Архивы дәва - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Дәвалаучы Зөлфирә апа яныннан чыкканда үземне рентген аша караганнар кебек хис иттем”
Журналист Ольга Степанова Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылыннан булган танылган халык күрәзәчесе-дәвалаучысы Зөлфирә Гобәйдуллина янында булып кайтты. Шушы көннәрдә “Татар-тудей” сайтында, https://tatar-today.ru/ без, халык дәвалаучысы турында язган идек. Әлеге теманы дәвам итеп, сезнең игътибарга журналистның үзе күргәннәрен, “үзе татып” караганнарын тәкъдим итәбез.

Хәтта Европадан да киләләр

Мин халык дәвалаучыларына, күрәзә итүчеләргә һәм экстрасенсларга әллә ни ышанып җитмим, монда мөгаен, кызыксынудан бардым. «Вконтакте» социаль челтәренең бер төркемендә дәвалаучы хатынны таптым, анда Түбән Тәкәнеш авылына – Зөлфирә апа янына кайчан килергә мөмкин булуын ачыклаган язма калдырдым. Миңа шул ук көнне SMS-хәбәр килде, анда сеансларның даталары һәм сәгатьләре күрсәтелгән иде.

Сүз уңаеннан, “Вконтакте”дагы бу төркем бик популяр – анда 13,5 мең язылучы бар. Шул язылучыларның кайдан булуын да карап чыктым, аларның бөтен Россиядән икәне ачыкланды: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Самара, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән булуын белдем. Моннан тыш бу хатын янына Себер, Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Урта Азия, хәтта Европа якларыннан да киләләр икән.

Машина куярга бер буш урын юк

Яр Чаллыдан Түбән Тәкәнешкә кадәр – 128 чакрым, ә бу кайдадыр сәгать ярым юл дигән сүз. Барганда, төркемдә язылган мәҗбүри саналган кайбер эшләр турында укып бардым. Сеанс барышында шуларны үтәү мөһим икән! Менә шуларның кайберләре генә: проблемалар турында түгел, ә аларның нәтиҗәләре турында уйларга, түземле булырга – чиратта төртелергә ярамый, авырлы хатыннарны, балалы гаиләләрне, өлкәннәрне, сәламәтлекләре чикле кешеләрне уздырырга кирәк…

Авылга килеп кердек. Иң гаҗәпләндергәне – машина куярга якын-тирәдә урын юк! Кыйммәтле чит ил машиналарыннан алып үзебезнең ил машиналарына кадәр утызлап автомобиль санадым. Капка төбендә халык күп, алар алты сәгатьлек сеанс беткәнне көтеп басып торалар иде.

Зөлфирә апаның йорты – иң гади бер катлы, кызыл кирпечтән салынган өй. Ишегалдында килгән бөтен кешене хуҗаларның эте каршы ала, ул өрми, күп кешегә инде ияләшкәне күренеп тора. Аяк астында ягымлы песи ятканына да игътибар иттем.

Халык дәвалаучысы янына гади кешеләр дә, түрәләр дә килә

Иртәнге вакыт. Сәгать 7.30. Билгеләнгән вакытка безне керттеләр, ләкин сеанс 8:00дә түгел, ә 9:30да башланды, чөнки Зөлфирә апа белән беренче төркемнән булганнар шәхсән аралашырга теләп, янына ук барганнар иде. Көткән арада сеанслар өчен бинаны карадым – ул шактый иркен, керү ишеге өстендә шамаил урнаштырылган, мәчет төшерелгән картина бар, тәрәзә төпләрендә орхидеяләр күп. Кондиционер бар. Килүчеләр эскәмияләргә утырыша, сигез сәгатьлек сеанс барышына утыздан артык кеше җыелды. Кием-салымга килсәк, һәммә кеше дә үз кошелегына карап киенгән: менә бу гаилә пары кыйммәтле фирма киеме кигән, икенчесе – иске әйберләрдә. Монда син ярлы, ә син бай дип, аерып тору юк. Бөтен кеше бертигез!

Беренче төркемнән соңгы кеше чыккач, дәвалаучы ханым күрше бүлмәгә чыгып китте, бераз ял итәргә булса кирәк – безгә кадәр утызлап кеше кабул итте бит. Ул кире әйләнеп кергәч, өске киемнәрен салмаган кешеләрдән гади генә итеп, шаяртып алды, ни өчен дигәндә, ул киемнәрне салырга шкаф бар бит. Аннары кулларыбызны тез өстенә куеп, күзләрне йомуны сорады. Һәм дога укый башлады – татар сүзләрен дә, гарәп сүзләрен дә ишеттем мин. Дөресен әйтим, нәрсә барганын күрү өчен, күзләремне ачтым, бераз гына булса да күзәтү үткәрдем (һәм мин генә түгел!).

Укыган вакытта Зөлфирә апа һәр кеше янына килеп, ике кулы белән баштан, иңбашлардан, умыртка сөяген сыйпап йөрде. Кайвакыт ул тирән сулыш алырга һәм тирән итеп сулыш чыгарырга кушты.

Шуннан соң ул кешеләр үзләре белән алып килгән әйберләрне карады. Монда нәрсә генә юк: машина ачкычлары, кәрәзле телефоннар, тоз, варенье, шампуньгә хәтле бар иде. Зөлфирә апа алар өстендә дога укыды, озак итеп күзен йомып торды.

