Архивы йокы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!”
Мартның 13ендә Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелде. Йокыга мондый зур әһәмият бирелү тикмәгә генә түгел. Даими рәвештә йокысы туймаганлыктан, аңгы-миңге йөргән кешегә моны аңлатып торырга да кирәкми. Ләкин көн буе үзеңне начар хис итү, авыз ачып иснәп җәфалану – куркынычның башы гына әле.

Йокылы-уяулы узган бер атнадан соң ук кешедә агрессия, арыганлык хисе барлыкка килә, эшләвенең рәте бетә. Мондый хәлдән котылу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, дигәндә, йокы проблемалары белән махсус шөгыльләнүче табиблар (сомнологлар) бар.

Эдуард Якупов – невролог, Татарстанның атказанган табибы, Сомнология үзәге җитәкчесе:

– Күптән түгел Казандагы безнең Сомнология үзәге «Татарстан ничек йоклый?» дигән тикшеренү үткәрде. Нәтиҗәдә шул ачыкланды: республикада яшәүчеләрнең 40 проценты йокы җитмәүдән интегә икән! Кызганыч ки, күбебез моңа әллә ни әһәмият бирми. Халык арасында шундый фикер киң таралган: янәсе, бу – кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган җитди проблема түгел.

– Ә чынлыкта ничек?

– Йокының бозылуы хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларыннан интеккән пациентларның үлеменә сәбәп була торган апноэны гына алыйк. Йоклаганда, тын алуның туктап торуы дигәнне аңлата бу сүз. Гадәттә, апноэ каты гырлау вакытында күзәтелә. Гырлаганда, кече тел артка китеп, сулыш юлын каплый. Сулау туктый – кеше уяна. Бу хәл төн буена берничә тапкыр кабатлана. Димәк, гырлаучы кешенең йокысы бүленә дигән сүз. Анысы – бер хәл, аның бит әле уянмавы да, үлеп китүе дә бар!

АКШта 18 ел дәвамында 1500 кеше катнашында тәҗрибә үткәргәннәр. Инсульт һәм инфаркттан үлүчеләр арасында апноэлы кешеләр 6 тапкыр артык булып чыкан!

Тагын бер зур проблема – рульдә барганда йоклау. Хәтта кеше күзе ачык килеш йоклап барырга мөмкин. Юлда шуның аркасында күпме фаҗига килеп чыга.

– Йокы туймаса, баш та әйбәт эшләми бит әле…

– Соңгы елларда уздырылган тикшеренүләр организмда үзенчәлекле гли-лимфатик система барлыгын ачыклады. Ул бары тик акрын йокы фазасында гына активлаша һәм, канализация системасы сыман, баш миен Альцгеймер авыруын китереп чыгаручы кирәкмәгән нәрсәләрдән чистартырга мөмкинлек бирә. Гәрчә үзе бар да тәртиптә дип санаса да, аз һәм начар йоклаучы кешенең мие һәрвакыт арыган халәттә тора. Шуңа күрә күрә аның зиһене, фикерләү сәләте сыйфат ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә була.

– Туйганчы йокларга нәрсә комачаулый?

– Хәзерге көндә кешеләрнең гаджетлардан файдалануы йокы сыйфаты начарлануның төп сәбәпләреннән берсе булып санала. Тынычлап йокыга таласы урынга кеше бертуктаусыз социаль челтәрләрне һәм сайтларны актара. Экраннардан сирпелүче зәңгәр ут бик куркыныч бит: йокларга ятар алдыннан бер сәгать кенә булса да телевизорга яки телефонга карап утырсаң, организмда мелатонин эшләп чыгарылу ике тапкыр кими. Димәк, йоклап китү бик кыенлаша. Начар йоклауның башка сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Мәсәлән, Паркинсон авыруы (куллар дерелдәү), югары кан басымы, таркау склероз һ.б.

– Мелатонинга киңрәк тукталыйк әле.

