качмый, тизәк исе генә түгел,өстеңдә аю йөрсә дә сизмисең!Син менә нишләп йокламыйсың,чүлмәккә элгән үләксәңне эзлисеңме әллә?

Газзәгә ут каптымыни, кызарды, бүртенде ,еш-еш атлап өенә кереп китте.Әтисе  герман сугышында үлгәч,әнисе дә озак тормады,сызлангалап бер атна йөрде дә, Газзәнең ялгызын калдырып, ире артыннан китеп барды.Газзәнең авылда туган –тумачасы юк ,бөтен күз текәп торган кешесе  күрше егете Шәйхулла иде. Егет  Газзә белән шаяртып сөйләшеп йөрсә дә, нишләптер аңа өйләнмичә ,унике чакрымдагы авылдан  кыз алып кайтты.Фәгыйләнең атасы тирә -якта бер ташчы иде, кияү әллә бабасының хәлле тормыш итүенә кызыкты,әллә кызның уңганлыгына сокланды-кем белсен.Газзә  Фәгыйлә шикелле чигү-тегү, пешерү кебек эшләрне бик яратмый иде шул.

Фәгыйлә иренә аны-моны сиздермәде, җиз самовардан иртәнге чәйне бергәләп эчтеләр дә,ирен  болынга озаткач,кул эшенә утырды.Әтисе узган ярминкәдән алып кайткан тамбур җепләрен сәкегә туздырып  салды.Зур җәймәнең чит читләренә  пар аккошлар төшерде.Бу ялда  Шәйхулла белән  Шоңгаты базарына чыгарлар, чигешле тастымаллар шәп үтә анда,аларны саткан акчага икесенә дә күлмәк –күнчек юнәтерләр.

Шәйхулласы әлепне таяк дип белмәсә дә ,төскә- биткә чибәр, кулы эшкә ятар ипле нәрсә күренә.Чем кара мыеклары бик килешеп тора үзенә.”Сиңайтәм “ дип  өзелеп тора әнә.

….Фәгыйләнең хәтере ачылганнан ачыла барды.Күзе телевизорда булса да, уйлары бик ерак китәргә өлгергән иде шул.

Газзә көн күрсәтми дип үртәлмәде ул,ел саен  тупырдап торган бер малай  таба торды.Бер кыз,тугыз малай тапты.Ни өчендер балаларының бишесе генә аякланды, кеше булды.Газзәнең этлекләре чамадан чыккан чакларда, әллә подсуд җибәртимме дип уйлаган минутлары да аз булмады.Шәйхулла аны куәтләп сүз катмагач,үз уйларыннан кире кайтты.Ире Газзәне кызгандымы, әллә күңелендә азрак якын итә идеме, утын –кура әзерләгәндә һәрчак булышты шуңа.

Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтенә кискән тавык тәпиләре салу дисеңме, сарай башында печәнлеккә түшәгән салам түшәккә ут төртүме, урманга утынга киткән Шәйхулланы  аланлыкта саклап торып, күлмәксез-нисез ирнең муенына асылынумы, бишектәге Миңзаһирны мич алдындагы саламга алып куюмы-берсе дә калмады.Түзде Фәгыйлә, хурланса хурланды,бу хакта ник бер кешегә әйтсен! Бу аның мин-минлегенә дә тия иде шул.

Колзозга беренчеләрдән булып кергәч,уракта да уңганлыгы өчен макталып, чәчәкле-чуклы шәл белән бүләкләнгәч, Фәгыйлә турында чыгарган гайбәтләренә адәм түгел,эт тә чыдамас иде Газзәнең.Шәйхулланы барыбер үзенеке итә алмагач, Газзә гомерлеккә күршесенә кан дошманы булып калды.

Бер ара  һич көтмәгәндә дуслашып та алдылар алар.Илдә Бөек Ватан сугыша барган  чак иде.Фәгыйлә башта ирен ,аннан өч улын бер-бер артлы сугышка озатты.Кул арасына керерлек ун яшьлек кызы,  ике яшен яңа тутырган һәм  биш айлык  уллары белән ялгызы торып калды  Фәгыйлә.Иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә дә чапты, йортны да тартты.Сугышка китеп өч ай да үтмәде, өченче улыннан кара пичәтле хат килде,хәбәрсез югалды балакай. Балалары арасында иң күндәме, иң тырышы,әрсезе , иң сабыры да шул Рифхәте иде .Кай җирләрдә генә ятып калгандыр инде башкае балакаеның? Бу хәсрәтен йотарга да өлгермәде, кырдан  кайткан төшенә биш айлык төпчеге дә җан биргән иде.Төнлә бигрәк үрсәләнеп елаган иде шул Миңзаһир.Бер- бер җире авырттымы икән нарасыйның,теле ачылмагач,каян беләсең. Сыгылды Фәгыйлә, бөтен җанын актарып ташладылармыни, ике баласын ике кочагына кысып, үксеп елап җибәрде.Шул чак ишек ачылып китте.Ишектән керүче Газзәнең бер кулында чирек икмәк, икенчесендә бер тустыган сөт иде.Кечкенә малай шунда ук Газзәгә таба тартылып куйды.Инде  ничә айлар сөт күргәннәре юк, сыерларын көтүдә бүре буган иде.Ул елны бүре дигәнең бигрәк әрсезләнде шул: көтүдәге малларны харап итә. Киртә башларының саламнарын казып төшеп, сарыкларны берәм-берәм буып,урманга ташый, урамнарда  эңгер-меңгер чакта ук килеп кешеләрне куркыта.Ир –атлар сугышка китеп беткән,авылда карт-коры,хатын-кыз,бала-чага гына калган.Авылларга бүреләр хуҗа булып алган иде шул.Фәгыйләнең дә күз текәп карап торган сыеры көтүдә җилененнән сөте ташып торган килеш җан биргән иде.Кечкенә улы Ринат Газзәнең итәгенә үк барып сарылды да, тустыгандагы сөткә карап тора башлады.Кызы Фатыйма да Газзә кулындагы икмәктән күзен алмый.

Фәгыйлә  казан астына йомычкалар өстәде , ничә еллар  дошманлашып яшәгән күршесен өстәл артына дәште. Ике хатын елаша-елаша , балалар белән бергәләп  сөтле чәй эчтеләр.Әйтерсең лә, алар арасында һичнинди дошманлык булмаган, гомер буе чүкердәшеп яшәгәннәр диярсең. Сугыш дигән ләгънәт ниләр генә эшләтмәде шул кешеләрне.Шул көннән башлап,Газзә  балаларга “күршәттә” булып китте,Фәгыйлә эштә чакларда күз-колак  булып, ике йортны бер итеп яшәргә өйрәнде.

Тупырдап торган таза бәдәнле Газзәгә сугыш елларында кул салырга теләүчеләр дә булды, тик гомерлеккә Шәйхулладан арыны ир дип санамаган хатын куенына  берәүне дә якын җибәрмәде.Фәгыйлә кызганып та куйды күршесен.Сугыштан бер кулсыз кайткан Зиннәт  күпме  йөрде  Газзә артыннан,юк, үз киресе кире хатынның.

Бер көнне  конюшняда үгез җигеп яткан Фәгыйлә янына Фатыймасы  йөгереп килде.Кызының сулышы капкан :

-Әнкәй,әнкәй,- әткәй кайтты,сугыш беткән !

Фәгыйләнең аяклары җиргә әллә тиде ,әллә тимәде,тиз кайтып җитте.Өй каршындагы каен төбендә  уллары Ринатны  күтәргән Газзәнең Шәйхулла кочагына атылуын шәйләп калды ул.Күз аллары караңгыланып китте.Телсез калды,аяклары атламас булды.Малай гына:

-Әнкәй,әнкәй,-дип Фәгыйләгә тартыла,атасыннан ятсына иде.Газзә исә берни булмагандай, малайны кулыннан төшерде дә, ике куллап Шәйхулланың муенына асылынды.Үзе такмаклый-такмаклый елый:

– Исән ,исән икәнсең,җаным, Ходайдан һәр бирмеш көнне  сорадым бит мин, минем хакка Шәйхугыма тимә, кайтар  аны,-дидем.Шәйхулла бу хәлгә исе китеп карап торган Фәгыйләгә ни әйтергә белмәде.Бераздан ,кыенсынып, Газзәнең кулларын муеныннан алды да,хатыны янына килде.

