Архивы инфаркт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Инфарктан ничек сакланырга? [киңәш]
1) Оптималь кан басымы – 120/80. Чик сызыгы – 140/90. Аскы күрсәткеч зуррак булган саен, йөрәккә куркыныч арта бара. Аны 20 процентка гына төшерү дә инфаркт бәрү ихтималын 60 процентка киметә.

2) Дөрес туклану мөһим, майсыз ризыкка күчү кандагы холестерин микъдарын 10 процентка киметә, бу исә инфаркт булу куркынычын 25 процентка азайта.

3) Тәмәкене ташлау зарур, 2 елдан соң инфаркт куркынычы үз гомерендә тәмәке тартып карамаган кешеләрнеке кебек кенә булыр.

4) Кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотарга кирәк – ул артса, кан тамырлары эченә май утыра башлый, алар тыгыла. Диабет белән авыручыларның 70 проценты йөрәк-кан тамырлары чирләреннән дөнья куя.

5) Нормаль авырлык формуласы: буй озынлыгы минус 100. Әлеге формула белән чыгарылганнан тагын 15 процентка кимесә, идеаль авырлык була, симерүдән куркырга кирәк.

6) Стресстан качу мөһим, чөнки артык дулкынлану кан басымын күтәрә.

7) Атнага 2 тапкыр яртышар сәгать кенә булса да спорт белән шөгыльләнү файдалы. Җәяү йөрү, акрын йөгерү, йөзү, велосипедта, чаңгыда йөрү – болар инфаркт куркынычын 45 процентка кадәр киметә ала.

Теләче информ

Запись Инфарктан ничек сакланырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Инфарктны 90 проценты бер-бер нәрсә ашаганмын, ахры, яки остеохондроз башланды бугай, дип уйлый”
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына балачактан ук нигез салына. Ул чагында бу хакта белми калабыз, хәтта әти-әниләребез дә моның турында уйланмый, табиблар да искәртеп тормый. Юкса әллә нәрсә эшләргә дә кирәкми: гомуми холестеринны тикшертү өчен кан анализы гына тапшырасы.

Атеросклероз авыруын ачык­лау буенча быел Казанда пилот проект эшли башлаган. Башкала­ның сәламәтлек саклау идарәсе баш кардиологы Зөлфия Ким әй­түенчә, әлегә шәһәр күләмендә генә чаралар уза, ә киләсе елдан республика халкын колачлаячак. Программа генетикага бәйле рә­вештә килеп чыгучы атеросклероз авыруына каршы торуны үз эченә ала. Белгечләр аерым бер кешене түгел, тулы гаиләне тикшерә. Моның өчен миокард инфаркты, ишемия инсульты кичергән яшь кеше сайлап алына. Аны һәм бер үк вакытта гаилә әгъзаларын да дәвалау оешмасына чакыралар. Балигъ булмаган яшьтәгеләрне Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре карый. Ата-аналарның биологик материалы генетик анализга җибәрелә. Чирнең балада килеп чыгу куркынычы булса, ул киләчәктә белгечләрдә даими тикшеренеп тора. Инсульт, инфаркт кичерүче дә кардиологлар белән элемтәне өзми.