– Ул – күзәнәкләрнең мутациясенә каршы торучы, йокының сыйфаты өчен җаваплы, организмның йоклау һәм уяу булу циклларын җайга салучы гормон. Күзнең челтәр катламына яктылык төшмәгәндә, ягъни бары тик дөм караңгыда гына эшләп чыгарыла. Ул тиешле күләмдә барлыкка килсен өчен, тәрәзә пәрдәләре ябылган, утлар сүндерелгән булырга тиеш. Бүлмәдә бернинди яктылык чыганагы, хәтта зарядка җайланмасының яки телевизорның диодлы лампочкасы да булмасын. Ахыр чиктә, аларны калын әйбер яисә ябышкак тасма белән каплап куярга була. Күбебез төнгә ут кабызып калдырырга гадәтләнгән. Ләкин организмны караңгыда йоклаудан мәхрүм итү яман шеш авырулары китереп чыгара. Бу – исбатланган факт.

– Барлык шартлар үтәлсә, мелатонин һәрвакыт бер үк күләмдә эшләп чыгарыламы?

– Кайбер очракларда бу гормонның җитмәве дә бар. Беренчедән, олыгая барган саен, ул кимрәк эшләп чыгарыла. Икенчедән, аз хәрәкәтләнү, һәр көнне утырып эшләү дә аның кимүенә китерә. Туклану рационында мелатонин өчен төзелеш материалы булып торучы ризыкларның азлыгы да тәэсир итә. Әйтик, кара һәм кызыл уылдык, бадәм (миндаль), җир чикләвеге (арахис), эрбет чикләвеге, эретелгән сыр, сөт һ.б. Кайвакыт мелатонинлы дарулар да кулланырга туры килә.

– Йоклауның кагыйдәләре бармы?

– Төн уртасы җиткәнне көтмәскә, иртәрәк ятарга кирәк. Әгәр уникедән соңрак ятсагыз, йокының сыйфаты начар була. Йокларга кимендә ике сәгать кала ашарга, спорт белән шөгыльләнергә, телевизор карарга, социаль челтәрләрдә утырырга ярамый. Китап укырга, саф һавада йөреп керергә мөмкин. Уртача 8 сәгатьлек йокы нормаль дип санала. Артык озак йоклау да зыянлы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 10 сәгать һәм аннан артыграк йоклаучыларга инсульт булу куркынычы икеләтә күбрәк яный.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иртән торуны җиңеләйтә торган 15 яхшы гадәт [киңәш]
“Хәзер-хәзер, 5 минут кына күзләремне йомып ятып торам да, тора-аа-аам…”. Таныш сүзләр, әйеме? Ә аннан ут капкандай сикереп торулар, нәрсә туры килсә, шуны капкалап, нәрсә туры килсә, шуны киеп чыгып чабулар да танышмы? Һәр иртә саен үз-үзеңне: “Кайчан будильник шалтырауга торырга өйрәнәм мин?!” – дип битәрләсәң, бу язма нәкъ синең өчен!

1.  Йоклар алдыннан 2 сәгать кала электрон җайланмаларны кулланмаска тырышыгыз. Экраннардан төшкән яктылык йоклыйсы килү теләген бетерә, нәтиҗәдә тагын соң ятыла, ә иртән тагын торып булмый. Ә бу безгә нәрсәгә? ?

2. Зәңгәр яктылыкны киметегез. Компьютерларда яктылыкны 50%ка гына калдырырга мөмкин. Болай эшләгәндә, аннан төшкән яктылык йокыга комачауламас.

3.  Йоклар алдыннан пәрдәләрне ябыгыз һәм торуга аларны ачыгыз. Дөм караңгылыкның яктылыкка алмашынуы тизрәк уянырга ярдәм итәр.

4. Уянганнан соң яктылыкта булып алыгыз. Җылы вакытта берничә минутка урамга чыгып керергә мөмкин, ә салкыннарда ут терапиясе өчен мөхсус лампа кулланырга була. Сүз уңаеннан, болар барысы да киләсе кичтә тиз йоклап китәргә ярдәм итәчәк.