-Я сиңайтәм, хәлләрең ничек? Әйдә ,өйгә керик,-дип ,Фәгыйләне биленнән кочаклап алды.Җиңү шатлыгы,кабат сөеклесе белән күрешү шатлыгы бик тансык иде аңа.Елап күзләре кызарган Газзә күршеләрен кара көнләшү белән озатып калды.

Шәйхулла шул көннән башлап ике ут арасында яшәде:бер якта- кияүгә чыкмыйча ,үзен  Шәйхулла өчен генә саклаган Газзә, икенче якта –бөтен тормыш авырлыгын аның белән дә, ансыз да тарткан , аңа балалар,сөю бүләк иткән Фәгыйлә.Баштарак мәлне:

-Сугышта ике күзе генә утырып калган,аңа тазарырга,хәлләнергә кирәк,-дип,һәр иртә сөтен, ике көнгә бер күкәен күтәреп кергән Газзә, соңрак оятсызланып:

-Шәйхугым, минем дә синнән тупырдап торган бер малай табасым килә,-дип иргә чынлап  сылана башлады.Бер күрде Фәгыйлә-түзде,ике күрде- тешен кысып булса да кешегә чыгармады, өченчесендә Газзәнең яңагыннан утлар чыгарды, алыр кергән сөтен битенә сипте.Иренең гаебе юк икәнен белсә дә, уҗым бозавы булып утыруына ачуы чыкты.Үзе югында калдырып чыккан икмәген дә тавыкларга ашатты,белмәссең аны,әллә ниләр эшләр бу хатын.

Олы улы Хәбир белән икенче малае Рахман  сугыш беткәч тә,өч-дүрт елдан соң гына авылга кайтып төштеләр.Хәбир сугышка киткәндә,”көтәм “дип  вәгъдә биреп калган  йөргән кызы  Хәят инде бригадир Садридан авырга узган иде. Бригадирның хатыны Хөснеруй биш баласы белән Хәятларның өенә килеп, анасына да,кызга да әйтмәгәнен калдырмаган , Хәятның урамга кеше күзенә чыгарлыгын калдырмаган иде.Хәбир дә кыз янына баруны кирәк санамады.Еллар авырлыгына карамады, кайтуына бер ай дигәндә, төп йортка килен төшерде.

Газзә тагын арада бутала башлады: имеш, килен Маһинур  әнчек эт белән бер икән, тегенең белән дә йоклаган, моның кочагында да күргәннәр.Олы улы чибәр иде Фәгыйләнең.Муенына әле бер кыз,әле икенчесе асылынды,егет өйләнүен дә онытып үзе буш куймады. Өч ел дигәндә, өч тапкыр өйләнде, Шәйхулланы ыштансыз калдырды.Бу хәлләрдән иң тантана итүче Газзә булды.Фәгыйләгә кайгы килсә, Газзәнең шатлыгы йөзенә чыкты,матур киемнәрен  киенеп ,урамнан кермәде.Илленең өстендә булса да каш –күз сикертүен онытмады.Булса да булыр икән басыла алмас нәрсә, урманга алып барып, күлмәген күтәреп кырмыска оясына утыртыр нәрсә!

Тора-бара тормышлар көрәеп китте.Фәгыйләләр менә дигән нарат бүрәнәләрдән яңа йорт өлгерттеләр.Икенче уллары да өйләнеп ,йорт алып аерылып чыкты.Матур гына ике кыз үстереп яталар әнә.Кызы да үзе кебек сабыр егеткә кияүгә чыгып,өч бала  тапты.Йорт дия-дия ,Шәйхулла ялны да онытты, кояш белән торды, кояш баегач кына эштән туктады.Тик яңа өйдә озак шатланып яшәргә насыйп булмаган икән.Икенче елны ук ирнең ике күзе дә искәрмәстән сукырайды.

Газзәнең шатлыгы тышка чыкты:

-Минем генә каргышым төште аңа. Гомерем ирсез,баласыз,ялгызым узды.Аңламады мине Шәйхук.  Син дигән дә тораташ каткан менә.Сине дә күрмәсен дип ,сихер койдырдым мин аңар, Фәгыйлә.Минем каргышым сезгә генә түгел,балаларыгызга да,оныкларыгызга да җитәчәк әле.Син дә нигезсез калачаксың,-дип чәчрәде.

Ышанмады Фәгыйлә бу сүзләргә.Яраткан кешеңне шулкадәр күралмаска мөмкинме икән?Гөнаһ бит бу,зур гөнаһ! Хәер, Газзә гөнаһны аңлаудан күптән узган иде шул.

…..Фәгыйләнең иңбашларына албасты бастымыни, авырайдылар,йөрәге туктыйм-туктыйм дип тибә,карасана. Телевизордагы шәүләләр бер якынаялар,бер ерагаялар.Аның күз алдына тагын Газзә килде.Тфү,мәлгунь, елан! Гомер буе җаныма тынычлык бирмәдең, юха!

-Каргыш,минем каргыш! –дип ысылдады елан  гәүдәле Газзә.Каргышына үзе дә буылып үлде  кара эч ! Җәхәннәмгә олакканына да биш былтыр бит инде.

Үлгәндә,авызына су салучы да булмаган үзенә,ничә көн яткандыр ястыгында  йорт барынча көл җыеп йөрүче мәктәп малайлары кермәсә, өендә сасып ятасы икән.Җеназасына да унлап кына кеше җыелган, шулай булмый,бөтен авылны каргап яшәде бит ул.

Фәгыйлә тагын күзләрен йомды.Иренә чынлап та Газзә каргышы төштеме икән әллә?Юк, юктыр!Рахманы аталарын Казан бүлнисенә ничә тапкыр алып барды, духтырлар “күз алмаларына салкын тигән” дигәннәр.Шулайдыр,шулай булмый ни,карты гел чишмә суы белән юына иде

Тау астындагы чишмәгә дә улакларны ничә мәртәбә үзе ясап куйды.Һәр иртә шунда төшеп битен юуу гадәткә кергән иде.Чишмә салкыннары гына тигәндер” сиңайтәмгә”.Сукыр килеш Шәйхулла  сигез ел гына яшәде.Рахманының кызлары Фәгыйләдә үстеләр.Дәү әткәләренә күз-колак та булдылар нарасыйлар.Килене Рәүфә дә ипле, тырыш кеше булып чыкты: каенатасын  я җитәкләп, я чанага утыртып, мунчасына алып бара, чәй-шикәрен, ярмасын китереп тора, һәр көн кайнар ипиен балалар артыннан җибәреп тора.Каенанасына кеше бәйләмәгән матур яулык,шәлләрне беренче шул икенче килене бәйләтте, өстенә каракүл якалы пәлтәне дә Фәгыйләгә беренче Рәүфә алып кигезде. Карчык һәр көн намазга утырган саен килененә теләк тели, ходайдан саулыклы гомер сорый аңа.

Тик менә аерылып чыккан олы  улы белән  олы килене генә,нәрсәгәдер үпкәләп,төп йортка аяк басмадылар.Фәгыйләнең бәгыре моңа бик телгәләнә,Хәбире арада бер яраткан малае-беренче шатлыгы иде бит. Улы урамда  очраганда әнкәсенең хәлен белешү түгел,сәлам дә бирмичә киткәндә,ананың  йөрәге туктаган сымак була, Газзә каргышына тагын бер кат ышана башлый.

Төчек улының да бәхете булмады әнә. Яратып йөргән кызына өйләнгән туй көнендә алты яшендәге кызын  ияртеп,бер хатын килеп керә дә: “Ринат-минем  ирем ул.Институтта укыганда, биш ел күлмәк-ыштанын юдым бит мин аның,-дип үзе белән алып чыгып китә.Шуннан-шул. Уҗым бозавы булды, закунный хатыны белән бу хатыннан кача-поса күрешеп йөри торгач, бер кызы,бер улы туды. Хәзер  әнә әлимент акчасын өйләренә илтеп .балаларын күреп кайта.Карт хатынның колы булып үтте гомеркәйләре,балакаемның.