Зөлфирә апа бөтен кеше белән дә татар телендә генә аралаша

Зөлфирә апа, намазын укып бетергәч, ашыкмый гына үз урынына – кулына каләм һәм бер төргәк стикерлар тоткан иске эш өстәле янына барып утырды. Үпкәләр булдырмас өчен, чиратны берничә өлешкә бүлә: беренчеләрдән булып аның янына балалар белән гаиләләр килә, икенчеләр – кем беренче тапкыр килми шулар (әйе, кайберләренә ул эффект булсын өчен берничә тапкыр килергә киңәш итә), өченчеләре – ир-атлар, дүртенчеләре – хатын-кызлар. Башта мине чит-ят кешеләр күп булган җирдә шәхси кабул итү алып барылуы аптырашта калдырды. Ләкин соңыннан аңладым: күпчелек кеше, нигездә, чит проблемаларга колак салмый, аларга үзләренеке дә җитә.

Мин исә берничә вакыйганы тыңладым һәм башка тыңларга да, ишетергә дә теләмәс идем, чөнки бик авыр… Боларның барысын да дәвалаучы ханым ничек күтәреп бетерә ала икән – шул сорау борчыды… Карап торышка, Зөлфирә апага алтмыштан артык яшь. Бераз аның артыннан күзәтеп, шуны әйтә алам: ул медицина белән яхшы таныш, бәлки, элеккеге медицина хезмәткәре, яхшы психолог, аның тормыш зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе бар.

Зөлфирә апа төрле сорауларга җавап бирә. Сеанска килүче ир-атларның берсе бизнес буенча сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның кибетләр челтәре бар, аларның бер өлеше акча китерми, әмма ир-ат шул ук вакытта аларны ябарга кыймый. Зөлфирә апа аңа эшләрен, гомумән, туктатырга киңәш итте.

Сүз уңаеннан, дәвалаучы барлык килүчеләр белән татар телендә генә аралаша. Күпләр, рус теллелеләр, аның алдына диктофон куялар, аннары шуны күчерәләр һәм нәрсә әйткәнен белә алалар.

Минем чират

Безгә дә чират җитте, мин машина йөртүче белән кергән идем. Мин аның машина йөртүчегә нәрсә әйтәчәген тыңламаска булдым. Әңгәмәнең ахырына якынлашканда алар янына барырмын дип уйладым. Зөлфирә апа шуны көткән булса кирәк. Машина йөртүчегә шундук: “Син монда килергә теләмәдең бит, – дип кырт кисте. – Син монда эш буенча. Син монда кеше алып килдең бит. Кемне?” – дип әйтте.

Күпмедер вакыттан соң миңа хәтта кызыксынып та аның янына барып утырасым килмәде! Минем тормышымда казынуларын теләмәдем. Ләкин башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк иде. “Син минем өчен сораулар әзерләдең бит, әйдә, бир шуларны”, – дип шаккаттырды тагын мине Зөлфирә апа.

Әйе, сорауларны, чыннан да, әзерләгән идем. Алар бу бинада утыручы күпчелек кешеләрнеке кебек үк – сәламәтлек, гаилә, балалар, еш күченүләр һәм эшне үзгәртергә теләк турында иде. Һәм менә үзем турында нәрсә ишеттем: “Синең характерың начар, тиз кызып китәсең, аннары сукранасың. Синең тормыш юлың шулай язылган: син дөньяны карарга тиеш, син барыбер барысын да ташлап китәчәксең. Минем сиңа киңәшем шул: калырга тырыш, шулай яхшырак булыр, юкса, кире кайту мөмкинлеге булмас. Үкенәчәксең. Уйларга ярты ел вакытың бар. Сине бер урынга бәйләүчеләр булачак – бу ике бала. Синең яныңда ир кеше булыр. Ә сәламәтлегең әйбәт. Бернәрсә дә эшләмә. Эшләгәнеңне кат-кат уйла! Кызма!”.

Чыгып киткәндә ни әйтергә дә белмәдем. Мине рентген аша карадылар кебек тоелды…

Киткәндә иганә тартмасына акча салалар. Бу акча изге эшкә китә, – Зөлфирә апа туган авылы Югары Козгынчыда мәчет төзегән, аны әнисе Вәсигабикә хөрмәтенә атаганнар.

Ольга Степанова.

Запись “Дәвалаучы Зөлфирә апа яныннан чыкканда үземне рентген аша караганнар кебек хис иттем” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Шайтан таягының файдасы бик зур [киңәшләр]
Бу үсемлек үзендәге файдалы матдәләрнең аеруча күп булуы белән аерылып тора. Аның составындагы силимарин дигән матдә бавыр эшчәнлеген яхшырта, токсиннарны чыгара. Сапонин дигәне ялкынсынуларны бетерә. Биофлавоноидлар табигый антиоксидант вазыйфасын башкара. Шайтан таягындагы эфир майлары исә косметологиядә киң кулланылышта йөри. Шулай ук бу үсемлектә лимон, кузгалак, алма, гликоль, малон серкәләре бар.

Дәвалану өчен шайтан таягының чәчәкләре, орлыклары, яфраклары һәм тамыры кулланыла. Әлеге үсемлекнең чәчәкләрен – июнь-июль айларында, орлыкларын – август уртасыннан октябрь башына кадәр, ә яфраклары белән тамырларын октябрьдә җыярга мөмкин.

