Архивы Илназ Кадыйров - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Шаян ТВ”га караш: “Миңа барыбер булса, җаным әрнемәс иде!”
// Tatar today //

Чәчһәвәс – стилист  Илназ Кадыйров инстаграм битендә үзенең “Шаян ТВ” балалар каналына карата җитди фикерләрен язып калдыра. Күпләр Илназны “ТНВ” каналында чыгучы “Мин” тапшыруы аша танып беләләрдер.

«Үпкәләштән түгел! Тәнкыйтсез үсеш юк! Миңа барыбер булса, җаным әрнемәс иде! “Шаян” балалар каналына карата фикеремне инде күптән ак кәгазьга язасым килеп йөри. Чөнки бик зур өметләр баглап көттек бит. Аннан, искиткеч кызыклы, төрле төсләргә, мультфильмнарга, тапшыруларга бай канал булачак, дип вәгъдә дә биргәннәр иде. Әмма татар эшләгән эш, шул үзешчәннәр иҗатыннан әллә ни ерак китми икән инде ул. Аннан, барысын бер казанга салып болгату да, безнең яраткан шөгылебез. Ярар, баштарак хәлләр тагы да хөрти иде. Тәнкыйтьли торгач, алга таба кыймылдау барлыкка килә башлады кебек. Алайса, бер каналда 2 яшьлек бала белән 15 яшьлек яшүсмер ничек яши алсын ди? Һәркемнең үз кызыксынуы бит. Алай гына да түгел, бүген олысына да, кечесенә дә хәзер, шушы мизгелдә булсын. Берәү дә көтәргә теләми. Ике- өч сәгатьтән күрсәтеләчәк мультфильм яки тапшыру бу көннең таләпчән тамашачыларын канәгәтьләндерми. Шуңа, канал 1 яшьтән алып 6-7 яшькәчә булган сабыйларга яки инде яшүсмерләрне күздә тотып хезмәт итәргә тиеш. Бу кагыйдәләргә буйсынмасак, карау өчен башка урыс телле каналлар бар. Әлеге кимчелекләрне баш мөхәрриргә дә, социаль челтәрләрдә дә әйткәләдем. Бәлки файдасы да булгандыр? Мультфильмнарның саны чыннан да артты. Ләкин файдалы тапшырулар юк диярлек. Тавышландыруга, тәрҗемәләргә каршы сүз әйтәсем килми. Тырышлык күренә, ишетелә. Әмма, мульт персонажларын берүк кешеләрнең сөйләштерүе күңелне кыра. Яңалык, үсеш юк кебек. Әйтерсең лә, бу канал ниндидер бер гаиләнең бизнесы. Анда башкаларны кертмиләр. Чөнки, калын диварлы тар бүлмә эчтән йөз йозак белән бикләнгән. Мин менә шундый күренешләрне күзәтәм. Әгәр дә балаларыбызны татар телле шәхесләр итеп күрәсебез, тәрбиялисебез килә икән, әлбәттә, безгә киңрәк фикер йөртергә кирәк. Җимереп атыгыз ул тар бүлмәгезне. Дөнья киңлегендә балкырлык зур бина кирәк. Тәрәзәләрегез зур, бүлмә эче якты, төрле төсләргә манылган, хуш исле, ишекләрегез һәркемгә ачык булсын. Төрле яңалыкларны үз яныгызга алып иҗат итегез. Балалар бүген яратып караган мультфильмнарны, тапшыруларны тәрҗемә кылып күрсәтегез. Сезне бер, ике бала гына түгел, ә бөтен дөнья сабыйлары тамаша кыла дип уйлагыз,» – дип яза Илназ.

Шулай ук “Татармультфильм” студиясе төшергән мультфильмнарның сыйфатсыз булуы да күңеленә борчу сала аның. Татарча мультфильмнарны һәркем һәркайдан эзләп табырлык булуына, интернетта аларның киңрәк таралыш алуына игътибар итәргә куша ул һәм “Шаян ТВ” каналына халкыбызга бер үрнәк чыганагы булып, менә дигән татар уллары, кызлары тәрбияләргә язсын, дигән теләктә кала.

