Архивы ирләр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ленария Мөслимнең “пешмәгән ирләр” турында посты хатын-кыз һәм ир-атлар арасында җәнҗал чыгара
378 комментар. Дистәләгән уртаклашу. 30 кешелек яңа чат һәм ике очрашу. Ленария Мөслимнең “Ир-атлар кайда?” дигән посты хатын-кызларны да, ир-атларны да бәхәскә һәм фикер алышуга җәлеп итте, дип яза Азатлык.

Бу атнада дөньяда Гашыйклар көнен билгеләп уздылар — мәхәббәт һәм гаилә кору турында сөйләшеп алырга тагын бер форсат. Ни өчен татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыга алмый интегә? Нигә татар егетләре “пешмәгән”? Шул хакта социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган постның авторы белән сөйләштек.

— “25-30 яшьлек дус-кызларымны ничек кияүгә бирергә? Кайда сез, тәртипле ир-атлар?” Мондый сүзләрне ачыктан-ачык язу шактый зур батырчылык таләп итә. Ничек син үз аккаунтыңда мондый пост калдырырга җөрьәт иттең?

— Хәзер 378 коммент калмады инде. Кемдер калдырган фикерләрен соңыннан бетереп ташлады — янәсе, беркем белән дә талашасылары килми. Күңел тулганга күрә яздым ул сүзләрне. Мин ике елга якын инде Дубайда яшим. Җәй көне Казанга кайттым. Дус кызларым белән күрештем. Барысы да диярлек 25-30-35 яшьлек менә дигән татар кызлары. Барысы да фатирлы, машиналы, инглизчә сөйләшәләр. Шәһәр чараларын оештыралар. Үз-үзләрен тәэмин итәләр. Кияүдә түгелләр. Әллә кемне эзләмиләр дә шикелле. “Безне димләп кара әле” дип әйтүче дус-егетләр дә бар. Ә сүздән ары узмый. Кыскасы, бер төнне дус-кызымда сөйләшеп утырабыз. Ул йөргән егете белән яңа гына аерылышкан. Үзе шундый уңган кыз! Әти-әнисенә йорт салырга да ярдәм иткән, икенче машинасын алмаштырган. Татарча шытырдатып сөйләшә. Бөтен чараларда катнаша. Аның сөйләгәннәрен тыңлап-тыңлап утырдым да — түзмәдем, эчке кичерешләремне уртаклашып, әнә шул постны язарга булдым. Тик аны төнлә чыгармаска булдык. Дус кызым язганнарымны укып чыкты да “иртәгә чыгарырсың” диде.

Икенче көнне постны элеп куйдым. Ул чыгуга ук китте репостлар, китте репостлар! Instagramда 90 комментар килде! Гомеремдә дә 90 комментар җыйганым юк иде. “Ленария, битеңне ач, без репостлар ясый алмыйбыз” дип яза башладылар. Татарлар да, урыслар да, кызлар да, егетләр дә уртаклаша башлады. Өч көн дәвамында телефонны кулымнан төшермәдем. Кеше яза да яза. Мин аны урысча язсам да, татар кызлары турында яздым. Күбрәк кеше күрсен, аңласын, ишетсен дип урысча язарга булдым.

Бер мәлне комментарларда егетләр телефон номерларын калдыра башлады. Янәсе, мин тасвирлаган кызлар белән танышасылары килә. Нәтиҗәдә WhatsAppта яңа чат оештырдым. Анда 30 кеше өстәлде. Билгеле, башта һәрберсеннән рөхсәт сорадым. Шундый сыйфатлы, “фильтрланган” кешеләр. Һәрберсе бизнеста, һәрберсе акыллы. АКШта, Лондонда һәм башка илләрдә нинди дә булса програм белән укып кайткан. Һәрберсенең гаилә корасы килә. Әмма йоклап йөриләр.

— Ул чатның файдасы булдымы? Халык бер-берсе белән аралашып китә алдымы?

— Шул 30 кешедән ике очрашу килеп чыкты. Әмма очрашудан ары китә алмадылар. Ул чат әле дә исән. Мин аны оештыруга кире Дубайга киттем. Казанда калган булсам, берәр танышулар клубын ачып җибәрер идем, валлаһи! Әйтәм ич, 27-35 яшьлек егет-кызлар, институт мөдирләренә кадәр кешеләр бар, ә лайк куюдан ары эш китми.