Өч баласын калдырып,яп-яшь килеш  бер –ике ай гына авырды да,кияве дә гүр иясе булды.Олы улыннан туган беренче оныгы  Илфат унҗиде яшендә сабантуй көнне күпердән сикереп үлде.Яратып йөргән кызы:”Мине яратсаң, күпердән  буага сикереп күрсәт, яратуыңа ышанам аннары” ,дигәч, сикергән балакай, буада башы ташка бәрелеп, судан үле гәүдәсен генә алдылар.

Шәйхулла үлгәч, төп йортка  Кизилдән дүртенче улы гаиләсе белән кайтып төште.Хатыны  детдомда үскәнгәме ,эш рәте белмәсә дә , телгә бик ялганчы бер нәрсә иде. Малае аның сүзеннән чыкмады.Бер атна дигәндә, килен батыраеп, Фәгыйләне намазга тәһарәт яңартканда, идәнгә су тамызган өчен  чәченнән сөйрәп йөрде.Ястык –мендәрләрен ишек алдына чыгарып атты.Фәгыйләнең комганыннан суын түгеп куя, кешелеккә генә кия торган киемнәрен чоланга чыгарып бәрә иде.Фәгыйлә  гарьлегенә түзә алмыйча ,өзгәләнеп бер утырып елады да, гомер иткән нигезен ташлап, көзге көнне өстенә кигән бер кат күлмәктән икенче улына яшәргә төште. Газзәнең “Нигезсез каласың әле син!” дигәннәре раска чыкты.Каенанасын үз йортыннан куып чыгарган Хәбирә дә рәхәт күрмәде күрүен, ярты ел дигәндә, кул- аяклары кәкрәеп,йөри алмас хәлгә  килде. Улы исә үзе яккан мунчада төтенгә исереп үлде.”Әллә минем йөрәк  рәнҗешләрем төштеме икән?”-дип тә уйлады ана.Олы улының  иртән эшкә барган җирдә йөрәге кинәт туктады.Фәгыйләгә бик каты-каты сүзләр белән хат язган  оныгы уйламаганда гына авариягә очрап ,чак кына үлемнән калды. Әллә ничә тапкыр әпирәтсә ясадылар үзенә,тәненең текмәгән җирен калдырмадылар.Ике оныгы бала бәхете күрә алмый интекте.Дөрес, соңрак Ходай бала  багу бәхете бирде үзләренә, кылган изге гамәлләре күп җыелгандыр.балакайларымның.Бер оныгын эш урынында бандитлар чәнчеп үтерделәр…

Уйлый торгач, уйларының очы югалды, Фәгыйләнең тамагына төер утырды.Китми дә китми ул төер.Сулыш алырга ирек бирми.Иреннәре кипте карчыкның.Каргыш,Газзә каргышы гына бу!Никләр генә Шәйхулладан өлеш чыгармадым икән?Аның да бик бала табасы килгәндер шул!Менә хәзер барлык балаларыма,үземә,оныкларга каргышы җитте Газзәнең.И,Ходаем,үзең ярлыка! Бисмиллаһи….ир…рах…ма….Фәгыйләнең тыны кысылды,сүзләрен әйтеп бетерә алмады, урындыктан янтаеп  идәнгә ауды.

Ә тышта йомшак кына кар төшә.Сәгать  телләре уникегә якынлашып килә иде.Фәгыйлә Газзә каргышын да үзе белән алып китте.

Карчыкны авылга алып кайтып җирләделәр.Ходай кушуымы, язмыш шуклыгымы, ике күршенең зыярәттәге урыннары  да янәшә туры килде.

Шәйхулланың сул ягында – еллар узу белән  инде шактый сеңгән-тигезләнгән ,урталай сынган каенлы Газзә кабере, уң ягында-салкын кышкача  кызыл тәлгәшләре ут шикелле янып торучы пар миләшле Фәгыйлә кабере.Җилле –давыллы көннәрдә кабер өстендәге агачлар да нидер пышылдыйлар.сөйләшәләр кебек…

АЛТЫНБИКӘ  "Язмышмы? Ялгышмы?" сайты

Запись “Газзә һаман этлеген ташламады.Чоланга савып куйган сөтебезгә кискән тавык тәпиләре салып куйган” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“40 яшемдә 20 яше тулмаган кыз белән очрашып икебезнең арада мәхәббәт башланды”
Бүгенге язма героемның язмышын һич тә аны хурлар өчен түгел, ә бары тик кеше психологиясенә төшенергә, аны аңларга тырышып карар өчен, ә бәлки кемдер ничәме еллар эзләп тә таба алмаган җавабын табар, кемнедер ялгышудан саклап калыр дигән уй белән язам. “Бабник” кушаматы супер-момент җилеме (клей) белән ябышкан танышымны очраткач, ачыктан-ачык сөйләшеп, тормышка карашы турында фикер сөрешен тотып карарга булдым.

Башта ул сөягенә сеңгән гадәте буенча, колбаса бирәләр дип көткән тугры көчек кебек, күзләрен ялтратып, селәгәен йотып куйган булса, бары аның фикере белән генә кызыксынганымны аңлагач, йөзенә җитдилек чыкты. Гомер юлын тыныч кына, бернинди үкенүсез, бары тик фактларга таянып кына сөйләргә тырышты. Хатыны белән 30 елга якын яшәп, уртак мал җыеп, 3 бала үстереп тә, гаиләдә рухи якынлык булдыра алмаганнар икән. “Ни сәбәпле? Биредә кемне гаеплисез?”, — дигән соравыма: “Аның баштан ук максаты – миңа кияүгә чыгу иде. Мин аның теләген канәгатьләндердем генә. Яратмаганымны, аңа хәтле ике хатыным булганы, ике улым барлыгын белә иде ул. Өйләнешергә сүз куешсак та, мин сулга йөрүне туктатмадым. Тупас сүзләр әйтешү белән тормышыбызны башладык.

Мин табигатем белән тотрыклы кеше, яратмыйм төрле урынга күчеп йөрүне, миңа стабильлелек кирәк. Хатын-кызлар белән чуалсам да, аерылып китергә уйламады. Хатыным моны белсә дә, артымнан күзәтеп, сөяркәләрем белән әрләшеп йөреде. Балалар әниләренең миңа “өстерәлчек”, дип акырынган сүзләрен ишетеп үсеп, миннән бөтенләй читләштеләр. 10 елдан артык инде аерым ятакларда йоклыйбыз, күршеләр кебек кенә яшибез. Ул хәзер әллә нинди дингә бирелеп, кара киемнәрдә йөри башлады. Әйе, яшьрәк чакта хатын-кызлар белән күп булдым. Хәтердә калганнарыннан — 40 яшемдә 20 яше тулмаган кыз белән очрашып икебез арада мәхәббәт башланды. Аның әти-әниләре белән дә танышып, яхшы мөнәсәбәттә булдык. 5 ел йөрештек, ләкин сөйгәнем өйләнешү турында сүз башлап, таләп итә үк башлады. Ә мин бу адымга әзер түгел идем. Аннары мин аны үзем үк тажик егетенә кияүгә бирергә ярдәм иттем. Алинәдән соң Гүзәлне очраттым, бусы тагы да яшьрәк булып чыкты.

Аның белән дә 7 ел мәхәббәт утында янып, бәхетле, ләззәтле мизгелләр кичердек. Аның да бар теләге миңа кияүгә чыгу булды, мин ашыкмадым. Чөнки балалар әле урнашып бетмәгәннәр иде,  хатынның да янында беркем күренми. Әмма Ходай үзенчә хөкем итте – февраль аеның кышкы салкыннарында хастанәгә эләгеп, аннан әйләнеп кайтмады ул. Хәзер мин япа-ялгызым калдым”, — дип сүзен тәмамлады. Моңа хәтле бүлдермичә тыңлап утырсам да, күп гаиләләрдә очрый торган хәлнең сәбәбе нидә икәнен белеп калырга тырышып: “Ни өчен яратканыгыз белән кавышмадыгыз? Хатыныгыз белән арагызда җылы хисләр, бер-берегезгә хөрмәт тә булмагач, нәрсә тотты сезне гаиләгездә?” – дип сорадым. “Мәхәббәтне көнкүреш тормыштагы ыгы-зыгылар үтерә ул. Яшерен очрашулар канга адреналин, яшәргә көч бирә. Аннары бит “образно” итеп әйтсәң, көн саен икмәк кенә ашау туйдыра ул, күмәч ашыйсы да килә башлый. Җавабы шундадыр. Акыллы ир башта ышанычлы тыл булдыра, аннары гына разведкага йөри. Берни була калса, кайтып сыенырлык җир булсын өчен”, — дип югары нотада сөйләшүебезгә нокта куйды ул.