Шайтан таягының чәчәкләрен киптереп һәм ваклап чәй итеп эчәләр. Мондый эчемлек бронхит, күрем вакытындагы авыртулардан котылу өчен кулланыла. Шулай ук мондый чәй сидек юллары белән бәйле авыруларны дәваларга да сәләтле.

Шайтан таягының орлыкларын, тартып, он рәвешенә китерәләр. Мондый он бавыр эшчәнлеген яхшырта, үт куыгыннан үт агу процессын җиңеләйтә, аяклардагы кан тамырлары белән бәйле авыруларны дәвалый.

Шайтан таягы тамырыннан ясалган төнәтмә исә эч киткәндә, көзән җыерганда, онкологик авырулар вакытында кулланыла. Ул йокысызлыктан интегүчеләр өчен дә бик файдалы.

Шайтан таягының сусыл сабакларыннан ясалган үсемлек суы яраларны төзәтү сәләтенә ия. Аны яраланган урынга сөртәләр, ә подагра, ревматизм, столбняк кебек авырулар вакытында хәтта эчәләр дә.

Чыганак: Язмыш кочагы

Запись Шайтан таягының файдасы бик зур [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Кешене ничек дәваларга икәнен яшел җан ияләре өйрәтә»
Үзе әйтүенчә, ул инде үлгән булган. Аннары, «Ясин» чыгарга дип җыелганнарның өннәрен алып, бернәрсә булмагандай торып утырган. Шулай җиде тапкыр үлеп терелгән. Шуннан соң үзендә сәләт барлыгын ачыклаган – кешеләрне «уку», аларны төрле чирләрдән дәвалый алу, киләчәкне күрү сәләте. Бүген Саба районында яшәүче Рәшит абый Минаповның исеме бик күпләргә таныш.

48 яшендә табиблар аңа озак яшәмәс дип диагноз куйган була. Рәшит абый исә инде 70ен тутырган, әле һаман да егетләр кебек. Яшь калу серләре белән дә уртаклашты ул, үлеп терелү тарихын да сөйләде, үзе генә күрә торган яшел җан ияләре белән дә таныштырды.

«ҖӘҺӘННӘМНЕ КҮРДЕМ»

Яшел җан ияләренә кадәр, башта Хозыр Ильясны күрә әле ул. Рәшит ул вакытта бала гына – Аксубай районы, Дума мәктәбенең икенчеме, өченчеме классында гына укый.

– Җәй көне энекәшләр, иптәшләр белән бозау көтүе көтә идек. Берзаман күкне кап-кара болыт каплады, күк күкри башлады. Бозауларны җыябыз – алар тарала. Без елыйбыз. Шул вакыт юлда бер бабай күренде. Ап-ак киемнән, башында – түбәтәй, үзе таякка таянган, биштәрен аскан. Яныбызга килеп сәлам бирде дә: «Кумагыз, балалар, ашасыннар. Алар – җир хайваннары», – диде. Шуннан: «Эчәсем килә, суыгыз юкмы?» – дип сорады. Әби-бабайларның өйрәткәне яраган: үзебездә булганны – анысы да берничә пешкән бәрәңге дә йомырка гына инде – бабайның алдына куйдык. Ул безне тезеп утыртты. Минем теземә кулларын куйды да: «И улым, бик күп михнәтләр күрерсең. Барысы да Аллаһының сынавы булыр. Аларны узгач, бик рәхәт тормышка чыгарсың, сөенеп яшәрсең», – диде. Ашап-эчкәч, күккә карап дога кылды, безгә: «Яңгырдан курыкмагыз», – диде. Ул арада карасак, ак киемле бабай юк та булган. Әле генә яныбызда иде югыйсә. Өйгә кайткач, булган хәлне Минҗамал апама сөйләдем. «И улым, Хозыр галәйһиссәлам белән сөйләшеп торгансың бит», – диде, – дип искә алды бу хәлне Рәшит абый.

Чыннан да, күпне күрергә туры килә аңа. Алдынгы комбайнчы була ул. Көннәрдән бер көнне комбайнның бер пружинасы башына китереп бәрә. Табиблар: «Коткарып калып булмый, үлгән», – ди. Рәшит абыйның гәүдәсен тиешенчә юып, кәфенгә төрәләр, картлар «Ясин» чыгарга җыена. Тугыз сәгать «үлеп» торганнан соң, Рәшит абый көтмәгәндә торып утыра. Комага гына киткән булган икән. «Мин үз гәүдәм янында очып йөрдем. Гәүдәгә кайтасы килми, тик тегендә дә кабул итмиләр – әле үләргә вакытым җитмәгән… Әллә ничә барып кайттым мин анда. Тәмугына кадәр күрсәттеләр. Минем белән бер бабай һәм бер хатын-кыз да бар иде. Мәчет манарасына менегез дә шуннан карап торыгыз, диделәр. Бөтен җирдә су кайный башлады, ут чолгап алды. Бөтен нәрсә җимерелеп бетте – мәчет кенә калды. Шуннан соң терелдем. Һәм бер атна өнсез йөрдем. Мин ул вакытта ябыгып беткән хәлсез бер җан иясе идем. Өстен көчләрнең ярдәме белән генә аякка бастым», – дип сөйли Рәшит абый.

«ЯШЕЛ КЕШЕЛӘР ЯРДӘМ ИТӘ»

Үзе әйткән шул өстен көчләр Рәшит абыйны кешеләрне дәвалау серләренә дә өйрәткән. «Башта алдыма кечкенә бала китереп салдылар да, аның тәнендәге кайсы ноктага бассаң нәрсә буласын аңлаттылар. Аннары олы кеше тәнендә өйрәттеләр», – ди Рәшит абый. Ул берничә тапкыр «алар»ны телгә алган иде инде, шуңа күрә: «Кем соң ул «алар»?» – дип кызыксынабыз.