Фото ivona.bigmir.net сайтыннан, мәгълүмат Илназ Кадыйровның инстаграм битеннән

Запись “Шаян ТВ”га караш: “Миңа барыбер булса, җаным әрнемәс иде!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Анадан-тума чишендем” – ТНВда Гөлназ Сәфәрова белән эшләүче Илназ Кадыйров татар теленә кагылышлы постының дәвамын яза
Гөлназ Сәфәрова белән чыгып килүче ТНВ каналында “Мин” телетапшыруының чәчтарашы Илназ Кадыйров Казанда 3 яшьлек улын татар бакчасына бирә алмавына борчылып зур гына пост язган иде. Шушы көннәрдә бу четерекле теманың дәвамы калкып чыкты. “Чын татар кешесе ничек тибелгән дә, хур булып кимсетелгән дә” дип җаны әрнегән Илназ тагын бер гыйбрәтле вакыйганы җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарды. Әлеге язманы да сезнең игътибарыгызга үзгәртмичә бирәбез:

Гыйбрәт өчен язам, гайбәт булмасын. Беркөн клиентканың өенә барып чәчен буяп кайттым. Гел үзенә чакырырга ярата. Бер кайда да эшләми. Әмма, салонга йөрергә вакыты юк. Ул үзе исләрең китәрлек кеше. Безнең кеше түгел дисәм, дөреслеккә туры килеп бетмәс. Чөнки әтисе борынгы заманда татар булган. Бүген исә эреп юкка чыккан. Бу гаиләдә калсам исән-имин яшәүләре тәтемәс, диеп тиз генә сыпыртканмы? Анысын белмим!

Менә клиенткама килгәндә, эче киткәнче эчә, фатирының бәдрәфендә тарта. Подъездга чыгып тартмагач шәп инде. Өендәге тәртипсезлектән күңел тулып хәзер ташып өскә калкып чыгардай була. Монда мәчеләргә хөрмәт зурдан. Кем генә түр бүлмәгә икешәр мәче бәдрәфе урнаштыра икән? Кем генә мәчеләрнең зур йомышлары хуш исенә изерәп ял итә икән? Ишеткән дә, күргән дә юк. Шәхси машина йөртүчесенә бирә, массажистына бирә. Ире еш кына командировкаларга йөри. Нәкъ, мәзәктәге кебек инде бу. Өч ир-ат белән беръюлы кочаклашып йоклыйсым килә, диеп, миңа да тәкъдим ясап карады.

Иренә 50 яшь, ә үзенә 36 яшь. Ире бик акыллы, сабыр кеше. Шул олылыгы белән генә түзәдер, мөгаен. Юкса, чыдар идеме? Хатыны бик тиз кабынып китүчән, сугышырга да күп сорамый, базар хатыннарыннан да шәп ызгыша, тәмәке тартканга күрәсең, тавышы дорфа, карлыккан. Беркайда да эшләми дигән идем. Әйе, эшләсә я аны үтерерләр иде, я ул кемнедер юкка чыгарыр иде.

Бер яхшы ягы бар: бомба кебек шартласа да, күңеле нечкә, ачу сакламый, башкаларны культуралы яшәргә өнди. Колагына, син акылларың китәрлек чибәр, диеп токмачлар элсәң, алдыңа сикереп менеп башка төшмәскә дә мөмкин. Бу очракта мактау сүзләрен үлчәп кенә эләргә туры килә. Менә шуңа да дус инде мин аның белән. Начар күңеллеләргә, әлбәттә юл ябык.

Быел кызы беренче сыйныфка керде. Ата-аналар комитетына билгеләгәннәр үзен. Әллә ниләр уйлап табып барысының да башларын катыра икән. Инде ызгышырга да, тавыш куптарырга өлгергән. Мин чәч буяган арада, ватсаптагы аудиохәбәрләрне тыңлый, җавап бирә. Әйтерсең лә, бер сыйныфка барлык дорфа гыйбадлар да җыелган. Әле өрәләр, әле уҗым бозавы сыман мөгериләр. Ниндидер акыллары өлгермәгән урам балалары. Шулар белән дуслаштым, хәтта, ресторанга барып эчтек, диде. Ярый әле, мин әйтәм, безнең мәктәптә андыйлар юк.

“Татар теле белән хәлләр килеп чыккач, миңа ул кирәкми, укыдым, әмма кирәге чыкмады. Әнә Мәскәүдән прокурорлар килде, тәртип салсыннар”, диде. Әзерлек курсларында кызына татар телен укытканнар. Барыбер баш тартачакмын, диде. Һәм бүген ишетәм, кызы әлегә кадәр татар телен укый. Үзе тели, ди. Күрәсең, укытучылары шәп. Әле татар теленнән репетитор да таптым, югары сыйныфларда аңламый аңгыраеп утырмасын, ди. Шул сүзләреннән эредем дә киттем. Шулай да, өйгә кайтуга анадан-тума чишенеп ташладым да, киемнәремне кер машинасына ыргыттым. Борыным түзмәде.

Фото: инстаграм

Запись “Анадан-тума чишендем” – ТНВда Гөлназ Сәфәрова белән эшләүче Илназ Кадыйров татар теленә кагылышлы постының дәвамын яза впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..