Архивы имам - Tatar Today - татар яңалыклары.

Элекке имамга мәктәп баласына өйләнгәне өчен колония хөкеме чыгарганнар?
20 апрельдә Рәсүл Салихов 4,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкем карарын йомшарткан.

Татарстанның Чирмешән районы Лашманка авылында элек имам булып торган Рәсүл Салиховны Татарстан югары мәхкәмәсе дүрт ел төрмәгә хөкем иткән. Чирмешән районы мәхкәмәсе 20 апрельдә чыгарган карарында аңа 4,5 ел төрмә һәм биш елга балалар белән эшләүне тыю җәзасы биргән булган. Имамның адвокаты бу карарны шикаять иткәннән соң, 3 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе хөкемне йомшартып, Салиховны колониягә дүрт елга җибәрергә, 3,5 елга балалар белән эшләүне тыярга дигән карар чыгарган. Бу хакта медиага 22 июльдә генә билгеле булды.

30 яшьлек Рәсүл Салихов Русия җинаять кодексының 134нче санлы “16 яшькә җитмәгән зат белән җенси яки башка төрле сексуаль сыйфаттагы гамәлләр кылу” маддәсе нигезендә гаепле дип табылган. Бер ел элек Салихов дин өйрәнү дәресләрендә танышкан 14 яшьлек кыз белән никахка кергән. Кызның ата-аналары моңа ризалыгын биргән. Ләкин кызга 16 яшь тулмаганлыктан, авыл советы бу никахны рәсмиләштерүдән баш тарткан. Соңрак Салиховка карата җинаять эше ачылды.

Танылган адвокат Руслан Нәгыев бу җинаять эше кысаларында зыян күрүче дип табылган кыз баланы һәм аның әнисенең мәнфәгатьләрен яклаган. Ул Азатлыкка сөйләгәнчә, элеккеге имамны кайсы колониягә озатачаклары әлегә билгеле түгел. Хәзергә ул Чистайда тикшерү изоляторында тотыла диде Нәгыев.

Адвокат сүзләренчә, кызның әнисенә дә җинаятьтә катнашуда гаеп белдерелгән булган, тикшерүче аны хәтта кулга алырга таләп иткән. Ләкин адвокат тырышлыгы белән мәхкәмә бу ханымга карата читкә китмәү шарты кую белән чикләнгән, ә соңрак аның өстеннән барлык гаепләр дә алынган. “Бу хәлләр гаиләгә начар тәэсир итте, кыз балага психологик зыян салынды, чөнки аларның өенә мәктәптән дә, опека оешмаларыннан да вәкилләр килделәр. Шулай да, гаиләне яклап булды”, диде Нәгыев.

Адвокат Салиховның җәзасы берникадәр киметелүен искәртте. “Аны авыр җинаятьтә гаепли иделәр – 14 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә керүдә” дип аңлатты адвокат.

Русия Җинаять кодексына ярашлы, 12 яшьтән узган, ләкин 14 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен өч елдан алып 10 елга кадәр төрмә, 15 елга кадәр аерым бер төр шөгыльдән тыю, ике алга кадәр ирекне чикләү җәзасы яный.

Татарстан мөселманнары диния назәрәте Салиховның рәсми рәвештә имам булмавын, мөфтият аттестациясен узмаганын белдерде.

Фото Азатлык Радиосы сайтыннан

Запись Элекке имамга мәктәп баласына өйләнгәне өчен колония хөкеме чыгарганнар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гәүдәсе дә табылмады” – Сөләйман хәзрәт Зарипов юкка чыгуына 4 ел тулды. Ни булды соң? [видео]
Казанның “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман Зарипов югалуга 7 февральдә дүрт ел булды.

Бу уңайдан “Idel.Реалии” хокук яклаучы, Низаглар анализы һәм кисәтү үзәге җитәкчесе Екатерина Сокирянская белән сөйләште.

