Архивы ДЦП - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда яшәүче авыру Адалинаның әнисе: “10 ел буе ничектер авырлыкларга каршы барырга тырыштым”
Казанда яшәүче 16 яшьлек Адалина Нишамбаеваның сәламәтлеген ныгыту өчен кызның гаиләсенә ярдәм кирәк. Аңа Чабаксарда операция ясамакчылар. Табиблар моның өчен 850 мең сум акча сорый. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 350 мең сум җыелган инде.

– Ирем исән булса, кешедән акча сорамас идек. 10 ел буе ничектер авырлыкларга каршы барырга тырыштым. Туганнар да ярдәм итеп торды, – ди Адалинаның әнисе Фәридә. – Кызымны бернинди авырлыксыз таптым. Тик карында чакта аңа кислород җитмәгән. Туганда суламый да иде. Табиблар сәламәтлеген бер балл белән бәяләде. Тормас бу, диделәр. Берсе генә, кызлар тере була, яшәячәк, дип күңелгә өмет кертте. Тик шатлык хисе озакка бармады. Балам тугач, ирем авырый башлады. Табиблар башында шеш барлыгын, операция кирәклеген әйтте. Шешнең куркыныч түгеллеген әйткәч, бераз тынычландык. Ничек тә авырлыкларны бергәләп җиңү өмете белән яши башладык. Шул вакытта табиблар кызымда да кимчелекләр күреп алды. Аның белән хастаханә юлын таптый башладык.

Баланы кемгә генә күрсәтмиләр. Табиб­лар, йөреп китәр, муенына массаж ярдәм итәр, дип тынычландыра. Әмма тикшеренә торгач, ДЦП диагнозы ачыклана.

– Бу чирнең ни икәнен белми идем. Каенанам белән каенатам да аптырап калды. Ул чакта еламаган көнем булмады. Әти-әни мине тынычландырып яшәде. Ирем дә авыруын сиздермәде, ничек тә ярдәм итәргә тырышты, – ди Фәридә.

Әкрен генә бар да җайланган төсле була. Язмыш белән килешеп, Фәридә белән Марат матур гына тормыш итә башлый. Бу чакта баш авыртулары да онытылып тора хәтта. Озак та үтми, уллары Эмиль дөньяга килә. Аның сау-сәламәт булуына сөенәләр. Тик бәла тагын сагалап кына тора диярсең. Улларына 3 ай чагында, иренең башында калган шешнең яман чиргә әверелгәне ачыклана. Тагын операция ясап карыйлар. Тик бу юлы табиблар булыша алмый. Тугыз ай яшәгәннән соң, Марат үлеп китә. Әмма авырып ятканда, әти-әнисеннән һәм апасы гаиләсеннән хатынын, балаларын ташламауларын үтенә. Алар исә якынна­рының гозерен үти. Фәридә 19 ел буе кае­нанасы-каенатасы белән яши. Алар­ның яр­дәмен тоя. Апасы белән җизнәсе Эмильне тәрбияләргә булыша.

– Башта укытучы булып эшли идем. Кызым авыргач, һөнәремне алыштырырга туры килде. Медицина көллиятенә укырга кердем. Машина йөртергә дә өйрәндем. Кредитларга батып булса да, машиналы булдым. Әле ярый иремнең әти-әнисе бар. Аларга чиксез рәх­мәт­лемен. Быелга кадәр мин баламның авыру икә­нен кешегә дә әйтмәдем. Әти белән әни үзләре дә авырый. Бала хәсрәте аларны тагын да бетерде. Әмма үзләрен түгел, гел безне уйлыйлар, – дип сөйли Фәридә. – Кызым быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Аяк­лары гына йөрми үзенең. Башы да эшли, дөрес итеп сөй­ләшә дә. Өйдән торып булса да, укырга да керәсе килгән иде. Ә түләп укытырга акчабыз җитми.

Адалинаның аркасында бөкресе бар. Ул көннән-көн эчке органнарга зыян сала.