Данияр абыйның икмәк турындагы әйтеме чынлап уйландырды, ул мәкальгә философик яктан карап — төче күмәч бигрәк тә тиз туйдыра, аш капкан саен кара ипине сагына башлыйсың, дип өстәп куеп була икән әле. Сулга йөргән ир-атлар моны яхшы аңлыйлар, шуңа чираттагы чибәркәйгә таулар вәгъдә итсә дә, гаиләсе белән аерылышмаячагын аңлап эш итә. Ә хатыннары “язгы мәче”нең ашыйсы килә башлагач, барыбыр йортка кайтып керәчәген көтеп яшиләр. Хатынга хыянәт итү ир кешенең канындадыр, мөгаен. Әнә мәзәктә дә, гомер буе хатын-кызлар белән чуалган ире үлгәч, хатыны аның каберенә “Горбатого могила исправит” дигән табличка гына яздырып элә. Зиратка тикшерү килгәч, кабердәге язуны күреп, тәртип урнаштырыр өчен, хуҗасын ачыкларга булалар. Каберне казып, табутны ачсалар – табут эче буш. Анда бары тик “Я у Анки, через две ямки” дигән язу гына табалар. Менә шулай.

Рәүфә КАНГАЗИНА "Язмышмы? Ялгышмы?"

Запись “40 яшемдә 20 яше тулмаган кыз белән очрашып икебезнең арада мәхәббәт башланды” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Танышыма бозым ясаттым, фотосурәтен 3 табутка салып җиргә күмдердем”
“Серле телефон”га бер апа шалтыратып: “Әгәр үзе килеп сөйләмәсә, бер дә ышанмаган булыр идек”, — дип сүзен башлады да, елап җибәрмәс өчен озын тын алып, сөйләвен дәвам итте.

– Яңа ел алдында зур кайгыга юлыктык… Октябрь аенда гына 50 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырган сеңлебезне яман чир бер ярым ай эчендә бакый дөньяга алып та китте. Бу югалту безнең өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган кайгы булды. Бөркеттәй нык характерлы киявебезнең, канаты каерылган кош кебек боегып, яшәргә бөтенләй теләге булмавы, безне тагы ныграк хәсрәт утына сала. Сеңлебез артыннан китеп бармаса ярар иде дип куркып торабыз әле. Әмма сүзем бөтенләй бүтән кеше турында.

Бер көнне болай да авыр кайгыбызны икеләтә тирәнәйтеп, минем янга сеңлемнең яшүсмер чактан гел бергә йөреп, аннары гаиләләре белән аралашып яшәгән дус хатыны Мәдинә елап килеп керде дә: “Розалия апа, зинһар, кичерә күрегез мине! Түзәр чарам калмады бүтән. Гүзәлия минем кызларымны алып китәргә тора бит. Ничек коткарып калырга икән җан кисәкләремне? Алардан да кадерле беркемем дә юк бит минем бу дөньяда! Ярдәм итегез, Розалия апа, алай каты бәгырьле булмагыз, зинһар, бәхилләгез мине!” – дип аягыма килеп егылып үксеп-үксеп елады. Мин Гүзәлия сеңлемнең исемен ишетүгә, зиһенем буталып, баскан җиремдә катып калганмын икән. Ә ул яшьләренә буыла-буыла, эченә сыймый башлаган ташкынга юл ачты. “Гүзәлияне бары тик мин генә үтердем. Мин аның үлемен теләдем. Хәзер ул миннән үч ала, көн дә төшемә кереп йөдәтә. Нәрсәләр генә эшләп карамадым инде, барыбыер мине үзеннән җибәрми, рухы янымда йөреп, гел усаллык эшләп, тормышымның астын-өскә китерә бара. Зур кызымның күкрәгендә яман шеш таптылар, икенче кызым гаиләсе белән юл һәлакәтенә очрап, үзе әле дә хастаханәдә ята. Сезгә әйтәм, Розалия апа, балаларым, оныкларымның ни гаепләре бар соң биредә?! Мин болай буласын белмичә эшләдем бит. Инде төшемдә генә түгел, өнемдә Гүзәлия белән сөйләшәм, болай дәвам итсә, психушкага барып эләгүем дә ихтимал. Башка чарам калмагач, сезгә килергә мәҗбүр булдым, чөнки Гүзәлия рухы миңа барын да сезгә сөйләп, бәхиллегегезне алырга куша. Әйе, мин Гүзәлиягә күпме бозым ясаттым, фотосурәтен 3 табутка салып җиргә күмдердем. Ни өчен дисеңме? Чөнки тормыш бар уңышларны аңа гына бүләк итә барды: яхшы укыды, югары белем алгач ук шәһәр хакимиятенә эшкә керде. Менә дигән егеткә кияүгә чыгып, сау-сәламәт балалар үстерделәр, өйләнешкәч үк 2 бүлмәле фатир сатып алдылар, аннары коттеджда яшәп, иң яхшы чит ил машиналарында гына йөределәр, ел саен чит илләрдә ял иттеләр. Ә мин! Гүзәлиядән ни җирем ким иде соң?! Балачактан әнием белән фермада сыер саудым, бозаулар карадым. Тирескә баткан итекләрне чишкән саен, нечкә үкчәле затлы түфлиләр турында хыялландым. Исерек әтидән качып әни һәм 4 энем белән салкын сарайларда яшеренгән чакта җылы бер почмак табылуын, әнине, энеләремне бу хурлыктан яклар өчен, әтинең аракыга тончыгып үлүен теләдем. Ә ул үлгәч тә, тормышыбыз җайланмады, әни үзе эчүгә сабышып, өйгә төрле ирләр йөртә башлады.

Энеләрем минем өстә булдылар, шулар аркылы югары уку йортына керү турында сүз дә булмады. Гаилә корырга вакыт җиткәч, минем яшерен яратып йөргән егетем иптәш кызыма өйләнде. Туйларында шаһидә булу миңа нинди җан газаплары китергәнен белсәң иде! Барына да түздем, сыкрануларны беркемгә дә сиздермәдем. Озакламый мин дә кияүгә чыктым, ләкин ул наркоман булып чыкты. Улым тугач, врачлар аңа ДЦП диагнозы куйдылар. Нарасыем озак яшәмәде, әтисе дә передозировкадан дөнья куйды. Икенчегә кияүгә чыккач, каенанам яшәргә бирмәде, мин кызымны алып Викторга чыгып китәргә мәҗбүр булдым. 3 нче ирем алтын куллы булса да, йомшак характерлы иде, эчәргә яратты, шулай аның белән дә мал җыеп, яхшы машиналар, коттеджларда яшәргә насыйп булмады. Мин михнәт чигеп яшәгәндә, Гүзәлия бәхет дәрьясында йөзде: ире дә бар капризын үтәргә көтеп кенә торды, балалары да бернинди газап кичертмәделәр. Ә бит мин Рамилне дә үземә каратырга тырышып, фотосурәтен берничә багучыга алып барып карадым. Аның энергетикасы көчле диделәр, фотолары сары төскә кереп, ритуаллар башкарырга мөмкинлек бирмәде.

Гүзәлиягә булган мәхәббәте комачаулады, күрәсең! Розалия апа, акылдан шаша бу, дип уйлама, Гүзәлия сезгә һәм балаларына җиткерергә кушты – Рамил миңа килергә ашкынмасын. Ул яшь әле, ир кешегә үзенә генә яшәве бик авыр, әгәр яхшы күңелле хатын-кыз очратса, аны мине яраткан кебек үк үз итеп кабул итегез, тормышларын рәткә салып җибәрергә булышып җибәрегез, дип әйтергә кушты”, — дип сөйләде Мәдинә  тагын да зур афәткә калдырып.

