Архивы Илнат Фәрхуллин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кайсы артист нинди төстәге трусик кия, кем күпме акча эшли – Олесядан сораштыру
Блогер Олеся Лесная артистлар белән “Коллегаларыңа сорау” дигән сораштыру уздырган. Берәр артист сорау әйтә, Олеся шуны беренче очраган артистына бирә.

Беренче сорауны Ришат Фазлыйәхмәтов биргән. “Нинди төстәге трусик киеп чыктыгыз?”

Бу сорау Илнат Фәрхуллинга туры килгән. Ул бу сорауның авторын чамалаган. “Фазлыйәхмәттән андый әйберне булыр!” ди ул.

Оранжевый… Тулы төс түгел ул. Әйтүе кыен.

Илнатның соравы: “Халык ничек кабул итте икән, халыкны күтәреп алып булды микән?”

Илнатның бу соравына Рөстәм Асадуллин җавап бирә.

Бик яхшы, бик шәп каршы алды. Халык һаман шалтырата, – ди дә Рөстәм Асадуллин, шалтыраткан булып кылана: “Әй, халык! Бик хөрмәт итеп җырлашып йөрим”.

Рөстәм Асадуллин соравы: “Бер концертка күпме аласың?”

Бу Гөлназ Асаевага туры килгән:

Чынлап артист бирдеме моны? – дип гаҗәпләнә ул. – Ул артист белергә тиеш бит, төрле җирдә төрлечә.  Бу сезонда иң күбе 160 мең.

Гөлназ Асаева соравы: “Нәрсә дип җәй уртасында концерт куярга булдыгыз?”

Бу сорауга Ринат Рахматуллин җавап бирә:

Җәй уртасында, бер кеше куймаганда Рахматуллин гына куя! Мин көтелмәгәнчә эшлим.

Бөтен кеше ял итә, бәрәңгедә, – ди Олеся.

Килгән кеше килә инде ул! – ди Рахматуллин.

Аның киләсе артистка соравы: “Нәрсә кеше җырларын урлап җырлыйсың?”

Бу сорауга Илназ Гарипов җавап бирә:

Минем гомердә бер генә җырны урлап җырлаган булды. Федор Марунның “Не спеши” дигән җырын “Ашыкма” дип җырлыйм.

Илназ Гариповтан сорау: “Топ артистлардан көнләшүләрен ничек яшерәләр?”

Бу сорауга Гөлназ Сәфәрова җавап бирә.

Мин көнләшмим. Валлаһи, ант итеп әйтәм.

Аның соравы: “Ул үзен башкалардан өстен дип саныймы?”

Илназ Минвәлиев җавап бирә:

–  Юк, санамыйм. Мин үземчә генә Илназ Минвәлиев булдым дип саныйм.

ЧЫГАНАК - Олеся Лесная блогы
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Кайсы артист нинди төстәге трусик кия, кем күпме акча эшли – Олесядан сораштыру впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илнат Фәрхуллин кызыннан гафу үтенгән
Илнат Фәрхуллин кызы белән сөйләшкәнен элеп куйган. Кызы русча сөйләшә, Илнат – русчалы-татарчалы.

“Мин сине анда эзләдек, ә син анда түгел идең, урамда эзләдек. Аннары без сине таптык”, – дип әрли кыз. Сөйләшүдән аңлашылганча, кыз Илнат белән фотога төшәргә теләп фойеда көткән, әмма Илнат, гримеркада булу сәбәпле, аның белән сөйләшә алмаган. Кыз аны соңыннан гына тапкан. Ул Илнатны кайда булдың дип орыша. Җырчы, сүзне башкага борырга теләсә дә, үҗәт кыз бирешми.

“Син мине яратасыңмы соң, әйт әле?” – ди Илнат. “Яратам, без сине озак эзләдек”, – ди кыз, һаман үзенекен итә.

“Нәрсә соң бу?” – дип сорый Илнат кызының битендәге сурәтне күрсәтеп, кыз барыбер үзенекен әйтә. “Зур рәхмәт концертка килгәнеңә. Мин сиңа гашыйк булдым”, – дип сөйли Илнат. “Без сине эзләдек. Ә нигә син анда булмадың?” – дип дәвам итә кыз һаман үзенекен.

“Ачуланма инде, кичер инде мине”, – ди аптырагач Илнат. Битен дә үбеп ала, кочаклый да, әмма кыз барыбер сукрана. “Бүтән алай итмә!” – ди кыз.

