Архивы илһам шакиров фатиры - Tatar Today - татар яңалыклары.

Илһам Шакировның Казандагы фатиры өчен суд бара. Кем җиңәр?
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Илһам Шакировның туганнары һәм Хаҗиев арасында чыккан тарткалаш турында карарын чыгарды. Ләкин җырчыдан калган фатир өчен көрәш дәвам итәчәк. Мәрхүмнең якыннары Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять бирергә җыена.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә халык җырчысы Илһам Шакировфатиры өчен барган көрәшкә җомга көнне нокта куелды. Мәхкәмәдә бу эш 11 марттан бирле карала иде. Шул өч айга якын вакыт эчендә алты утырыш үтте, җиденчесендә, ниһаять, хөкемдар Яна Малкова карар чыгарды. Дәгъвачы –​ Илһам Шакировның апасы Зәйнәп Гәрәеваның мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде.

Илһам Шакиров вафат булуга өч көн узгач аның бертуган апасы 1929 елгы Зәйнәп Гәрәева мәхкәмәгә дәгъва тапшырган иде. Русча начар белгән, көчкә йөрүче 90 яшьлек әби исеменнән вәкил буларак улы Вәкыйф Гәрәев килгән иде. Зәйнәп Гәрәева җырчының Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан 78 дүрткел метрлы фатирына дәгъва итүен белдерде. Әлеге фатирда Илһам Шакиров бакыйлыкка күчте.

2018 елның 11 маенда җырчының бу фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка күчерелгән иде.​ Килешү нигезендә җырчыны тәрбияләгән зат рента түләүче буларак бара. Документка ярашлы, ул Илһам Шакировны тәрбияләп торырга мәҗбүр һәм авыру вафат булганнан соң, күчемсез милек Хаҗиевка күчәргә тиеш. Гәрәева исә, мәрхүмнең бердәнбер турыдан-туры варисы буларак, энесенең фатирына аның гына хакы бар дип җиткерә.

Мәхкәмә утырышы алдыннан

Мәхкәмә утырышларында Вәкыйф Гәрәев үзе бер сүз дә әйтмәде, ике адвокат кына эшләде. Гәрәев вәкилләре узган алты утырышта рента килешүе дөрес төзелмәгән, чөнки Илһам Шакиров акчага мохтаҗ түгел, аның кесәсенә ай саен 74 мең сум кереп барган, ни өчен абыйлары сау-сәламәт чакта ук үзен караган кешегә фатирны мирас итеп калдырмый, нишләп Хаҗиев рәсми рәвештә үзен “опекун” дип рәсмиләштермәгән кебек аргументлар китерде.

Соңгы утырышта исә бу сүзләр яңадан кабатланды, моннан тыш, мәхкәмәгә чакырылган өченче затлар – Илһам Шакировның бертуган абыйсы Кыяметдиннең кызы Руфия Зарипова һәм апасының кызы Разыя Гыйләҗевадан хөкемдар сораштыру үткәрде. Туганнан туган апалы-сеңелләрнең җаваплары төрлечә булды.

​”2011 елны сеңлем белән абыйны карарга дип Чаллыдан Казанга килдем, без кичкә кадәр сөйләшеп утырдык. Караңгы төшкәч, Хаҗиев кайтты да, Илһам абый сезгә ачулы, китегез, дип куып чыгарды. Гел китертми иде, төрле хәйләләр тапты. Без Шакировның юридик хокукка сәләтсез дип танылуы турында да белмәдек. Чире хакында хәбәрдар идем, чөнки мин –​ табиб, хәлен үз күзем белән күрдем”, диде Гыйләҗева.

Шул ук вакытта аның туганнан туган сеңлесе Зарипова башкача сөйләде:

“Илһам безнең белән көн саен аралашып торды, бездән киңәш сорады, абыебызның хәле начарлангач, безгә көн дә фотолар җибәреп барды. Без аңа бик рәхмәтле һәм Хаҗиевка бернинди дә дәгъва һәм таләп юк. Абый ярдәмгә мохтаҗ иде, Илһамсыз бер адым да ясый алмады. Гомумән, әтинең энесе үзенчәлекле кеше иде, ул ипи бәясен белмәде, кая нәрсә түләргә кирәклеген аңламады. Хаҗиев бу вазифаны күп еллар дәвамында башкарды”, диде ул.

Гәрәева вәкиле Гүзәл Вәлиева Разыя ханымнан Хаҗиев сезгә абыегыз хәлен җиткерә идеме, дип сорагач, ул “Әйе, әйтә иде, тик без Руфия Зарипова кебек еш аралашмадык” дип белдерде.

Хөкемдар бөтен якларны да дикъкать белән тыңлагач, киңәшү бүлмәсенә китеп 15-20 минут эчендә мәхкәмә карары белән чыкты. Анда Зәйнәп Гәрәеваның Вахитов һәм Идел буе районы хакимиятләре чыгарган карарын канунсыз дип тану, гомерлек рента килешүен гамәлдән чыгару, милеккә хокук бирүне туктату таләпләрен канәгатьләндермәскә, моннан тыш, Каюм Насыйри урамы 44 йорттагы фатирга салынган арестны гамәлдән чыгару турында әйтелгән.

Хаҗиев җиңсә дә, Гәрәева вәкилләре җиңелергә ашыкмый, алар Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена. Моны бер ай эчендә башкарырга мөмкин.

Мәгълүмат Азатлык Радиосы сайтыннан

Запись Илһам Шакировның Казандагы фатиры өчен суд бара. Кем җиңәр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Рухын рәнҗетү кирәк түгел” – Илһам Шакиров фатиры өчен сугыш дәвам итә
Узган атнада газетабызда «Илһам Шакиров туганнары: «Фатирда безнең хак та бар» дигән язма чыккан иде. Каршы якның да фикерен сораштык. Мәрхүмнең ярдәмчесе Илһам Хаҗиев бу язмада язылганнарга үз сүзен әйтте.