– Операцияне бушлай ясатырга чиратка да бастык. Әле ул 2021 елда гына булачак. Ә табиблар үзләре үк, озакка сузсаң, балаңны югалтасың, ди. Шуңа да мин түләүлегә алып барырга карар кылдым, – ди әнисе. – Операция бик катлаулы булачак. 12 сәгать ясаячак­лар. Күңелдә курку булса да, бер дә начар уйламыйм, бар да яхшы булыр дип өмет итәм.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен:

Фәридә Кыяметдин кызы Нишамбаева исемендәге Саклык банкы картасы: 2202 2021 7142 5311

Карта 8937-776-32-18 номерына беркетелгән.

Мәгълүмат: vatantat.ru

Запись Казанда яшәүче авыру Адалинаның әнисе: “10 ел буе ничектер авырлыкларга каршы барырга тырыштым” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әллә яши, әллә юк…” – бала кайгысыннан күпме чәчем агарды, шашар дәрәҗәгә җиттем…”
Казанда яшәүче Артем Макаровка ике яшь ярым. Әти-әнисен, якыннарын сөендерә торган иң тәмле чагы. Ләкин Артем сәламәт түгел. Сәламәтлеккә илтә торган юлы бик озак, катлаулы һәм… кыйммәт аның.

Көтеп алынган бала ул. Берничә ел көткәннән соң, ниһаять, йөккә узганын белгәч, Алена күкләргә сикерә. Аннан да бәхетлерәк кеше булмый. Ләкин бала табиб куйган вакыттан бик күпкә иртә – 29 атнадан ук туа. 2016нчы елның 18нче июне Алена Макарова өчен иң бәхетле дә, иң караңгы да көн булып истә кала. Бәхетле көн – чөнки ул ана булды, ничә ай буе йөрәк астында йөрткән баласы дөньяга килде. Караңгы көн – чөнки баласы ашыкты, бик ашыкты. 1050 грамм гына булып дөньяга килгән Артемны Аленаның күкрәгенә салып та тормыйлар, тизрәк ясалма сулыш бирү җайланмасына тоташтыралар. Сабый 2,5 ай буе шул аппаратка тоташкан килеш ята. Җитлекмичә туу эзсез узмый, анда бер бәйләм чир табыла: бронх-үпкә дисплазиясе, үпкәнең икенчел гипертензиясе, эчәклекләрнең үткәрү функциясе бик түбән булу, атаксия элементлары булган гиперкинетик синдром һәм әйтсәң телне сындыра торган башка күп кенә чирләр (Артемның барлык диагнозлары белән «ВКонтакте»дагы vk.com/pomozhem_artemy_vmeste төркемендә таныша аласыз, барлык документлары бар. – Авт.).

«Артемны 8 ай тулгач кына больницадан чыгардылар. Шушы вакыт эчендә күпме чәчем агарганын үзем генә беләм. Акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән идем. Чөнки табиблар берничек тә тынычландырмады. Озак яшәмәс, диләр иде. Мин Артем белән больницада булдым. Әнигә рәхмәт, булышты: ул больницага Артем янына килеп тора, ә мин юынырга һәм әзрәк йоклап алырга өйгә кайтып килә идем. Озак тора алмыйм, билгеле, йөгереп больницага килеп җитәм», – дип искә ала ул вакытны Алена.

«Әллә яши, әллә юк» дигән бала, бәхеткә, яшәп китә. Ләкин Артемның яшәвен генә тулы канлы яшәү дип әйтеп булмый. 2,5 яшендә аның авырлыгы 8 кило гына. Дәвалану үткәннән соң әзрәк тамагына ашый ала башлаган, ләкин сыеклыкны бик авырлык белән эчә, ди. Эчәклекләре начар үткәрә, шуңа күрә ашказанына трубка – гастростома куелган. Авырлыгы әз булу сәбәпле, үпкәләре дә начар эшли, еш кына кислород концентраторы ярдәмендә суларга мәҗбүр. Артемга бернинди прививка да ясарга ярамый, шуңа күрә аның иммунитеты бик түбән. Урамда озаграк торса да авырый башлый. Шуңа күрә көздән язга хәтле өйдә утырырга мәҗбүр. Шулай да Алена улының уңышларын горурланып сөйли: «Узган көздә ДРКБга тикшеренергә баргач, табиб «аякка басуы турында бернәрсә дә әйтә алмыйм, хәтта утыра да алмаска мөмкин» дигән иде. Хәзер менә утырып шуышып йөри башлады! Елмая. «Баба» дигән сүзне әйтә». Күпне күргән Алена өчен болары да шатлык!