“Серле телефон”га бу хәлне сөйләвемнең сәбәбе – зинһар, һәркемнең колагына ишеттерсәгез иде, кеше язмышы белән уйнамасыннар, кылган явызлыклар барыбер эзсез югалмый, 70 кат тиреңне тунап барыбер үзеңә, балаларыңа әйләнеп кайтачак ул. Бозым ясату түгел, борынгылар хәтта карганырга да кушмаганнар. Әнием һәрвакыт безгә: “Каргыш сүз беркайчан да әйтмәгез, чөнки каргыш иясен табалмыйча йөреп-йөреп хуҗасына кире әйләнеп кайта икән”, — дип кисәтә иде. Аңлыйм, кызган, нәфрәтләнгән чакта, бәлки, корбан теләгән җан башкарган усаллык нәтиҗәләрен күреп канәгатьлек күчерүен кичерәдер дә. Әмма ләкин озакламый аның “җимеше”н үзең яки газиз җаннарың “татый” башласа, әлегә кешелек сыйфатын югалтып бетермәүче өчен моннан да ачырак, моннан да зур үкенчнең булуы мөмкин түгелдер. Аннары йомры агач ике башлы булуын һич тә истән чыгармасыннар иде”, – дип йомгаклады сүзен Розалия апа.

Рәүфә Кангазина "Язмышмы? Ялгышмы?"

Запись “Танышыма  бозым ясаттым, фотосурәтен 3 табутка салып җиргә күмдердем” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин аңа “әни” дип әйтмим, телефонда да ул “ма” дип кенә язылган”
“Сиңа Айдар “әни” дип әйтә, ә мин әйтсәм ярыймы?”  дип кай­чандыр рөхсәт сораган Милана үзгәрде дә куйды. Биш яшьтә түгел шул инде ул, 15тә. Хәзер әнә телефонына да “мама” дип түгел, “ма” дип кенә язып куйган. Ә бит Алсу аны үз кызыдай күргән иде. Булмады…

Беренче ире белән аерылышу газабын бик авыр кичерә Алсу. Нервылары какшап, хастаханәдә дә ятып чыга. Менә шунда шәфкать туташы булып эшләгән Зина ханым аны улы белән таныштыра. “Минем улым да ялгыз: аерылган, кызы бар, әмма ул әнисе белән яши. Синең дә улың бар. Бәлкем, танышып китәрсез. Эчми, тартмый, ха­тын-кызга кул күтәрми. Әмма аңа матурлар ошый. Ә син нәкъ шундый. Татар кызлары әйбәт, тырыш булалар. Әгәр бергә була калсагыз, балаңа да сүз әйтмәбез”,  ди Зина, Алсуны ымсындырып. Менә шулай таныша яшьләр. Андрей аны бер күрүдә ошата. Зифа буйлы, кара тутлы, зә­вык белән киенә белгән Алсу ошатмаслык түгел лә! Өстә­венә ягымлы да, һичкайчан кешегә тавыш күтәрмәс. Андрей да биш яшьлек Айдарны үз баласы кебек кабул итә. Дусларыннан да читенсенми: аларга, минем улым, ди. Менә шулай бер ел тирәсе яшәгәч, Андрейның беренче хатыныннан хәбәр килеп төшә. “Кызыңны үзең кара, мин аны тәрбияли алмыйм. Синдә яшәсен”,  ди. Шулай итеп, Милана әтисе гаиләсенә кайта. Кызның әнисе исә, берни­чә елдан яшьрәк егеткә кияү­гә чыгып, ике бала таба. Кызы барлыгын оныта. Дөрес, эчү белән мавыкмый. Аның борчуларсыз, бала елауларын ишетмичә генә яшисе килә. Ә менә яшь ир аны үзгәртә дә куя: баланы да берне түгел, икене таба. Милана да яңа әнисе Алсуга бик тиз ияләшә. Танышуның икенче көнендә үк: “Сиңа әни дип әйтергә ярыймы?” дип сорый.

Алсу кечкенә Милананы үзе барган бер җирдән дә калдырмый. Бакчага чәчен үреп озата, кибеттә бе­рәр матур кием күрсә, аны сатып алу ягын карый. Әни белән кыз әнә шулай уртак тел табып, ун ел бик матур итеп яши. Ә уртак баланы ире теләми. Милана әнисе белән ун елга 3-4 тапкыр гына очраша. Анысы да – кызның те­ләге. “Кызык өчен генә Интернеттан әнине эзләп карыйк әле”,  дип башлый ул сүзен. Ә әнисе: “Син бик чи­бәр”,  дип язып җибәрә. Ме­нә шуннан соң гына күре­шәләр. Әмма ул очрашу бер­нәрсәне дә үзгәртми. Кыз белән ана арасында мөнә­сәбәтләр җылына алмый. Тыныч кына яшәп яткан гаиләдә күңелсезлекләр су коенырга барудан башлана. Милана, әтисе белән комлыкта кызынып ятканда, үзе яшендәге кыз белән таныша. Ә ул әнисе белән килә. Менә шулай итеп, ике ят гаилә аралаша, кунакка йөри башлый.

Үз фирмасын булдырган Анжела, тора-бара, Андрейга эш тәкъдим итә. Тегесе каршы килми. Чөнки ике эштә эшләргә җае бар. Шу­­­лай итеп, ул бай хатынның шоферына әйләнә. Командировкалар дип ерак сәфәрләргә чыгып китә башлый. Баксаң, алар икәүләшеп ял итеп яталар икән. Өч балалы ялгыз хатын Анжела Андрейның башын әйләндерүнең төрле юлларын таба. Әле хатыныңа бүләккә дип затлы күлмәк­ләр, әле кызына кыйммәтле телефоннар биреп җибәрә, әле тәмле ризыклар белән сыйлый. Әмма Андрейның хез­мәт хакын гаиләсенә алып кайтып биргәне юк. Мин аны банкта саклыйм, дип аклана. Алсуның да холкы, киенү рә­веше ошамый башлый. Ан­желаның зәвыгындагы кием­нәрне алырга куша. Ә башкасына акча бирми. Буй-сыны да аныкы кебек булырга тиеш. Тазарырга һич тә ярамый. Алсу исә, иремә ярыйм дип, диета тота, күнегүләр ясый. Синең ирең кирәкми миңа, дип йөргән Анжела­ның көннәрдән бер көнне теле ачыла. “Без бергә булачакбыз, мине ул барыбер син – авыл кызына алыштырмаячак, мин әле бит бай да”,  дип рәнҗетә. Алсуның беркайда эшләмәве дә борчый башлый. Хатының өеңдә тик ята, дип Андрейны котырта. Тегесе өенә кайтып, Алсуны ачулана, күп акча эшләргә куша.

Гаиләдә тынычлык югала, Андрей Алсуны күралмаска әй­ләнә. Башта хыянәт итүен инкяр итсә, хәзер бер нәрсәне дә яшерми. Алсу янында сө­яркәсе белән телефоннан сөй­ләшә, өенә кайтмыйча калган көннәре дә байтак. Матур сүзләр әйтү турында әйткән дә юк. Милана да әни дигән сүзне әйтми башлый. Теге хатын әле телефонына, әле “ВКонтакте”дагы сәхифә­се­нә: “Алсу синең әниең түгел. Ник ул бер җирдә дә эшләми? Әгәр “әни” дип әйтсәң, сиңа чыгарылыш кичәсенә бернинди күлмәк тә булмаячак, фә­лән әйберне алмаячакмын”,  дип яза. Милананың да тәкъ­дим иткән әйбер­ләрдән коры каласы килми. “Мин аңа “әни” дип әйтмим, телефонда да ул “ма” дип кенә язылган. Әти Сезне ярата, Алсу белән гел талашалар”,  дип җавап би­рә. Монысы гына җитмәгән, Ан­дрейның әнисенә дә Алсуны хурлап тора. “Өегездә яшәт­мәгез, баласы белән асрап ятмагыз”,  ди. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Милананы үз районнарындагы техникумга урнаштыра. Үзенең ике катлы йортында яшәтә. Миланада

Алсу тыйнаклык тәр­бияләргә тырышса, Анжела аны тәмәке тартырга өйрәт­кән, кыйммәтле шәраб­ләр тәкъдим итә башлаган. Уку елы башланып кына кит­сә дә, инде шактый егетләр белән танышып өлгергән. Бу хакта техникумда шелтәләр дә булгалаган. Алсу әлеге хәлләрне башта бик авыр кичерә. Беренче ирен дә шул хыянәт аркасында югалткан иде бит. Язмыш тагын кабатлана. Андрейдан китәр иде дә, фатир арендаларга акчасы юк, улы Ай­дар­ның быел БДИ бирәсе бар. Репетитор өчен түли. Хисапчы булып бер фирмага урнаша, буш вакытларында бай­лар­ның өен җыешты­рыр­га йөри. Әлегә түзә Алсу. Бәл­кем, ирем акылына килер, дип сабыр гы­на көтә. Яратуы да әле нәф­рәткә әйләнеп җитмәгән, кү­рә­сең. Ә өченче тапкыр яңа тормыш башларга курка. Тагын алданса, тагын беркемгә дә кирәксез булып калса? Ә яшь бара… 35 бит инде. Тик әле бер көн дә үзе өчен яшәмәгән.

