Архивы Гөлназ Даутова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яман шеш белән көрәшүче җырлар авторы Гөлназ Даутова: «Минем хәлем бик авыр»
Гөлназ Даутова – бик күп җырлар авторы. Моннан ике ел элек Гөлназның яман чир белән көрәшүе, аңа ярдәм кирәклеге турында күп язылды. «ВТ» укучылары аның хәлен әле дә сорап шалтырата.

– Минем хәлем бик авыр. Сөйләшү дә кыен. Әнием белән элемтәгә керегез әле, – диде ул.

2010 елда Гөлназның сул як күкрәге авырта башлый. Бу хакта ул апасына әйтә. Апасы аны табибка җибәрә. Казан онкология диспансерына беренче тапкыр шул чакта баралар. Гөлназның шеше зур үскән, тиз арада операция кирәклеге ачыклана.

– Операция катлаулы булды. Табиблар яман шеш таптылар. Гөлназ күңелен төшермәде, яшәргә тырышты. Чирне җиңәм, диде. Алты ел буе сөякләрен тикшертеп торды. Табиблар, метастаза китмәсен өчен, күренеп торырга кушкан иде. Ел саен нәтиҗәсе яхшы булгач, кызым җиденче тапкырында бармый калган иде. Хатабыз шул булган. 2018 елда инде авыру таралырга өлгерде, – ди әнисе Зөләйха.

Шул елны Гөлназның муен сөяге сынып, Мәскәүдә кыйммәтле операция ясаталар. Аны күтәрү үзләренең генә хәленнән килми. Халыктан ярдәм сорыйлар. Гөлназның җырларын башкаручы артистлар хәйрия чаралары уздырып, ярдәм итә. Зур тырышлык белән 1 миллион сум акча җыела.

– Ике ел эчендә төрле чаклары булды. Әмма Гөлназ гел яшәргә омтылды.  Хәле начарланып китсә дә, бераздан яхшыра иде. Ул чакта хастаханәләрдә дә еш ятты. Быел февральдә хәле авырлашты әле.  Өченче аен ятып кына тора. Хәтта ян-якка да борыла алмый. Коронавирус вакыты дип, хастаханәгә бармыйча калдык. Андагылар да сөендерми, күңелне күтәрә торган сүзләр әйтмиләр, – ди Зөләйха апа.

Соңгы арада Гөлназның гемоглобины төшеп беткән. Әнисе нинди генә дару биреп карамаган. Хәзер инде халык медицинасы белән дәвалый башлаган. Төнәтмәләр дә бирә. «Кызымның, авыртуга түзә алмыйча, никләр үлмим дип елаганын күреп, йөрәгем телгәләнә», – ди ул.

– Өч баламны да яратып-сөеп үстердем. Гөлназның ике энесе бар.  Балаңның урында күзеңә карап ярдәм соравын күрү бик авыр. Әмма мин көчле булырга тырышам. Гөлназның аякка басасына ышанам. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте көчле. Тели икән, ташка да җан кертә ала ул. Шуңа бик көтәм. Тырышлык бушка китмәс, дим. Гөлназ зарланганда, аның күңеле боекканда, «яшим» дип әйт, тормышның якасына ябыш, дип сүгәм. Икәү бергә көрәшсәк кенә, бу чирне җиңеп булыр төсле, – ди ул.

Гөлназның кызы, 9 нчы сыйныфны бетереп, педагогика училищесына укырга кергән иде. Быел 1 курсны тәмамлаган.

Ятып кына торса да, соңгы арада бераз алга китү бар кебек. Ашыйсы килгән ризыкларын сорый икән. Әнисе әнә шуңа да сөенә.

– Күңелем сизә: без бу авыруны җиңәрбез кебек. Кызымның әле җир җимертеп яшәр чагы. Мин кулдан килгәне эшлим – тәүлек буе янында торам, тәрбиялим. Тик  Гөлназга кирәкле дарулар  арзан түгел. Аларны алу кайчак үзебезнең генә хәлдән дә килми. Шуңа да ярдәм итәргә теләүчеләр булса, рәхмәттән башка сүзебез юк.