Артемның авыруын тулысынча дәвалап бетереп булмый. «Безгә ДЦП диагнозы куярга тиешләр, нишләп куймыйлардыр. Аның артыннан йөрергә кирәк инде. Инвалидлыкны да ел саен яңартып торасы бит. Ел саен барып, чират торып, утыра да, йөри дә алмый торган баланың инвалид икәнен расларга кирәк», – ди Алена. Тулысынча дәвалап булмаса да, сабыйның хәлен җиңеләйтеп була. Моңарчы шуыша да, үзе рәтләп ашый да алмаган бит. Күп санлы тернәкләндерү курсларының гына файдасы булган. Ләкин ул курслар барысы да диярлек түләүле. Бушлай булганына чират торырга кирәк. Акчаны, билгеле инде, ил буенча тиенләп җыялар. Дөрес, бер хәйрия фонды язга таба ярдәм итәргә вәгъдә биргән, 200 мең сум бирәчәкбез, дигәннәр. Ләкин язга кадәр ерак. Аңарчы массаж һәм башка курслар аласы бар әле Артемның. Менә бу атнада кабат больницага ятарга җыеналар.

Сабыйга ярдәм итү өчен миллионер булырга, миллионнар күчерергә кирәкми. «Тиенләп җыйганда да җыелыр иде. Җыелып килә. Рәхмәт яхшы күңелле кешеләргә!» – ди Алена. Ул үзе бөтен кеше өчен дә ачык, теләге булган кеше шалтыратып, Артемның хәлен белешә ала. Аленаның телефоны: 89871746669.

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

Карта Сбербанк № 5469 6200 1934 2540

Срок действия карты 05/21

Макарова Алёна Александровна (ALENA MAKAROVA)

Счет получателя 40817810562002975987

Qiwi кошелек 89871746669 (Макарова Алена Александровна).

Фәнзилә МОСТАФИНА

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Запись “Әллә яши, әллә юк…” – бала кайгысыннан күпме чәчем агарды, шашар дәрәҗәгә җиттем…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Йөрәгем өзгәләнә. Сабыемны ташлап китә алмыйм, газиз кешемнең дә инте­гүен күрү кыен…” [язмыш]
Дөньяга китергән сабыеңны ничек бар – шулай яратырга кирәк. Казанда яшәүче Гөлназ Яруллина әнә шулай ди.

“Авыру булып туган нарасыен ташлап китүчеләр турында ишеткәч, чәчләр үрә тора. Ничек инде йөрәк түрендә йөрткән сабыеңнан баш тартып була, – дип сөйли Гөлназ. –  Сөләй­ман­ның авыруын без, гаиләбезгә кил­гән сынау, дип кабул иттек. Беренче улыбыздан соң бик тә икенче бала алып кайтырга теләдек. Карынымда малай ятканын белгәч, бер-берсенә иптәш булырлар дип бик сөендем. Тик шатлыгым озакка бармады. Улымны 32 атнада табарга туры килде. Бик кечкенә иде ул. Авырлыгы 1 кило да 700 грамм гына. Хәтта үзе сулый да алмый иде. Тууга ук баламны башка хаста­ханә­гә күчер­деләр”.