Сәрия МИФТАХОВА  Ватаным Татарстан

Запись “Мин аңа “әни” дип әйтмим, телефонда да ул “ма” дип кенә язылган” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми ул
Кайчак, төрле сериаллар карап, алар өчен борчылып яшәүче кешеләр белән дә очрашып куясың. Ә бит тормыш дигәнең телевизор экраннарына караганнан шактый катлаулырак. Юлдашым Нурия апа әйткәнчә, “Пусть говорят”, сериаллар бер якта торсын, аның гомер юлы үзе кино кебек… Өч кыз бала үстергән, иртән эшкә барган, кичен кайтып ашарга әзерләгән, өен җыйган-юган хатын-кыз­ның тормышы поезд рас­писаниесе кебек төп-тө­гәл.

Нурия апа да 30 ел буена әнә шулай уртак тормышны ныгыту өчен бөтен көчен куя. Кызлар үсеп, укырга чыгып китәләр. Аннан уңышлы гына кияүгә чыгалар. Бу уртак тормышта әти дигән кеше­нең роле гадәттәгечә диванга ятып телевизор карау, газета-журналлар уку, әзер ашны да җылытып ашатканны көтеп торудан гыйбарәт. Төскә-биткә ярый­сы, көн саен хезмәтенә барып кайтучы бу ир-атка тел-теш тидерерлек тә булмый анысы. Әмма гаиләнең бөтен­леген күрсәтергә теләп яшә­гән хатынга бармак төр­теп күр­сә­тү­челәр дә табыла. Ирең өс­теңнән йөри, акчасын урам хатыннарына туздыра, диючеләргә дә тыныч карар­га тырыша әле ул. Ире ул кадәр үк начар түгел бит аның, көн дә эчеп йөрми. Әм­ма Нурия аның эчкән чак­та тәмсез теле бе­лән каһәрләвен, өстә­венә ка­ра яндырып кыйнавын үзе генә белә.

Бер караганда, хәзерге заманда 30 ел буена бу хәлгә түзеп яшәүче дә юктыр. Әмма хатын һа­ман уртак тормышны бө­тәйтү турында хыялланып, зур өйләрен ямь­ләндерү өс­тендә эшли. Яңа диван алалар, аш бүл­мәсе, йокы бүл­мәсенең җиһазла­рын яңар­талар. Газ плитәсе, суыткычлар яңа модельләр­гә алмаштырыла. Кызлар урнашкан, өй­ләр ямьләнгән. Карт белән карчык, кадерле әби белән бабай булып яшисе көннәр алда булырга тиеш кебек тә: тик тормыш көтмәгәндә-уй­ламаганда җимерелә дә куя. Ул көнне Нурия апа хас­таханәдән чыккан әни­сен мунча кертергә дип күрше авылга китә. Ире эштә кала.

Мәшәкатьлерәк көн була ул, Нурия апа иренә ашарга әзерләргә дә өлгерми. Суыткычта әзер пилмәннәр бар, шуларны пешереп ашар әле дип уйлый хатын. Телефоннан да шалтыратышалар, анда да Нурия апа әзер пилмәнне суга салып алырга куша. Әмма 30 ел буена әзергә-бәзер яшәүче ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми. Хатын кайтканда тәмам ярсыган ир аңа ташланып, кыйный башлый. Әнисе өчен борчылган, авылга барып-кай­тып арган Нурия апага шул җитә кала. Күршеләренә йөгереп кереп, ишек тө­бендә үк аңын җуя ул. Шул чыгып китүдән өйлә­ренә башка әйләнеп кайтмый.

Суд була, аларны аералар. Нурия апа кызларында яши башлый. Ир кеше башта үз өендә яши, аннан башка районга икенче хатын янына күченә. “Сезне кыйнаган кебек аны да кыйныймы икән?” – дип, кызыксынуымны җиңә алмыйча сорарга кыйдым. “Белмим. Кыйнаса, артына тиз тибәр­ләр. Әмма безнең әкият шушында башлана гына әле”, – дип гаҗәпләндерә ул мине. – Бергә яшәгән чакта бер кызыбыз, фатир алып, вакытлыча минем исемгә яздырган иде. Ирем шул фатирны бүлешә башлады. Имеш, бергә чакта алынган фатирның яртысы аңа тиеш. Их, белсәгез икән, балаларыбыз – безнең бәгырь җи­меш­ләребез. Без аларга фатир алганда өч тиенлек тә ярдәм итә алмадык. Барысын да үз тырышлыклары белән булдырдылар. Зур кредитлар алып, аена 30ар мең түләп торалар. Яшь балалары бар, ашыйсы-яши­селәре дигән­дәй… Менә шулай, әтиебез кызыбызның фатирын бүлү өчен безне судка бирде. Минем белән булышсын да инде ул, балалар белән арасын бозып бик ялгыш эшләде….

Нурия апа бу юлы барысын бәйнә-бәйнә аңлатып, судка үзе гариза яза. Ничек кыйнап өйдән чыгып кит­кән­нәрен, күршеләренең яр­­дәм кулы сузганнарын, шаһитлар барын да язарга онытмый. Бу язуны укыганнан соң, ир кешегә карата җинаять эше ачыла. Аны шартлы рәвештә хөкем итә­ләр. Озак та тормый, ул ам­нистиягә эләгеп азат ите­лә. Аңа карата фатирны үз­ләш­терүдә мошенниклык га­мәл­ләре өчен гаепләргә мөмкин булачакларын хә­бәр иткәч, гаризасын кире ала. …

Нурия апа шәһәр тормышына да тәмам ияләшә. Эшкә дә йөри, оныкларны да караша. Шул ук вакытта гомер буена яшәгән өен дә сагына торгандыр, ни дисәң дә, 30 ел аз вакыт түгел. Кеше өендә барыбер кешечә булырга кирәк. Никадәр генә ип­ле булмасын, кияү кияү инде ул. Шулай тынычланып кына яшәп ятканда, туган як­лардан хәбәр килеп ире­шә. Ире йорттагы ки­рәк-ярак­ларны, бөтен яңар­тыл­ган җиһазларны төяп, яшәп яткан районына китеп барган. Шуннан Нурия апа түзмәгән, бу юлы үзе судка гариза язган. Нишләп әле ул тир түгеп тапкан малын ятларга би­рергә тиеш? Йортта кызлар­ның да өлешләре, аларның да җиһазлары бар икән. Тормыш – үзе кино кебек. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген аңлау да кайчак бик авыр. Тик гомер буе бергә яшәгән, уртак балалар үстергән ирнең аларны кырып-себереп “сатуын” аңлап булырмы икән?! Алдагы көндә әллә газиз балалары бусагасына кайтып егылыр ул, кем белә?

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА Ватаным Татарстан

Запись Ире ашарга пешермәгән өчен үлем хәленә китерерлек дә­рә­җәдә кыйнар дип башына да китерми ул впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Икесе дә аллы-артлы бер атна эчендә гүр иясе булдылар [язмыш]
Дөньяда һәр минут, һәр сәгать саен төрле хәл-вакыйгалар булып кына тора. Кайвакыт ил яисә республика күләмендәгеләре белән мавыгып, үзебезнең әйләнә-тирәбездәгеләренә артык игътибар да итмибез кебек. 2017 елның азагында безнең районда булган хәлне дә, түбәндәге язма геройларын якыннан белмәсәк, гәзит укучылар игътибарына җиткерәлмәс идек.