«КӨНЕНӘ ДҮРТ ТАПКЫР АШАТТЫМ»

– 1990нчы елларда Илһам Шакиров ялгыз калды. Аның хәле бик мөшкел иде. Үзе белән дә, үзе тирәсендә дә нинди хәлләр майтарылуын аңлый алмаслык иде. Күзендә катаракта булды – ике операция ясаттык. Фатиры өчен түләнмәгән – проблема өстенә проблема иде. Мин аңа шул вакытта әйттем: «Абзый, тәртип булачак. Син миңа ышан гына», – дидем. Моның өчен барысын да эшләдем. Эшләдем шулай итеп – Илһам абый өчен республикада беркем дә кызармасын. Һәм ул безнең гаиләдә рәхәтләнеп, төп герой булып яшәде.

Егерме елдан артык вакыт үткән. Әгәр теләсәләр, Вакыйф та, Разия апалар да аны үзләренә алып китә алырлар иде, яки гаиләләрен ташлап, үзләре Казанда яши алырлар иде. Әгәр, тупас кына итеп әйткәндә, алар сөйләгәнчә, абыйдан сидек исе килсә, «Начар тәрбияли», – дип, прокуратурага язсыннар иде. Абзыйдан да бәхетле кеше булмады. Минем өйдә чисталык, абыйның өендә дә нәкъ шулай булды. Мин аның өенә ун көнгә бер табиб чакыртып тора идем. Ринат Ибраһимов кебек кешеләр даими килеп торды, анда атна саен кунак каршыладык без. Көненә дүрт тапкыр ашаттым, ике ел ярым күтәреп йөрдем. Читтән караганда гына күренми, ә болай коточкыч хезмәт бу. Кайда булды соң якын туганнары? Нишләп аларга кирәк булмады, нишләп минем гаиләгә генә кирәк булды? Ел ярым элек Разия апа килгән иде. Ул Зөһрә Шәрифуллина белән дус икән. Кайткач әйткән: «Хаҗиев булмаса, абзый үлгән булыр иде инде, без бик рәхмәтле аңа», – дип. Хәзер бер ел эчендә фикерләре үзгәргәнме?

«Күрмәгәндәй солы печеньесы ашады», – дигәннәр. Абзый көненә дүрт мәртәбә ашады. Әле кайбер ризыкларын блендердан икешәр мәртәбә чыгарып ашата идем, чөнки аның үңәчендә бүсерләре бар иде. Кешеләр бу хакта белмәде дә, ә аны шуның аркасында ике мәртәбә табиблар үлемнән коткарып калды. Мин Илһам абыйның ни өчен болай солы печеньесы ашавын аңлата да алам. Альцгеймер авырулы кешене утырттырып тору, ашату өчен нәрсә белән дә булса кызыксындырырга кирәк. Бәләкәй баланы ашаткан шикелле. Солы печеньесын ул суга җебетеп, бәбиләр кебек ашый иде. Туганнары янында тыныч кына озаграк утырсын, борчылмасын өчен ул печеньены ашаганда сүз әйтмәдем. Чөнки Альцгеймер авырулы кешеләрдә агрессия дә җитәрлек – ул әйберләрне алып ташлый башларга да мөмкин. Мин аның нечкәлекләрен үзем генә беләм – сигез еллап авыртты ул шушы авыру белән.

Узган елның октябрендә Илһам Шакиров реанимациядә ятты. Бертуган абыйсы Кыяметдиннең балаларыннан башка, аның янына бер туганы да килмәде. Мин: «Эх абый, әйдә тырышыйк әле! Яңа елны каршылыйк», – дим. Абыйны чыгардым больницадан, Яңа елны матурлап каршыладык. 8 ел минем үз өемдә кунганым, гаиләмне дә юньләп күргәнем булмады. Гел Илһам Шакиров янында булдым. Иртән өйгә кайтып, киемемне алыштырам да, кире китәм… Ләкин аны җиренә җиткереп карадым. Үлгәч, юарга Мәрҗәни мәчетеннән муллалар килгән иде. Тәнендә озак ятудан чиләнгән урыннар булмауга шаккаттылар. Чөнки Илһам абый соңгы елларда инвалид коляскасына калган кеше иде. Башын бәрсә дә, аллергиясе булса да, бармагын сындырса да, хәтта министр аркылы табиблар чакырта идем. Туганнары Чаллыда килеш карап утырып кына моның нинди хезмәт икәнен аңламас, аны үзе авыру караган кеше генә аңлый, – дип сөйли Илһам Хаҗиев.

Авыру карау, милек бүлешү мәхкәмәләре үзенең дә сәламәтлеген какшаткан. «Неврологиядә дәваланам, бөтен нервлар беткән. Барысы бергә җыелды. Нәрсә булып бетсә дә, мин үземне бәхетле итеп хис итәм. Атна саен абзыйның зиратына барам – алар барамы юкмы әле анда – зур сорау астында», – дип белдерде ул әңгәмәбез вакытында.

«АВЫРУ КАРАУ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ!»

Хаҗиев үзенең мәшһүребезне ничек тәрбияләвенә күпләр шаһит иде, ди. Нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров мәсәлән, шундыйларның берсе. Газетабызның узган санында чыккан язманы укыганнан соң, аның да әйтер сүзләре җыелган:

– Зәйнәп апаның улы Вакыйф Гәрәев, Хаҗиев белән Илһам Шакировны мин таныштырды, дигән. Мин таныштырмадым аларны. Ләкин таныштырган булсам, бик зур эш эшләгән булыр идем. Милләт, татар халкы һәм Илһам абый алдында. Чөнки Хаҗиев егерме елдан артык Илһам Шакировны карады, тәрбияләде, бер туганнары да алып китеп карамады. Илһам Шакиров – зур җырчы, аны каравы җиңел түгел, зур җаваплылык сорый. Аның холкы да шактый авыр иде. Шушыңа чыдап торып, ул аны карады һәм үзенең дә ярты сәламәтлеге бетте. Илһам Шакиров үләргә ике-өч ай кала, мин Мәдәният министры Ирада Әюпова белән Яшел Үзән районы Норлат авылына мәдәният йортын карарга бардым. Һәм шунда ул әйтте: «Мин әле генә Илһам Шакировта булып кайттым, бик караулы (ухоженный) ул», – диде. Бу – министр сүзе. Әйе, ул чисталыкта, пөхтәлектә яшәде. Монда Разия ханым әйткән: «Мин юып чыгардым, еллар буе юмаган шикелле иде фатиры», – дип. Бу дөрес әйбер түгел. Илһам Хаҗиев, үзе дә бик чиста егет ул, аның хатыны да бик чиста. Алар бик карадылар, бик чистарттылар. Разия ханымның әйткәннәре министрның «караулы иде» дигән сүзләренә каршы килә.

Әлбәттә, мин аларны аңлыйм – Илһам Шакировтан калган фатирны бүлешеп, аз гына булса да акча эшлиселәре килә. Ә нигә алып китеп карамадылар соң? Менә мин үз әниемне ун ел карадым. Үзем ваннада юа идем, үзем ашаттым. 87 яшендә үлде. Паркинсон белән авырган, кашык тотып ашый, башын да кашый алмаган карчыкны мин ун ел карадым. Минем дә бит туганнарым булды – бишәү булдылар, гаиләләре дә булды. Бер генә атнага булса да, алып китеп берсе дә карамады. Фәүзия Бәйрәмова бервакыт язып чыкты – атаклы бер профессор үзенең әнисен картлар йортына алып барып куеп, ул әни шунда үлә. Узган ел атаклы шагыйрә, шулай ук, картларны карый торган, бөтен шартлары булган больницада үлде. Кызы: «Әни, минем сине карарга вакытым юк», – диде һәм әнисен алып барып куйды. Әйе шул, өлкән яшьтәге авыру кешене карарга вакыт һәм сабырлык кирәк. Теләк кирәк. Ай авыр карау!

Разия ханым, Хаҗиев безне Илһам Шакиров янына кертми иде, ди. Ә нигә кертмәгәч, полициягә мөрәҗәгать итмәгәннәр, судка бирмәгәннәр? Әгәр абыеңны алып китеп чынлап торып тәрбияләргә уйласаң, монда беркем каршы килә алмый, – ди ул.

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина да, фатир өчен судлашып йөргән туганнарны аңламавы хакында сөйли:

– Кем караган, мөлкәте шуныкы булырга тиештер. Баланы да бит, тапкан түгел, баккан ана, диләр. Илһам абый беркайчан да ялгызлык тоймады, аны Хаҗиевлар гаиләсе үз итте. Мал-мөлкәт кирәк булса, туганнарына алданрак килергә кирәк иде – Илһам абый исән вакытта. Алып китеп, яки килеп карасыннар иде, шул чакта фатирга дәгъва итүләре дә гадел булыр иде.

Илһам абый халкыбызның бөек шәхесе. Аны карау – җаваплы эш. Без аның белән бергә эшләдек: холкы да үзенчәлекле иде. Холкына туры килердәй кеше генә карый алыр иде аны. Һәм бу кеше Хаҗиев булды. Соңгы елларда Илһам абый коляскада утырды. Хаҗиев аны урамга алып чыкты, күтәреп утыртты, күтәреп яткырды. Җиңел булмагандыр.

Мин туганнарының барысын да хөрмәт итәм, аларга каршы түгелмен, ләкин монда гаделлек җиңәргә тиеш. Илһам абыйның рухын болай рәнҗетү кирәк түгел минемчә, – диде җырчы «Безнең гәҗит»кә.

«АБЫЙ ЯНЫНА КЕРТМӘҮ БУЛМАДЫ»

Илһам Шакировның туганнан туган сеңлесе, Кыяметдин абыйсының кызы Руфия ханым Зарипова белән сөйләштек.

– Хаҗиев Илһам абый янында 25 ел булды. Юкка түгел, абый да аны якын иткән, якын итмәсә шул вакыт эчендә кырында тотмас иде. Ул һәрвакытта да авырмады бит, сәламәт вакыты да булды. Теләге булса, сәламәт вакытында калдырган булыр иде ул фатирын теләгән кешесенә. Хаҗиевның абыйны каравында безгә – Кыяметдин балаларына: өч абыйга һәм миңа катнашырга туры килде. Ул һәрвакытта да киңәшләште. Телефонымнан карасагыз, көн саен хисап җибәреп тора иде. «Менә, ашадык. Менә, юындык. Менә, чәчтараш килде». Соңгы көнгә кадәр шулай булды. Һәм без аның хезмәтенең нинди икәнен беләбез. «Илһам абый больницада ята, хәле начар», – дип, гел чакырып торды. Килгәч, кертмәү кебек әйбер мәңге булмады. Авырмаган вакытында Илһам абыйның ишеген үзең теләгән вакытта ачып кереп булмый иде. Аннан рөхсәт сорарга кирәк иде. Разия апаларның: «Хаҗиев кертмәде», – диюе шул вакытлар булмадымы икән. Әйтик шалтыратабыз Хаҗиевка: «Без Илһам абый янына киләбез бүген». «Ярар, килегез», – ди. Киләбез, ул безгә әйтә: «Бик кәефе юк әле, Руфия, әйдә бер-ике сәгать көтеп торыйк, тынычланып китә ул. Аннан соң керербез», – дип. Илһам абый бик гади кеше түгел иде ул. Аның гади булмаска хакы да бар иде. Шуңа күрә андый вакытларда керә алмау – Хаҗиев түгел, абый үзе кертергә теләмәүдән булды.