Сөләйман бер атнадан үзе сулый башлый. Әти-әнисе бераз тынычланып китә. Берәү дә бала инвалид булыр, күп кенә авырулары бардыр дип уйлап карамый. Сабыйның баш миендә кимчелек табалар. Табиблар җитлек­мичә туган балага массаж ясау түгел, аны хәтта эченә яткырып торырга да кушмыйлар. Тәҗри­бәле невропатологка мөрәҗә­гать итүнең файдасы тия: Сөләй­манның баш миендәге шеш үсүдән туктый. Әмма куллар-аяк­лар хәрәкәтсез кала. Сабыйга ДЦП диагнозы куялар.

– Мин бу сүзне ишетеп бик курыктым. Бертуктаусыз күз яше түктем. Әмма сабыр итәргә, ничек тә яшәргә, баланы аякка бас­тырырга дигән уй белән яши башладым. Әлеге авырудан ин­те­гүче баласы булган әти-әниләр белән киңәшләштек. Сөләйманга 11 ай чагында беренче тапкыр Чехиягә дәваланырга бардык. Балада уңай якка үзгәрешләр күренә башлагач, тагын берничә тапкыр дәваландык, – дип сөйли Гөлназ. – Әле ярый ирем бар. Әгәр ул булмаса, нишләр идем? Гаиләне алып бару – аның өс­тендә. Үзебезнең җыйган акчабыз бетте инде. Казанда урнашкан тернәкләндерү үзәкләренә дә йөрибез. Әгәр тиешле вакытта бар­масаң, улымның кул-аяклары катып китә.

Бу арада бик авыр көннәрем әле. Әнием авырып китте. Узган ел декабрь аенда анда яман шеш таптылар. Операция ясадылар. Күп тә үтмәде, инфаркт кичерде. Хәзер инде организмына метастазалар таралган. Табиб­лар ничек кенә яр­дәм итәргә тырышса да, әниемә операция ясарга теләсәләр дә, йө­рәге  кү­тәрә алмас дип туктап торалар. Ә ул бик авыр хәлдә. Үлем белән көрәшә. Улыма да гел ярдәм кирәк. Йөрәгем өзгәләнә. Сабыемны да ташлап китә алмыйм, газиз кешемнең дә инте­гүен күрү кыен.

Сөләйманга аена 13 мең сум пенсия түлиләр икән. Әмма ул акчаны җиткерү бик авыр, ди әнисе. “Дәвалану бик кыйммәт. Табиблар, вертикализатор кирәк, дигән иде­ләр. Баланы аякка бас­тырып тоту өчен кирәкле җай­ланма ул. 250 мең сум тора. Бу – безнең өчен күтәрә алмаслык сумма. Акча булмагач, бер ай бернинди дәва алмыйча тордык. Улымның аяк-кул­лары тыңламый башлады. Массаж һәм ЛФК курсларын алу файда бирә. Әмма алар кыйммәт. 30 минут массаж өчен 1800 сум түлисе. 3 айлык дәвалану курсы өчен 500 мең сум сорыйлар. Баламны үз-үзен йөр­терлек хәлгә китерәсем килә. Шу­ңа да газета укучылардан яр­дәм сорарга булдым”.

3 яшьлек Сөләйманга ярдәм итү өчен  исәп-хисап реквизитлары:

Яндекс кошелек 410014999152594.

Гөлназ Яруллина исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 2607 8455.

Әлеге карта 89173952982 телефон номерына беркетелгән.

Чыганак һәм фото: "Ватаным Татарстан"

Запись “Йөрәгем өзгәләнә. Сабыемны ташлап китә алмыйм, газиз кешемнең дә инте­гүен күрү кыен…” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Улым муенына тишеп беркетелгән махсус көпшә ярдәмендә генә сулыш ала” [ярдәм кирәк]
“Бала моңын ана белер”, дигән халык мәкале. 6 яшьлек Әмирнең да йөрәк сыкравы булып җан түрендә янып торган сызлану ачыларын әнисе Лилиядән башка кем аңласын икән? Бала бөтенләй хәрәкәтләнми, сөйләшми, хәтта мөстәкыйль рәвештә сулыш та ала алмый… “Барысына да балага якты дөнья бүләк иткәндә табибларның салкын карашы гаепле”, – ди Лилия ханым.//Интертат.ру//

“Эчемә терсәк белән төрттеләр…”

Лилия белән Эльбрус Зиннәтуллиннар тәүге балаларын зарыгып көтеп тора. Йөклелек чоры яхшы уза, карындагы бала әйбәт үсеш ала, күзәтүче табиб исә бернинди дә тайпылышлар күрми.