Кадим белән Кадрия бик яшьли өйләнештеләр. Бик яшьли дигәч тә… Армия хезмәтен тутырып кайткан әзмәвердәй гәүдәле Кадимгә күп кызлар гыйшык тотты. Урамнан салмак кына атлап үтүче, карадан килешле солдат киемендәге егетне күргәч кайсы кызның гына йөрәге ярсымагандыр…

Авыл клубындагы уеннарда да Кадим гел генә кызлар уртасында . Соңыннан алмаш-тилмәш озатка-лады аларны. Әмма шушы төрле төстәге чәчәкләрнең берсен дә сайламады әле. Күңеленә ятканы табылмады кебек. Кадрия мәктәптән кайтып килгәндә очраштылар алар. Тал чыбыгыдай нәзек гәүдәле, матурлыгы, чибәрлеге, чаялыгы йөзенә чыккан кызчыкка беренче күрешүдә үк гашыйк булды егет. Әнә шулай мәхәббәт уты кабынды яшьләр йөрәгендә. Очрашу минутларын түземсезлек белән көтеп алды алар.

Армиягә киткәнче Кадим техникум дипломы алган иде. Менә әле күрше авыл мәктәбендә хезмәт дәресе укытучысы булып эшли башлады. Сөйгәне янына еш кайтырга тырышты. Анда бик озак эшләмәде ул. Сәбәбе дә булды –ялгыз әнисен карарга кирәк.

Авыллары район үзәгенә терәлеп үк торгач, эше дә шунда табылды. Промкомбинатка столяр булып урнашты. Кичләрен очрашкач, укытучылар күрмәсен, дип, клубка кермәскә тырыштылар. Әнә шулай яшьләр арасында кабынган мәхәббәт ялкыны сүнмәде-сүрелмәде, бәлки көчәйде генә. Һәм алар гаилә кордылар.

Кадрия укуын кичке мәктәптә дәвам итте. Соңыннан бухгал-терлар курсын тәмамлады. Бер-бер артлы ике балалары: кызлары һәм уллары туды.

Гомер бит ул аккан су кебек: ага да ага. Шулай итеп 50 ел –ярты гасыр вакыт үтеп тә киткән. Шул еллар эчендә балалары үсеп, буй җиткереп, гаилә кордылар. Аларның да балалары үсеп никахлашыр вакытлары җитте…

Ләкин… Чирнең нәрсә икәнлеген дә белмәгән Кадимгә кинәт инсульт булып, ул түшәккә ятты. Аны, тиз арада, ашыгыч ярдәм машинасында район дәваханәсенә илтеп салды-лар. Кадрия белән алар шәһәр дәваханәләрендә дә дәваландылар. Менә шул мәлдә, кан басымы күтәрелеп, Кадрия дә аяктан егылды.

Ике айдан артык вакыт үтеп китте. Хәле әзрәк әйбәтләнгәч, Кадимне өенә кайтардылар. Шул көннәрдә уллары белән киленнәре малайларына кыз сорап бардылар һәм кода-кодагыйлар белән никахлашу көнен, сәгатен билгеләп кайттылар. Тик зур әткәй белән зур әнкәйгә генә оныкларының никахында түрдә утырырга насыйп булмады шул. Кадимнең инсульты янә кабатландs. Алай гына да түгел: Кадриягә дә приступ булып – икесен дә аллы-артлы реанимациягә илтеп салдылар. Һәм, бу якты дөньяда алар соңгы тапкыр бер төнне бергә булдылар. Кадрияне –гомум палатага күчерделәр.

Җомга көнне иртәнге якта Кадимнең йөрәге тибүдән туктый. Аны үз өенә кайтаралар. Әмәлгә калгандай бу көнне икенче авылда оныкның никахы. Кичерә дә, чигерә дә торган түгел никахны. Ул алдан билгеләнгән. Шулай итеп, Кадим янында күршеләре, туган-нары, авылдашлары кала. Ә Кадрия дәваханәдә –хәле авыр.

Кадимне җирләп, нәкъ бер атна дигәндә җомга кичендә Кадрия дә җан бирә. Аны 30 декабрь көнне җирләп куйдык.

Менә шулай итеп, икесе дә аллы-артлы бер атна эчендә гүр иясе булдылар. Әйе, язмышлардан узмыш юк шул…

Ә тормыш дәвам итте. Тирә-якта чыршы бәйрәмнәре гөрләде, бар халык яңа елны каршы алу мәшәкатьләре белән мәш килде…

Марс Шәрипов Өмет

Запись Икесе дә аллы-артлы бер атна эчендә гүр иясе булдылар [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем – әнисенең бердәнбер сөенече, ә мин ул сөенечне “урладым” булып чыкты”
Намаз укырга өйрәнгәндә миңа 20 яшь иде. Әкренләп Ислам кануннарын өйрәндем. Белсәгез иде, тормышы чәчәк ата башлаган кеше өчен аның нәрсә икәнен! Ислам дине – чисталык, матур, дөрес яшәү, һәм шулай яшәү өчен әле савап та алу бит ул. Минем хыялым ислам гаиләсе төзеп, Ислам кануннары буенча яшәү иде. Кайсы мәчеткә барып, вәгазь тыңлап, намаз укыйсым килсә, шунда бара идем, мине бер кеше дә тыймый, яшәвемнең мәгънәсе шул иде.

Хыялым изге булгач, аңа ирешү дә җиңел булыр төсле иде. Хәзер инде хыялда йөрткән кешене генә очратасы калды. Һәм мин аны очраттым. Дөресрәге, ул үзе мине эзләп тапты. Төннәр буе елый-елый Алладан сораган кешем өемә үзе килде. Икебезнең дә хыялларыбыз бер төсле булып чыкты. Өйләнештек. Яшәргә аларга күчтек. Ирем – әнисенең бердәнбер сөенече, ә мин ул сөенечне “урладым” булып чыкты. Мин артык тыйнак, кеше нәрсә әйтсә, шуңа ышанам, үз-үземне якларга кирәк дип тә белми идем. Дөрес, ирем әнисе янында мине яклый иде. Ләкин өйдә чыккан тавышның сәбәпчесе гел мин булдым. Ирем әнисенә артык бер сүз әйтсә, мин өйрәткән булып чыктым. Без ирем белән бер уйда, бер фикердә, нәрсәне ничек эшләргә – бер нәтиҗәгә киләбез, ләкин каенанага бу ошамый. Тавыш чыкмасын дип, ул дигәнчә яшибез. Өй эшләрен эшләп, ирем кайчан кайтыр икән дип, тәрәзәгә карап, гомернең ни чаклысы үткәндер. Иремә: “Әнием янына барыйм, иптәш кызларым белән аралашыйм”, – дисәм: “Хатын-кызның урыны өйдә, мин кайтканны көтеп утыр. Аллаһы тәгалә шулай кушкан, сабыр итәргә кирәк”, – дия иде. Һәм мин шулай яши бирдем.

Ләкин көннәрнең берсендә сабыр канатым сынды. Ни өчен мин гомеремнең иң матур чакларын шулай саргаеп үткәрергә тиеш? Минем шатланасым, көләсем, тулы тормыш белән яшисем килә. Тормышымның бөтен ялгышы да үземдә икәнен аңладым. Мин дин тотучы кешеләргә ышанып, аларга үземнең язмышымны тапшырганмын икән. Сабыр төбе гел сары алтын булмый икән.

Бу йорттан качу юлларын эзли башладым. Әниләргә киткәч, каенана артымнан килеп, алдалый-юмалый кире алып кайтып утыртты. Ләкин миннән туйгач, әниләреңә кайтып кит дип куып чыгаралар, сагынгач, әйдә кайт инде дип тагын алып кайталар.

Исламда хатын-кызның бурычлары белән бер рәттә хокуклары да язылган. Минем дә үз фикерем-уем, үз теләкләрем бар бит. Аларны алга чыгара башласаң, Исламда хатын-кыз иренә буйсынырга тиеш, иренең сүзеннән чыкмаска тиеш дип өйрәтәләр. Ләкин кешеләр, һәрвакыттагыча, үзләренә файдалы булган әйберне генә күрәләр.

