Архивы донор - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Бу бераз куркыта”: кан донорлары ни өчен кими? Әлеге хәл дә вирус белән бәйлеме?
Республика кан үзәгендә һәм аның бүлекләрендә донорларның кан тапшыруы кинәт кимегән. Донор каннарының бөтен төрләренә дә ихтияҗ бар. Азатлык бу мәсьәләне тикшерде.

Татарстан кан үзәгенең рәсми сәхифәсендә урнаштырылган мәгълүматкакараганда, III (+) кан төреннән кала барысына да кытлык башланган. Коронавирус аркасында кертелгән изоляция режимы сәбәпле килеп чыккан хәл бу. Кан бирү үзәкләренә ничек барырга, аерым рөхсәт кәгазе алырга кирәкме, юкмы, аның процедурасы ничек булачагы да әле төгәл билгеле түгел.

Республика кан үзәге моңа кадәр ничек эшләгән — шулай эшләвен дәвам итә. Рәсми сайтта донорларның килүе кирәк, барлык биналарда да коронавирус таралмасын өчен иминилек чаралары булдырылган диелә.

Азатлык хәбәрчесе Татарстанда үзизоляция режимы кертелүгә кала берничә көн алдан Казандагы кан үзәгендә булды. Керүгә үк антисептиклар урнаштырылган, кеше аны сиптермичә, аякка бахиллар кимичә ишекне ачып керә алмый. Ишек төбендә шәфкать туташы һәр керүче кешенең температурасын тикшерә. 36,6 дан югарырак булса, кеше бинага кертелми. Хәбәрче ике кешенең кире борып җибәрелүенә шаһит булды. Барлык җирдә дә антисептиклар урнашытырылган, әмма кешеләрнең үзара 1-2 метр ара дистанция саклануы күзәтелмәде.

Казанда урнашкан Республика кан үзәге — Татарстандагы иң зурысы, элек көненә 100ләп донор кан тапшырган булса, бу көннәрдә шактый кимегән. Мәсәлән, 1 апрельдә бары 54 кеше килгән. Барлык донор канына да ихтыяҗ бар дип аңлаттылар кайнар элемтә хезмәтендә.

Ул кан базада бетәргә тиеш түгел, чөнки бу кемнеңдер гомерен саклап кала ала

“Донорларны чакыртып шалтыратабыз, SMS таратабыз. Әлегә киләләр, әмма аларның саны кимү куркынычы бар. Бүген мәсәлән, 54 кеше кан тапшырды, ә без гадәттә көн саен 100гә якын, яки бераз күбрәк кешедән кан ала идек. Кан үзәге көн саен канны төрле хастаханәләргә тарата, ул кан базада бетәргә тиеш түгел, чөнки бу кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Андый кешеләр күп. Моңа кадәр без аерым көннәрне, мәсәлән, сирәк каннарны гына ала идек. Хәзер барысы да кирәк”, дип әйттеләр регистратура бүлегендә.

Кан тапшырырга килергә теләүчеләр булыр, әмма үзизоляция шартларында кеше бары тик өенә якын булган кибеткә һәм даруханәгә генә чыга ала. Мондый шартларда донорларның килү мәсьәләсе ничек хәл ителәчәк сорауга әлегә җавап юк. Әлеге вакытта Республика кан үзәге җитәкчелеге шул хакта җыелыш уздыра, якын арада билгеле була дип ышандырдылар.

Республика кан үзәге бүлекләре Чаллы, Әлмәт, Түбән Камада да эшли. Азатлык барысына да шалтыратты, анда да кайнар элемтә хезмәтләренең барысы да төрле резуслы, төркемле каннарга ихтыяҗ артканын раслады.

Чаллыда эшләүче кан үзәгендә донорлар саны 50 процентка кимеде дип әйттеләр.

Карантин аркасында кешеләр килми башлады, ә кан көн саен кирәк

“Карантин аркасында кешеләр килми башлады, ә кан көн саен кирәк. Менә барлык резуслы каннар да кими. Без моңа кадәр ничек эшләдек — шулай дәвам итәбез. Бөтен иминлек чаралары каралган, кешеләрне температураларын тикшереп кертәбез. Антисептиклар барысы да бар. Кешеләр генә килсен иде. Кешеләр чыгып йөри алмый, әмма менә яңа SMS хезмәтен кулланып безгә килеп була”, дип аңлаттылар Чаллыдагы кан үзәгендә.

Әлмәт шәһәрендәге кан үзәгендә гадәти көннәрдә 50ләп донор кабул ителгән булса, үзизоляция режимы кертелгәч, дүшәмбе көнне бары 6 гына донор килгән.

Бүген бөтен резуслы каннарга ихтыяҗ бар

“Кисәк кенә кан донорлары саны кимеде, бу бераз куркыта, чөнки барлык кан төрләре дә кирәк. Ул бетәргә тиеш түгел, авыруларның хәле донорлар каныннан тора. Бүген бөтен резуслы каннарга ихтыяҗ бар.

Бүген берничә кеше килде кан тапшырырга. Аларны урамда туктатканнар, кая баруларын сораганнар. Аңлаткач җибәргәннәр. Донорларга барысына да кан үзәгендә булды, кан тапшырды дигән белешмә тапшырыла, кире юлда аны күрсәтә алалар. Хөкүмәт тәкъдим иткән SMS хезмәте аша язып караучылар булган, үзебез дә сынап карадык, әмма бернинди дә рөхсәт иткән хәбәр килмәде”, дип сөйләделәр Әлмәтнең кабул итү бүлегендә.

Түбән Камада моңа кадәр аерым донорларны гына чакырган булсалар, чәршәмбедән бөтен донорларга да ишек ачык.

“Моңа кадәр без I (+), II (+), III (+), III (-), IV (-) резуслы каннарны алдык, иртәгәсеннән башлап барлык донорлар да килүе кирәк дигән карар булды. Донорлар кимеде дип әйтә алмыйбыз, мәсәлән, сишәмбе 33 кеше килсә, бүген исә 31 кеше кан тапшырды. Килүчеләр юлда авырлык туды дип әйтмәде. Туктатсалар кире юлда, кулларында – белешмә. Шуны күрсәтә алалар”, дип аңлаттылар кайнар элемтәдә.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Запись “Бу бераз куркыта”: кан донорлары ни өчен кими? Әлеге хәл дә вирус белән бәйлеме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..