— Казанның “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман Зарипов югалганга 4 ел тулды. 2016 елның 7 февралендә ул үзенең юлдашы, Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге “Изгелек йорты” (“Dar al Ber Society”) хәйрия оешмасы вәкиле Габде Нәҗим Әлдин белән Мордовия башкаласы Саранскидан Татарстанга кайтып барганда юкка чыкты. Русиядә мондый сәер югалулар еш буламы? Дин әһелләренең шулай югалып табылмау очраклары булганмы?

— Соңгы елларда мондый югалулар сирәгәйде. Көч белән алып кителгән кешеләрнең югалуы да сирәгрәк була. Әмма беренче чечен сугышы башлангач һәм бигрәк тә икенче чечен сугышы чорында кешеләрнең мондый югалу очраклары озак еллар буе чыннан да бик күп булды. Хокук яклаучылар исәпләвенчә, Чечняда ике сугыш чорында дәүләт вәкилләре алып киткән дип исәпләнгән биш меңләп кеше юкка чыккан, күпчелеге икенче чечен сугышы чорында. 2002 ел башларында чечен низагы Чечня чикләреннән чыга башлады һәм Ингушетиядә дә “чистартулар”, кешеләрне урлаулар башланды. Урлауларның беренче иң нык артуы 2004 елда булды. Әле дә хәтерләвемчә, март аенда. Кешеләрне Дагыстанда да урлый башладылар. Анда мондый ысуллар 2007 елда аеруча күп кулланылды.

— Һәркайда бер үк сценарий кулланылдымы?

Екатерина Сокирянская

— Сценарий якынча бер үк иде. Кешене көч структураларының битлек кигән хезмәткәрләре номерсыз машинага (Чечняда БТРга) утыртып алып китә һәм шуннан соң ул кешене туганнары бүтән күрми. Кайвакыт кеше өеннән үзе чыгып китә һәм шәһәрнең кеше булмаган, бернинди шаһит тә күрмәгән урынында юкка чыга. Шуннан соң инде ул беркайчан да табылмый. Әмма андый очраклар күпкә азрак иде. Барыбер ниндидер камералар табыла, алардан урлап алып китү вакыты эләккән видеолар алына.

Мондый ысуллар башта Төньяк Кавказда киң таралды. Алар гадәттә Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкарда һәм Төньяк Осетиянең Пригородный районында булды. Соңгысында ингуш милләтендәгеләр урланды. Кайберләре Владикавказда, кайберләре Пригородный районында урланды һәм алар беркайчан да табылмады. Нәкъ менә анда мондый хәлләр кеше күрмәгән урыннарда булды. Кеше юкка чыга һәм аның урланган булуына бернинди дәлилләр табылмый, җинаятьчеләр дә ачыкланмый.

— Андый очраклар Төньяк Кавказда гына булдымы?

— Акрынлап мондый очраклар Русиянең зур шәһәрләрендә дә теркәлә башлады. Күбрәк ул очраклар Төньяк Кавказдан килгән кешеләр белән булды. Андый хәлләр Мәскәүдә дә булды. Мәсәлән бер кешене вокзалда полиция тоткарлаганнан соң ул юкка чыкты. Петербурда дүрт ингушның урлануы зур шау-шу кубарды. Ул эшне тикшерүдә мин үзем дә катнаштым. Шаһитләрне таптык. Урлау булган дип шикләнелгән урынга каршы йорттагы фатирларны йөреп чыктык. Һәм кешеләр ул хәлләрнең кинодагы кебек булуын сөйләде. Машинаны куәт структураларының битлекле хезмәткәрләре туктаткан да, яшь ингушларны башка машинага күчереп утырткан һәм шуннан алар юкка чыккан. Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бу эшне карады һәм шикаять итүчеләр файдасына карар чыгарды. Мондый урлаулар Башкортстанда да, Русиянең башка төбәкләрендә дә булды.