Без анда соңгы вакытларда атна саен булдык, хәле начарлангач, янына керү өчен Илһам абыйның фикерен сорап торырга кирәк түгел иде чөнки. Илһам абыйның шундый гадәте бар иде – бер күлмәк кия дә, соңыннан искерсә дә салмый иде. Аңа яңа кием кигертү бик авыр иде. Ә менә бу соңгы өч елында, инде ни кигәнен дә белми башлаганында сез аның нинди матур күлмәкләр кигәнен күрсәгез! Хаҗиев хезмәте бу. Бөтен киеме өр-яңа иде. Дөрес, ул авырды. Аның авыруы шундый, памперс та киде, шуңа анда ниндидер ис булгандыр, ләкин ул пычракта яшәмәде. Соңгы елында Илһам абыйның янында 24 сәгать торырга кирәк булды. Чөнки күтәреп йөртергә, күтәреп утыртырга, яткырырга кирәк. Шул вакытта Хаҗиевка әйттек: «Үзеңә генә авыр. «Сиделка» алыйк. Көнгә ике сәгать булса да ял итәрсең, акчасын үзебез түләрбез», – дип. Башта риза булды, соңыннан ике сәгать узгач шалтырата: «Юк, Руфия, мин моңа риза түгел, ничек карар бит әле ул чит кеше аны – белмим. Мин аны чит кеше кулына калдырып, соңыннан тынычлап йөри алмам», – диде. Без күрдек аңа физик яктан авыр булуын, ләкин шушы очракта да «сиделка»га риза булмады.

Хаҗиевнең гаиләсе минем өчен Илһам абыйның гаиләсе ул. Илһам абыйның үз гаиләсе, балалары булмады. Ләкин ул Хаҗиев булганга ялгыз түгел иде. Әле дә Илһам Хаҗиев белән көн саен шалтыратышып торабыз. Без аңа рәхмәтле. Мин бик өметләнәм, суд гадел карар чыгарыр.

АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ ДА БУЛЫРГА МӨМКИН…

«Безнең гәҗит» Илһам Шакировның судка мөрәҗәгать иткән туганы Вакыйф Гәрәев мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Гүзәл Валеевага да мөрәҗәгать итте. Ул безгә түбәндәгеләрне аңлатты:

Элеккеге совет чорында суд карары законлы көченә керми торып, суд эшләре турында матбугатта язу рөхсәт ителми иде. Бәлки, дөрес тә булгандыр бу кагыйдә. Хаҗиев һәм аны яклап сөйләүчеләр, алар сүзеннән чыгып язучы журналистлар бу эшне яктыртканда бер нәрсәгә күз йомалар. Хаҗиев җырчыны карамады, дип Вакыйф та, аның адвокатлары да бер сүз дә язганнары да, әйткәннәре дә юк. Бары тик шуны гына аңлатырга телибез: Хаҗиев Илһам Шакировны үз теләге белән алынып карый һәм, әлбәттә, бу бары тик Илһам Шакиров матди һәм физик яктан авыр хәлдә булганлыктан, аңа яхшылык итү максатыннан чыгып кына башкарылмый. Хаҗиев хезмәтенә күрә матди файдасын да, мактаулы дәрәҗәсен дә аз күрмәгән, дип саный җырчының туганнары. Тукай һәйкәле янындагы Николаевка урамындагы 3 бүлмәле фатирны Хаҗиев гаиләсенә күчереп кую шуның бер дәлиле. Бу фатирны үз гаиләсенә күчергәннән соң, республика җитәкчеләренә барып, Илһам Шакиров фатирсыз калды дип, шәһәр үзәгеннән 2 бүлмәле яңа зур фатир сорап алу да шул турыда исбатлый. Бу чорларда Илһам абыйның керемнәре дә аз булмый. Ул әле концертлар белән күпләгән чыгышлар ясый. Аңа спонсорлар зур-зур бүләкләр бирә. Бергә яшәгәннәр икән, Хаҗиев та алардан файдаланмый калмагандыр. Илһам абый үзе акылга камил, исән вакытында Хаҗиевка шәһәр үзәгендәге икенче яңа фатирны биреп калдырмаган икән, димәк, аның моңа ихтыяры булмаган, дигән нәтиҗә ясап була.

1990нчы елларда Илһам Шакиров үзе белән дә, үзе тирәсендә дә нинди хәлләр майтарылуын аңлый алмаслык иде, дигән Хаҗиев. Аның мондый халәте суд тарафыннан бары тик 2017нче елда гына танылган бит. Әгәр дә Илһам Шакиров 90нчы еллардан бирле үз мәнфәгатен үзе якларлык хәлдә булмаса, аның шәһәр үзәгендәге Николаев урамында урнашкан өч бүлмәле фатирын да Хаҗиев гаиләсенә күчерү законсыз булырга тиеш бит, бер уйласаң. Әмма безнең як болай дип бармый. Ул фатир караганы өчен булган дип, бу фатирга дәгъва да белдерми. Ә инде җәмәгатьчелекнең җырчының исемен күңелсез вакыйгалар белән бәйлисе килми икән һәм моның болай килеп чыгуында аның туганнарын гаеплиләр икән, шуны әйтәсе килә: журналистларны Хаҗиев үзе иң беренче булып алып килде суд утырышына. Хәтерем ялгышмаса, җырчы исән вакытта ук аның күңелсез авыру халәтен тасвирлап, интервьюлар биргәне бар. Җырчының судка мөрәҗәгать иткән туганнарының максаты – мирас милеге бүлүдән бигрәк тә, бөек җырчыны туганнары карамый ташлап киткән дигән версиянең уйдырма булуын исбатлау. Суд тикшерүе әле башланды гына, дәлилләр ни күрсәтер. Мин үз чиратымда юрист буларак, бу эшнең хисле тыкшынулардан башка, тыныч хәлдә, дәлилләргә нигезләнеп кенә үтүен теләр идем. Шулай булганда законлы карар кабул ителер, дөреслек торгызылыр һәм мәрхүмнең рухы да тынычлыкта ятар.