Гөлназ Даутовага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Саклык банкы картасы номеры: 4276620017798962,

«Ак Барс» банкы картасы: 2200530130231418.

Хәбәрләшү өчен әнисенең телефон номеры: 89631243295.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Яман шеш белән көрәшүче җырлар авторы Гөлназ Даутова: «Минем хәлем бик авыр» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яман авыру белән көрәшүче Гөлназ Даутова: «Аллаһы Тәгалә пышылдый, мин язам»
Яман авыру белән көрәшүче күп җырлар, шул исәптән Гүзәл Уразованың “Бәхетле бул”, Фирдүс Тямаев башкаруындагы “Аллага шөкер” җырларының авторы Гөлназ Даутовага ярдәм йөзеннән 19 ноябрьдә Казанның Химиклар мәдәният сараенда хәйрия концерты булачак. Бу хакта Инстаграмында Гүзәл Уразова хәбәр итә.

Үзе генә бала үстерүче Гөлназ Даутова бер яман шешне җиңә, ләкин муенында икенчесе барлыкка килә. Җитди һәм авыр көрәшне Мәскәүдә дәвам итәр өчен зур акчалар таләп ителә.

“Ышан, без бергәләп ул яман чирне җиңәрбез!” дип язып чыкты Гүзәл Уразова.

Игътибарыгызга Гөлназ Даутованың күптән түгел “Идел” басмасына биргән интервьюны тәкъдим итәбез:

Шагыйрә һәм моңлы җырлар, көйләр авторы Гөлназ апа Даутованы бик күптәннән-үзем мәктәптә укыган чакта төрле җыр бәйгеләрендә, фестивальләрдә чыгыш ясаган вакыттан ук беләм. Ул һәрвакыт үзенең ачык һәм киң күңелле булуы белән аерылып торды. Бүгенге көндә дә йөзеннән елмаю китми. Хәзерге вакытта ул – йөзләгән җырлар авторы. Гөлназ Даутова иҗат иткән җырларны татар эстрадасының гына түгел, башкорт эстрадасының да танылган йолдызлары башкара.

-Гөлназ апа, үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.

-Тумышым белән Мамадыш районы Козгынчы авылыннан. 1980 елларда әти-әнием белән Түбән Кама районы Югары Чаллы авылына күчеп килдек. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итәм.

-Кечкенә Гөлназ кем булырга хыялланган икән?

-Табиб булырга хыяллана идем. Балачакта “магазинлы” һәм “врачлы” уйнаганым әле дә исемдә…

-Җыр яза башларга сезне нәрсә этәрде?

-Дөресен генә әйткәндә, ни дә булса этәрде дип тә әйтә алмыйм, үзеннән-үзе килеп чыкты. Минем әтием — баянист. Үземдәге әлеге талантны әтием үргән тал бишекләрдә тирбәлеп үскәнгә барлыкка килгәндер диеп уйлыйм. Әтиемнең әтисе — талантлы җырчы, ә әнисе — мәрхүм әбием — җырчы һәм гармунчы иде. Әни ягыннан да бабам җырчы иде. Нәселдән килгән сәләтне Аллаһ тәгаләнең рәхмәте белән дәвам итүче мин. 15-20 ел элек җыр яза башладым, ләкин аларны чыгармый идем. Берничә ел элек, бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрь һәм композитр Хәмид Мәткәримов минем иҗат җимешләремне дөньяга алып чыгарга тәкъдим итте. Берничә шигырьне укыганнан соң, ошатты һәм аларга көй язып карады. Аннары әкренләп үземнең җырларны чыгара башладым. Һәм менә бүгенге көнгәчә иҗат эше белән шөгыльләнәм.

-Иң беренче язган җырыгызны хәтерлисезме?

-“Җаным минем” җыры. Әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән идем.

-Музыка язган вакытта нинди хисләр кичерәсез?

-Төрле вакытта төрле хисләр кичерәм. Мин җырларны үземнең тормыштан чыгып кына язмыйм. Тормышыма бәйләнеше булмаган хис-кичерешләргә бәйле рәвештә дә җырлар иҗат итәм.

-Сезнең җырларны кемнәр башкара?