Белгечләр гаилә әгъзаларына яшәү рәвешен, ашау-эчүне үзгәр­тергә киңәш итә. Казанда әлеге программа эшли башлагач, 2 меңгә якын кеше тикшеренү узган һәм аларның 5 процентында чирнең нәселдән килү ихтималы зур булуы ачыкланган. “Әлеге программа генетик мутациядән тыш, шикәр, гипотиреоз чирләрен алданрак ачык­­ларга һәм аларга каршы дә­ва­лану чаралары күрергә ярдәм итә”, – ди Зөлфия Ким. Идел буе ок­ру­гында балаларның штаттан тыш кардиологы Динара Садыйкова әйтүенчә, кандагы холестерин кү­ләмен ата-аналар балага биш яшь тулгач та тикшертә ала. Әгәр гаилә әгъзала­рының берсе инфаркт яки инсульт ки­черсә, баланың ике яшь­тә үк холестеринын тикшер­тергә кирәк. Ә атеросклероз мәсь­әләсен Россия табиблары соңгы елларда гына өйрәнә башлаган. Моны белгечләр дә яшерми. Алга киткән илләрдә балалар арасында гиперхолестеринемия тикшере­нүләре 60–80 процентны тәшкил итсә, бездә ул нибары бер-ике процент кына икән. Бу күп кенә педиа­трларның ул хакта белеп бетермәве белән дә аңлаты­ла. “Балаларда, холестерин күләме зур булуга карамастан, педиатрлар аңа әһә­мият бирми. 18 яшь тулгач, терапевтка күренерсез әле, дип җибә­рүчеләр дә була, – ди Динара Ил­гизәр кызы. – Юкса югары холестерин – атеросклероздан тыш, башка чирләрне дә күрсәтүче билге”.

Холестерин анализы хакында ишетмәгән кеше юктыр. Диспансеризация үткәндә дә кан анализы аша холестеринны ачыклыйлар. “Аның 9 м/моль литрдан артып китүе төрле авырулар барлыгын кисәтә. Ул чагында кешенең үзенә генә түгел, бөтен гаиләсенә өстәмә тикшеренүләр узарга кирәк. Кеше­дә 55 яшькә кадәр инфаркт булган икән, без моны бик иртә килеп чыккан дип саныйбыз һәм шулай ук бөтен гаиләсе аңа каршы сак­лану чарасы күрергә тиеш”, – ди МКДЦ йөрәк-кан тамырлары авырулары республика үзәге мөдире Альберт Галявич. Әлеге пилот проектны тор­мышка ашыру өчен Балалар республика клиник һәм Казандагы 7 нче клиник хастаханәләрендә махсус үзәкләр ачылган. Әти-әнисе яшь­ли инфаркт, инсульт кичергән гаилә әгъзалары шундагы белгеч­ләргә үзләре дә күренә ала.

– Әлеге чирләр дөрес тукланмаудан, аз хәрәкәтләнүдән һәм стресслардан килеп чыга, – ди Альберт Галявич. – Дөрес тукланмау кечкенәдән башлана. Бала организмы өчен иң зарарлы ризыклар – чипсы, гамбургер, чисбургер, “Фанта”, “Кола” ише татлы газлы эчем­лекләр. Алардан тулысынча баш тартырга кирәк, чөнки зыяннары төрле тикшеренүләр белән расланган. Ә чынбарлыкта нәрсә күрәбез: бакчадан башлап, мәктәпләрдә, спорт корылмаларында нәкъ менә шуларны тәкъдим итәләр. Икенче­дән, балалар аз хәрәкәтләнә. Казанны спорт шәһәре дияргә яратабыз, ләкин бездә спортчыларга караганда җанатарлар күбрәк. Өченче фактор – йокы туймау. Төнлә 7-8 сә­гать йокларга кирәк. Кеше өч-дүрт сәгать черем итеп, иртән баллы-татлы ризыклар капкалап, эшкә чыгып китә һәм көн буе коры-сары ашап утыра икән, 40 яшенә җиткән­дә кинәт инфаркт булуын көт тә тор. Авыру бик аз очракта гына нәселгә бәйле. Адәм баласы үзе өчен нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнне аерырга өйрәнсен иде.