Аллаһы тәгалә: “Кешеләрнең хәлләрен үзгәртмим, алар үз хәлләрен үзләре үзгәрткәнчегә хәтле”, – дигән. Димәк, мин дә бу канунны куллана алам. Минем бүтән кая типсәләр, шунда тәгәрисем килми.+

Хәзер мин ике юл чатында: йә бар көчем белән көрәшергә, йә бөтенләй юкка чыгарга. Беренче юлны сайласам, аны ничек үтәргә?

Татарстан яшьләре

Запись “Ирем – әнисенең бердәнбер сөенече, ә мин ул сөенечне “урладым” булып чыкты” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Уф, кадалсын иде шунда! Сукыр әниле булганчы үлүең артыктыр!” [гыйбрәт өчен]
Минем әниемнең бер күзе юк. Нинди вакыйга аны күзсез калдыргандыр, төпченгәнем булмады. Тик бу факттан качу мөмкинлеге дә юк, шуңа мин күзсез әниле булуыма оялудан тилмереп яшим.

Кимчелеге зур шул: кеше алдында әнидән бик оялам. Ничек шундый әни белән җитәкләшеп мәктәпкә барырга кирәк?! Әтием дә юк ичмаса… Әни әби һәм миннән торган гаиләбезне берүзе тарта. Күзсез булу гаебен юу өчен минем белән һәрчак ягымлы сөйләшә, һәрчак яңа уенчык, кыйммәтле телефон кесәмдә, ялларда һәрвакыт кызыклы шөгыльләр уйлап таба, бөтен теләгән җиремә бара, миңа берни дә кызанмый. Үз өстенә генә берни алып кими, бизәнә дә белми бугай ул. Әнә, Рамилнең айфоны булмаса да, әнисе гел матур: өстендә чәшке тун, биек үкчәле туфлиләр, кып-кызыл помада… Андый әнием булсамы соң!

Күзсез әнием мин укый торган мәктәпкә эшкә урнашкан бит, әй. Адәм көлкесе! Ашханәгә барырлыгымны калдырмады! «Улым, сиңа җәйгә вилсәпид алырга тырышам бит, үзең сорадың лабаса!»- ди бит әле, кызармый да. Сораса ни! Беткәнмени эшләр җир?! Классташларым күзсез әниле икәнемне белсә, оятыма ничек чыдармын!

Бәла үзен озак көттермәде. Дөресрәге, наданрак әнием сыйныф бүлмәсенә миңа бутерброд кертте. Имеш, ач йөрмә, улым. Имеш, ашханәгә дә килмәдең, улым. Кәнишне, килмәдем, анда бит күзсез әни! Чәнечкеле сораулар озак көттермәде.

— Бу одноглазая синең әниең что ли? — дип, боксчы Рәмис күзен акайтты.

Уф, кадалсын иде шунда! Мондый әниле булганчы үлүең артыктыр!

Кич кайтып әнигә ни эшләргә яраганын, ни ярамаганын аңалтырга туры килде. Йөрмәсен монда кирәкмәгән җиргә борынын тыгып!

Мәктәпне тәмамлагач бу мәхшәрдән котылу өчен бүтән шәһәргә укырга киттем. Әллә башлы булуым, әллә әнинең түләүле репититорларга йөртүе ярдәм итте шунда, бер каршылыксыз юридик факультетка укырга да кереп куйдым. Әнидән баш тартып китсәм дә, атна саен акча сала башлады. Борчылып шалтыратуларына җавап бирмәдем. Нигә кирәк ул элемтә? Ә менә акчасы бик урынлы, зур шәһәрдә авыргарак туры килә.

Инде икенче курста адвокат конторасына эшкә урнаштым, үзем акча эшли башладым. Әни җибәргән акчаны да кушкач тормышым күзгә-күренеп җиңеләйде. Күзсез әни үзе генә ничек яшәп яткандыр, анысын белмим. Әби үлеп киткән дип ишеткән идем ишетүен.

Әзрәк тәҗрибә туплап үземнең шәхси адвокат конторамны ачып җибәрдем, өйләндем, квартира алдым. Озак та үтмәде улым туды. Тормыш тыныч кына бер җайга ага башлады.

Соңгы арада әни төшемә кереп йөдәтә башлады. Имеш, минем күзем юк, әни кытыршы кулы белән сыйпагач кына күзем пәйда була икән. Шушы күз күпме җанымны талкыр инде тагын!

Иртән балаларны бакчага илтергә чыкканда ишекне ачып җибәрсәм әни тора. Ник килгән ул? Тагын мине оятка калдырыргамы исәбе?

— Улым…

— Ник килдең? Бу куркыныч кыяфәтең белән белән балаларымны куркытмакчы буласыңмы?

— Сәламәтлегем какшый бара, сине, улларыңны күреп калыйм дидем, улым…

— Нәрсәгә алар сиңа?! Тагын эшкә килеп анда адәм көлкесенә калдыр! Синең аркада күргәннәрем болай да җитәрлек! Ычкын моннан, югал! Шул бер күзең белән юлны табарсың дип өметләнәм.

— Улым, зинһар, кичерә күр, теләгем изгедә иде. Улларыңа күчтәнәч булса да калдырыйм…

— Ычкын дим!

Менә ник төшемә кереп азаплаган икән…

Көннәрдән беркөнне кластташларымнан хәбәр килеп төште: очрашу планлаштыралар икән. Барып үземне күрсәтеп кайтмый ярамас. Белсеннәр кем белән укыганнарын, күрсеннәр ирешкән дәрәҗәләремне!

Хатынга дөресен әйтеп тормадым, аның кәнәгатьсезлекләрен тыңлаганчы, әзрәк хәйләләвең кулайрак. Командировкага дигән сылтама белән туган шәһәремә юл тоттым.

Очрашу алдыннан үзем яшәгән әни өенә барып килергә иде. Ишек ачучы булмады. Күршегә шакыгач, әнинең вафатын хәбәр иттеләр, үзе калдырган өйнең ачкычын бирделәр.

Бусаганы атлауга балачак елларыма кайттым. Стенага теге юлы әни мәктәп ашханәсендә эшләп алган велосипедым сөялгән. Шкаф киштәсендә минем 3 яшьлек чагымдагы фоторамка тора. Дәрес әзерли торган өстәлемдәге китап-дәфтәрләр дә мин калдырганча. Ә менә бу минем сәгатем, әни аны продленканың күпме калганын карап торсын дип алып биргән иде.

Беренче тапкыр күңелемне әнине кызгану хисе биләп алды…

Шул өстәл өстеннән «Улыма» дигән бөкләнгән хат табып алдым.

«Балам! Ничек кенә миннән читләшсәң дә, картлык көнемдә ташлап еракларга китсәң дә, гомерем буе сине уйлап, изге теләктә яшәдем, догамнан калдырмадым.

Теге вакытта өеңә килеп баларыңны куркытканым өчен, зинһар, гафу ит, бердәнберем! Теләгем сиңа, гаиләңә бер күз салу гына иде. Гомер буе минем аркада оялу хисе кичереп яшәгәнең өчен дә кичер.

Тик шуны бел: 3 яшьлек чагыңда, туп артыннан йөгергәндә егылып тимерчыбыкка кадалдың. 1 күзең агып чыккан иде, табиблар тора-бара бөтенләй сукыр калуыңны фаразлады. Гомерең караңгылыкта, сукырлыкта узмасын өчен шул көнне үк табибларга 1 күземне сиңа күчереп утыртуга рөхсәт кәгазе яздым. Минем күзем аша дөнья каравың белән горурланам! Шул вакытта гомерең кирәк дип сорасалар, анысы да жәл булмас иде, балам!

Тормышыңны бәхеттә, сәламәтлектә үткәрергә язсын. Оныкларыма әйбәт әти, киленемә үрнәк ир бул. Барысына да сәлам җиткер.

Бәхил бул.

Сине гомере буе көтүче, Әниең»

Чыганак: Сабантуй

Запись “Уф, кадалсын иде шунда! Сукыр  әниле булганчы үлүең артыктыр!” [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..