– Безнең планетада яшәүче җан ияләре. Нәкъ безнең кебек кешеләр алар. Гөл яфрагы бармы? Әнә шуның төсендә үзләре. Гәүдәләре төп-төз, матур. Алар кешелек дөньясына ярдәм итәргә тырыша, начарлык теләми. Тик кешеләр күп нәрсәгә ышанмый. Бер-берсенә дә явызлык кыла, бу җан ияләрен дә үтереп, тикшерергә теләрләр иде. Шуңа күрә алар кеше күзенә күренми. Ә мин аларны күрәм, алар белән сөйләшәм. Алар миңа булышып тора, – ди Рәшит абый.

Инде хәзер икенче бер сорау туа: ничек итеп булышалар? Рәшит абый үләннәр белән дәвалый. Тик бу эшкә махсус өйрәнмәгән, беркайда да укымаган. Мәктәптә дә алты гына класс белем алып калган. Шулай да авыру кеше каршысына килеп утыруга, аңа нинди үлән төнәтмәсе бирәсен, тагын нинди дәвалану чарасы билгелисен «күрә» икән Рәшит абый. «Алар әйтеп тора», – ди.

Рәшит абый үләннәрне үзе җыймый, килгән кешенең үзенә җыярга яки аптекадан алырга куша. «Үзем җыеп сата башласам, ул сәүдәгә әйләнә. Ә миңа сәүдә кирәкми. Мин кешеләргә ярдәм генә итәргә телим», – ди дәвачы.

Рәшит абый үләннәр белән генә дәвалап калмый, өшкерә дә. «Тормышта иң төп өшкерү чарасы – Коръән. Беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә ышанырга кирәк», – ди ул. Шулай ук бозымнарны да чыгара, карта ярдәмендә фал да ача. Карта ачу нәселдән килә икән. «Әни карта ачып, ярты сәгатьтән нәрсә буласын әйтеп бирә ала иде. Мин дә киләчәкне күрәм, һәр кешенең киләчәге маңгаена язылган. Тик аны кешенең үзенә әйтеп бетерергә генә ярамый», – ди Рәшит Минапов.

«ТАБИБЛАР ҮЗЛӘРЕ МИҢА КИЛӘ»

Гадәттә, Рәшит абый кебек дәвачылар медицина белән бик дус булмый, еш кына аны тәнкыйтьлиләр дә. Тик Рәшит абый медицинаны да юкка чыгарып атмады. «Тәнебездә шеш барлыкка килсә, берәр җиребез сынса, киселсә, беренче чиратта медицинага мөрәҗәгать итәбез. Тик медицина һәр кешенең дә индивидуаль организм булуын исәпкә алып бетерми. Шуңа күрә һәр кеше дә үз организмына үзе игътибарлы булырга, табигатькә таянып яшәргә тиеш. Шул очракта гына сәламәт һәм озын гомер кичереп булачак», – ди ул.

Табиблар: «Бу – өметсез», – дип кул селтәгән кешеләр дә килә икән Рәшит абый янына. «Менә үләм, менә үләм» дип үрмәләп киләләр дә, очынып кайтып китәләр икән. Югыйсә, Рәшит абый аларга яңа гомер бүләк итми бит инде, үзе белгәнчә дәвалану курсы гына билгели. Бервакыт Минаповларга Казаннан бер хатын килгән. Аналык янында ике яктан да яртышар кило киста үскән моның, бик авырлык белән йөри, бусагадан да көч-хәлгә генә атлап менгән. «Тикшердем дә дәвалау бирә башладым мин моңа. Монысы миңа ярамый, монысы ярамый, дип тик утыра. Әллә нәрсә әйтмәдем инде, кайнар ваннада ятарга гына куштым. Табиблар исә кайнар ярамый дигән икән. Сеңлем, дим, эшлисең килми икән – ихтыярың, минем бирүем дөрес булсын. Шулай да мин язып биргән ванналарны кергән бу. Беркөнне шалтырата: «Рәшит абый, мин бишенче катка үз аягымда менә ала башладым бит», – ди. Ванналарны алып бетер дә табибыңа бар, дидем. Барган бу. Табиб моны күрүгә: «Әйдә, операциягә әзерлән», – ди икән. Тикшереп карасалар, ярты килолы киста урынында бәләкәй төер генә калган», – дип сөйләде Рәшит абый. Ни өчен кайнар ванналар билгеләвен дә аңлатып күрсәтте: «Элек әби-бабайлар кара мунча кергән, мич башында йоклаган. Бабайлар: «Билем авырта, радикулитым кузгалды», – дип кайтып керер иде дә, самавырдан агызып, пешә-пешә кайнар чәй эчкәч, үрмәләп мич башына менеп китәр иде. Икенче көнне авыртуы басылган булыр, йөгерә-йөгерә яңадан эшенә чыгып китәр иде. Ул вакытта хатын-кызларда да миома да, киста да, геморрой да булмады, баланы да өйдә таптылар. Хәзер дә санаторийларда беренче чиратта кайнар ванна, душ, балчык язалар. Җылы суда кан тамырлары киңәя чөнки, нервлар тынычлана, шуңа кеше үзен яхшы хис итә башлый».

