Архивы догалар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Башыңа кайгы төшсә нинди дога укырга? [көн дә кирәкле догалар]
Күңелең тыныч булу – зур бәхет, диләр. Кешегә кайгы-борчу килгәндә, курыкканда аның күңелендә тынычлык югала. Бүгенге заманның бәласе көн дә кайдадыр ашыгу, кабалану, баш тулы мәгълүмат, икеләнү, ярышу, артта калмаска тырышу, билгеле, кешенең тынычлыгына киртә куя.   //Интертат//

Гарәп телендә “сәкинә” – тынычлык, күңелдәге рәхәт тойгы дигәнне аңлата. Ислам динендә “сәкинә” – иманлы мөселманнарга Аллаһ Тәгаләнең күңел тынычлыгы рәвешендә биргән бүләге. Күңел тынычлыгына һәрберебезнең ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли. Ә динебез күңел тынычлыгына чын дәрәҗәдә ирешүнең бердәнбер юлы – Аллаһка мөрәҗәгать итүдә дип өйрәтә. Аллаһның безгә мәҗбүри эшләргә кушкан әйберләрнең асылында үзебез өчен физик һәм рухи яктан кирәкле кыйммәтләр ята. Коръән, намаз укыйбыз, зикер әйтәбез – тынычланабыз, ураза тотабыз – нәфесебезне тыярга, үзебезне кулда тотарга, булганына канәгать булырга өйрәнәбез. Болар шулай ук кешегә тынычлык алып килә. Безнең күңелдә нәрсә икәнен белүче бердәнбер зат – ул Аллаһ. Чөнки күңелне-рухны барлыкка китерүче дә ул бит. Коръәндә бу турыда: “Күңелләр Аллаһны искә алганда тынычлана” (“Күк күкрәү”, 28) диелгән. Шуннан чыгып, ислам галимнәре күңел тынычлыгына ирешү өчен түбәндәгеләрне киңәш итә:

– Аллаһ минем янәшәдә, мине ишетә, аңлый һәм ярдәменнән ташламый дип уйлау кешене тынычландыра;

– Күңел авырулары өчен иң яхшы дару һәм тынычландыру чарасы ихлас күңелдән Коръән аятләрен уку, аларның мәгънәсе турында уйлану;

– Тынычлану, Аллаһка якынаюның иң җайлы юлы күп тапкырлар зикр әйтү. Зикр – ул кабатланучы Аллаһны мактау сүзләре. Аны көннең теләсә кайсы вакытында әйтергә була. Мәсәлән : “Әстәгъфируллаһ!”, «СөбһанАллах», “Әлхәмдүлилләһ”, “Аллаһу әкбар” һ.б. – болар барысы да Аллаһны данлау сүзләре.

-Юнысны (г.с.) кит кабып йоткач, ул бик җайсыз, чарасыз хәлдә кала. Шул чакта Аллаһка зикер әйтеп бу доганы укый:

Транскрипция: “Ләә иләһә иллә әнтә, сөбһәнәкә инни күнту минә ззаалимиин”.

Мәгънәсе: “Синнән башка Иләһ юк, син бар кимчелекләрдән пакъ, чыннан да, мин гаделсезләрнең берсе булдым.

Кеше кайгыга төшкәндә укыла:

Транскрипция: “Аллаһүммә рахмәтәкә әрҗүү фә ләә тәкилнии иләә нәфсии тарфәтә гәйниү үә аслих ли шәънии күлләһү ләәә иләәһә илләә әңтә”

Тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһ, Синең мәрхәмәтеңне сорыйм, бер генә мизгелгә дә минем җанымны үземә генә ышанып калдырма һәм минем барлык эшләремне дә тәртипкә китер, Синнән башка иләһ юк!” (Җ.Фазлыев “Йәгез, бер дога” китабыннан)

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу сүзләрне бик еш кабатлый торган булган:

Транскрипциясе: “Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә мин әл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гәҗези үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбени үә даләгиддәйни үә галәбәтир-риҗәәл”.

Тәрҗемәсе: “Әй, Аллаһ, чыннан да, мин борчылудан һәм хәсрәт-сагыштан, көчсезлегемнән һәм ваемсызлыгымнан, саранлыгымнан һәм төшенкелеккә бирелүчәнлегемнән, бурычлар авырлыгыннан һәм кешеләрнең кыерсытуларыннан Сиңа сыенамын”.

(Җ.Фазлыевның “Йәгез, бер дога” китабыннан).

Энҗе НОГМАНОВА

Запись Башыңа кайгы төшсә нинди дога укырга? [көн дә кирәкле догалар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..