Инде тиздән улларын кулларына алып сөярбез дип сөенеп торган булсалар да, фаҗига баланы тудырган килеп чыга – нарасыйның башы туу юлында кысылып кала. Шуның нәтиҗәсендә, баш миенә кислород керми (асфиксия), умыртка баганасына зыян килә. Тиешле дәрәҗәдә кислород кермәгәч, баш миенең яшәү өчен мөһим булган функцияләренә җавап бирүче өлешләре үлгән. Ягъни, бала сулый, йота, сөйләшә һәм күрә алмый дигән сүз бу…

– Улым муенына тишеп беркетелгән махсус көпшә ярдәмендә генә сулыш ала. Мөстәкыйль рәвештә бөтенләй хәрәкәтләнми. Арттан азрак терәп тормасаң, башын да тотмый… Табиблар вакытында Кесарево кисеме ясамау аркасында, Әмирдә балалар церебраль параличының авыр формасы, эпилепция… Йөклелек чоры әйбәт баргач, Кесарево операциясе ясарга күрсәтмә юк иде. Табиблар бала тудырган вакытта гадәттән тыш хәл килеп чыгуга әзер булмаганнар. Без суд-медицина экпертизасы ясаттык, әмма аларның хатасын дәлилли алмадык. Баланы тудырганда миңа карата физик тәэсир булмады диләр, ә алар эчемә терсәк белән төрттеләр. Укол ясауларын, дару бирүләрен дә кире кактылар, – ди баласы өчен утка-суга керергә әзер әни кеше.

Кредитка акча алып, Германиядә операция ясатканнар

Әмирнең хәле бик авыр булгач, Россия табиблары аңа ярдәмгә алынмаган. Тонус халәтендә тору нәтиҗәсендә, былтыр сул аягының бот сөяге буыныннан кузгалган, аягы чыккан. Озакламый шул аяк берничә сантиметрга өскә киткән. Болай да зарарланган умыртка баганасына кабат авырлык килгән. Сөяк төртеп торып тән тиресе тишелгән баланың газаплануларын сәламәт кеше күз алдына да китерә алмый… Бик нык изалана, сызлана Әмир… Аны аз гына селкетсәң дә, бала өчен бу зур газапка әйләнә.

Сабыйларын кызганудан йөрәкләре өзгәләнгән әти-әни Германия табибларына мөрәҗәгать итәләр. Кредитка акча алып, анда операция ясатканнар, бәхеткә, уңышлы килеп чыккан – бот сөяген урынына утыртып, аны тимер җайланма белән беркеткәннәр. Ә 8 майда кабат Германияга барып ул тимерне алдырганнар һәм реабилитация узганнар.

Сызлауларны киметү өчен коляска кирәк

Германиядә эрготерапевт Зиннәтуллиннарга Bingo Evolution-2 кресло-коляскасын алырга тәкъдим иткән. Операциядән соң тернәкләнү өчен Әмиргә ул бик кирәк! Чөнки муенын, аркасын тигезләп тотачак, шул рәвешле умыртка баганасына көч тигез бүленәчәк.

Эш шунда ки, әлеге арба бик кыйммәт тора. Лилия белән Эльбрусның операциядән калган акчалары бар, ләкин ул җитеп бетми. Аларга тагын 150 мең тирәсе акча кирәк.