Табиблар дигәннән, тагын бер хәлне искә алды Рәшит абый. Бервакыт Мәскәүдән бер баланы алып килгәннәр. Ачык туберкулез икән монда. Табиблар, өметсез дип, кул селтәгән. Рәшит абый кушканнарны үтәгәннән соң, баланың туберкулезы беткән бит. Анасы, тикшертергә дип, больницага алып барган моны. Тикшергәннәр һәм шаккатканнар. Нәрсә эшләттегез, ничек дәваладыгыз, дип сораганнар. Ана Рәшит Минапов язып биргән кәгазьне күрсәткән. «Шуннан соң озак та тормый бер ир кеше килде. Мин кешеләрнең кайдан булуын, кем булып эшләвен сорамыйм. Бу ир-ат кем икәнлеген үзе әйтеп бирде. Мәскәүдән Фәннәр академиясеннән икән бу. Теге ачык туберкулезлы малайны дәвалаганымны белгәч, махсус мине тикшереп карау өчен килгән», – ди Рәшит абый. Хәзер Саба табиблары да килгәли икән дәвачы янына.

СӘЛАМӘТ ОРГАННЫ КИСЕП АТКАННАР

Рәшит абый янына нинди генә чир белән килмиләр икән: ашказаны, йөрәк, бавыр авыртулары белән дә, буыннар сызлаудан зарланып та, онкология белән дә.

– Кировтан бер хатын килде. Елый бу. Табиблар үпкәсендә тап бар дип әйткән икән. «Хәзер бу онкологиягә әйләнде инде, бер үпкәңне алырга кирәк», – дигәннәр. Алганнар. Алты айдан соң тагын тикшеренергә барган. Теге тап шул ук урында тора икән. Шуннан бу хатын минем янга килергә булган. Мин моны тикшердем дә: «Яшь чагыңда нинди каты әйбергә егылган идең?» – дип сорадым. Тимераякта йөргәндә егылган булган икән шул. Кеше организмының шундый үзлеге бар: каты итеп бәрелгән җир кара янып чыга, тора-бара эзе бетсә дә, аның суы кала. Ул зыянлы түгел, кеше аның белән үлгәнче йөри ала. Тик хәзерге компьютерлар аны шеш дип күрсәтә һәм табиблар тизрәк ул органны кисеп ташларга тырыша. Ә бер тапкыр пычак астына кергән кеше сәламәт булмый инде ул. Миңа килгән хатынның да үпкәсе сау-сәламәт булган, табиблар теге бәрелгән урыннан калган суны шеш дип аңлап, сәламәт үпкәне кисеп ташлаганнар. Табибларны судка бирергә куштым. 1 млн 800 мең сум компенсация акчасы алды ул хатын табиблардан, – ди Рәшит абый.

Балага уза алмый интеккән парлар да еш килә икән аның янына. Рәшит абый аларга да төрле үләннәр язып бирә. Аның ярдәме белән балага узган хатыннар балаларын алып килеп тә күрсәтә, почта аша фотоларын да җибәреп тора икән – шунысына сөенә Рәшит абый. Тагын бер сөенеп сөйли торган мисалы бар: 17,5 ел аерылышып торган ир белән хатынны кабат кушкан. Гомумән, бик күп гаиләне таркалудан саклап калган инде ул.

«БЕР ЧЕМЕТЕМ ТОЗ БЕЛӘН КЕШЕНЕ ҮТЕРЕП БУЛА»

Бозым чыгартуны сорап та бик күп кеше килә икән. Кешедә бозым бармы-юкмы икәнен Рәшит абый карта ачып белә. Дәвачы әйтүенчә, күпчелек очракта бозымны хатын-кызлар ясый икән. «Бер егет килде миңа. «Нәрсә эчтең?» – дип сорыйм. Аракы, ди. «Шешә төбендә нәрсә бар иде?» – дим. Башына ябышты егет: «Әй Рәшит абый, эчкәндә үк күренде бит: шешә төбендә тырнаклар, чәч бөртекләре бар иде», – ди. Кем эчәргә кушты соң сиңа, дип сүктем инде. Хатын-кызлар күрем белән бозым ясарга да бик оста. Күрем канының бер тамчысы организмына эләгә икән, ир-ат биш-алты елга ул хатынның яныннан да китми, итәгенә ябышып йөри. Гомумән, бозымны бик күп төрле юл белән ясыйлар. Бер чеметем тоз белән хәтта кешене үтерергә дә була», – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Рәшит абый.

Югалган кешеләрне табуда булышуын сорап та күп киләләр икән. Элегрәк көнгә унышар хат ала торган булганнар. Барысы да – югалган кешеләрнең фотолары белән. Татарстан районнарыннан гына түгел, Русия төбәкләреннән, чит илләрдән дә киләләр, ди. «Берничә ел элек Чечнядан бер ир килде. Бер малаен күз алдында үтергәннәр моның, икенче улын таба алмый. Карта ачканнан соң бер чокыр күрдем. Анда берничә мәет, шул исәптән бу абзыйның улы да бар иде. Шунда-шунда барыгыз дип өйрәттем. Югыйсә, Чечняга барып та караганым юк. Күпмедер вакыттан соң рәхмәт әйтергә дип шалтыратты бу кеше. Мин өйрәткән чокырга барганнар. Анда берничә мәетне, шул исәптән бу ирнең улын да күмеп куйган булганнар», – дип искә алды Рәшит абый. Дагыстанда баласы суга төшеп үлгән хатын да килгән аның янына. Коткаручылар баланың гәүдәсен таба алмаган булган, Рәшит абыйның карталары аның кайда икәнлеген «әйтеп биргән».

