Архивы иәктәп - Tatar Today - татар яңалыклары.

Әгерҗедән педагог Наилә Харисова: “Мәктәпкә әйләнеп тә карыйсы килми. Ни булды соң?”
Соңгы вакытта нигәдер эшкә ашкынып барулар кимеде. Көне-көне белән мәктәпкә әйләнеп тә карыйсы килми. Ни булды соң миңа? Картаю дисәң, яшьрәкләр дә шулай ди… Әле күбесенең җимертеп эшләр чагы.

Укытучы мин. Гомер буе мәк­тәптә эшләдем. Башка эшкә китү турында уй башыма да кереп карамады. Кодрәтемнән килсә, мәктәптә кунып калырга да риза булып, рәхәтләнеп дәртләнеп эшләдем. Үземнең укытучы булуым белән горурланып. Укучыларымның, ата-ана­ларның һәм… югарыдагыларның хез­мә­тем­­не хөрмәт итүләренә, тиеш­­ле бәя бирәчәкләренә ышанып. Ә бүген… Белемем бар, тәҗрибәм җитәрлек. Эшемнән канәгатьсезлек белдергәннәре дә юк. Ә нәрсә җитми соң? Соңгы вакытта әллә нигә шуңа охшаш сораулар миемне борау­лый, йөрәкне талкый, күңелгә шом сала. Тыштан караганда, берни дә үзгәрмәде кебек…

Юк, үзгәргән икән шул. Дөнья үзгәргән. Ә мин элеккечә беркатлы укытучы булып калганмын. Әй булган икән рәхәт заманалар! Кәгазь боткасына батмыйча, укучы өчен, укучы белән эшләгән чаклар! Хәзер дә эшләгез, кем тыя диярсез. Юк шул! Без хәзер үзебез теләгәнчә эшли алмыйбыз. Без кушканны эшлибез. Ә ничек, нәрсә эшләргә кирәген өйрәтеп, көнгә ничә фәрман, ничә күрсәтмә килгәнен беләсезме сез?! Директор һәм аның урынбасарлар армиясе шуларны безгә җиткереп бетерә алмыйлар мескенкәйләрем. Өлгерә алмыйлар чөнки. Әле бит аларның без төзегән планнарны, аларның үтәлешен тикшереп, гомумиләштереп, югарыга отчет та бирәселәре бар. Ә алардан өстәгеләрнең — тагын да өстәгеләргә!…

…Менә шундый хәлләр, җәмәгать! “Бигрәк нык зарланган бу. Авыр булса, эшләмәсен”, — димәгез тагын. Вакыты-вакыты белән укытучыны, ярты көн эшләп, умырып акча алучы эшлексезгә санаганнары өчен, урыс әйтмешли, “бик обидно” була. Ә болай бик яратып башкарабыз эшебезне. Эшен яратмаган кеше мәктәптә озакка чыдамый ул. Күңеле тормыш ваклыклары белән каралырга өлгермәгән балалар белән эшләү барысына да түзәргә көч бирә.

P.S. Бу язмада шәхсән минем фикерләр генә дип уйламагыз. Бу — бүген балалар алдына басып дәрес бирүче йөзләгән-меңләгән хезмәттәшләремнең җан авазы. Килешмәүчеләр дә булыр. Бигайбә! Ә бусы — минем фикер! Ә уртага салып сөйләшәсе сүзләр күп әле.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия.

Яңарыш

Фото: https://vk.com/

Запись Әгерҗедән педагог Наилә Харисова: “Мәктәпкә әйләнеп тә карыйсы килми. Ни булды соң?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..