Архивы Евгения Медведева - Tatar Today - татар яңалыклары.

Алинә Заһитовадан моны беркем дә көтмәде. Бу сынауны ул ничек узар?
Алинә Заһитова Россия чемпионатында бишенче урынны алды. Саранскида узган ярышта күпләр төп көндәшлек аның белән Евгения Медведева арасында булыр дип көткән иде. Алар исә беренче өчлеккә дә керә алмады. Медальләрне әле 15 яше дә тулмаган кызлар эләктерде. Дөрес, Европа чемпионатына барыбер Алинә барачак.

Россия чемпионатының кыска программасында җомга көнне Заһитова беренче урынны алды. Медведева исә 14 нче булды. Инде бер ел дәвам иткән көндәшлек әнә шул урында тәмамланды. Ләкин Алинәгә бу гына ярдәм итмәде. Башта ул күнегүләр вакытында аягын авырттырды. Ирекле программага чыккач исә ике мәртәбә егылырга мәҗбүр булды. Заһитовага җылы сүзләрен хәтта Татьяна Тарасова да кызганмады. “Ял күргәннәре юк бит аларның. Кайтып җитүләре була, бозга чыгалар. Алар бит машина түгел, ә тере кешеләр”, – диде ул туры трансляция барышында.

Медальләрне исә Алинә бе­лән бергә Этери Тутберидзе җи­тәк­че­легендә шөгыльләнүче Анна Щербакова, Александра Трусова һәм Алёна Косторная эләк­терде. Бер сикерүдә дүрт тапкыр бөтерелүче бу кызларны узу өчен бер мәртәбә дә ялгышырга ярамый. Алинә дә, Евгения дә моны башкара алмады. Хәер, Россия чемпионатының яшь кызларның җиңүе белән тәмам­ланасын фаразлаучылар булмады түгел анысы. Әмма төп игътибар Заһитова белән Медведевада булды. Алар­ның Олимпия Уеннарыннан соң бер ярышта да чыгыш ясаганы юк иде әле. Инде хәзер игътибарны башкалар таләп итә. Яшь­рәк­ләр­дән калышмас өчен Алинә белән Евгениянең үзләренә тырышырга туры киләчәк. Аларның тагын ярты ел вакыты калды. Аннары телгә алынган өчлек халыкара ярышларда зурлар арасында чыгыш ясый алачак. Хатын-кызлар ярышына балаларны кертергә ярамый дип тавыш чыгаручылар булса да, берни дә үзгәртеп булмый – балалар остарак сикерә.

Алинәне исә тагын бер сынау көтә. Моңарчы тренеры Этери Тутберидзе төп көчен аңа бирде. Ә хәзер кечерәк кызлар да үсеп җитте. Алар да медальләр китерә. Медведева Тутберидзедан әнә шул игътибар җитмәү аркасында китеп барды. Алинә бу сынауны ничек узар?

Ничек кенә булмасын, Европа чемпионатына Алинә Заһитова барачак. Медаль алган кызларның исә әлегә яше җитми. Медведева – запас спортчылар исемлегендә. Гыйнвар ахырында Минскида узасы ярышта Татарстаннан Евгения Тарасова белән Владимир Морозов (Мәскәү) та чыгыш ясаячак. Алар Саранскида спорт парлары ярышында җиңү яулады.

(Илнар Хөснуллин/“Ватаным Татарстан”, /№ 187, 25.12.2018/)

Фото: РИА Новости

Запись Алинә Заһитовадан моны беркем дә көтмәде. Бу сынауны ул ничек узар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гауганы туктатуны сорап Алинә Заһитовага ачык хат язалар
Фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының Мәскәүдә узган этабында җиңү яулаган Алинә Заһитова әнә шулай ди. Ничек кенә булмасын, 16 яшьлек татар кызы янә рекорд куйды. Декабрь аенда спортчы әлеге турнирның финалында чыгыш ясаячак. Узган елгысында җиңү яулап, ул бар дөньяга танылган иде.

Пхенчханда алтын яулаганнан соң Алинәнең Рос­сиядә узган ярышларда чыгыш ясаганы юк иде әле. Гран-при ярышларының Хельсинкида узган этабын откан Заһитова Мәскәүдә дә җиңүгә төп дәгъвачы булып саналды. Кыска программада ул 80,78 балл белән дөнья рекордын яңартты. Аңа кадәр иң яхшысы булып саналган күрсәткеч тә Алинәнеке иде. Билгеле булганча, быел җәй фигуралы шууда хөкемдар­лар бәяне башкачарак бирә һәм элеккеге рекордлар тарихта калды. Яңа тарихны исә Заһитова яза. Дөрес, спортчы бу күрсәткечләргә әллә ни игътибар бирми икән. “Минем өчен саннар һәм урын­нарның бернинди әһәмияте дә юк. Иң мөһиме – чиста итеп, күңел биреп чыгыш ясау һәм кулдан килгәннең барысын да күрсәтү. Тренерлар һәм тамашачы канәгать булсын. Үз эшемнән тәм табасым килә”, – ди Алинә.