Бүген дә Рәшит абыйның өеннән кеше өзелми. Берәүне дә кире бормый дәвачы. Үзе әйтмешли, Аллаһтан, өстен көчләрдән бирелгән сәләтен кешеләргә файда китерүгә тотарга тырыша.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Саба – Казан

Безнең гәҗит архивы – 05.09.2017 саныннан

Запись «Кешене ничек дәваларга икәнен яшел җан ияләре өйрәтә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чәч коелудан ничек котылырга? [киңәш]
Чәч коелганда дерматолог, эндокринологка күренергә, гормоннарга анализ бирергә кирәк. Андый вакытта кемгәдер тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчү ярдәм итә.

Шулай ук халык чаралары кулланырга мөмкин.

-2 стакан кайнаган суга (40 градус җылылыктагы) 4 аш кашыгы бал салып болгаталар. Шуны чәчкә, баш тиресенә сөртәләр. Полиэтилен каплап, сөлге урап куялар. 1 сәгатьтән башны юалар. Процедураны көнаралаш кабатлыйлар.

-Башны юган саен чәчне үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) һәм кычыткан төнәтмәсе белән чайкаталар.

-Кастор маен пар ваннасында җылытып, теш щеткасы ярдәмендә баш тиресенә сөртәләр. Аннары башка сөлге урап 5-6 сәгать тоталар. Ахырдан башны шампунь белән юалар. Атнага бер мәртәбә шулай эшләгәндә чәч коелмый башлый.

"Ашыгыч ярдәм" газетасы киңәшләре

Запись Чәч коелудан ничек котылырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Күзгә арпа чыкса нишләргә? [киңәш]
Арпа берничә көн үсә, зурая, ниһаять, тишелеп ага.Дәвалау әллә ни катлаулы түгел. Башта йогышсызландырылган бинтны 3 процентлы бор кислотасына, яки ромашка төнәтмәсенә, һичьюгында чәйгә манып компресс куялар. Аны көнгә 2 тапкыр алыштыралар. Йогышлы авыру икенчесенә дә күчмәсен өчен, таза күзгә көненә 2-3 тапкыр альбуцид тамызырга, күз кабагына мазь сөртергә кирәк.

1 чәй кашыгы пәйгамбәр тырнагы чәчәген 7 стакан кайнар суда төнәтеп, яки 1 чәй кашыгы аш содасын 1 стакан суга болгатып ясаган сыекчага манган марляны күзгә ябып кую да файдалы. Арпаны дәвалау өчен ак чыршы суын һәм маен да файдаланалар. Күз кабакларын кысып япкач, имән бармакка 1 тамчы су яки май алып күз кабагына сөртәләр, күзгә эләкмәскә тиеш.

Арпа белән интегүчеләргә берьюлы 5-6 гөлбадран чәчәген ашап җибәрергә киңәш ителә. Артыннан су эчелә. Көн дәвамында 4-5 тапкыр шулай эшләргә кирәк. Шулай иткәндә бүтән чыкмаячак.

Арпа чыккан күзне бәйләргә ярамый, чөнки бәйләүдән бактерияләрнең күпләп үрчүе, кабактан бөтен күзгә таралуы мөмкин.

Арпаны һичкайчан сытарга ярамый. Моның йогышны ике күзгә дә таратуы ихтимал. Бактериянең күзнең челтәр катлавына керүе дә мөмкин. Ул чакта авыру көчәячәк.

nur.tatar

Запись Күзгә арпа чыкса нишләргә? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бил авыртса нишләргә? [киңәш]
Бил авыруы белән гомерендә һәркем очраша. Авыруның аеруча көчәйгән вакытында урында ятып дәваланалар.

Урын тигез һәм тыгыз матраслы булырга тиеш. Тездән бөкләнгән аяклар астына катлап төрелгән одеял кыстырып чалкан яталар.

Бу арка мускулларын йомшартырга, авыртуны киметергә ярдәм итә.

Әгәр билнең авыртуы җайсыз хәрәкәт аркасында нерв кысылудан килеп чыкса, болай эшләгез: үрелеп турник, юан агач ботагы

һәм башка шундыйрак әйбергә ике кул белән тотынып, кулларда тартылып югары күтәрелегез дә кулларны ычкындырмыйча, гәүдәне йомшартып, кискен генә түбән төшегез. Гәүдәне болай селкетүдән кысылып торган нерв азат булырга мөмкин. Турникта асылынып торган хәлдә гәүдәне җай-гына төрле якка боргалау да бил авыртканда файда бирә.

nur.tatar

Запись Бил авыртса нишләргә? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кан басымы түбән булса нишләргә? [киңәш]
Түбән кан басымыннан, ягъни артерия кан басымы 100/60 миллиметрдан күтәрелмәү белән күбрәк гүзәл затлар җәфа чигә. Ул хатын-кыз линиясе буенча нәселдән нәселгә күчә. Кайбер табиблар моны борчылу, сагышлану аркасында була, ди.

Бу чир кешене тиз йончыта. Гипотониклар иртән урыннан кузгалганда тамчы да хәл булмый, әйтерсең лә төн буе бер вагон йөк бушат­кан, дип зарлана. Өстәвенә, сулыш алу авырлаша, күкрәкне кыса, башы әйләнеп, кеше аңын югалтып егылырга да мөмкин. Гипотоникларда вегетатив үзгәрешләр күзә­телә: аяк табаны, кул учы тирли, тән температурасы 36 градустан да артмый.