5. Йоклар алдыннан ванна керегез. Кичкә таба безнең тән температурасы түбәнәя. Әгәр кисәк кенә әнә шул температураны алыштырсаң (ваннада җылы, аннан чыккач, салкынча) йоклап китәргә һәм йокыны туйдырырга җиңелрәк булачак. Димәк, 15 минут ваннада җылы суда ятып торабыз, аннан яраткан пижаманы киеп йокларга ятабыз.

6. Салкынча бүлмәдә йоклагыз. Салкынча бүлмәдә йоклаганда йокы татлырак була. Бу – температура 16-19 ℃ арасында булса, тагын да яхшы, дигән сүз.

7.  Йоклаганда оекбаш киегез. Йоклаганда тән температурасы төшә. Әгәр йокларга носки киеп ятсагыз, тизрәк йоклап китәрсез, чөнки аяклар җылыда булганда, организм аларны суытырга тырыша.

8. Торганнан соң хәрәкәтләнеп алыгыз. Уянгач, тән температурасы күтәрелә башлый, бу процессы тизләтер өчен төрле күнегүләр ясарга мөмкин.

9.   Спорт белән көн дә бер үк вакытта шөгыльләнегез. Физик активлык яхшырак йокларга ярдәм итә. Көн дә бер үк вакытта шөгыльләнү организмга кайчан йокларга кирәклеген искәртә.

10.    Йоклар алдыннан берничә сәгать кала спорт белән шөгыльләнегез. Йоклар алдыннан физик активлык йокыга начар тәэсир итәчәк. Шуңа күрә бу ике процесс арасында ара калырга тиеш.

11.    Спортның интенсивлыгын арттырыгыз. Спорт белән күбрәк шөгыльләнгән саен йокы яхшыра. Ник дигәндә, мускулларда йокыны китерә торган цитокин бүленеп чыга.

12.   Торгач та ашагыз. Йокы килү-килмәү безнең кайчан ашавыбызга да бәйле. Димәк, ашагач, йоклыйсы килү теләге бетә.

13.    Көн дә бер үк вакытта ашагыз. Монысы спорт кебек үк: организм кайчан ашарга, ә кайчан йокларга кирәклеген шул рәвешле истә калдыра.

14.   Кичке аш вакытында күп ашамаска тырышыгыз. Күп ашаганда тән температурасы да арта, ә димәк, йокы кача.

15.   Кичен углеводларга бай ризык ашап куярга мөмкин. Мәсәлән, сөт белән кукуруз кисәкләре (хлопья) ашарга мөмкин. Углеводлы ризык ашагач, кеше йокымсырый башлый.

Чыганак: Теләче информ

Фото: sleepmdnyc.com

Запись Иртән торуны җиңеләйтә торган 15 яхшы гадәт [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иртән ничек җиңел уянырга? [киңәш]
Кыш көне иртән йокыдан уянасы, урыннан торасы килми. Ялкаулыкка каршы ничек көрәшергә?

1. Мөһим эшләрегезне кичкә калдырмагыз, бер сәгатькә иртәрәк йокларга ятыгыз. Кичтән бүлмәне яхшылап җилләтегез. Америка галимнәре әйтүенчә, кешенең тән температурасы нормадан әз генә түбән булганда, ул тизрәк йоклап китә һәм яхшырак йоклый икән.

2. Иртән зарядка ясау уянырга ярдәм итә. 10шар мәртәбә чүгәләгез, алга иелегез. Әлеге күнегүләр кан әйләнешен яхшырта.

3. Контраст душ керү дә йокыны ача. Ул шулай ук кан йөрешен, матдәләр алмашын тизләтә.

4. Иртәнге ашка солы, карабодай боткалары ашау файдалы. Организм алардагы углеводларны эшкәрткәндә бәхет гормоны – серотонин бүлеп чыгара. Бу яхшы кәеф өчен бик мөһим. Көн дәвамында майлы, баллы ризыклар ашамагыз, аксымга бай азыкка (майсыз ит, балык, кузаклылар) өстенлек бирегез.

5. Йокы бүлмәсендә чуар төсләрдән ясалган рәсем яки ял иткәндә төшкән фотосурәт элеп куегыз. Ачык төсләр, күңелле хатирәләр кәефне күтәрә, дәрт өсти.