— Алар арасында дин әһелләре дә булдымы?

— Төрле кешеләр булды. Мәсәлән Ингушетия прокуроры ярдәмчесе Башир Оздоев. Ул ФСБның Ингушетия бүлегендә кеше хокукларын бозулар, азаплаулар һәм башка канун бозулар турында хисап язган булган. Аны урлап алып киткәннәр һәм шуннан соң ул югалган. Гайре рәсми дини җитәкчеләр саналган яшьләр дә булды. Алар мәчет имамнары түгел. Имамнарның урлану очракларын хәтерләмим. Имамнарны, хәтта мөфти урынбасарын үтерү очрагы да булды. Ә менә Якын Көнчыгышта укып кайтканнан соң яшьләр арасында популяр булып киткән яшь кешеләрнең югалу очраклары булды. Мәхкәмәсез үтерү очраклары булды. Рәсми рәвештә махсус операция уздырылуы хәбәр ителә, ә чынлыкта беркем дә ут ачып каршылык күрсәтмәгән була. Үтерелгән кешеләр эзләүдә дә булмаган, полициянең ниндидер исемлегендә дә теркәлгән булмаган. Аларның бернинди каршылык күрсәтмәвен күргән шаһитләр бар. Аларга ут ачканнар һәм соңыннан атыш вакытында һәлак булды дип белдергәннәр.

— Татарстанда югалган имамның туганнары хокук саклау оешмаларының инде Сөләйман хәзрәтне эзләмәвен әйтә. Полициянең бу гамәлен ничек бәялисез? Димәк туганнары моның белән килешергә тиеш булып чыгамы?

— Туганнарның актив булуы мөһим. Әгәр мондый эшләрне тикшерә калсалар да, ул башлангыч чорда була. Нигездә туганнары видеокамералар төшергән сурәтләрне соратып алган, үз адвокатлары аркылы шаһитларны җыйган, биллингларны (телефон сөйләшүләре) соратып алган, ягъни үзләре тикшерүче ролен үтәгәннәрнең эше тикшерелә.

Әмма җинаятькә катнашы булганнарны табып булмау сәбәпле, күпмедер вакыттан соң тикшерү туктатылып кала. Ул вакытта инде туганнарына тикшерү органнарының эшне алып бармауларына зарланып мәхкәмәгә шикаять итәргә кирәк. Эшне кабат торгызалар, әмма күпмедер вакыттан соң ул кабат тукталып кала. Шуннан соң Төньяк Кавказда күпләр органнарның гамәл кылмавын шикаять итә-итә аны Европа мәхкәмәсенә кадәр җиткерәләр.

Минемчә, бу хәл белән ризалашырга кирәкми. Эзләүне дәвам иттерү кирәк, чөнки кайчандыр бу тикшерү эше дәвам итәргә мөмкин. Мондый эшләр тикшерелсен өчен сәяси ихтыяр кирәк. Бу очракта сүз ике кеше турында бара, аның берсе әле имам булган. Бөтен җирдә камералар, шаһитлар булган безнең заманда эзсез юкка чыгарга мөмкин түгел. Бу җинаятьне тикшерүгә теләк кенә кирәк.

— Хәзер Татарстан һәм Башкортстанда Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасы вәкилләре озак вакытка хөкем ителә. Сез кешеләрне урлауга бәйле дәлилләнгән очраклар турында сөйләп киттегез. Хәзер тактика үзгәрүе, ягъни урлау урынына төрмәләргә утырту кулланыла дип әйтеп буламы?

— Әйе, була.

— Бу алымнар өчен хокук яклаучылар хакимиятне нык кына тәнкыйтькә тота. Файдасы бар дип саныйсызмы?