-Габделфәт Сафин, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Айгөл Бариева, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Римма Никитина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка җырчылар. Санап китсәң, алар бик күп. Шулай ук башкорт эстрадасының да күп кенә танылган җырчылары башкара.

-Гөлназ апа, сез композитр гына түгел, күп кенә шигырьләр авторы да. Күңелегезгә кайсы якынрак: шигырь язумы, әллә музыка иҗат итүме?

-Күңелемә икесе дә бер дәрәҗәдә якын. Көй иҗат итүне дә, шигырь язуны да – икесен дә яратып башкарам.

-Шигырь язар өчен илһамны кайдан аласыз?

-Аллаһы Тәгалә бирә. Көйләрне дә, сүзләрне дә Аллаһы Тәгалә пышылдый, ә мин язып кына барам. Барысы да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм аның ризалыгы белән туа. Талантны да, көчне дә бары Ул гына бирә. Әлбәттә, илһам төрле вакытта килә. Иртәнге өчтә йоклап яткан җиремнән дә, хәтта, юлда барганда да ниндидер көй яки шигырь юллары туа икән, онытылмасын өчен, туктап, язып алам яки көйне диктофонга яздырып куям.

-Хәзерге эстрадага бәйле, еш кына бездә яхшы җыр юк, дигән тәнкыйди фикерләрне ишетергә туры килә. Сезнеңчә, яхшы җыр нинди булырга тиеш соң? Җырларны яхшы һәм начарга аеру дөресме?

-Тәнкыйтьчеләр һәрвакыт булырга тиеш, минемчә. Һәрбер сферада ниндидер юнәлеш, омтылышларга илтүче тәнкыйтьләр булырга тиеш. Шәхсән үзем, җырчыларны да, алар башкарган җырларны да яхшы һәм начарга бүлмим. Төрле сферадагы җырлар һәм төрле сферадагы артистлар булырга тиеш. Бу бертөрлелекне булдырмау өчен кирәк. Елата торган, көлдерә торган җырлар, мәгънәле һәм, кайвакыт, мәгънәсезрәк җырлар да булсын, чөнки кызык ул. Егетме-кызмы, олымы-кечеме, мөһим түгел, төрле җырчылар булсын. Барыбер һәрбер җырчының үз аудиториясе һәм яраткан тамашачысы була.

–Хәтеремдә, берничә ел элек сез төрле фестивальләрдә, концертларда чыгыш ясый идегез. Бүгенге көндә дә җырлыйсызмы? Киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга уйламыйсызмы?

-Әйе, үзешчән җырчы буларак, хәзерге вакытта да төрле концертларда, бәйрәмнәрдә җырлап йөрим. Зур сәхнәгә килгәндә… Барысы да Аллаһы Тәгаләдән тора. Боерган булса, бәлки менеп тә китәрмен. Бүгенге көндә җырчы булу өчен бик күп акчалар кирәк. Әлбәттә, акчаң булса, бар да була. Радио һәм телевидениедә реклама бирү, ротацияләр — барысы да акчага корылган. Матди яктан мөмкинлеге булган кеше радио-телевидениегә кертә, ләкин минем андый мөмкинлегем юк. Мин иҗат иткән җырларны артистлар башкарсын, тамашачыларым ишетсен өчен, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән зур авыруларны җиңеп чыктым. Күрәсең, “синең әле ачыласы талантларың бар”, дигәндер. Язган шигырьләрем, җырларым мине канатландыра, яшәргә көч бирә. Иҗат миңа көндәлек тормышымда кыен вакытларны онытырга ярдәм итә.

-Киләчәккә нинди теләктә каласыз?

-Һәрбарчабызга бәхетле, шатлыклы, куанычлы озын гомер телим. Әти-әнием, балам, үзем, якыннарым һәм дусларым сау-сәламәт булып, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын. Мин һәрвакыт яхшы теләкләр генә телим. Ташка аш белән атарга тырышам.