Ярышның икенче өлеше булган ирекле программада Алинә ялгышырга мәҗбүр булды. Әмма барыбер беренче урынны алды. “Дул­кын­лан­­дым. Ни дисәң дә, зур җа­вап­лылык бу. Ә менә тамаша­чыларның ярдәмен тойгач, аларның да гүя минем белән бергә чыгыш ясаганын сиздем. Хатамны исә башка элементлар белән акларга тырыштым”, – диде Алинә. Әле­ге җиңү Заһитовага Гран-при ярышының декабрь аенда Канадада узасы финалында чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Анда ул үзенең төп көндәше дип саналган Евгения Медведева белән очрашыр дип көтелә.

Медведева димәктән, сер түгел, татар кызының уңыш­ларына чыдый алмаучылар да җитәрлек. Дөрес, Заһи­товага карата битараф тү­геллеген яшерә алмаган танылган тренер Татьяна Тарасова хәзер Алинәне мактап туя алмый. Әмма изге урын буш тормый. Бу юлы Максим Траньков атлы белгеч игътибарны җәлеп итте. Әллә белеп, әллә аңламыйча, ул янә Пхенчхан Олимпиадасын искә алды һәм спорт­чылар­ның Евгения Медведева өчен җан атуын әйтте. Җанатар­лар исә бу сүзләргә җа­вап­сыз калмады һәм алар арасында янә тавыш чыкты. Кайчак футбол фанатларыннан да арттырып җибәрәләр. Әнә шул гауганы туктатуны сорап хәтта Алинәгә ачык хат та язганнар. “Сезне яратучыларны социаль челтәрләрдәге пычраклыктан арынырга чакырыгыз. Интернет-сугышны туктатыгыз”, – дип языла анда. Әйтерсең, бу шау-шуны 16 яшьлек кыз башлап җибәрде. Заһитова болардан өстен калырга тырыша. “Миңа ярдәм иткән җанатарларга, тренерларга бик зур рәхмәт, – диде татар кызы. – Максим Траньковка аерым рәхмәт. Аның белән араларыбыз бик яхшы. Ул миңа гел ярдәм итә”.

Тамашачысы Алинәне уенчыкларга күмә, өйлә­рен­дә хәтта ул бүләкләрне куярга урын да калмаган инде. Бу җиңүләргә ирешүнең ничек авыр икәнен исә спортчы үзе һәм якыннары гына белә. “Алинә үсә, шуңа күрә барысы да бик авыр бирелә. Кат­лау­лы юл узарга туры килә. Ул барысын да эшли, әмма кайчак бер урында торган кебек. Бөтен көчен куеп алга ыргылган кебек, шул ук вакытта бер сантиметр да китә алмый, – ди Заһитованың остазы. – Спортчыларны интернеттан саклап булмый. Барысын да укыйлар, аннары күңелләре төшә. Кайберләре бик якын кабул итәләр. Яңа сезон башланганда Мәскәүдәге чыгышларыннан соң әйтелгән сүз­ләрдән Алинәнең хәтта елаганы да булды. Аны яратучылар да, шул ук вакытта яратмаучылар да бар”. Узган җәйдә 16 яшьлек кызның бүл­мәсенә бикләнеп, күнегүләр­дән баш тарткан чаклары да, тимер­аяк кигән килеш чыгып йө­гер­гән вакытлары да булган.

Олимпия Уеннарыннан соң Алинәгә катлаулы килә­чәк юраучылар булды. Миланда узган дөнья чемпионатында ул медальсез калгач, андыйлар тагын да артты. Көзге ярышларда исә ул бозга озакка чыкканын дәлилли. “Фигуралы шууны яратам. Бу миңа илһам бирә. Кайчак бер­нәрсә дә эшләргә те­лә­мәгән көннәрем була. Андый вакытта тренерлар һәм әти-әнием ярдәм итә”, – ди ул. Халык каршына узган ел беркем диярлек белмәгән кеч­кенә кыз түгел, бар дөньяның игътибарын җәлеп итә алган чибәр туташ чыга. Аннан нин­дидер яңалык көтәләр. Ул исә өметләрне акларга тырыша.

(Илнар ХӨСНУЛЛИН, “Ватаным Татарстан”, /№ 167, 20.11.2018/)

Запись Гауганы туктатуны сорап Алинә Заһитовага ачык хат язалар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..