Алар физик эшне дә авырлык белән башкара. Спорт ярышларында катнашсалар, азактан йөрәкләре күкрәк читлегеннән чыгардай булып, көчле тибә башлый. Кан басымы түбән булганнар һава торышындагы үзгәрешләрне дә тиз сизүчән.

Олыгая башлагач, гипотония үзеннән-үзе бетәргә мөмкин, чөнки артерия кан басымы еллар узу белән күтәрелә. Тик аңа кадәр озак вакыт әлеге чир белән яшәргә туры килә.

Кан басымын нормада тотар өчен менә нәрсәләр эшләп була:

* Аз-азлап, еш тукланырга. Азык-төлек аксымга бай булсын.

* 8-10 сәгатьтән дә ким йокламаска. Йоклаганда бөтен тән белән бергә баш миенә дә кан килү көчәя. Кинәт кенә урыннан кузгалу хәлне начарайта, баш авырта башлый.

* Берничә минут булса да һавада җәяү йөреп кайту әйбәт. Гимнастика ясау, йөзүнең дә файдасы бар.

* Массаж ясау, контраст душ керү, баштан салкын су кою кан тамырларын ныгыта. Моны мунчада да эшләп була. Иң мөһиме – кайнар ләүкәдә озак утырмаска. Югыйсә, тагын хәл бетәчәк.

* Кытай лимоннигы, элеутерококк, женшень, аралия үсем­лекләреннән әзерләнгән төнәтмәләр кан тамырларын ныгытырга һәм кан басымын җайга салырга ярдәм итә. Алар, көч бирүдән тыш, йокыны рәткә кертә, эшкә сәләтне арттыра. Ләкин боларны эчкәндә дә чаманы онытырга ярамый, артыкка китсә, ярсытачак, йокыны качырачак һәм баш авыртырга тотыначак.

Теләче. ру

Запись Кан басымы түбән булса нишләргә? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Буыннар сызлаганда нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый? [киңәш]
Буыннары авыртканнарга диңгез кәбестәсе, креветка, койка (холодец), алма (кабыгы белән) ашарга киңәш ителә.

В витамины терәк-хәрәкәт системасын ныгыта, әлеге витамин сөт продуктларында, йомырка, балык, бавыр, яшелчәләрдә бар. А витамины фосфор белән кальцийны үзләштерергә булыша. Ул «кызыл» продуктларда күп: болгар борычы, помидор, абрикос, кызыл ит, брокколи, сыр, балык, кишердә. С һәм Е витаминнары организмдагы тернәкләнү процессларын тизләтә, ялкынсынуны бетерә. Организмыгызны әлеге витаминга баету өчен, рационыгызга алма, гөлҗимеш, цитруслылар, чөгендер, брокколи, манго һәм үсемлек мае кертегез.

Остеохондрозны дәвалауда кальций мөһим роль уйный, ул, белгәнегезчә, сөт продуктларында күп. Кальцийны үзләштерү өчен D витамины кирәк. Аны йомырка сарысыннан, сыер маеннан һәм эремчектән эзләгез. Селен зыян күргән тукымаларны яңадан торгызу өчен мөһим. Моның өчен креветка, арыш ипие һәм тәрәч балыгы (треска) ашагыз. Магний нерв системасы өчен җавап бирә, ул терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле. Әлеге микроэлемент карабодайда, фасоль, чикләвек, ачы шоколадта бар. Буыннар сәламәтлеге өчен Омега-3 тә кирәк. Аның өчен әстерхан чикләвеге, арахис, майлы балык, үсемлек маен кулланыгыз.

Нәрсәләр ашарга ярамый?

Беренче чиратта рационнан итнең майлы сортларын, кыздырылган ризыкларны, баллы газлы суларны, туңдырманы алып ыргытыгыз. Составында фосфат булган ризыкларны ашамагыз, фосфат организмда җыелып бара һәм остеопороз китереп чыгара. Мондый продуктларга куертылган сөт (сгущенка), спиртлы эчемлекләр, йомшак сыр (плавленый), краб таякчыклары, чүпрәле ак күмәч, казылык керә. Кузгалак, шпинат, редистан да баш тартыгыз, чөнки аларда буыннар өчен зарарлы булган кузгалак кислотасы бар. Составында пурин булган продуктларны да сак кулланыгыз: каһвә, кара һәм яшел чәй, шоколад, бавыр. Кыздырылган әйбер урынына парда пешкәнен ашагыз, газлы суны сок яки компотка алыштырыгыз, баллы ризыклардан күрәгә, кара җимешкә күчегез. Тозны да чамалап кына ашарга кирәк, чөнки ул организмдагы сыеклыкны тоткарлый.

Сәламәт булыгыз

Запись Буыннар сызлаганда нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салкын тигәндә дәвалану өчен гап-гади чаралар[киңәш]
Көз җиттеме, салкын тиеп авыручылар саны да күбәя. Түбәндәге гади генә итеп әзерләнә торган дәвалану чаралары күпләргә ярдәм итәр.

* Салкын тисә, сарымсакны вак кыргычтан чыгарып 1:1 исәбендә бал белән кушып болгатыгыз. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы катнашманы су белән эчегез.