Чыганак һәм фото: Идел

Запись Яман авыру белән көрәшүче Гөлназ Даутова: «Аллаһы Тәгалә пышылдый, мин язам» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гүзәл Уразова күңелләрне телә торган борчулы пост урнаштырды
Гүзәл Уразова Инстаграмда борчулы пост урнаштырды. Ул яман авыру белән көрәшүче күп җырлар авторы Гөлназ Даутовага ярдәм йөзеннән 19 ноябрьдә Казанның Химиклар мәдәният сараенда хәйрия концерты бирәчәген хәбәр итә.

Үзе генә бала үстерүче Гөлназ Даутова бер яман шешне җиңә, ләкин муенында икенчесе барлыкка килә. Җитди һәм авыр көрәшне Мәскәүдә дәвам итәр өчен зур акчалар таләп ителә.

“Нык бул бирешмә. Ышан, без бергәләп ул яман чирне җиңәрбез! Уйлама аның хакында, хәлсезлегеңне күрсәтмә. Без синең белән, мин генә түгел, күпме җырчылар, күпме тамашачылар сиңа көч бирәбез” дип яза Гүзәл Уразова.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хөрмәтлем, яратканым минем, нәрсә булды инде сиңа??Шундый матур итеп, йөгереп килә идең концертларыбызга.. Бу хәбәрне ишеткәч йөрәгем жу итеп куйган иде.. Бүген диагнозларыңны күргәч синең өчен нык борчылдым.. Синең язган җыр сүзләре искиткеч, күңелгә үтеп керә, һәм шунда мәңгегә кала. Дустым! Нык бул бирешмә, әллә нинди начар чирләрне дә җиңеп чыккан кешеләр бар. Күңелең нык булсын. Мин беләм синдә андый көч бар! Ышан, без бергәләп ул яман чирне җиңәрбез! Уйлама аның хакында, хәлсезлегеңне күрсәтмә. Без синең белән, мин генә түгел, күпме җырчылар, күпме тамашачылар сиңа көч бирәбез ? Зинһар нык бул. Без сиңа ярдам итү теләге белән 19 ноябрьдә Казанда Дк Химиковта концерт бирәбез. Кулдан килгәнчә үзебез дә ярдам итәрбез. Син безгә бик кирәк, син безгә бик кадерле, бел шуны! Әле алла боерса без синең белән искиткеч җырлар иҗат итеп гөрләтербез! Алла бирса ? #гузельуразова #ильдархакимов @gulnazikinzilya

Публикация от  Гузель Уразова (@guzelurazova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-10-10T17:50:04+00:00">10 Окт 2018 в 10:50 PDT</time>

Моннан берничә көн элек игезәк җырчыларның берсе булган Рамилә Батырова да инстаграм аша Гөлназ Даутовага ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

“Язмыш тагын бер сынау җибәрде. Тамчыдан күл җыела, битараф калмыйча ярдәм итик” ди ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дуслар минем ижатташ дустым, куршем,туганым сыман якыным ,куп жырлар авторы Гөлназ Даутова авыр хәлдә….Бер яман шешне җиңеп,Гөлназыбыз ябыгып,матураеп,рәхәтләнеп,үзе генә кызын үстереп,тырышып яши генә башлаганда….Язмыш тагын бер сынау җибәрде…Яман шеш көтелмәгәндә муенда барлыкка килә,ә умыртканда метастазылар китә… Хәзерге вакытта Гөлназ,Казан больницасында яман шеш белән көрәшә…Бу көннәрдә Мәскәү табибларына тапшырачаклар, әлбәттә Гөлназыбызга @gulnazik778 Зур акчалата ярдәм кирәк!Дусларым бу кайгыдан тыныч үтеп китмәгез, Гөлназның баласы,Ата-Анасы хакына,үзе хакына ярдәм итик!Тамчыдан күл җыела, реквизитлар 3-нче фотода,акчалата ярдәм итик!Кемнәр акчалата ярдәм итә алмый,репост ясагыз,дога кылыйк….Ярдәм итик!???? #поможемвсеммиром? #нужнапомощь_sos #онкологиянеприговор #ярдәмитик

Публикация от  Батырова Рамиля (@batyrovaramilia) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-10-07T07:57:15+00:00">7 Окт 2018 в 12:57 PDT</time>

Фото: Инстаграм

Запись Гүзәл Уразова күңелләрне телә торган борчулы пост урнаштырды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..