6. Эфир майларының хуш исе дә кәефне күтәрергә сәләтле. Кичтән янганга тәмле ис чыгара торган шәм яисә лампа әзерләп куегыз, иртән шуларны яндырыгыз. Андый вакытта бигрәк тә бөтнек, грейпфрут, розмарин, сандал агачының эфир майлары уңай тәэсир итә.

7. Швед галимнәре якты ут тизрәк уянырга ярдәм итә, дип белдерә. Ләкин ул баш миенә ярсыткыч матдә кебек тәэсир итә. Шуңа да йокыдан уянуга ут кабызырга ярамый. 5-10 минут өстәл лампасын яндырып торырга, шуннан соң гына тәрәзә пәрдәләрен ачарга кирәк.

Йокыдан яхшы кәеф белән уяну өчен будильникның ничек кычкыруы мөһим. Аның тавышы көчле икән, ул психик халәтне, кәефне боза. Шуңа да будильникка көй сайлаганда игътибарлы булыгыз.

"Акчарлак" газетасы

Запись Иртән ничек җиңел уянырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Төшне беренче булып кем юрый – шуныкы чынга аша”
«Йә, Раббым, бу төшем чынга ашмаса гына ярар иде», – дигән сүзләр белән йокыдан уянучылар бихисап. Кайчак төн уртасында уянып та күргән төшең турында уйланып утырырга туры килә. Кайберәүләр уйлый, кемнәрдер юрарга тотына. Ә төш юрау мөселманнар өчен дөрес гамәлме? Шушы сорауга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт МИФТАХОВ белән әңгәмә кордык.

– Ансар хәзрәт, төш күрү ислам динендә нәрсәне аңлата?

– Төш ул өч төрле була. Беренчесе, әлбәттә – Аллаһы тарафыннан керә торган төш, икенчесе – шайтаннардан, өченчесе – фәрештәләрдән керә торганы. Беренче төр төшләр бик ачык һәм матур була. Икенчесе – алдый торган төшләр. Җен һәм шайтаннар кешеләрне туры юлдан тайпылдыру өчен төшкә керә, дисәк тә ялгыш булмас. Мәсәлән, бер кеше төшендә үлгән күршесен күрә: ул ап-ак киемнәрдән ачык бер болында, яшел чирәмнән атлап йөри икән. Ә күршесе гомере буе намаз гыйбадәте кылмый, начар гамәлләр эшләп яшәгән дип алыйк. Төшендә үлгән күршесен шундый кыяфәттә күргән кеше уйга кала: менә ул кеше гомере буе начарлык кылды, ә бит барыбер җәннәткә кергән. «Ә безгә нигә начарлык кылмаска, барыбер җәннәткә керербез», – дип, башкаларга да бу төшен сөйли. Андый төр төшләр шулай начарлыкка өнди, саташтыра. Менә фәрештәләрдән керә торган төш кешенең үз тормышын, йә берәр вакыйганы, йә мәрхүмнәр кыяфәтен үз эченә ала. Мондый төр төшне юрау кирәк.

– Димәк, төшләрне юрарга ярый?

– Юрау дигәндә беренче очраган кешегә барып, төшеңне сөйләүне күз алдында тоту кирәкми. Әгәр дә син төшеңне сөйләп, кемгә дә булса юратасың килсә, аны иң якын һәм хөрмәткә лаеклы кешегә генә сөйләргә кирәк. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә һәм фәрештәләр тарафыннан кергән төшләрне юрарга кирәк, ә менә шайтаннардан кергән төшләрне юрау мөһим түгел. Җеннәр тарафыннан кергән төш кешене саташтырып уятырга да мөмкин. Бу очракта төшеңдә күргәннәр кайчан чынга ашар икән дип уйлау кирәкми. Куркыныч төш күргәннән соң, торып, сул ягыңа өч тапкыр төкереп, бисмилланы әйтеп ятсаң, барысы да яхшы булыр. Төшне юрату теләге зур булган очракта, төшнең мәгънәсен тәгаен аңлаган кешегә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр андый кеше булмаса, «шатлыкка, куанычка булсын» дию хәерле. Әгәр белмәгән башыбыз белән төшне юрарга тырышабыз икән – юраганча булырга да мөмкин.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән дә бер хәл булган. Пәйгамбәребездән ерак түгел яшәүче бер хатын төшендә иренең ишек бусагасыннан атлап чыгуын күргән. Иртә белән йокыдан торуга, Пәйгамбәребезгә йөгергән һәм аңа барысын да сөйләгән.

