Архивы гөлнур айзат - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлнур Айзат: “Сәхнә түрләрендә җыр сузды да, туктап калды җырчы сандугач”
20 гыйнварда сәхнәдә “Елама, ярсыма” җырын башкарганда җан биргән укытучы, җырчы, “Карлыгач” ансамбле җитәкчесе, Сембер, Дмитровград сандугачы Фәния Хәлиуллованың якты истәлегенә багышлап, Гөлнур Айзат шигырь иҗат иткән. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Сүнде йолдыз

Сәхнә – серле, сәхнә – фаҗигале,

Мин ышандым ничә мәртәбә.

Гомерләрен аңа багышлаган

Чын артистлар үлә сәхнәдә!

Мироновны кара, Соломинны,

Глузский, Тальков, Барыкин!

Бик күп алар: барлый, саный китсәң,

Сәхнә чиратында тагын кем?

Тукай үлемен уйнап Дамир китте,

Рәхимкулов, инде Фәния!

“Сүнмәс йолдызлар”ның чын йолдызы

Кинәт сүнде, язмыш, я нигә?!

“Карлыгач”лы иде бит ул әле,

Күпме бала көтәр остазын.

Соңгы тапкыр сәхнә алкышлады

Фәниянең моңлы, тын сазын.

Җыр – ул шундый галиҗанәп нәрсә:

Ул исемең күккә күтәрә.

Аннан кинәт мәңгелеккә ата –

Сагыш утын ташлап күпләргә.

Моңга гашыйк балаларга – кояш,

Бөтен җиһан иде Фәния!

Сембер карлыгачы канаткаен

Ник көйдердең, язмыш, я нигә?!

Үз моңнарын ихлас яратканнар

Чынлап җырлый, өзеп йөрәктән.

“Елама” дип җырлап моңсулатты,

Елатты да җырчы кинәттән.

Сәхнә түрләрендә җыр сузды да

Туктап калды җырчы сандугач.

Тик исемен телләр тибрәтерләр

Сагынып аны һәр көн таң тугач.

Тыныч йокла, Сандугач!

Запись Гөлнур Айзат: “Сәхнә түрләрендә җыр сузды да, туктап калды җырчы сандугач”  впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Шагыйрә, җырлар авторы Гөлнур Айзат Минтимер Шәймиевка кыстыбый пешергән [истәлек]
//Tatar today// Гөлнур Айзат

20 гыйнвар Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевкә 82 яшь тулган көнне шагыйрә, автор-башкаручы, мөгаллимә Гөлнур Айзат үзенең Минтимер агага бәйле истәлекләре белән уртаклаша һәм аңа багышлап шигырь яза.

Авылдан Буага күченеп яшәгән вакыт. Ирем район администрациясендә эшләгән чак. Бик ашыгып, кабаланып кайтып керде дә:

– Бүген Минтимер Шәрипович килә. Аны каршыларга барам, кырларны күрсәтәбез, тамакны да шунда гына ялгарбыздыр. Ул елга балыгы ярата икән, тагын беләсеңме ни ярата?

– Юк, әйтә алмыйм, Азат.

– Кыстыбый! Мин дә яратам ич кыстыбыйны!

– Аңа азыкны пешереп торучылар күптер инде, танылган аш-су осталары пешерәдер?!

– Менә белмәдең шул, хатыны, Сәкинә апа пешерә икән!

– Кит әле! Булмас!

– Дөрес, Сәкинә апа тиз дә, тәмле дә пешерә икән! Менә сиңа заказ: ярты сәгатьтә кыстыбый өлгертә алырсыңмы?

– Ник мин пешергән кыстыбый белән сыйларга җыенасызмы әллә Минтимер Шәриповичны?

Ирем күлмәген тиз генә алыштырып, баскан килеш кенә чәен эчеп куйды да, сары мыегын бармагы белән сыйпап, серле елмаеп, чыгып та китте.

Ни уйларга да белмим, тиз-тиз эшкә керештем. Үзем кухня стенасындагы сәгатьнең ашыгып чабучы телен туктатырга теләп, ”күзләрем белән ашыйм”. Тиз-тиз бәрәңгене әрчеп, кәстрүлгә салдым да, камыр ясап, җәймәләр ясарга керештем. Үзем җәймәләрне җәя барам, пешерә барам, суынмаска, тастымал белән төреп, тактага тезә барам.

Вакыт 25 минут узды. Күз алдыма матур бөдрә чәчләреннән тир тамчылары агызып кыстыбый ясаучы Сәкинә апа йөгереп уза. Ул елмаеп минем кош теле кисә торган пычакка карап тора сыман: ”Әйдә, булдырасың, өлгерәсең, акыллым!”-ди кебек. Үзем вакыт-вакыт ишекне күзәтәм, Азат кыстыбый сорап кайтыр кебек. Сәгать теле 50 минут йөгереп арыгач, минем кыстыбыйларым әзер булып, өстәлне балкытып утыра. Алай-болай Минтимер абыйга алып китсәләр, ярарлыкмы икән дип берсен ашап та карыйм. Тәмле килеп чыккан!

Ул вакыйгага 16 ел вакыт узган икән инде. Әмма кыстыбый пешерә башладым исә, Минтимер ага белән Сәкинә апа кылт итеп күз алдыма килеп баса. Бүген Минтимер аганың туган көне! Сезне гаиләбез исеменнән туган көнегез белән ихлас котлыйбыз. Исәнлек, балаларыгыз һәм ватандашларыбызның олы хөрмәтен тоеп яшәгез!

Туган көнегез белән, Минтимер ага!

Болгарымның чал тарихы

Кабат яши, кабат тере!

Хәтерләрне кузгатырга

Татарның бар Минтимере!

Татарстан төп законы

Законнарның иң зур, бере!

Аңа нигез салды зирәк

Татарымның Минтимере!

Хөр Ватанда милләтебез

Белсен диеп ни килерен,

Юл күрсәтеп алдан барды

Акбабае-Минтимере!

Татарстан чәчәк ата

Дуслыктадыр аның сере!

Милләтләрнең үз кешесе-

Татарымның Минтимере!

https://www.instagram.com/aizetullova9914/

Запись Шагыйрә, җырлар авторы Гөлнур Айзат Минтимер Шәймиевка кыстыбый пешергән [истәлек] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..