Күп кенә илләрдә балаларның сәламәтлеген алдан кайгырту буенча программалар эшли. Мәктәп­ләрдә газлы эчемлекләр, чипсылар сату тыелган, су һәм соклар гына тәкъдим итәләр. Бездә күпме кирәк шулкадәр ал, беркем бернәрсә әйтми. Белгечләр гадирәк тукланырга, иртәне ботка ашаудан башларга чакыра. Балалар арасында кан басымы югары булганнар, артык авырлыктан интегүчеләр дә елдан-ел арта. Дәвалау оешмасына, улымның яки кызымның кан басымы күтәрелә, физик тәрбия дәре­се­ннән азат итегез, дип килүче ата-аналар да байтак икән. “Белешмә сорап йөрмәгез, киресенчә, хәрә­кәт­ләнүне арттырыгыз, көн саен йөрсен, йөгерсен”, – ди Динара Садыйкова.

Республикада күп кенә чаралар күрелүгә карамастан, инфаркт-инсульт кичерүчеләр кимеми. Моның сәбәбен Альберт Сәрвәр улы болай аңлатты: “Безнең медицина чит илнекеннән калышмый, ләкин кеше вакытында белгечкә килми. Хәтта инфаркт булгач та, барырга микән, әллә өйдә генә дәваланып карыйммы, дип уйлаучылар бар. Ун процент пациент кына беренче сәгатьләрдә килә. 90 проценты бер-бер нәрсә ашаганмын, ахры, яки остеохондроз башланды бугай, дип уйлый. Инфаркт билге­ләре – күкрәк читлеге тирәсендә авырту сизү, хәлсезләнү, салкын тир бәреп чыгу…”

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 176, 30.11.2018/)

Фото: https://pixabay.com

Запись “Инфарктны 90 проценты бер-бер нәрсә ашаганмын, ахры, яки остеохондроз башланды бугай, дип уйлый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табибә Равия Мухина: “Ревматоид артрит ракка охшаган” [сәламәт булыйк]
Ревматик чирләр иң киң таралган авыруларның берсе санала. Статистика буенча карасак, алар өченче урында, тик бу рәсми саннар буенча гына шулай. Чынлыкта исә, Җир шарында һәр икенче кеше ревматик чирдән интегә. Ревматик авырулар дигәндә, буыннар, сөякләр сызлавын гына күз алдына китерү ялгыш фикер. Баксаң, 36 төрле табиб теге яки бу җиренә зарланып килгән пациентны җентекләбрәк тикшерү өчен ревматологка җибәрергә мөмкин. //Интертат.ру//

Узган атнада Казанда ревматик авыруларга багышланган зур чара – “Салихов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үтте. Әлеге конференциядә Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе базасындагы Шәһәр ревматология үзәге мөдире Равия Мухина да катнашты.

Равия Мухина Казанда 12,5 мең кешенең ревматик чирләрдән интегүен, авыруның “уртача яше” 39 яшь булуын билгеләп узды. Ул ревматоид артритның яман шеш белән охшашлыгына игътибарны юнәлтте.

– Кеше чир башлануга 5 ел эчендә мөрәҗәгать итмәсә, дөрес диагноз куелмаса, пациентларның 50 проценты гариплек төркеменә чыгарга мөмкин. 10 ел эчендә дөрес дәва булмаса, 90 процентка якын кешегә гариплек яный, ди ул.

Равия Мухина әйтүенчә, ревматик чирләрнең күбесенең сәбәпләре билгеле түгел.

– Безнең организмда иммун системасы бар. Шул иммун система билгеле бер сәбәпләр аркасында какшый. Кемдер инфекция эләктерә, кемдер эшсез кала, кайберәүләр бала тапканда авыр кичерешләр аша уза, кемдер башка төрле стресс кичерә. Шушылар барысы да дисбаланска китереп, аннары иммун системасы агрессив рәвештә кешенең үзенә каршы “эшли башлый”. Шуңа күрә безнең даруларның да күбесе агрессивлыкны бетерә, яман шешләрне дәвалый торган препаратлар. “Бу бит яман шештән арындыра торган дару, ник моны эчәргә кушасыз”, – дип гаҗәпләнеп сорап килүчеләр бар, – ди Равия ханым.

