Архивы йола - Tatar Today - татар яңалыклары.

Туй көнне яшь килен чишмәдән көянтә белән су алып кайта. Йоламы бу әллә… [видео]
// Татар тудей // Татар Бүген //

Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – туй. Бу бәйрәмне матур, зәвыкь, кызык һәм башкалар кызыгырлык күңелле итеп үткәрү өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Кияү белән кәләшнең бәйрәме булганга, моның барысы да алар өстенә төшә. Нәрсә алырга, ничек каршыларга, ни сөйләргә, йоласы ничек? Бу сорауларның барысына да алдан ук җавап табып, әзерләнеп куелса, туйлар гөрләп үтә.

Туй көнне көянтә белән суга төшү йоласы күпчелек авылларда күзәтелә. Килен үзе алып килгән көянтә-чиләкләре белән чишмәгә суга бара. Әлбәттә инде, барлык яшьләр дә гармунга кушылып җырлый-җырлый килен белән баралар. Чишмә буенда килен үзенең бүләген калдыра. Ул чиләктәге суны түкмичә алып кайтырга тиеш. Әгәр чиләктәге су түгелмәсә, килен дә, кияү дә уңган була.

Судан кайткач, кияүнең әнисе һәм килгән кунаклар килен алып кайткан чишмә суын бәялиләр. Шуннан соң кунакларга чәй куялар.

Видео Рәсим Фәсихов инстаграм битеннән

Запись Туй көнне яшь килен чишмәдән көянтә белән су алып кайта. Йоламы бу әллә… [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин алай итеп әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм…” [тормыш хәле]
Түбәләрдән март кояшы елмаеп карый, сөңге бозлардан тамчы тама. Бу яз башы көндез күзләрне чагылдырып, кыекта кызынып ятучы мәчеләрне иркәләсә, кичкә катырып, туннарны киярлек итә дә куя. Ә шулай да рәхәт, язга чыгабыз бит.

Мәктәптә укулар кызып барган чак, кемнәрдер сынауга әзерләнә, ә кемнәрдер дәрестән кача. Язга таба укулары да туйдыра башлады, Рәсүлә белән «физ-ра» дәресләреннән шыпырт кына шыла идек тә, аларның өйләренә кереп, кырын ятып телевизор карый идек. Ә мин ул көнне дәрестән качмадым, түзеп утырдым да, тәнәфес булуга өйгә йөгердем. Әни әйткәндәй, Ушмының уртасыннан Күчтем башына ярты көн кайтырга кирәк, ә мин аны ун минутта сыпырттым. Тиз генә мәктәп киемнәрен борган саен чыелдый торган агач җилкәчәгә элдем дә, ипигә маргарин сылап, өстенә вәринҗә ягып, баскан җирдән генә чәй чөмердем дә, лапаска чыгып йөгердем.

Кушкан эшләрне эшләмәсәм, әни ике аягымның берсен дә атлатмый бит фермага, үзе шулай диде. Ә сарайда нәрсә инде: түбәгә менеп, сыер белән сарыкларга печән аттым, тавыкларга бодай сиптем, кар базына төшеп аерткан сөтне алып мендем дә инде, бозауга утырттым. Аның ак маңгаеннан кашып эчертмәсәң, тиз генә эчми дә әле ул, кашып торсаң гына эчә, башын күтәреп, маңгаеның ак җирен кашыганымны көтеп тора. Өйдә эшләр беткәч, тыныч күңел белән әни янына түбән фермага бозаулар карарга төшәм.

И, тизрәк укып бетереп эшлисе килә минем, әнә бит апай тиз генә сигезне бетерде дә эшкә – сыерлар саварга фермага төште. Ул көннәр буе башын аска иеп, дәрес хәзерләп утырмый, кая теләсә шунда бара, кич белән егетләр котыртырга да чыга Әминә белән. Нигә котырталардыр аларны? Мин котыртып тормыйм, ачуны китерсәләр, урындык белән алам да томырам. Бер көнне физика кабинеты кырыенда телләнеп торган Мидигә ару эләкте, аксаклый-аксаклый йөгерде, шулай итсәң кабат якын килмиләр алар. Беркем дә өйрәтмәде мине, үзем беләм, ну элегрәк әти әзрәк әйткәли торган иде. Хәзер әти юк инде. Эх, минем әти шәп кеше иде ул, Гамилә апай әйткәндәй, үлеп кенә харап булды.