* 1 аш кашыгы кипкән ромашка үләнен кайнар суда төнәтегез, термоста 30 минут тоткач, сөзегез. Аңа 1 чәй калагы бал өстәп, чәй урынына эчегез.

Сәламәт булыгыз

Запись Салкын тигәндә дәвалану өчен гап-гади чаралар[киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Баш авыртса нишләргә?
Башы авыртмаган кеше юктыр ул. Ә бит моңа игътибар итсәң, ул төрлечә авырта. Кемнеңдер чигәдән кысып ала да тиз генә ычкындырмый, кемнеңдер вакыт-вакыт баш арты ойый. Әйе, авырту төрле һәм үзгәрүчән була. Кайчак ул һич кенә дә тынгылык бирми, гел сулкылдый. Ә кайчакта башны күтәреп тә булмый, күз алмасына кадәр сызлый. Табиб­лар баш авыртуының 300 төрле сәбәбен китерә.

Күп кеше баш авыртуын үзе басарга тырыша, бу уңайдан һәр­кемнең үз алымы бар. Яшьрәкләр табибка барып хәлне аңлатуны кирәк санамый. Әй, арылгандыр, эшнең бетәсе юк, борчу-мәшә­катьләр дә күп булды, ял аз эләгә, ди. Янәсе, шулар башка бәргән. Олырак яшьтәгеләр исә картаю галәмәтедер, яшь вакытта бер дә авыртмый иде, дип уйлап үзен тынычландырмакчы. Сораштырулар күрсәткәнчә, 100 кешенең бары бишесе генә, башы авыртып, дәвалау оешмасына киңәш сорап бара икән.

Авырту сәбәпләре

Күп очракта муен мускулларына төшкән киеренкелек башны авырттыра, мигрень аркасында да булырга мөмкин. Кайбер кеше аз гына авыртуга да түзә алмый, бер-бер артлы дару эчә, тик файдасын гына күрми. Чир әледән-әле әйләнеп кайта.

Йокы туймаганлыктан, стресс кичергәнлектән, остеохондроз булганда, салкын тигәндә, тирән сулыш юллары вируслы чире һәм грипп вакытында да баш авырта. Калий, бакыр, магний, фосфор җитмәү дә башка бәрә.

Кайбер кеше атмосфера ба­сымының тиз үзгәрүен сизә, чөн­ки башы чатнап авырта. Ай тулганда да баш авыртудан зарланучылар бар.

Табибка кайчан барырга?

Әгәр җитди сәбәпләр юк икән, баш дару эчкәч тә төзәлә. Баш авырту белән бергә көндез гел йокы килсә, уй-фикерләр чуалса, хәтер начарланса, тикшеренеп карагыз. Менингит, инсульт, баш мие яман шешеннән сакланыгыз. Айның 15 көне баш авыртып үтә икән, инде ул хроникка әйләнгән дигән сүз. Бу очракта да, тикшеренеп, сәбәбен ачыкларга кирәк.

Шундый вакытлар да була: күптән сыналган ибупрофен ише дарулар да ярдәм итә алмый. Ә кайчакта чирдән арыну өчен утырып тынычлану яки урамда, саф һавада 10-15 минут йөреп керү дә җитә. Баш авыртуы юып алгандай юкка чыга. Тынычландыргыч массаж ясатуның, җылы сулы (кайнар түгел) ванна кабул итүнең, йоклап алуның да файдасы бар. Ромашка, сукыр кычыткан, валериан тамыры төнәтмәсе дә булыша. Вакыт-вакыт чәчне тарап кую да башны “ача”, чөнки кан әйләнеше яхшыра, мускуллар киеренке­лек­тән котыла. Шуңа күрә кесәдә тешле тарак йөртегез.

Организмга ярамаган берәр төрле азык та башны авырттыра ала. Әйтик, шоколадтагы, каты сырдагы, каймактагы, тозлы, ысланган балыктагы, сырадагы тирамин матдәсе шундыйлардан. Ит-казылык ризыкларындагы, чипсыдагы, корея салатларындагы нитрат һәм натрий глютаматы да канга начар тәэсир итә. Ә кан басымы түбән булганда, кофеинлы эчемлек эчеп куйсаң, баш авыртуы, киресенчә, басыла.

Режим саклагыз!

Күп кеше яши-яши үзенә-үзе диагноз куярга өйрәнә. Шул ук вакытта баш авыртуының сәбәпләрен дә чамалый һәм аннан нәрсә эчәргә кирәген дә белә. Ә табиблар диагноз куеп, дарулар билгеләгәч, гадәттә, мондыйрак киңәш бирә:

– Бер үк вакытта йокларга ятар­га.

– Атнаның өч көнендә булса да утызар минут физик эш башкарырга.

– Кәефне күтәрә торган музыка тыңларга.

– Кызыклы китап укырга.

– Яхшы әйберләр турында уйларга.

– Ашау-эчүдә режим сакларга. Иртәнге ашны калдырырга ярамый. Көнгә 1,5-2 литр су эчәргә. Ач тору да башны авырттыра. Баш авыртуга китерүче азык-төлектән, шәрабтан бөтенләй баш тартыгыз.

– Берәрсе, уф, тагын баш авыртырга тотынды инде дип әйтә икән, ул тирәдән китәргә тырышыгыз. Баш авыртуга зарлану да сәбәпче булырга мөмкин. Үзегез дә зарланмагыз!

Фәния Арсланова Ватаным Татарстан

Запись Баш авыртса нишләргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..