— Аларга булачак иренең, хатынының татар булуы мөһимме?

— Моңарчы алар нәкъ менә татар кешесен эзләгән булсалар, хәзер инде фәкать яхшы кеше булсын дип әйтә башлады. Хатын-кыз проблемы бер кая да китми инде ул: бала табу яше уза да китә. Шуңа күрә күбесенә куйган критерийларыннан баш тартырга туры килә.

— Ә егетләр?

— Егетләргә яшь кызлар кирәк. 17-яшьлек кызлар. Артык акыллы булмаса да ярый. “Үземә 40 булса да, хатыным яшь булсын” дип уйлыйлар. Татарстан егетләрен кузгату бигрәк авыр. Алар шундый йомшак. Әнисе, әбисе киңәшеннән башка эш итү аларга авыррак кебек тоела. Хатынны үзләре сайлап өйләнгәннәр сирәк очрый. Дөрес, мин Казанда 5-6 ел гына яшәп карадым, һәм бу минем шәхси күзәтүем. Әмма мин моны начар дип әйтмим.

— Син үзең Башкортстаннан. Анда башкачамы?

— Андагы егетләр, бәлки, кызурактыр. Татары да, башкорты да, урысы да кызурак. Татарстан егетләре, алар белән чагыштырганда, ничектер киләчәкне хисаплабрак эш итә дип әйтимме соң. Ләкин мин моны начар дип әйтмим. Миңа бу ошый. Кеше бөтен нәрсәгә аек акыл белән карый — бу яхшы күрсәткеч.

— Постыңа кире әйләнеп кайтсак, иң шаккатырган комментар нинди булды? Кайсысы истә калды?

Татарстан егетләрен кузгату бигрәк авыр. Алар шундый йомшак

— Бөтен фикерләр дә инде әйтелгән фикер иде. Кемдер кызлар башта үзләрендәге проблемны хәл итсен, йогага йөрсен, дип язды. Кемдер тәкәбберлекне киметергә кирәк дип уйлый. Гәрчә алар тәкәббер кызлар түгел. Шунысы ярылып ята: Европага күченгән кызлар белән Татарстанда яшәүче кызларның фикерләре нык аерыла. Европалар “Афәрин! 30 яшендә бөтен нәрсәгә ирешкән. Монда бернинди проблем юк ич!” дип яза. Ә татарстаннар “Алар инде карт кыз” дип ду килә. Европадагылар “без һолланд, швед кешесенә кияүгә чыгып бәхетебезне таптык, балаларыбыз, сезнең Русия балаларына караганда, татарча яхшырак та белә әле” дип язалар. Ә Татарстандагылар ачуланып “бу дус-кызларың болай бөтен нәрсәне дә үзләре булдыргач, нәрсәгә аларга ир” дип җавап кайтара. Янәсе, андый кызлар егетләрне куркыта.

— Синеңчә, ни өчен егетләр шундый куркак?

— Бәлки, егетләрдә сайлау мөмкинлеге күбрәктер. Кызлар берсеннән-берсе чибәр. Хәер, мин егетләрне аңлыйм да кебек. Хәзер кызларның эчке дөньяларын аңлап булмый. Бездә кызлар егетләрдән күбрәк ич, һәм алар егетләрне тышкы кыяфәт белән яулап алырга тырыша. Азган кызлар яхшы егетләрне эләктереп кала — анысы да юк түгел. Ә рухи як ничектер читтә кала…

— Татарстан кызлары арасында көндәшлек сизәсеңме?

— Кияүгә чыгып калуда көндәшлекме?

— Әйе.

— Әлбәттә, көндәшлек бар. Хәзерге заманда тышкы кыяфәт тә, эчке як та көндәшлеге. Мин инде шул үземнең дус, таныш кызлардан алып әйтәм. Рухи якка килсәк, хәзер бит нинди генә практикалар юк. Кызлар бик акыллы. Кайда нәрсә әйтергә, ничек китеп барырга, кайчан килмәскә, кайчан трубканы алмаска — барысын да беләләр. Популяр китапларны укып, кызларның да ориентирлары җуела диимме соң. Шул ук вакытта кызлар үзара ярышып, күп укып, барыбер ялгыз булып кала.

