Архивы Зәринә Вилданова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Айгөл Бариева, Айгөл Хәйри, Зәринә Вилданова – “АйЗарАй” триосы Париждан соң үсеп китә алырмы? [видео]
Талантлы җырчылар Айгөл Бариева, Айгөл Хәйри, Зарина Вилданова Парижга барып яңа триога нигез салып кайткан. Чит илдә татар җырын яңгыраткан кызлар төркемгә “АйЗарАй” дигән исем дә кушкан.

“Парижда узган Сабан туена бик күп артистлар – ярты Татарстан барды. Чит ил халкына Казаныбызны таныттык, милли бәйрәмебезне күрсәттек. Республикам, шәһәрем, халкым белән горурланып, күземә яшьләр килде хәтта. Ә трио чыгышын без махсус Париж Сабан туе өчен Казанда әзерләп алып бардык. “Сөлге чиктем”, “Җидегән чишмә” җырларын “Казан”, “Шарм”, “Татарстан” бию ансамбльләре белән бергә әзерләдек. Минемчә, бик матур килеп чыкты. Парижда узган Сабан туеннан зур канәгатьләнү хисләре белән кайттым. Бәлки киләчәктә бу трионы Казанда да күреп булыр”, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева.

Айгөлгә бер-бер артлы ике Сабан туенда катнашырга туры килгән. Җырчы Канаданың Монреаль шәһәрендә узган милли бәйрәм турында да искә алды. “Сабан туен җирле татарлар үз көчләре белән оештырган, шуңа күрә аның масштабы кечерәк булды. Бәйрәм узган паркта атна саен бик күп кеше җыела икән. Кытайлар һәм башкалар – аерым бер почмакта җыелып, ашап-эчеп күңел ачып утыра. Без дә бер почмакта Сабан туе үткәрдек. Анда көчле музыка яңгыратырга ярамый икән, шуңа күрә без җырлый башлагач, полиция хезмәткәрләре килеп, бер-ике тапкыр кисәтү ясады. Янәсе башкаларга комачаулыйбыз.

Австралиядә узган Сабан туенда да катнашырга туры килде. Ләкин Австралия татарлары Канада татарларыннан аерыла. Финляндия, Кытай, Австралиягә милләттәшләребез сугыш вакытында ук күчкән. Биредә аларның династияләре бар. Ә Канадада төрле төбәкләрдән күчкән эмигрантлар яши. Бу – Уфа, Оренбург, Түбән Новгород, Казан, Чаллы, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән күченеп килгән татарлар. Барысы да туган ягын сагынып яшәвен әйтте. Шуны да әйтергә кирәк, Сабан туенда Уфадан килгән биюче кыз бар иде. Ул бөтен кызларны җыеп бию ансамбле оештырды. Алар үзләре костюмнар тегеп, бию тәкъдим иттеләр. Бу күренеш мине бик сокландырды”, – диде Айгөл Бариева.

Эльвира ШАКИРОВА

Запись Айгөл Бариева, Айгөл Хәйри, Зәринә Вилданова – “АйЗарАй” триосы Париждан соң үсеп китә алырмы? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Халык җырларын башкаручы, “Үзгәреш җиле”ндә катнашкан Зәринә Вилданованы әбиләр нигә сүгә? [видео]
31 май Казанда “Татар утары” комплексында автор-башкаручы Зәринә Вилданованың The CheekLaWeek (“Чикләвек”) төркемен тәкъдим итү тамашасы узды. Ишек алдында үткән концертта Зәринәнең туган көнен дә билгеләп үттеләр. Тамаша алдыннан Азатлык хәбәрчесе аның белән аралашып алды. //Азатлык радиосы//

– Зәринә, синең репертуарыңда башлыча татар халык җырлары, әмма алар үзгә стиль белән башкарыла. Барысы да җанлы. Андый җырлауны бездә альтернатив саныйлар. Ни өчен халык җырларын альтернатив белән кушарга булдыгыз?