Табибә буыннар сызлау башка авырулар белән дә бәйле булу мөмкинлеген билгеләп үтә.

– Безгә беренче тапкыр буыннар сызлый дип киләләр, ә карасаң, үпкә шешкән, я йөрәктә су җыелган булырга, бөерләр дә сафтан чыгарга мөмкин. Әле күптән түгел генә бер очрак булды. 6-8 ел эчендә берәүнең башта берәм-берәм колаклары начар ишетә, күзләре начар күрә башлаган, нәтиҗәдә буыннары да кушылган булган.

Нәрсәгә игътибар итәргә?

Равия Мухина игътибар итәргә кирәкле билгеләрне атады.

– Колак яфраклары пешеп чыккан кәбестә яфрагы кебек шешеп, кызарып чыгу кебек сирәк очраклар булгалый, моңа игътибар итәргә кирәк. Шулай ук, иртән чистарткан вакытта, борыннан кан китү, чәч коелуга зарланып килүчеләр дә “безнең” пациент булырга мөмкин. Авыз эче, телләрдә төрле җәрәхәтләр, авыз эчендә селәгәй бетү дә ревматик чир билгесе булырга мөмкин. Хәтта күздә күз яше бетсә дә, ул икенче төрле коры синдром дип атала, ул “безнең” чиргә керә. Шөкер, бар кеше дә белми, ә бит даруханәләрдә ясалма күз яше сатып алып, шуны тамызып йөрергә мәҗбүр кешеләр бар.

Табибә иммун системасы бер генә әгъзаны зарарламавын, аның бөтен әгъзаларга зыян салуын ассызыклый. “Ревматик чир ул – буын авыртуы гына түгел, бөтен организм чире. Без якынча 36 төрле табиб белән эшлибез, ул-бу шикләнүләр туа калса, алар мөрәҗәгать иткән пациентларны шундук безгә юллый”, – диде.

Равия Мухина, сәламәтлектә ниндидер тайпылышлар сизүгә, буын сызлау гына түгел, бизләр шешсә, тәндә төрле таплар чыкса, колак яфраклары кызарса да, оялмыйча табибка килергә киңәш итә.

Ни кызганыч, ревматик чир аркасында яп-яшь кызлар да, 3 яшьтән алып 10-14 яшькәчә балалар да хастага әйләнә. Алар да бот яки тез буыннарын алмаштыру буенча операцияләр кичерә. Сүз уңаеннан, былтыр шәһәр ревматология үзәгендә травматология,ортопедия бүлекләре ачылгач, буыннарны алмаштыру буенча 500 дән артык операция ясалган. Шуның 40 проценты – бот буыннарын алмаштыру, 60 проценты – тез буыннарын алмаштыру буенча. Равия Мухина операция ясаткан балалар бүген рәхәтләнеп үз аягында чабып йөри алуын әйтә. “Әле менә яңарак кына Балтач районыннан Зөһрә Гарәфетдинова бөтенләй йөрми иде, хәзер ике тез буынын алмаштыргач, үкчәле туфли кияргә хыяллана”, – ди ул.

Равия Мухина фикеренчә, ревматизм чирләренә әле игътибар җитеп бетми.

– Кешеләр күбрәк инфаркт, инсультлардан курка. Ә хроник ревматик авыруларга тагын да зуррак игътибар кирәк. Ревматоид артрит белән чирләгән хатын-кызларның 98 проценты җәмгыятьтән читләшүен тоя, 42 процент хатын-кыз үзенә пар таба алмый. 22 процент очракта ревматик авырулар гаиләләрнең таркалуына сәбәп булып тора. Шуңа күрә, бу социаль һәм психологик проблема булуын күздә тотып, без авыру кеше белән генә түгел, аның гаиләсе белән дә эшлибез, ди ул.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Запись Табибә Равия Мухина: “Ревматоид артрит ракка охшаган” [сәламәт булыйк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..