Фото: Татар-информ

Запись “Рухын рәнҗетү кирәк түгел” – Илһам Шакиров фатиры өчен сугыш дәвам итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Памперслары да алыштырылмагандыр” – Илһам Шакиров туганнары гаугалы фатир турында үз фикерен әйтә
Илһам Шакиров үлеменнән соң, аның фатиры өчен көрәш башлануы турында газетабызда күптән түгел басылып чыккан иде. (БГ, №12, 27 март, 2019). Мәшһүр җырчыны карап торган Илһам Хаҗиев бу язмада Илһам аганың туганнарын гаепли торган сүзләр әйткән.

Ул журналистларга мәрхүмнең фатир буенча йөри башлаган туган-тумачаларын, элегрәк, бөтенләй хәл белешергә дә килмәүләрен сөйләде. Хәтта мәрхүмнең бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева да аралашып тормаган, янәсе. Ләкин Илһам аганың туганнары – башкасын сөйли. «Без килдек, әмма Хаҗиев безне кертми, яки куып кайтара иде», – ди алар. Хаҗиевның Илһам Шакировка дип бирелгән ике фатирны үзләштерүен, шуңа өстәп аның башка керемнәренә һәм мөлкәтенә дә хуҗа булуын сөйлиләр.

ТУГАННАРГА ӘЙТМИ ГЕНӘ ЭШ ИТКӘН

18нче апрель көнне Вахитов районы судына килгәч, мәрхүмнең туганнары белән аралаштым. Илһам Шакировның бертуган апасы – 90 яшьлек Зәйнәп апа Гәрәева үзе килмәгән иде. Ләкин аның улы – Вакыйф Гәрәев белән аралаштык.

– Мин Илһам Хаҗиевны 1986нчы елдан бирле беләм. Ул вакытта Казан Дәүләт Университетында студент идем. Ул – Пединститутта студент иде. Рәшит Сабиров таныштырган аларны. Шуннан соң Хаҗиев гел Илһам абый тирәсендә булды. Абый аңа тормышын җиңеләйтергә бик зур ярдәм итте. Аннан соң юкка чыкты. Кабат аның белән 1999нчы елда Илһам абыйның юбилеенда гына очраштык. Шуннан соң башка югалмады, чөнки абый аңа бик ярдәм итеп тора иде. Илһам абый гомер-гомергә кешелекле булды, булышырга тырышты – кем генә булмасын, һәркайсына. Мин укып бетергәч Чаллыга кайтып китәсе идем, Илһам абый калдырды. «Җитте сиңа болай тулай торакта яшәргә, энекәш, әйдә минем Николаев урамындагы фатирыма пропискага кер дә, минем белән яшә син. Мин хәзер яшь түгел инде, ярдәм итәрсең», – диде. Шулай итеп, калдым, бераздан тормыш кордым, өйләнгәч, пропискам Илһам абыйның фатирында булса да, аерым тора башладым. Шулай бер көнне яныма Хаҗиев килде. «Вакыйф, Илһам абый фатирыннан пропискадан төш, мин керәм, миңа кайда да булса яшәргә кирәк», – ди. Каршы килдем. Бер белмәгән Хаҗиев ничек инде Илһам Шакиров фатирына пропискага керә? Абыйның тормышы өчен курыктым. Үзе белән сөйләшкәндә дә, «Пропискадан төшмим», – дидем. Соңыннан суд аша мине пропискадан төшерттерделәр дә, Хаҗиевны теркәделәр. Регпалата аша сорашып белештем, анда пропискага кереп кенә калмаган, абый белән икесенә бүлеп фатирга приватизация ясатканнар. Соңыннан, янәсе, Хаҗиев абыйның өлешен үзенә сатып алган да, бу фатирны тулысынча үзенеке иттергән. Өч бүлмәле фатир бу! Шулай итеп, Илһам абыйның яшәү урыны калмаганга күрә, 2010нчы елда Президент Шәймиев аңа Щапов урамындагы яхшы йорттан ике бүлмәле яңа фатир бирде. Лифтсыз иде ул ләкин. Дүртенче катта яшәү абыйга авыр булганга күрә, Каюм Насыйри урамындагы икенче бер яхшы фатирга алыштырды ул аны. Ул фатирга Хаҗиев белән бергәләп күченделәр. 2017нче елда, беркемгә дә әйтми-нитми генә Хаҗиев Илһам абыйны «недееспособный» дип таныттырган. Мин сезгә бер ялгансыз әйтәм – беребез дә бу хакта белмәдек, бер генә туганга да ул моны хәбәр итмәде. Әйе, без Илһам абыйның Альцгеймер авыруы белән чирли башлаганын белә идек. Ләкин аны юләргә чыгаруларын белмәдек. Абый «недееспособный» дип табылгач, Алсу Батталова дигән бер хатынны опекун иттереп билгелиләр. Безнең бу хатынны беркайчан да абый янында күргән булмады. Без аның кем икәнен белмибез. Шушы ханым, Хаҗиев белән 2017нче елда рента килешүен төзеп, абыйның яңа фатирын да үзенә алган! – дип сөйли Вакыйф Гәрәев.

АКЧАЛАР КАЯ КИТКӘН?

Укучыларыбыз арасында белмәүчеләр дә бардыр. Рента килешүенең ни булуын аңлатыйм. Гадәттә бу килешүне өлкән яшьтәге, туганнары булмаган ятим картлар, карчыклар төзи. Мәсәлән, бер карчыкның пенсиясе әз, яшәү өчен акчасы җитми, ди. Ул бер кеше белән рента килешүе төзи дә, аңа үзе үлгәч фатирын калдыра. Ләкин, моның өчен икенче як бу өлкән яшьтәге кешегә ай саен билгеле бер күләмдә акча түләп барырга тиеш була. Хаҗиев та мәсәлән, 2017нче елдан башлап, ягъни бу рента килешүе төзелгәннән соң, Илһам ага Шакировка ай саен 22 мең сум күчереп барган. Шуңа күрә мәрхүмнең Казан үзәгендәге элиталы йорттан бирелгән икенче фатиры да Хаҗиевка калган. Тик бу рента килешүен Илһам Шакиров акчага мохтаҗ булганга төзегәннәрме, әллә Хаҗиевка фатир кирәк булгангамы – монысы икенче мәсьәлә.