– Без инде берничә ел элек андый колясканы социаль ярдәм бүлегеннән алган идек, тик хәзер Әмиргә кечкенә ул – гәүдәсен нык тотмый. Яңа коляска аласыбыз килә, операциядән соң сөякләре дөрес урнашуга да бик ярдәм итәр иде. Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә бик өметләнәбез. Моңарчы балама ярдәм иткән һәр кешегә чын йөрәктән рәхмәт, мин алар алдында баш иям! – ди Лилия ханым.

Узган ел Зиннәтуллиннарның кызлары туган. Лилия ханым өйдә балалар белән утырырга мәҗбүр, ә Эльбрусның 23 мең хезмәт хакын нәрсәгә генә җиткерсеннәр соң?! Үзебезнең сәламәтлеккә шөкер итеп, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә аз булса да өлеш чыгарсак иде, җәмәгать!

Реквизиты для помощи:

Карта Сбербанка 4276862020823292 Зиннатуллин Эльбрус Альнурович

Билайн +79600451487

МТС +79178785464

Киви кошелек +79178785464

Яндекс деньги 410 011 417 380 073

Конт. тел. 89600451487 Әмирнең әнисе Лилия

Кадрия ХӘСӘНОВА

Запись “Улым муенына тишеп беркетелгән махсус көпшә ярдәмендә генә сулыш ала” [ярдәм кирәк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ДЦП белән авыручы Гөлназ: “Бәхетле булганыма сөенәм. Яраткан ирем, улым бар” [язмыш]
ДЦП белән авыручы балалар турында еш язабыз. Сабыйлары белән бергә ничек интеккәннәрен әти-әниләре үзләре генә белә. Әмма ничек тә авырлыкларны җиңәргә, баласын аякка бастырырга тырышалар. Казанда яшәүче Гөлназ Баһаутдинованың әти-әнисе дә кулларын салындырмаган, кызларын савыктыру өчен көчләрен кызганмаган. //Ватаным Татарстан//

Үҗәтлек, сабырлыклары юкка чыкмаган – Гөлназ буй җитеп, гаилә корган. Ире Рафис та – ДЦП диаг­ноз­лы ир-егет. “Булачак ирем бе­лән Казандагы 4 нче мәктәп-интер­натта укыганда таныштык. Әмма мин монда озак укымадым. Ни­гәдер бу мәктәпне үз итә алмадым. Шуңа күрә укуымны тәмам­ла­мый­ча китеп бардым. Әмма араларыбыз өзелмәде. Насыйп булгач, Рафис белән барыбер бергә булдык, – дип сөйли Гөлназ. – Ул көйләр яза. Ә мин фортепьянода уйнарга яратам. Моң да якынайтты безне. Дуслашып йөри торгач, Рафисны бик яратканымны аңладым. Ул да мине яратканын, миннән башка яши алмаганын яшерми иде. Очрашып йөри торгач гаилә корырга булдык. 2014 елның декабрь ае иде”.

2016 елда аларның уллары Хәсән туа. “Бала тугач, баштарак кыен булды. Үзебезгә дә кайчак яр­дәм кирәк. Улыбызның төрле вакыты булды, төннәр буе йокламыйча елап чыгулар да күп иде. Әнә шул вакытта әти-әниләребез булышты. Аларга рәхмәт. Безне бала үстерү бәхетеннән мәхрүм ит­мә­деләр. Хәзер улыбыз үсте инде. Аны тәрбияләү авыр түгел, – дип сөй­ли Гөлназ. – Яраткан ирем янә­шәсендә яшәве рәхәт. Кайчандыр сау-сәламәт яшьтәшләрем кияүгә чыкканда кимсенеп тә кала идем. Ә хәзер мин башка дусларым кебек бәхетле булганыма, гаилә корганыма сөенеп туя алмыйм. Һәр ке­шенең бәхете үз кулында. Иң мөһиме, үз тиңеңне табып, килә­чәк­кә өмет белән матур итеп яшәргә кирәк”.