– Син бу төшеңне берәр кешегә сөйләдеңме? – дип сораган Пәйгамбәребез.

– Юк, сөйләмәдем, – дигән хатын.

– Синең ирең хәзерге вакытта кайда?

– Ул сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, – ди хатын.

– Менә ирең бөтен товарларын сатып бетерер һәм баеп кайтыр, куанычта яшәрсез, – ди Пәйгамбәребез.

Аның сүзләре чынга аша: ире баеп кайта, шатлыкта яшиләр. Вакыт үткәч, ире яңадан сәүдәгә китә һәм хатын төшендә шундый ук төш күрә. Пәйгамбәребезгә төш юратырга барганда, юлда таныш хатынын очратып, аңа барысын да сөйли. Танышы: «Кайгы-хәсрәт киләчәк өегезгә. Ирең исән-имин әйләнеп кайтмас», – дип юрый. Кайгыга баткан хатын Пәйгамбәребез янына йөгереп килеп, барысын да аңлата. Пәйгәмбәребез: «Менә шушы хатын ничек юрады, шулай булыр», – ди. Ягъни беренче кеше төшне ничек юрый – шулай булачак яки шулай булуы ихтимал.

– Ансар хәзрәт, ә менә төрле төш юрау китапларына ышанырга ярыймы?

– Иң беренче чиратта, әлбәттә, бу китапларның кем тарафыннан нәшер ителүен карарга кирәк. Дин әһелләре тарафыннан чыгарылган китап булса, аларга ышанырга мөмкин. Ә интернетка кереп, ниндидер «сонник» актару дөрес түгел. Төшне юраганда төшнең һәрбер өлешен дә аерым карап, һәр өлешен аерым юрарга кирәк. Ә китаплардан без төшнең истә калган яки үзебезгә кирәкле булып тоелган өлешен генә тикшерәбез бит.

Гомумән, бүген дөрес итеп төш юраучылар бик сирәк. Иң яхшы төш юраучы дип Йосыф галәйһиссәләмне атыйлар иде. Ул төшнең бар өлешен дә хак итеп юрый торган булган. Аның төш юрау буенча калын китаплары да сакланып калган, диләр, әмма үземнең күземә чалынганы юк. Йосыф галәйһиссәләмнең фиргавенгә төш юравы турында истәлекләр бар. Йосыф патша йортында хезмәтче булып эшләгәннән соң, патша аңа нахак бәла ягып, төрмәгә утырткан. Шуннан патша төшендә җиде симез сыер һәм җиде ябык сыер, җиде тук башак һәм җиде уңмаган башак күрә. Йокысыннан торгач, ул уйга кала, төшне кемгә юрату турында уйлана башлый. Ләкин аның кул астындагы хезмәтчеләренең берсе дә бу адымга бармый – патша төшен юрарга кыймыйлар. Шулчак бер хезмәтче: «Мин бер кешене беләм, ул сиңа төшеңне юрап бирер», – дип сүз кузгата, әмма бу кешенең Йосыф икәнен әйтми. Хезмәтче тиз генә йөгереп, төрмәгә бара һәм Йосыфка патшаның төшен сөйли. Йосыф галәйһиссәләм төшне юрый: «Җиде ел уңыш мул булачак, бодай да мул булачак, маллар да тук булачак. Ләкин җиде елдан соң ачлык килер. Шуңа да патшага уңышка мул булган җиде елда аннан соңгы җиде елга җитәрлек итеп байлык, мөлкәт, азык-төлек туплап куярга кирәк», – ди. Йосыфның юраган һәр сүзе дә чынга аша.