– Татар халык җырларына бүгенге эстрадага альтернатива буларак карарга кирәктер. Без татар халык җырларын бераз башка форматта тәкъдим итәбез. Халык җырларын заманчарак, яшьләргә якынрак итеп яңгыратырга телибез. Һәрвакыт әйтеп киләм: татар җырларын татарлар гына түгел, руслар, башка милләт вәкилләре дә тыңлый. Татар җырларын без башкарган форматта алар яратып кабул итә. Киресенчә, татар телле тыңлаучыга безнең яңгыраш сәеррәк булып тоела әле. Кайбер җырларның бирелеше аларга ошый, кайберләре күңелләренә ятмый. Ә менә татар булмаганнар бик тиз отып ала, “татар җырының болай яңгырый алуын белмәгән дә идек”, диләр.

– Нигә татарлар авыррак кабул итә, бу милләтнең консерватив булуына бәйлеме?

– Халык җырлары бик күптәннән үзенең яңгырашын үзгәртмәгән, гасырлар буе сакланган һәм татарларның күпчелеге аларны нәкъ шул яңгырашта ишеткән һәм тыңлаган, күңел түрендә саклаган. Бу яңгыраш татарның канына сеңгән. Шуңа татар тыңлаучысы, аларның әниләре, әбиләре җырлаганча ишетүне көтәләрдер. Шулай да, мин репертуарымны туплый башлаганда иң беренче итеп әбиемнең яраткан ике җырын үзгәрттем. Вокал, аранжировкасы башкача булды. Җыр үзгә, кызыклы яңгыраш алды. Бу рәвешле җырны эшкәртү татар халкын артык үпкәләтәдер дип уйламыйм. Мин үзем дә бит татар мәдәниятенең бер вәкиле. Бу җырлар үземә якын һәм кадерле.

– Әбиең яратканнары – нинди җырлар иде?

– “Олы юлның тузаны”, “Зәңгәр күлмәк”, керәшен татарлары җыры “Урманнарга керсәм”. Әбием бу җырларны башкарганымны ишетеп өлгермәде, ул инде вафат. Икенче әбием “ошады” дип ачыктан-ачык әйтмәсә дә, тыңлаганда истәлекләргә чума, елый башлый. Күңеленә барып тигәнен аңлыйм. Олы яшьтәге туганнарым исә “Нигә болай үзгәрттең?” дип сорыйлар. Мин аларга аңлатырга тырышам, тыңлаганнан соң алар күпчелек очракта яңа форматның чыннан да кызык булуын таныйлар. Яраталар.

Зәринә Вилданова һәм “Чикләвек” төркеме башкаруында “Уф, йөрәгем” җыры:​

– Алар әбиләр җырлаган белән чагыштырамы, әллә хәзерге эстрада беләнме? Чөнки эстрада белән чагыштырганда синекеләр күпкә отышлырак, сыйфатлырак яңгырый кебек.

– Алар әбиләренең җырлаганы белән чагыштыра. Халык җырларын үзгәртергә ярамый, изге бер әйбер итеп кабул ителә. Башкача кабул итү аларга авыр. Бу татарларга кагыла. Ә менә татар җырларын бер дә ишетмәгән кешеләр өчен мондый проблем юк.

Татар җырларын таратырга кирәк, һәм ничектер моны заманча караш аша җиткерәсе иде. Бу максатны үземә ничек һәм ни өчен куйганмындыр, хәзер төгәл әйтә дә алмыйм. Бөтен кешегә дә ошап бетеп булмый, бу аңлашыла, ләкин еш кына мин социаль челтәрләрдә иҗатыма карата уңай бәяләмәгә тап булам. Бер егет әнисе үлгәннән соң минем башкаруымдагы бер җырны очратканын язды һәм бу җыр өчен миңа кайнар рәхмәтләрен белдерде. Әлбәттә, мондый хатлар, фикерләрне уку күңелле, хезмәтем юкка түгеллеген аңлыйсың.