— Син Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә яшисең. Анда күпхатынлылык рөхсәт ителгән. Бу күренешкә ничек карыйсың? Бәлки, кайбер кызлар кебек, икенче яки өченче хатын булып кияүгә чыгаргадыр? Безнең җәмгыятьтә туып үскән хатын-кызлар андый никахта чын мәгънәсендә бәхетле була аламы, синеңчә?

— Күп кенә дус кызларым, гаиләле дуслар белән аралашканнан соң, ирең белән атнасына өч кенә көн күрешсәң дә әйбәт дигән фикергә килә башладым. Чөнки кешедә шәхси ирек кала. Рәхәт ич. Гарәп илендә пошынмыйча, сәүдә үзәкләрендә йөргән, үзләрен караган хатын-кызларны күзәтеп тә барлыкка килгән фикердер. Русиядә генә яшәгән булсам, мөгаен, башкача уйлар идем — икенче хатын булудан куркыр идем. Бездә бит бөтен проблем акча җитмәүдән килеп чыга. Ир кеше ике гаиләсен дә бертигез караса, хатын да ял итеп җитешә, беркем беркемне туйдырмый да. Ә нигә юк? Сөяркә тотканчы, дөресен әйтеп, ачыктан-ачык ике хатын белән ике гаиләдә яшәү хәерлерәктер. Балаларның да психикасы какшамый. Бөтен кеше бөтен нәрсәне белә, аңлый, кабул итә. Минемчә, һәрбер ир-ат та, хәленнән килсә, берничә хатын һәм берничә гаилә тотар иде. Кызлар ялгыз калмас иде, балалар әти-әниле үсәр иде. Тик Русиядә төп проблем — акча җитмәүдә.

— Син бит үзең дус-кызларың фатирлы, машиналы, дисең. Димәк, 30 яшьлекләр өчен дә акча җитмәү проблем булып каламы?

— Интернетта яшибез бит. Кемнең хатыны кайда ял иткәнен, нинди тренинг узганын күреп торабыз. Әһә, кемдер Тибетка барып кайткан. Димәк, мөмкинлеге бар, ире эшләтми, булдыра. Ә болай хәзер эшләгән кешегә бөтен ишекләр дә ачык. Башың эшләмәсә дә, SMM (социаль челтәр маркетингы) нечкәлекләренә төшенеп, рәхәтләнеп акча эшләп була. Акча проблемы юк. Инглизчә белсәң, бөтенләй бөтен җиһан ачык. Минемчә, 35-40 яшьлекләр, хәтта кайбер 30-яшьлекләр дә хәзерге заман тизлегенә җайлашып бетә алмый. Андыйлар костюм киеп, министрлар кабинетында утырам да тормыш җайлаша дип уйлый. Ә бит Ирек мәйданында утырып, аена 15 мең сум һәм квартал саен премия генә аласың. Бизнес түгел инде. Бу элекке совет чорыннан калган уйлау мирасы. Янәсе, дәрәҗәң була. 30+ яшьлекләр әле һаман шулай фикер йөртә. Ә бит гади кроссовка киеп тә типтереп яши аласың. Минемчә, күп кенә кеше элекке чор кагыйдәләреннән арына алмый. Хәзер вазгыять бик тиз үзгәрә, ә без аңа ияләшә алмыйбыз.

Фото: Ленариянең шәхси аккаунтыннан

Запись Ленария Мөслимнең “пешмәгән ирләр” турында посты хатын-кыз һәм ир-атлар арасында җәнҗал чыгара впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бер айга 2 400 сум – акчамыни инде ул? Их,ирләр! ” [язмыш]
Беркөнне эшем төшеп районга барганда, Арча-Кенәр юлындагы светофор буенда бер хатын белән кечерәк кенә баланың басып торганлыгын күрдем. Машиналар тыз да быз узалар да китәләр, берсе дә утыртмый.

Бала, туңмаскадыр инде, тик тормый, баскан урынында гына сикергәләп тора. Урамда март булса да, салкын шул быел. Төннәрен минус 28гә кадәр җитте. Көндез дә ул кадәр эреп китә торган түгел. Юлда торучыларга бигрәк тә авыр. Тик торганда эчкә салкын тиз үтә бит ул.