Ләкин төшне юратмау, гомумән, беркемгә дә сөйләмәү хәерлерәк.

– Ә матур төш керсен өчен нәрсә эшләргә?

– Төнлә белән куркыныч төшләрдән саташып уянмас өчен, йоклар алдыннан догалар укып яту кирәк. Йокларга ятуның иң беренче әдәбе – таһарәт алу. Пәйгамбәребез дә: «Таһарәтләнеп ятыгыз. Таһарәтләнгән кешенең йокысы да – гыйбадәт», – дигән. Ягъни таһарәтләнеп йоклау кеше өчен савап булыр, ди. Икенче эш – йокларга ятар алдыннан, бисмилла әйтеп, ята торган урыныбызны сыпыру. Чөнки безнең бу урыныбызга шайтан яки җен яткан булырга мөмкин. Без алар өстенә утырабыз яки ятабыз икән, алар безгә төрле начарлыклар эшли башлаячак. Төнлә кайчак кеше буылып яки бастырылып уяна. Бу – җеннәрнең үч алуы инде. Йоклау һәм төш күрүнең үз әдәбе бар, билгеле. Аякны кыйбла тарафына куеп ятсаң да төрле куркыныч төшләр керүе ихтимал.

Матур төш күрү өчен укыла торган дога

Ятканда бу доганы укыган кеше гүзәл төш күрер, дип өмет ителә. Шуңа өстәмә итеп, ятар алдыннан ястү намазын укырга кирәк.

نُؤْمِنُ بِاللهِ نَثِقُ بِاللهِ نَرُدُّ أُمُورَنَا إِلَى اللهِ وَحَسْبُنَا اللهُ

وَنِعْمَ الْوَكِيلُ . وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

«Нүэминү билләәһи нәсику – билләәһи нәруддү үмүүранәә иләллааһи вә хәсбүнәллааһү вә нигьмәл-вәкиил. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим».

(Аллаһыга ышанабыз. Эшләребезне Аңа тапшырабыз. Аллаһ нинди гүзәл вәкилдер! Аңардан башка көч һәм куәт иясе юктыр.)

Риваять буенча, Гайшә анабыз болай дип дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رُؤْيَا صَالِحَةً صَادِقَةً غَيْرَ كَاذِبةٍ نَافِعَةً غَيْرَ ضَارَّةٍ

«Әллааһүммә иннии әс-әлүкә руэйә саалихәтән саадикатән гайра кәәзибәтин нәәфигатән гайра дарратин».

(Аллаһым! Синнән салих, тугры, дөрес, ялгансыз, файдалы һәм зарарсыз төш күрүне сорыйм).

БУ – КЫЗЫК!

– Кеше үз гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә.

– Һәр кеше дә төш күрә, ләкин күпләр күргән төшен онытырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, күргән төшнең 90 процентын кеше уянып 10 минут үтүгә оныта.

– Куркыныч төшләр күреп уяну яки саташу кешедә нинди дә булса чир барлыгы турында кисәтә ди табиблар.

– Атаклы химик Дмитрий Менделеев төшендә химик элементлар күреп, уянгач шуларны таблицага тезгән һәм шуның белән танылган дип сөйләргә яратсалар да, бу фаразның хак булмавын белеп торырга кирәк. Менделеев якынча 20 ел химия белән шөгыльләнгән һәм бу өлкәгә үз өлешен кертергә теләгән, шуңа да үзенең әзерләнә башлаган таблицасын төшендә күргән. Әгәр кеше озак еллар буе бер өлкә белән генә кызыксынып, ниндидер ачышлар ясарга әзерләнә икән, бу аның төшенә керергә мөмкин.

– Сукыр булып туган кешеләр дә төш күрә, ләкин күрү сәләтенә ия булганнардан аермалы буларак, алар ниндидер сыннар һәм төсләр түгел, ә ис, тавыш һәм төрле эмоцияләргә күмелгән төшләр күрә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Безнең гәҗит

Фото: https://pixabay.com

Запись “Төшне беренче булып кем юрый – шуныкы чынга аша” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..