Архивы дэвалаучы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Көзге авитаминоз булмасын дисәгез…
Көз җитү белән күп кеше арыганлыкка, хәлсезлеккә, витаминнар җитмәүгә зарлана башлый. Еш кына авитаминоз барлыкка килә – кеше үзеннән үзе витаминнар җитмәүдән интегә башлый.

Авитаминоз нәрсә ул һәм аны ничек ачыкларга?

Витаминнар һәм минералларны кабул итүче күп кенә кешеләр бу матдәләрне организмның сәламәтлеген саклау һәм дөрес эшләү өчен кирәк, дип саный. Чынлыкта, без азыктан, әгәр дә ул төрле һәм балансланган булса, барлык кирәкле матдәләрне алабыз. Әмма кайбер очракларда, чыннан да, махсус өстәмәләр кирәк – ул минераль комплекслар булган поливитаминнар яки “чиста” витаминнар. Мондый өстәлмәләрне даими һәм контрольсез куллану проблемалар китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә дозировканы табиб билгеләргә һәм исәпләргә тиеш.

Нәрсә соң ул авитаминоз?

Күпләр авитаминоз – ул витаминнар җитмәү дип саный. Ләкин, чынлыкта, без ешрак бер генә микро- яки макроэлемент җитмәү белән очрашабыз. Бу хәзерге дөньяда кешеләр җитәрлек дәрәҗәдә туклана алганга барлыкка килә – хәзер ел әйләнәсе җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр, чикләвекләр, ит һәм сөт продуктлары бар һәм аны җитәрлек дәрәҗәдә кулланып була. Ниндидер витаминның җитмәве авитаминоз булмаса, нәрсә соң ул чынлыкта?

Авитаминоз – организмның тереклек эшчәнлеге өчен куркыныч һәм кискен витаминнар яки минераллар җитмәү ул.

Авитаминозның сәбәпләре – комплекслы:

– баланссыз туклану;

– витаминнарны үзләштерүне бозуга китерә торган ашказаны-эчәк тракты авырулары;

– алкоголь кулланучы һәм тәмәке тартучы затларда очрый торган матдәләр алмашы процессларын бозу;

– хәвеф-хәтәр төркемендә авырлы хатын-кызлар бар.

Мәсәлән, В төркеме витаминнары – ул тулы бер матдәләр җыелмасы.

– В1-В3 витаминнары нерв системасын саклау өчен кирәк.

– В6 витамины – аксымнар һәм углеводлар метаболизмы өчен, шулай ук гемоглобин ясалу өчен.

– В9 витамины (яки фолий кислотасы) – эритроцитлар өчен, шулай ук йөклелек вакытында яралгының нерв системасын үстерү өчен.

– В12 витамины – фолий кислотасы метаболизмы өчен. Фолий кислотасының да, В12 витаминының да җитәрлек булмавы турында түбәндәге симптомнар сөйли ала:

* даими арыганлык,

* хәтер һәм игътибар кимү,

* ярсынучанлык,

* аппетитның булмавы.

Витаминнар эчәргә кирәкме?

Әйе, әгәр сез куркыныч зонасында булсагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйсыз һәм начар тукланасыз икән, әлбәттә, кирәк. Әмма витаминнарны мөстәкыйль рәвештә үзеңә үзең язып куярга кирәк түгел, ә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теге яки бу симптомнар булганда табиб витаминлы-минераль комплексы дәвалану тәкъдим итәчәк.

Запись Көзге авитаминоз булмасын дисәгез… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дәвалаучыларга ышанып, кыз 17 миллионлык милкеннән коры кала [булган хәл]
Казанда 33 яшьлек Егор Богданов белән 40 яшьлек Ләлә Лебедеваны 24 яшьлек кызның, имештер, аннан бозымны салдырганнары, 17 миллионга якын милкен (акча һәм кыйммәтле әйберләрен) алдап алганнары өчен хөкем иткәннәр. //ProKazan.ru//

Егор Богданов Казан урамнарының берсендә таныш булмаган кыз янына килеп, барлык туганнарына һәм үзенә үтерә торган бозым куелганлыгын әйтә. Тиз арада аураңны чистартмасак, үлү ихтималы бар дип тә куркыта.

Ә Ләлә Лебедева дәвалаучыдан бозымын алдырткан канәгать клиент ролен үтәгән.

Дәвалаучы кызга ике йола үтәргә кушкан. Беренчесе – төнлә зиратка барып дога укырга, икенчесендә өйдә булган кыйммәтле зәркән әйберләрен һәм акчаларны алып килеп, аның кулына бирергә.

Ул шушы милектә начар, тискәре энергетика җыелып ятканын әйтә. Шуңа да, алардан котылу ягын карарга кирәк ди.

Кыз 17 миллионлык милкен җыеп Егор Богдановка биргәч, ул ике сәгатьтән очрашу билгели. Ләкин тиешле вакытта күренми.

Кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Аларны бер айдан тоталар һәм хөкем итәләр. Богдановны 3 ел 6 айга, Лебедеваны 3 елга төрмәгә утырталар. Ә зыян күргән кызга өлешчә сакланып калган милкен кайтаралар.

Запись Дәвалаучыларга ышанып, кыз 17 миллионлык милкеннән коры кала [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..