— Монда проблем – бик озак елларга хөкем ителүдә түгел. Әгәр кешеләр коточкыч җинаятьләр кыла икән, алар озакка, хәтта гомерлекккә утыртылырга тиеш. Монда проблем — дәлилләрнең хәрәмләшүләргә нигезләнеп, кешеләрне ялган җинаять эше нигезендә утыртулары турында бара, моны хокук яклаучылар бер генә әйтмәде.

Аларның (“Хизб ут-Тәхрир”- ред.) террор гамәлләре яки дәүләт түнтәрелеше планлаштыруы турында бернинди дәлилләр дә юк. Кайвакыт эш тулысынча ялганга корылган булырга мөмкин. Ә кешенең әзме-күпме нәрсәдәдер катнашлыгы булса, аңа тагын күп кенә гаепләү маддәләре өстәлергә мөмкин. Яки инде кирәкле дәлилләр булдыру өчен газаплаулар кулланалар, бу һәрбер хокукый дәүләттә тыелган булуга карамастан. Шуңа күпмедер рәвештә кешеләрне урлауларга алмашка җинаять эшендәге хәрәмләшүләр килде дип әйтеп була.

Сөләйман Зарипов машинасы Буада табылды

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең икенче имамы, Сөләйман Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге “Изгелек йорты” хәйрия оешмасы вәкиле Габде Нәҗим Әлдиннең Саранскидан Казанга кайтып килгәндә югалуына дүрт ел булды. Дин әһелләре 2016 елның 7 февралендә юкка чыккан иде. Эзләү бернинди нәтиҗә бирмәде.

Туганнары Русия президенты Владимир Путинга да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде, ул да нәтиҗәләр бирмәде. Тикшерү комитеты эзләүне 2017 елда туктатты.

Мәгълүмат Чит ил агентлыгы

Запись “Гәүдәсе дә табылмады” – Сөләйман хәзрәт Зарипов юкка чыгуына 4 ел тулды. Ни булды соң? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Туган көн үткәрәсе килә, ә дин буенча ярамый. Нишләргә? [дин вә йола]
— Ислам динендә туган көн юк. Шуңа да кайбер дин кардәшләребез үзләрен котласалар, бүләк бирсәләр, үпкәли, ачулана. Мондый очракта нишләргә?

“Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ:

— Дөрестән дә, дин юлына баскач, тормышны ак белән карага, ягъни ярый-ярамыйга бүлүчеләр бар. Кемдер гомере буе туган көнен уздырып яши дә, намаз укый башлагач, бәйрәм итүне туктата, берәрсе котласа: “Исламда туган көн юк”, — дип кырт кисә. Хәзрәтләр дә туган көн белән бер-берсен тәбрик итә һәм монда хилафлык юк. Бүләк бирү дә — күркәм гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Бүләкләр бирешегез. Ул араны якынайта”, — дигән. Туган көнне үткәрергә ниятләсәк, хәләл итеп уздырыйк. Гомер дә, вакыт та — Аллаһның нигъмәте. Аларны сатып алып та, кире кайтарып та булмый. Шуны белик: туган көн безне йә җәннәткә, йә җәһәннәмгә якынайта. Шулай ук алтын урталыкны онытырга ярамый. Алайса, кайберәүләр арттырып җибәрә — бәйрәмнәрен бик зурлап уздыра һәм бу масаю, тәкәбберләнү кебек гөнаһка кертергә мөмкин. Чаманы белмичә мактап, булмаган сыйфатларны өстәп, кешене бозуыбыз бар.

Зәлия САБИРОВА

Чыганак: Ирек мәйданы

Запись Туган көн үткәрәсе килә, ә дин буенча ярамый. Нишләргә? [дин вә йола] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Ураза тотканда кеше Аллаһ Тәгалә хәләл кылган нәрсәләрдән дә тыела»
Рамазан аена керергә дә санаулы көннәр генә калып бара. Казандагы “Өметлеләр” мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән ураза хикмәтләре турында сөйләшәбез. //Интертат//

– Алмаз хәзрәт, ураза ач торудан гына гыйбарәт түгел, ә гайбәт, яман гадәтләрдән саклана торган ай, мәгърифәт ае да диләр…

– Рамазан аенда ураза тоту – ул ислам динендәге биш багананың берсе. Шуңа күрә, ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй, иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки, сез ураза тотып тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз)» (Бәкара – 183).