Ерактан ук боларга карап килгәч, мин туктамыйча узып китә алмадым. Аналы-уллы керә-керешкә и рәхмәт укыдылар инде миңа! “Бала белән булгач, хәзер шоферлар бик утыртмыйлар шул. Махсус кресло кирәк, ул булмаса, гаи күп штраф сала. Сез борчылмагыз, абый, туктатсалар, үзем түләрмен, яме”, – дип, хатын алдан ук әйтеп куйды. Хатынның малае да бик тере, ачык. Тегесен-монысын сөйләшеп киттек. Шулчак хатынның телефонына смс килде. “Элеккеге иремнән икән, 2 400 сум алимент акчасы күчкән”, – дип әйтеп куйды, укыгач.

Алиментның ни икәнен малай да бераз чамалый булса кирәк, и сөенде әнисе шулай дигәч, и шатланды. Әнисенең телефонын алып: “Мине онытмаган әтиемә рәхмәт! Зур булып үскәч, мин дә аңа булышырмын”, – дип, әллә ниләр әйтеп бетерде. Ул балага карап, күз яшьләрем килде. Бер айга 2 400 сум – акчамыни инде ул? Их,ирләр!

Кырлай борылышында, чыннан да, гаилар басып тора икән. Шул тирәгә җитеп, узып киткәнчегә кадәр аналы-уллы бертуктаусыз дога укып бардылар. Бар теләкләре – безнең машинаны туктатмасалар ярар иде. Теләкләре кабул булдымы, әллә инде полиция хезмәткәрләре бездән алда гына барган машинаны туктатып, шулар белән онытылдымы, безне чыннан да туктатмадылар. Мин әкрен генә узып киттем. Тормыш авырлыкларын күреп үскән бала, нәкъ зурларча: “Ходай бар ул”, – дип, битен сыпырып куйды. Икенче бер борылышка җитеп, шундагы кибеттән мин аларга икешәр кило алма, мандарин алып бирдем. 8 Март бәйрәме җитә бит, миннән хәер булсын, дидем. Мөршидә исемле хатын иде ул, Шушма борылышында төшеп калдылар. Ә өйгә кайтып керүгә мине сөенче көтеп тора иде: сыерым бозаулаган!

Ринат, Арча районы. Безнең авыл гыйбрәте газетасы

Запись “Бер айга 2 400 сум – акчамыни инде ул? Их,ирләр! ” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Әти-әни, саранлыгына күз йом, дип, ирем янына кире кайтырга үгетләде» [гыйбрәт өчен]
Бу тормышта көтмәгәндә-уйламаганда бик кызыклы очрашулар булып куя. Эш белән күрше республикадагы шәһәргә баргач, мин дә сыйныфташым Сәрияне (исемен үзгәрттем) очраттым. Ул нәни баласы белән урамда йөри иде. Хәлләрне сорашып, бераз сөйләшеп торгач, сыйныфташым мине өйләренә кунакка чакырды. Вакытым бар иде, ризалаштым. Иренең әти-әнисе өч бүлмәле фатирларын  ике һәм бер бүлмәлегә алыштырып, ике бүлмәлесен, сез – яшь гаилә, әле ишәерсез дип, уллары белән киленнәренә биргәннәр икән. //Татарстан яшьләре//

Сәрия ире белән Казанда бер туганнарының туенда танышкан. Озак та йөрмәгәннәр, өйләнешеп куйганнар. Һәм сыйныфташым, Казандагы яхшы эшен калдырып, чит республикага, чит шәһәргә яшәргә киткән. Олы уллары инде тугызны тәмамлаган, ә кызлары бер генә яшьлек икән әле: сыйныфташым озак вакыт балага уза алмый торган.

Сәрияләргә кергәч тә, бик гади яшәү-ләренә игътибар иттем, күптән алынган җиһазлар, иске обойлар… Мин моның сәбәбен …бәдрәфкә кереп чыккач белдем – аның стенасы бөдәрләнеп торган сәер кәгазьләр белән чуарланган иде. Бу нинди обой икән дип, яхшылабрак карасам, болар товар чеклары икән! Бер башлары стенага ябыштырылган, ә икенче башлары бөдәрләнеп тора! “Сез коллекционерлар икән! Күпме чек җыйгансыз! Мондый мавыгуны беренче тапкыр күрәм!” – дидем, сыйныфташыма, исләрем китеп. “Син генә түгел, безгә кергән бөтен кеше гаҗәпләнә”, – дип елмайды Сәрия. Аннан тормыш-көнкүрешен сөйләп алды.

