Архивы ерткыч - Tatar Today - татар яңалыклары.

Халык чаң суга: Татарстанда билгесез җанвар сарыкларны ботарлый
Менделеевск районы Бизәкә авылында бер фермер хуҗалыгындагы 26 сарыкны ниндидер билгесез хайван ботарлап аткан. Хуҗа кеше, малларына бүреләр ташланган, ди. Ләкин авыл, район җирлегендә әлеге ерткычларны инде күптән күргәннәре юк икән, дип яза ШК.

Рәис Гыйльфанов сүзләренчә, ерткыч бер төн эчендә аңа 300 мең сумлык зыян салган. Хуҗа иминиятләштерү оешмасы аңа тулы сумманы кайтарыр дип шикләнә.

– 2014 елда 12 сарыктан башланган эш иде бу. Тора-бара сарык башы 64кә җитте. Шөкер, тиз үрчи алар. Сарыкларны күп­ләп асрау өчен авыл читендәге ташландык җирне сатып алдык, – дип сөйләгән sntat.ru сайты хәбәрчесенә хуҗа.

Авыл советы рәисе Илмир Кашафутдинов сүзләренчә, авыл тирәсендә бүреләр күптәннән йөрми икән инде. Ул гаепне кыр­гый этләрдән күрә. Хуҗалары ташлап калдырган этләр, кыргыйланып, шулай көтүлекләргә ташлана башлаган икән. Ә закон буенча, хәзер аларны атарга ярамый. Шуңа да этләр күпләп үрчи, ди.

Сукбай этләрнең моңарчы да сарыкларга бәйләнгәне булган. Рәис Гыйльфанов күз алдында ук малларына этләр ташланган.

– Ачлыктан башлары киткән этләр сарыкларның аякларын теш­ли, эчләрен актарырга керешкән иде. Алардан котылу өчен, территорияне рәшәткә белән уратып алдык, – ди хуҗа.

Хәзерге вакытта җирле муниципалитет полиция хезмәткәрләре һәм мал табиблары тикшерү эше алып бара.

Фото: пиксабай

Запись Халык чаң суга: Татарстанда билгесез җанвар сарыкларны ботарлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..