Гарәп телендә ураза «сыйәм» дип атала. Бу сүз гарәпчә “Нәрсәдән дә булса тыелып тору”ны аңлата. Коръән иңә башлагач, бу сүз билгеле бер гыйбадәтне аңлата башлады. Ураза – ул  Аллаһның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү нияте белән, таң атканнан алып, кояш баеганчыга хәтле, ашау-эчүдән, якынлык кылудан һәм начар сүзләрдән вә гамәлләрдән тыелу. Кайбер кешеләр ураза тотуның асыл мәгънәсен аңламый. Алар уразаны ашау-эчүдән тыелу гына дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, ураза – ул тәнгә ләззәт бирүче бөтен хәләл нәрсәләрдән һәм бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең ашказаны гына түгел, ә бөтен әгъзалары ураза тотарга тиеш. Теле дә, кулы да, күзе дә, аяклары да. Шуңа күрә, уразада ашау-эчүдән тыелып та, гайбәтне, ялган сөйләүне, сүгенүне, кеше рәнҗетү һәм әрләшүне куймаган кеше көне буе ач торучы гына булып кала. Аллаһ Тәгалә аңа бернинди дә әҗер-савап бирми. Чөнки ул ураза тотып, яхшы якка үзгәрмәде һәм әхлагын яхшыртмады булып чыга. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с) әйтте: «Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел» (Бохари, хәдисләр җыентыгы). Башка хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйтте: «Әгәр дә сезнең берегез ураза тотса, хатыны белән якынлык кылмасын һәм кычкырышмасын. Әгәр дә аны берәрсе орышса, яки аның белән сугышырга теләсә, ул: «Дөреслектә, мин – ураза тотучы кеше», – дип әйтсен.» (Бохари, хәдисләр җыентыгы).

Ураза аркылы Ул кешеләрнең җаннарын һәм тәннәрен тәрбияли, гөнаһларын гафу итә һәм кыямәт көнендә бик күп нигъмәтләр бирә. Мөхәммәд (с.г.в.с) әйтте: «Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, хәдисләр җыентыгы).

– Рамазан аенда күп нәрсәләрдән тыелырга, ягъни сабыр итә белергә кирәк, дигән сүз. Менә шул сабырлыкка ирешергә нинди догалар булыша соң?

– Ураза тотканда кеше Аллаһ Тәгалә хәләл кылган нәрсәләрдән дә тыела. Шуңа күрә, бу гыйбадәт бик күп сабырлык сорый. Ураза сабырлык сыйфаты белән бәйле булганга күрә дә, аңа кыямәт көнендә әҗер-савап бик күп бирелә. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Бары тик сабыр итүче кешеләргә генә әҗер-савап хисапсыз бирелә” (Зүмәра – 10)

Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай диде: «Адәм баласының һәр гамәле өчен әҗер-савап арттырып бирелә. Бер яхшы гамәлгә әҗер-савап уннан алып җиде йөзгә хәтле арттырыла. Аллаһ Тәгалә янә болай ди: «Бу – уразадан башка гамәлләр өчен генә. Дөреслектә, ураза – ул Минем өчен һәм Мин аңа Үзем әҗер-савабын бирәм. Чөнки ул нәфес-теләген һәм ризыгын Минем өчен калдыра. Ураза тотучының ике шатлыгы бар: бер шатлыгы – авыз ачканда, ә икенчесе – Раббысы белән очрашканда.» (Мөслими, хәдисләр җыентыгы).