– Очрашып йөргәндә үк сизә идем инде мин аның саранлыгын, ниндидер бүләк түгел, хәтта чәчәк тә биргәне булмады, – дип, иренә кагылышлы сер капчыгын сүтте сыйныфташым. – Башта ук шарт куйды: бөтен акча аның кулында булачак. Мин эшләгәне дә, кемдер ярдәм итеп, йә бүләккә биргәне дә. Күз алдыңа китерәсеңме, без бергә яши башлаганнан бирле ул барлык чекларны җыеп бара! Мин ул эштән кайткач, көндез кибеттә фәлән-фәлән алдым дип, хисап тотам, ипи-сөт-он-ярма чекларын бирәм. Хезмәт хакы бик аз, ә бүтән эшкә күчәсе килми, эшемне яратам ди. Өйгә ремонт кирәк дисәм, бер җир дә ертылмаган, тишелмәгән, әйбәт бит әле ди. Дуслар-туганнар килә, хәерче яшәвебезне күрәләр, гаҗәпләнәләр. Мин аларны сыйлау өчен табынга тәмле әйбер дә куя алмыйм. Кибеткә чыгып керер идем, акча юк. “Мин болай яши алмыйм!” – дип, иремә берничә тапкыр каты гына әйттем, әниләр янына кайтып та яшәп карадым. Әти белән әни: “Ярар инде, кызым, саранлыгына күз йом, эчми, тартмый, кул күтәрми, ач тормыйсыз, тагын ни кирәк?” – дип, ирем янына кире кайтырга үгетләделәр. Аннан әниләр белән яшәүче энем дә өйләнергә тора. Бер йортта әллә ничә гаилә булып яшәп ята алмыйбыз бит инде. Улыбызның да ияләшкән мәктәбе, дуслары шушында, эшемә дә ияләштем дип, ялым беткәч кабат кайттым. Иремә: “Малай каникулда, үзем отпускада чакта әниләрдә бераз кунак булам әле”, – дип кенә әйтеп киткән идем. Шуңа ул минем нинди уйлар белән йөргәнне белми дә калды. Әниләрдән кайткач, алар биргән акчага иркенләп яшәп калдым, үзем киендем, малайга матур киемнәр алдым. Безнең кием-салымга акча туздырганны күреп, иремнең йөрәге янды инде. “Нинди гадәт икән ул: өсте-өстенә кием алу?” – дип, без ишетерлек итеп, үзалдына сөйләнеп йөрде. “Әйдә, сиңа да бер күлмәк алыйк, эшеңдә гел бер төрле киемнән йөри дип көләләрдер инде үзеңнән”, – дигәч, ризалашты тагын. Мин үземне катырак тота башладым микән, ирем йомшарып, тормыш бераз җайланып киткәндәй булды. Аннан менә кызыбыз туды. Тик куаныч озакка бармады, иремә саранлык “пристубы” әйләнеп кайтты. Баланың пособиесенә кадәр алып, һәр тиенен исәпләп бара. Бәдрәфтә чек ябыштырырга урын калмады инде. Менә шулай яшәп ятам мин, дустым…

Сәрияләрдә булганнан соң, ятсам да, торсам да дигәндәй, гел аның турында уйлап йөрдем. “Нинди иргә тап булган бит, бичара”, – дип, әле кызгандым, аннан: “Ике тиен-бер тиен дип санап яшәү яшәүмени, андый ир белән тормавың хәерле”, – дип, күңелдән генә әле ачуландым үзен. Алла сакласын, мин андый ир белән яши алмас идем. Без ирем белән өч ул үстерәбез. Икәүләшеп көн саен өйгә сумка-сумка ашарга ташыйбыз. Фатирга евроремонт та ясаттык, киемнәр дә алгалап торабыз. “Минем ирем алтын икән!” – дип уйладым сыйныфташым тормышы турында белгәч. Алла сабырлык бирсен аңа. “Улым яхшы укый дисең бит, үсеп зур начальник булыр да, балда-майда йөздерер әле үзеңне”, – дидем Сәриягә. Шулай булсын иде. Саран кеше белән кимсенеп, шулкадәр сабыр итеп яшәгәне өчен сыйныфташыма әҗер-савап булмый калмас.

Лилия. Казан

Запись «Әти-әни, саранлыгына күз йом, дип, ирем янына кире кайтырга үгетләде» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..