Запись ДЦП белән авыручы Гөлназ: “Бәхетле булганыма сөенәм. Яраткан ирем, улым бар” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Карынымдагы сабый җәрәхәт алып өлгергән… Башта хәтта сулый да алмады”
Бөгелмә шәһәрендә яшәүче 10 айлык Әминә Зәйнул­линага ярдәм кирәк. “Өч балабыз бар. Олы кызыма – 16, улыма – 10 яшь. Өченче баламны бик тә табасым килде. Тагын бер бала үстерү бәхете насыйп булды миңа. Авырлы вакытым җиңел узды. Бер җирем дә авыртмады, хәтта бала көткәнемне дә оныта идем”, – дип сөйли Әминәнең әнисе Галия. //Ватаным Татарстан//

Әмма авырлыклар кичерергә дә насыйп булган икән аңа. Табам дигәндә генә тулгагы бетә. “Миңа система куярга тиеш булганнар. Акушер янәшәмдә булса да, табиб рөхсәтеннән башка моны эшләмәде. Ул арада карынымдагы сабый җәрәхәт алып өлгергән. Башта хәтта сулый да алмады. Йөрәге ярдәм күрсәткәч кенә эшләп китте”, – ди Галия.

Әминәне үлемнән коткарып калсалар да, ул бер кочак авыру белән дөньяга килә. Муенына зыян килгән, аяк-куллары им­гәнә. “Кызыбыз әле дә башын тота алмый. Туганда им­гән­гәнен белсәк тә, тагын ниндидер авыруы бардыр дип уйлап та карамадык. Баксаң, карынымда вакытта баланың баш миен­дәге кайбер күзәнәкләре үлгән икән. Невропатологка күренергә баргач, Әминәдә ДЦП диагнозы барлыгын әйттеләр. Шул көннән бир­ле мин аны кая гына йөрт­мәдем. Казанга да күрше авылга барган шикелле генә йөри башладык. Кызыма күп кенә дарулар килешмәде. Ашказаны авыртып та тилмерде. Авырганда бик нык ябыкты. Инвадидлык кәгазе булмагач, күп кенә җирләрдә дә­ва­лана алмый идек”, – ди Галия.

Әминәнең авыру икәнен озак раслатырга туры килә. Галиянең кермәгән ишеге калмый. Әмма ул барыбер теләгәненә ирешә. Инвалидлык артыннан йөрмәс иде дә бит, дәваланырга кирәк. Тө­гәл диагнозлары булмаганда, бернинди тернәкләндерү үзәк­ләре дә кечкенә баланы дәва­ларга алынмый икән. Бар документларны әзерләп бетергәч, Галия Кытайда урнашкан бер клиника белән элемтәгә керә. Хәтта баласын андагы белгечләргә күрсәтә. Алар исә Әминәнең терелүенә өмет бирәләр. Галия үзе дә биредә дәваланганнан соң баласында үзгәрешләр күрә. Сабый утырырга өйрәнгән.

– Табиблар да, ДЦПлы балаларны вакытында дәваларга кирәк, диләр бит. Буыннары катмаган вакытта күнегүләр эшләү дә нәтиҗәсен бирә. Көтеп алган баламның савыгуын бик телим. Әмма кызым авыргач, гаиләдә бары тик ирем генә эшли. Бар тапкан акчасы тормыш итәргә китә. Гаиләбез дә ишле бит. Әле өстәвенә Әминәгә һәрдаим дарулар алырга кирәк. Дөрес, якыннарыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз ярдәменнән ташламый. Тик дәвалана башлагач, бу акчалар тиз бетә. Шуңа да газета укучылардан ярдәм сорарга булдык, – ди Галия.

Андыйлар өчен исәп-хисап реквизитлары:

КАРТА ХОУМ КРЕДИТ:

4454 3441 1004 5254

КАРТА СБ: 4276 8801 0938 4036

КИВИ КОШЕЛЕК: +79172307771

БИЛАЙН: 89061171077

МТС: +79172307771

Запись “Карынымдагы сабый җәрәхәт алып өлгергән… Башта хәтта сулый да алмады” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..