Аллаһ Тәгаләдән сабырлык сорап, “Бәкарә” сүрәсенең 250нче аятен укырга мөмкин: “Раббәнәә әфригъ галәйнәә сабрән вә сәббит әкъдәәмәнәә вәнсурнәә гәләл-каумил-кәәфириин”. Мәгънәсе: “Әй Раббыбыз! Безгә бик күп сабырлык бир, безнең аяк табаннарыбызны нык кыл (күңелебездән курку хисен ал) һәм имансыз халыкка каршы торырга безгә ярдәм ит” .

Шулай ук “Әгъраф” сүрәсенең 126нчы аятен укырга була: “Раббәнәә әфригъ гәләйнәә сабрән вә тәвәффәнәә мүслимиин”. Мәгънәсе: “Әй Раббыбыз! Безгә бик күп сабырлык бир һәм әҗәл вакытында, мөселман хәлебездә җаныбызны ал.”

– Балаларның ураза тотуына ничек карыйсыз? Җәйге айларда аларга бик авырга туры килә бит…

– Балигъ булмаган балага ураза тоту фарыз түгел. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Өч кешенең кылган гамәлләре гамәл дәфтәренә язылмый: акылсыз кешенең гамәле акылына килгәнче, йоклаучы кешенең йокысыннан уянганчы һәм сабый баланың балигъ яшенә җиткәнче” (Әбү Давыд). Бала балигъ яшькә җитсә генә, аңа Рамазан аенда ураза тоту фарыз була. Кеше балигъ яшькә төрлечә җитә. Бу аның организм эшчәнлегенә бәйле. Гадәттә, кыз балалар 13-14, ә ир балалар 14-15 яшьтә балигъ булалар. Шуңа да карамастан, ата-аналар, балалары кечкенәдән ияләнсеннәр дип, ун яшькә җиткәч, ураза тоттыртырга тиешләр. Әлеге хөкем намаз турында әйтелгән хәдистән алына. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Җиде яшьлек балаларыгызга намаз укырга кушыгыз. Әгәр дә ун яшьтә дә укымасалар, аларга сугыгыз һәм бер ятакта бергә йоклатмагыз” (Әбү Давыд, хәдисләр җыентыгы). Балигъ булмаган очракта, бала мөмкинлегенә карап, ураза тота. Әгәр дә үзен начар хис итсә, уразасын боза, әгәр дә үзен яхшы хис итсә, ураза тота ала.

– Алмаз хәзрәт, беренче тапкыр ураза тотучыларга киңәшләрегез нинди?

– Күп очракта кеше, ашамыйча һәм эчмичә торгач, хәлсезләнәм дип курка. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә без – кешеләргә булдыра алмый торган эш йөкләмәде. Диндәге бөтен гамәлләрне дә кеше булдыра ала. Шуңа күрә, беренче тапкыр ураза тотучыларга ач торудан курыкмаска киңәш итәм. Әгәр дә кешедә мондый курку хисе бар икән, ул Аллаһка ялварып, ярдәм сорасын. Үземнең ураза тоту тәҗрибәмнән чыгып шуный әйтер идем: рамазан аеның беренче атнасында эчмичә һәм ашамыйча торгач, кешенең башы авыртырга һәм хәле китәргә мөмкин. Бераздан соң, кешенең организмы ач торуга ияләшә һәм уразаны җиңел кичерә башлый. Шулай ук ураза тоткан вакытта, көчне дә дөрес сарыф итә белергә кирәк. Ураза тоткан вакытта эссе мунча керү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, кан бирү бик хупланмый, чөнки бу нәрсәләр хәлне ала.

-Шәхсән үзегез ничә яшьтән ураза тота башладыгыз?