Илһам Шакиров туганнарының хокукын яклаучы адвокат Гүзәл ханым Вәлиева әлеге уңайдан «Безнең гәҗит»кә менә ниләр сөйләде:

– Ни өчен опекунлык Алсу Батталова исеменә ясалган? Чөнки әгәр Хаҗиев рәсми рәвештә үзе опекун булган булса, бу фатир берничек тә аңа кала алмас иде. Ул варисларга калыр иде. Чөнки закон буенча опекун үзе карап торган кешенең мөлкәтен бернәрсә дә эшләтә алмый. Шуңа күрә, аларга әлеге Алсу Батталова дигән ханым кирәк булган. Без бу ханымның кем булуын ачыкладык. Ул Хаҗиевның хатыны белән хезмәттәш. Аннан соң, Хаҗиев журналистларга интервью биргәндә, «мин аны карадым, мин аның опекуны» дип сөйли. Фактта опекун ул булып чыкмый бит. Опекун бит Батталова! Аннан соң, медиклар Илһам Шакировның 2013нче елдан авырый башлавын сөйли. Димәк, бу фатиры бирелгән вакытта ул әле нәрсә эшләвен аңышкан. Ләкин Хаҗиевка фатир калдырам димәгән бит! Рента килешүе кирәк, акчам да җитми, димәгән. Чөнки җиткән аның акчасы! Рента килешүе 2017нче елда – Илһам Шакиров инде ныклап авырган һәм үз эшләре өчен җавап бирә алмаган вакытта төзелгән. Бу – Хаҗиев инициативасы белән эшләнгән әйбер икәнен чамалап була. Янәсе, мәрхүмнең матди кыенлыклары булган. Нинди кыенлыклар турында сүз бара? Илһам ага Шакиров ай саен 29 мең сум пенсия алган, соңгы көненә кадәр Филармониядә эшли дип исәпләнгән һәм моның өчен дә аңа 32 мең сум ай саен күчереп барганнар. Аның Президент биргән затлы, чит ил машинасы бар. Аңа өеннән ерак булмаган кафеда теләсә кайчан бушлай ашау өчен карточка бирелгән булган. Аның элиталы йорттагы үз фатиры бар. Шулай булгач, бу кешене ничек матди кыенлыклар кичергән дә, Хаҗиевка фатирын рента килешүе белән бирерлек хәлдә яшәгән дип әйтеп була?! Хаҗиев, бу фатирны үзенә алу өчен Илһам абый исеменә счет ачтырып, банкка ай саен 22 мең сум түләп барырга тиеш булган. Ә ул акчалар кайда соң? Без тикшерттек, Илһам Шакировның банкта берничә исәп-хисап счеты бар. Тик аларда калган акчаларның иң зур суммасы – 170 сум. Калган акчалары кая киткән – монысы аңлашылмый. Әле Илһам ага үлгәч тә, хезмәт хакы күчеп бара торган картасыннан 50 мең сум салдырып алганнар, – ди ул.

«ТУГАН ХАКЫ ДА БАР»

Илһам Шакировның «племянница»сы Разия ханым Суфьянова да килгән иде суд залына, аның белән дә сөйләштек.

– Илһам Хаҗиев матбугатта безне хурлап дөрес булмаган сүзләр сөйли. Имеш, без исән вакытында абыйны карамаганбыз, хәлен белергә дә килмәгәнбез. Бу – ялган. 2010нчы елда, Илһам абыйның акылында бераз сәерлекләр сизелә башлаган иде. Ул абыйсын күмәргә кайткач та, онытылып китеп, «Мин монда нәрсә эшлим соң әле ул, өйгә кайтырга кирәк, өем юл аркылы гына бит минем», – дигән сүзләр ычкындырган иде. Шуңа күрә, туганнан туган апам Кәримә Гайнетдинова белән ноябрь аенда аның янына киттек. «Илһам абый, син инде өлкән яшьтә, без сине караячакбыз, шуңа килдек», – дидек. Безнең килгәнне Хаҗиев та белде – телефоннан абый белән сөйләшкәннәр иде, шунда әйткән күрәсең. Шундук килеп тә җитте һәм апа белән мине куып чыгарды. «Барыгыз апалар!» – диде. Без төнгә каршы, салкын көз кичендә апа белән урамда калдык. Хаҗиев безгә хәтта кунып чыгарга да рөхсәт бирмәде.

Отпуск вакытларым җиттеме – һәрвакыт Илһам абыйның хәлен белергә килә идек. Тик Хаҗиев безне аның янына кертмәде. «Минем әле вакытым юк сезне кабул итәргә, бөтен туганнар бер көн сайлагыз да, шул көнне килерсез!» – дип әйтә иде. Әйтерсең, без аның янына киләбез! Безгә Илһам абыйны күрсәтмәде ул. Аның нишләп болай итүе аңлашыла да. Кеше килгәндә Илһам абый яшәгән фатирга килеп, аны җыештырып, абыйны да юындырып-киендереп куярга кирәк бит! Мәшәкатьле… Елга бер мәртәбә килә идем мин. Килгән саен Хаҗиевның абыйны каравыннан канәгать булмыйча китә идем. Килгән саен сидек исе аңкыды анда, Илһам абыйның памперслары да вакытында алыштырылмагандыр. Иртән ашаткан да ул аны, көне буена калдырып чыгып киткән. Бер килүебездә шаккаттым. 2016нчы ел иде бу. Чәй эчәргә утырдык. Өстәлдә солы печеньесы тора иде. Илһам абый шул печеньены ачтан интеккән кеше кебек ашады да ашады. Туктата алмадык без аны. Шаккаткан идек. Ашату дигәндә дә, Илһам абыйны ашату өчен кафе бушлай ризык бирә иде, Хаҗиев пешереп интеккән икән дип уйламагыз, әзер ризык ашатты ул аңа. Шушы канәгатьсезлекләребезне сиздерә башлагач, 2016нчы елны Хаҗиев безгә беләсезме нәрсә диде? «Әгәр дә миңа каршы чыксагыз, бөтен телевидениене, журналистларны күтәрәчәкмен!» – дип куркытты. Шуннан соң бик күрсәтмәде дә абыйны. Килгән саен берәр сәбәп табып безне кертмәскә тырышуы да бу шикләрне көчәйтте.