“Бүтән алай итмәмен. Колагыңны тешлимме, яки күтеңне?” – ди Илнат. Аннары әйткәнен эшли дә. Кызның аннары гына кәефе күтәрелеп китә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/min-tatarca-soilasamga-20-el-oc-buyn-ber-saxnada-xurlyk-premiyase-kazan-kvest-hb-5872430

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Илнат Фәрхуллин кызыннан гафу үтенгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Илнат Фәрхуллин: “Начар әтидер дә мин…”
Соңгы араларда концертлар, мәҗлесләрдә чыгыш ясап булмагач, җырчыларның кул кушырып утыра алмаучылары студияләрдә актив эшли. Автор-башкаручы Илнат Фәрхуллин әнә шундыйлардан. Без аның белән заказга язылган җырлар, гаилә, «Авыл яшьләре» һәм социаль челтәрләр турында сөйләштек.

«Башка җырчыларга язу авыррак…»

– Бик актив иҗат итәсез. Автор, композитор Илнат Фәрхуллинны нәрсә яки кем илһамландыра?

– Беренче чиратта, Ходай. Барысы да аның кулында. Икенчедән, алдыма куелган максатлар. Айдар абый Фәйзрахманов белән ансамбльдә (ТР Дәүләт фольклор ансамбле. – Ред.) эшләгәндә, ул безне болай дип өйрәтә иде: кеше көн саен ни дә булса эшләргә, нинди дә булса яңалык ачарга тиеш. Әле дә мин шуңа омтылам, бу – минем тормыш девизым. Үземне, ялкаулыгымны җиңеп, көн дә профессиональ яктан үсәргә тырышам. Әлбәттә, минем дә башкалар кебек үк ял итәсем, күңел ачасым килә, тик әлегә менә шушы үсеш – беренче урында.

– Иҗат «бармый» торган, авыр чорларсыз да булмыйдыр. Аларны ничек кичерәсез?

– Булганның кадерен белер өчен андый чорлар да кирәк. Авыр чакларда үземне яхшы эмоцияләргә, хисләргә «көйлим». Шул ук җыр үзе дә бик ярдәм итә: мин барыбер язам. Гадәттә, андый вакытларда салмак, моңсу, күңелгә үтеп керердәй җырлар туа.

– Заказга җыр язып бирергә кирәк, ләкин теләк тә, көч тә юк. Мондый очраклар буламы? Ничек җиңәсез үзегезне?

– Юк. Мин йә алынам һәм, бөтен күңелемне биреп, эшне ахырына кадәр җиткерәм, йә алынмыйм. Һәм бу кагыйдә бар кешегә дә кагыла. Гади студент килеп сораса да, танылган җырчы булса да – барысына да күңелем кушканча, яхшы итеп эшләп бирергә тырышам.

– Кем өчен язу кыенрак: үзегезгәме, әллә башка җырчыгамы?

– Башка җырчыларга язу авыррак. Миңа киләләр дә: «Менә болай булырга тиеш, менә шулай сизәм», – дия башлыйлар. Соң сизгәч, үзең яз инде аны (көлә). Кешеләр төрле бит, текстларны да, көйне дә төрлечә кабул итәләр. Ә мин үзем – ничек тоемлыйм, шуннан тайпылмыйча иҗат итә торган кеше. Аннан соң, бер язган әйберне кат-кат үзгәртү дә авыр бирелә. Алай иткәнче, яңа җыр язам мин, чөнки беренче язган әйбер иң яхшысы булып тоела.

«Начар әтидер дә мин…»

– Ә үзизоляция чорын ничек кичердегез соң? Аңлавымча, бу чорда сезнең иҗат күпкә активлашты гына…

– Һәр начар әйбернең яхшы ягы булган кебек, үзизоляциянең дә минем өчен яхшы яклары булды. Бу чорны студиядә уздырдым: бик күп җырлар иҗат иттем, яздырдым, аранжировка эшләргә өйрәндем, клиплар төшердем. Гомумән, бу соңгы дүрт ай гел иҗатта гына үтте.

«Мин җырчылар тарафыннан әйтелгән «подписчиклар» сүзен кабул итмим. Мыскыллый торган сүз кебек тоела ул миңа хәтта. Сиңа язылганнар икән, алар – синең тамашачың. Бигрәк тә бүгенге вазгыять шартларында тамашачыларны шул «Инстаграм залы»на гына җыеп була бит».

– Көнозын студиядә эшлим, дисез. Гаиләгезнең моңа мөнәсәбәте нинди?

– Үз алдыма максатлар куйгач, бернигә карамастан, мин аларга ирешергә тиеш инде. Гаиләм моны аңлый дип беләм. Дөрес, минем белән бер дә җиңел түгел. Күпмедер дәрәҗәдә начар әтидер дә мин, чөнки балаларыма тулысынча игътибар бирә алмыйм. Үзем белән студиягә алып барырга, алар белән булырга тырышам тырышуын, шулай да аз тоела. Тик хәзер миңа бар көчемне биреп эшләргә кирәк. Бу вакытлыча булыр дип уйлыйм. Ә радио, телевидениедә эшләү балачак хыялым иде. Шуңа Байбулат белән («Татар радиосы»нда алып баручы Булат Фасахов. – Ред.) сөйләштек тә, «Татар радиосы» җитәкчеләренә «Авыл яшьләре» исемле тапшыру башлап җибәрергә тәкъдим иттек. Менә хәзер атнага бер тапкыр кичке тугыздан унбергә кадәр республикабызның төрле авыллары турында сөйләшәбез. Яшьләр форматын кулланырга булдык: һәр авылның үз тарихы, үз танылган кешеләре бар бит, тыңласыннар, белсеннәр, дидек.