– Уразаны мин 14 яшьтә тота башладым. Ул заманда ураза көн кыска вакытка – кыш көненә туры килгән иде.  Минем ураза тота башлаганыма хәзер унҗиде ел тула. Мәчеттә безне гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән, ә соңыннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган Вәкил абый Нәҗмиев укытты. Мәчеткә аның дәресләренә мин 11 яшьтә йөри башладым. Ул безгә ислам динендә хәләл һәм хәрамны, әхләк кагыйдәләрен, пәйгамбәрләр тарихын, иман нигезләрен, Коръәнне уку кагыйдәләрен һәм биш вакыт намаз тәрипләрен өйрәтте.

– Рамазан аенда “Өметлеләр” мәчетендә нинди чаралар көтелә?

– Рамазан аенда безнең мәчеттә, бүтән мәчетләрдәге кебек үк, ястү намазыннан соң җәмәгать белән 20 рәкәгать тәравих намазы укыла, 25 кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесләре оештырыла. Шулай ук, рамазан ае ахырында фитыр сәдакасы җыелып мохтаҗларга таратыла.

– Уразаның галәмәтләре, аның адәм баласына уңай йогынтысы хакында күп сөйлиләр…

– Уразаның файдалары, чыннан да, бик күп. Ураза кешенең тәненә һәм җанына сихәт бирә. Ураза тотучы кеше ризыкның, суның кадерен белә башлый. Башка вакытта кеше ризыкка ни дәрәҗәдә мохтаҗ булуын төшенми. Ә ураза тотып, авыз ачканда аңа коры ипи дә шулкадәр тәмле тоела: ул аның нинди зур нигъмәт икәнлеген аңлый. Ураза кешенең күңелендә ихласлылык һәм шәфкатьлелек хисе тәрбияли. Ач торып, кеше фәкыйрьләрнең хәлен аңларга өйрәнә. Чөнки ул ачлыкны тәне һәм күңеле белән кичерә. Ураза кешенең нәфесен гөнаһлы теләкләрдән пакьли һәм гөнаһлардан тыелырга өйрәтә. Шул сәбәпле, кеше нәфес колы булудан туктый. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Ураза ул калкан кебек” (Бохари, хәдисләр җыентыгы). Калкан кешене дошманнан саклаган сыман, ураза кешене гөнаһлар кылудан саклый. Ураза кешене шулай ук сабырлыкка өйрәтә. Кеше, ураза тотып ачлыкка, авырлыкка түзәргә, телне, әгъзаларны гөнаһлардан тыярга өйрәнә. Ураза кешенең организмын сәламәтләндерә, аны төрле начар матдәләрдән чистарта. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Ураза тотыгыз, сәламәтләнерсез”, – диде. (Тәбарани, хәдисләр җыентыгы). Ач торуның организмга файдасын физиология өлкәсендәге япон галиме Ёсинори Осуми 2016 елда дәлилләде һәм шушы ачышы өчен Нобель премиясе алды. Ул ачыклаганча, ач торганда, организм стресс кичерә. Шуның сәбәпле, күзәнәкләр зарарлы матдәләрне, токсиннарны эшкәртә башлыйлар. Моның нәтҗәсендә, организм төрле инфекцияләрдән арына һәм яшәрә башлый. Менә бу процесс фәнни телдә “аутофагия” дип атала.

Белешмә: Алмаз хәзрәт Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туган. Башлангыч дини белемне авыл мәчетендә ала. 11 сыйныфны тәмамлагач, 2003 елда Россия Ислам университетына керә. Анда 6 ел укый: 2 ел әзерлек бүлегендә, 4 ел ислам фәннәре факультетында. Факультетта ул гарәп теле һәм Коръән тәфсире белгечлеген үзләштерә. Укып бетергәч, университетта укытырга кала. 2010 елда “Өметлеләр” мәчете ачылгач, шунда имам-хатыйб булып эшли башлый. Гаилә хәле: өйләнгән, өч баласы бар.

Мөршидә КЫЯМОВА

Запись «Ураза тотканда кеше Аллаһ Тәгалә хәләл кылган нәрсәләрдән дә тыела» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..