“Чикләвек” коллективы белән башкарыла торган җырлар бераз җиңелрәк итеп иҗат ителгән, шаяннар.

– Син Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә тугансың. Бәләкәй чагыңда әти-әниең Казанга күченеп кайткан. Сәбәпләре нинди?

– Тумышым белән Башкортстаннан, Казанга миңа 9 яшь булган вакытта кайттык. Әтием һөнәре белән урманчы, аны Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгына эшкә чакырдылар. Әммә ул эшне яратмады, бизнеска чумды. Ә менә Казанны яратты. Без дә туган җирдә кебек яши башладык, тамыр җәйдек. Әбием дә Башкортстан белән Татарстан арасын таптый, әле монда, әле күрше республикада.

– Казанда татар булып яшәү, иҗат итүнең уңай һәм тискәре яклары нинди?

– Миңа Казанда бик ошый. Белем алу сәбәпле айлар буена Мәскәүдә яшәргә туры килә. Анда ГИТИСны тәмамлыйм. Озакламый дипломлы эстрада артисты булачакмын. Тормышымны җыр, сәхнә белән бәйләргә телим. Менә анда татарлык җитмәве бик сизелә. Үз халкым юк, Татарстандагы кебек мәчетләр адым саен очрап тормый. Казанга туган телемне сагынып кайтам. Соңгы елларда татарлыкка караш та уңай якка үзгәрде дип саныйм. Республика җитәкчелеге татар мәдәнияте тармагында үзгәрешләр кирәк булуын аңлый башлады.

Бер генә мисал – “Үзгәреш җиле” эстрада фестивале. Мин катнаштым, аңлау бар. Үзем турында әйтә алам: канатланып эшлим! Бу концерттан соң Мәскәүдә Вадим Эйленкриг концертларында катнаштым, татарча җырладым. Татар җыры бөтенләй яңа аудитория алдында яңгырады. Беренче проект уңышлы килеп чыкты дип саныйм. Әлбәттә, тәнкыйть тә күп булды. Һәрвакыт каядыр үсәргә, үзгәрергә урын бар. Икенче проект буенча әлегә ачыклык юк, язмышы билгеле түгел.

– Зәринә, син бит классик фестивальләрдә, концертларда да катнашасың. Кайсысы якынрак, менә шундый кечкенә яшьләрчә концертлармы, әллә зур тамашалармы?

– Рәсми концертларда да мин татар җырларын үзгәртелгән итеп, үзем күргән, тойган бизәлештә башкарам. Бу – минем стиль, аннан тайпылмаска тырышам. Мин күбрәк эстрада-джаз җырчысы. Тыңлаучыга ошыймы дигәннән, оештыручылар чакыра, бу – иң мөһиме. Ә тыңлаучылар да, зәвыклары да төрле. Татар халкы көчле бит ул, үзенең мәдәниятен, җыр сәнгатен саклый, үзгәрешләргә саграк, шикләнебрәк карый. Әмма бер урында таптанырга теләмим. Классик башкаручыларны да үстерергә кирәк. Шул ук вакытта татар җырларына яңа сулыш өреп, баетырга да кирәк дип саныйм. Безнең төп аудитория – яшьләр.

Белешмә. Зәринә Вильданова 1993 елның 31 маенда Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә туган. Татар халык җырларын World music (этник музыка) рәвешендә башкара. Ул татар музыкасын гомуми дөнья мәдәнияте кысаларына кертергә тырыша. Репертуарында үзе язган җырлар да бар. Зәринә Казан дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта ГИТИСның эстрада факультетында Русия халык артисткасы Надежда Бабкина остаханәсендә һәм Казан музыка көллиятенең эстрада-джаз бүлегендә белем ала. Күпсанлы фестиваль һәм конкурсларда катнашкан.

Запись Халык җырларын башкаручы, “Үзгәреш җиле”ндә катнашкан Зәринә Вилданованы әбиләр нигә сүгә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..