Илһам абый үлгәч фатирына бардык бит инде. Анда минем гаҗәпләнүемнең чиге юк иде. Әйтерсең беркайчан да җыештырылмаган иде ул. Илһам абый яткан бүлмәне юганда гына да ун мәртәбә су алыштырдым мин, беләсезме! Шушындый тәрбия буламы соң? Ничек тәрбияләгән Хаҗиев абыйны шулай булгач?! Коточкыч иде фатир. Идәне су күрмәгән иде аның, – дип сөйли Разия ханым.

Мәрхүмнең туганнары бу фатирда үзләренең дә өлеше бар, ди. Мәсәлән Вакыйф абый Гәрәев болай дип сөйли:

– Илһам абый, Хаҗиев уйлавынча, ятим түгел – аның үз акылында булган, сәламәт 90 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп, 12 «племяннигы» бар! Бу Зәйнәп дигән апасы, ягъни минем әнием булмаса, Илһам абый бәлки бу дәрәҗәләргә ирешә дә алмаган булыр иде. Әни бөтен тормышын багышлаган аңа. Аны ашату өчен 4нче сыйныфны гына укыган да, мәктәпне ташлаган. Әгәр мәктәпне ташламаса, кем ашатыр иде – гаиләне алып баручы юк иде, дип сөйли әни. Ул Илһам абыйга бәхиллеген биреп, Казанга озаткан, аны зур кеше булсын дип теләгән, араларында гел хатлар йөргән. Шулай булгач, монда туган хакы да бар. Әнкәйгә хәзер 90 яшь, аның да күңеле риза түгел. Ярый, Хаҗиевка бер фатир да калмаса, бер хәл, ләкин абыйның өч бүлмәле бер фатирын алды бит инде ул үзенә! – ди Вакыйф әфәнде.

Әлегә суд утырышлары дәвам итә. Киләсе утырыш 13нче майга билгеләнде. Вакыйгаларны күзәтеп, сезне дә таныштырып барырбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Запись “Памперслары да алыштырылмагандыр” – Илһам Шакиров туганнары гаугалы фатир турында үз фикерен әйтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Каберендә чәчәк тә шиңеп бетмәде – суд башланды” – Илһам Шакиров фатиры өчен көрәш
Илһам Шакировның соңгы милке – Казан үзәгендәге фатиры өчен тарткалашу бара. Татарның даһи җырчысын соңгы көннәргә кадәр караган Илһам Хаҗиев, мәрхүм белән аралашмаган да туганнары фатирга дәгъва итә, ди.

Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу кызганнан-кыза. 21нче мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе (суды) икенче утырышка җыелды. Җырчының бертуган апасы 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан фатирына дәгъва итә. Үзе мәхкәмә утырышына килмәсә дә, аның ике адвокаты катнашты. Әлеге вакыйганы яктыртырга җирле матбугат чаралары һәм федераль каналлар да килде. Ләкин мәхкәмәне фото-видеога төшерергә рөхсәт итмәделәр. Утырышны кыска тоттылар.

АДВОКАТ: «ХАҖИЕВ ИНДЕ ИКЕ ФАТИРЛЫ БУЛДЫ»

Эш шунда, 2018нче елның 11нче маенда Илһам Шакировның фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевка күчерелгән. «Әлеге килешү канунсыз», – ди Зәйнәп Гәрәева вәкилләре. Баштарак әлеге документ Илһам Шакировның Альцгеймер чире белән авырганда, ягъни үз акылында булмаган вакытта төзелгән дип әйтеп килделәр. Бу юлы мәхкәмәдә башка аргументлар да китерелде.

«Безгә шунысы билгеле булды – Илһам Шакиров исеменнән аның караучысы (опекун) саналган Алсу Батталова Илһам Хаҗиев белән килешү төзегән. Җәмәгатьчелек әлеге фатир җырчыны караган кешегә күчерелә дип уйлый. Ә Хаҗиевның караучы булмавы ачыкланды. Зәйнәп апага бөтенләй билгеле булмаган Алсу Батталова 2017нче елның июль аеннан Илһам Шакировны тәрбияләп торган. Илһам Хаҗиев үзен караучы, гаилә әгъзасы кебек күрсәтә. Ләкин бездә сорау туа. Алайса ни өчен Батталова караучы буларак бара? Ул Хаҗиев белән рента килешүе төзи. Без бит Илһам абый белән Хаҗиев үзе килешү төзегән дип уйладык. Шуңа да Хаҗиев болай гына бу фатирны берничек тә ала алмас иде», – ди Зәйнәп Гәрәеваның адвокаты Гүзәл Вәлиева.

Хаҗиев ягы исә: «Гомерлек рента килешүе Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә опека органнары ризалыгы белән төзелгән», – ди. Килешүдә Хаҗиев рента түләүче буларак бара. Ягъни Илһам Шакировны карап һәм тәрбияләп торыр өчен чыгымнарны каплаган. «Алсу Батталова яхшы караучы иде. Үз эшен ахырга кадәр яхшылап башкарды», – ди Илһам Хаҗиев.

Ләкин Гәрәевләр ягы башка фикердә. Алар Илһам Шакировның рентага мохтаҗ кеше булмавын әйтә, шуңа да әлеге килешү ясалма төсмер ала дип саный.