«Шәхси әйберен беркем дә башкаларга калдырып китми…»

– «Казан егетләре»ннән киткәч, тамашачы аптырашта калды. Бу адым егетләр белән шәхси мөнәсәбәтләр бозылу аркасында булдымы, әллә эш бары тик аерым җырчы буларак иҗат итү теләгендә генәме?

– Егетләр белән мөнәсәбәтләр бозылды, дип әйтә алмыйм. Мин киткәч, димәк, бу – минем генә теләк. Бу турыда инде бик күп сөйләдем: беркемне дә гаеплисем килми, бу адымым бер урында озак тукталып тору ошамаганлыктан, яңалыкка омтылганлыктан ясалды. Үсәсе килгән кеше бер урында тукталып тормый ул. Бигрәк тә иҗат өлкәсендә.

– Ә бүген егетләр белән аралашасызмы?

– Безнең хәзер карашлар төрле, аралашыр темалар да юктыр инде. Үткәндә-киткәндә исәнләшеп китәбез, шул.

«Инстаграмда һәркемгә җавап бирергә тырышам…»

– Төркемнән киткәндә, тамашачы үземне генә кабул итмәс, дигән уйлар килмәдеме?

– Киткәндә, мин бер нәрсә турында да уйламадым. Нинди генә профессияне алсак та, бар көчен биреп, тырышып эшләгән кешеләр барыбер игътибарсыз калмый. Аларны йә начар, йә яхшы бәялиләр. Начар бәяләсәләр – яхшы, яхшы бәя бирсәләр, тагын да яхшырак булсын дип тырышасың. Тәнкыйтьтән курыкмыйм. Аның да бит төрлесе була. Көнозын диваннан тора алмыйча гомерен үткәргәннәр тәнкыйтьли икән, аны тыңлаган буласың инде, тик игътибар бирмисең. Бәхәсләшкән чаклар да була. Әгәр тәнкыйть сүзләрен үз максатларына ирешкән, тормыш күргән, минем һөнәрне аңлый торган кешедән ишетәм икән, әлбәттә, аларга колак салачакмын, уйланачакмын.

– Социаль челтәрләргә, бигрәк тә Инстаграмга карап, үз тамашачым формалаша башлады, дип әйтә аласызмы?

– Әйе, тамашачым хәйран гына артты. Монда «Татар радиосы» һәм «TMTV» музыкаль каналының өлеше зур. Шул ук Инстаграм аша да бик күп фикерләр ишетәм. Язган һәр хатны, бәяләмәне укып, җавап бирергә, миңа язган һәр кеше белән аралашырга тырышам. Тамашачымның һәркайсын бик яратам, һәркайсына мең рәхмәтле. Алар – минем терәгем.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Җырчы Илнат Фәрхуллин: “Начар әтидер дә мин…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым” – Илнат Фәрхуллин “Казан егетләре” төркеменнән китә
// Татар Тудей // Татар Бүген //

“Казан егетләре” солисты Илнат Фәрхуллин төркемнән китүен белдерде. Шулай ук ул алга таба автор-башкаручы буларак тамашачыга яңа җырларын тәкъдим итәчәген дә җиткерде.

“Бу вакытны да сукты сәгать! “Казан егетләре” төркемендә җырлаган соңгы көннәрем… Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм! Чуарлы сүзләр, егетлэргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк! Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккә төшмим. Беләм, күп сораулар туар. “Нәрсәгә? Нигә инде?” — диярсез. “Казан егетләре” төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек! Рәхмәтләрем чиксез үзләренә  һәм продюсерга! Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде! Мин аларга нидер бирдем һәм тапшырып калдырдым, мин алардан өйрәндем. Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем, үз фикерем булды һәм бар. Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз куп булды! “Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим! Ә мин бит әле сезнең белән саубуллашмыйм! Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белән атлый башлыйм! Бик күп җырлар иҗат иттем!

Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы! Бик тиздән яңа җырларымны да ишетерсез һәм клибымны күрерсез! Күңелдән чыккан жырлар, сезнең өчен! Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез! Яңалыкларым әле бик күп!Аллага тапшырдык, дуслар! Минем белән калыгыз!”, дип яза Илнат Фәрхуллин үзенең инстаграмында.

Запись “Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым” – Илнат Фәрхуллин “Казан егетләре” төркеменнән китә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..