«Илһам Шакиров, вафат булганчыга кадәр, Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе иде. Туганнары әйтүенчә, ай саен 32 мең сум алган. Пенсиясе 27 мең сум булган. Илһам Шакиров мохтаҗ кеше түгел иде. Рента килешүе буенча Хаҗиев аңа ай саен 22 мең түләп торырга тиеш булган. Ай саен 32 мең һәм 27 меңлек кереме булган кешегә тагын 22 мең сум нигә кирәк?» – ди Гүзәл Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, халыкка бу проблеманы дөрес аңлатмыйлар. Илһам Һаҗиев инде ике фатирлы булды, ди ул. Илһам Шакировның беренче фатиры да аңа күчкән.

«Хаҗиевта ике фатир булып чыга. Габдулла Тукай скверы каршында Николаев урамындагы йортта һәм Каюм Насыйри урамында. Икесе дә 80 кв метрга якын торак», – дип өсти Вәлиева.

Соңгы фатирны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка 2012нче елда тапшырган.

«ИЛҺАМ ШАКИРОВ ФАТИРЫ ӨЧЕН ИКЕНЧЕ ТАПКЫР КӨРӘШҮ»

Илһам Шакировны соңгы чирек гасыр караган Илһам Хаҗиев фатир өчен 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева түгел, ә аның улы Вакыйф Гәрәев көрәшә дип саный. Сүз уңаеннан, Вакыйф мәхкәмәгә килгән иде. Ләкин журналистлар белән элемтәгә кермәде. Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр Илһам Шакиров янына барып йөрмәгәннәр.

«Гомумән, алар килмәделәр. 20 ел дәверендә бу Вакыйф Гәрәев белән сөйләшкәнем булмады. Инде мин яхшылык эшләп, ел ярым элек бөтен гаиләләрен кунакка чакырдым. Алар анда да әдәпсезлек күрсәтеп киттеләр», – ди Хаҗиев.

Илһам Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр фатир өчен беренче тапкыр гына көрәшми. Моннан 20 ел элек Илһам Шакировның бердәнбер торагын тартып алырга тырышканнар.

«90нчы еллар азагында Вакыйф Гәрәев абзыйның (Илһам Шакировның) элеккеге фатирын канунсыз рәвештә хосусыйлаштырып, Казаннан качты. Илһам Шакиров 63 яшендә берүзе калган иде. Бернинди ярдәмсез һәм фатирсыз дип әйтеп була. Менә аннан соң Илһам абый аны эзли башлады. Фатирда теркәлүдән (пропискадан) төш, тынычлык белән бетерик бу мөнәсәбәтләрне дип үгетләп карады. Әлбәттә, ул риза булмады. Илһам абый мәхкәмәгә бирергә мәҗбүр булды. Беренчесендә җиңелгәч, Югары мәхкәмә Илһам абыйга фатирына булган хокукларын кире кайтарды. Абзыйны пычратмас өчен беркемгә дә әйтмәдем. Туганнары да белмәде. Гаять авыр процесс иде. Бу мәхкәмәне без көттек. Илһам абый да көткән иде. Бу мәсьәләдә аның үз фикерләре бар иде. Язмалары саклана. Сез белгән Гәрәй Рәхимгә үз сүзләрен әйткәне булды», – дип сөйләде Илһам Хаҗиев Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, Илһам Шакировның энесе Кыяметдин, аның уллары Хаҗиев яклы диләр.

«КАБЕРЕНДӘ ЧӘЧӘК ШИҢЕП ТӘ БЕТМӘДЕ – МӘХКӘМӘ БАШЛАНДЫ»

Илһам Шакировның милке тирәсендә бәхәс җырчының абруена тап төшерә.

«Мин монда мәхкәмәнең вакыты белән генә ялгыштым. Итагатьлек саклап, бер 50-60 көннән мәхкәмәгә бирерләр дип уйладым. 5-6 көннән булып чыкты. Илһам абыйның каберендә чәчәкләр дә шиңеп бетмәгән иде. Мәрҗани мәчетендә кырыгы вакытында бу мәхкәмә эше турында барысы да белделәр. Бу безнең өчен бик авыр булды», – ди Илһам Хаҗиев.

Мәхкәмә утырышы озак бармады. Аны 18нче апрельгә күчерделәр. Әлеге вакыйганы күзәтеп барачакбыз.

Марат ГАРИПОВ
Безнең гәҗит
Фото: БизнесОнлайн

Запись “Каберендә чәчәк тә шиңеп бетмәде – суд башланды” – Илһам Шакиров фатиры өчен көрәш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илһам Шакиров фатиры өчен бәхәс судта яңа борылыш ала
//Tatar today//

Казанның Вахитов районы судында, Илһам Шакировның фатиры өчен бәхәс буенча, икенче утырыш узды. Соңгы 20 елда артистны караган Илһам Хаҗиевны җырчының 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева Президент бүлеп биргән торак өчен судка биргән иде.

78 квадрат метрлы фатир Казанда Апанай мәчете янында урнашкан. Илһам Хаҗиевка ул гомерлек рента килешүе нигезендә күчкән.

– Без таләпләрне арттыру турында гариза бирдек, чөнки килешү буенча рентада Баталова фамилияле опекунның да эшләвен белми идек. Бездә яңа субъект, шуңа күрә яңа таләпләр барлыкка килә. Без килешү төзү фактын үзебез дә дәгъвалыйбыз, чөнки ул Шакиров мәнфәгатьләрен күздә тотмаган, – дип белдергән адвокат.

– Минем комментарийлар юк, – дип җавап биргән Хаҗиев, әмма Баталова барлыгын кире какмаган. Киресенчә, бу хатынның яхшы опекун булуын билгеләп үткән.

Киләсе тыңлаулар 18 апрельдә булачак.

Кazanfirst.ru

фото: БизнесОнлайн

Запись Илһам Шакиров фатиры өчен бәхәс судта яңа борылыш ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..