Апай турында иде бит әле сүзем: әйе, кая теләсә шунда бара, минем дә тизрәк мәктәпне бетереп, эшлисе килә. Ярты төнгә кадәр, дәрес хәзерлим дип, башны аска иеп, акыллы баш булып уйланып утырасы юк. Син дәрес хәзерлисеңме, юкмы, тик дәфтәргә текәлеп озак итеп утырсаң, әни риза – димәк, мин дәрес хәзерлим. Әллә нигә бер тапкыр әни: «Кая, нәрсә өйрәтәләр?» – дип, дәфтәргә күз салса, бетте баш! Минем әни яшь чагында суд утырышчысы булып йөргән, аның башы мясорубка кебек әйбәт эшли, сыңар күзе белән бер караса, эшнең нидә икәнен бик тиз төшенә дә, яудыра инде аннары сорауларын. Ярый әле китап укырга яратам, әдәбият дәресендә генә түгел, математикада да кызык әйберләр язалар, укып утырам, аны чишәргә баш кына эшләми.

Мәсәлән: А пунктыннан Сәлим сәпит белән унбиш чакрым барган, ә Хәлим шуның яртысын үткән. Кызык бит: Хәлим слабый икән, мин булсаммы, шул Сәлимне узмасам, йөрмим дә. Ну, менә шуларны укыгач, әзрәк тәртибен беләм дә, әнигә сөйлим, ә әни миңа дөресләп сөйли дә чишеп тә бирә, мин, мәктәпкә барып, шуны бик белдекле кыяфәт белән сөйләп, әнинең «дүртле»сен алып кайтып күрсәтәм. Шәп бит!

И-и! Мин үзем турында түгел, апай турында сөйлисе идем, кызып китеп, үзем турында мактанып киткәнмен.

Минем апай эшли, әни эшли торган фермада сыерлар сава, әле миңа эшләргә ерак: мәктәп формасының җиңнәре тузмаган әле, алар тузып сәлперәйсә, мин дә фермага төшәм – эшкә!

Әйткәнемчә, март тамчылары саран гына тамганда, мин әни янына фермага юл тоттым. Минем апайга ашыгыч хәбәр җиткерәсем бар, чөнки бүген мәктәптән кайтканда клуб Камиле: «Әй, кызый, апаеңны сакла, бүген урлыйбыз без аны!» – дип, күңелгә шом салды. Һе! Аннары мин апайсыз каламмы? Белмим әле, кем урлаттырып торыр икән соң аңа?!

Шулай сулуларыма кабып, әни янына да кермичә, апайлар чәй эчә торган «Кызыл почмак» дип язылган өйгә атылып килеп кердем:

– Апай, мәйтәм, сине бүген урлыйлар җизнигә! – дим, шәрран ярып. Ә ул, әйтәсе сүзен дә әйтә алмыйча, эче катып көлә башлады. Минем ачу чыкты. Мин аңа важный хәбәр әйтәм, ә ул юләр – көлә. Әни әйткәндәй, кисәкәй бит мин, артсыз урындыкны идәнгә тотып бәрдем дә, чыктым да киттем урамга. Апай арттан күз яшьләрен сөртә-сөртә чыгып: «Әйдә, җаным, качу планы төзибез», – дигәч кенә ачуым басылды. Апай бу хәбәрне белә икән инде, кич белән җизни әйткән бит. Ә мин! Ну, күңел үртәләнде инде үртәләнүен, шулай да бик шәпләп качу планы төзедек.

Апайга иптәш кызы Разыяның киемнәрен кидерттек, ә Разыя апайныкын киде дә урлау вакыты җиткәч, апай сыерлары янында кайнашырга тиеш булды. Апайны түбәгә печәнлеккә качырдык. Менә эзләп тапсыннар хәзер тегеләр, апай дип белеп, Разыясын урласыннар! Әй көтәбез тегеләрне, үзебез эчтән генә көләбез! Төшмиләрме, диеп, утарга чыгып карасам, атка төялешкәннәр дә гармуннар уйнап безгә таба якынлашалар, мин сиңайтим, йөрәгем «жу» итеп китте. Сарай эченә чаптым да: «Киләләр, киләләр!» – дип сөрән салдым. Бу сарайда дүрт кенә кыз эшли, икесе әле килеп җитмәгәннәр. Апай киемнәрен кигән Разыя, имеш, апай, сыерлар ашатып, чистартып «мәш» килә. Тегеләр бишәүләп килеп керделәр, үзләре сызгыралар, «һәй, килен кая, килен?» – дип кычкыралар, гармун уйныйлар, җәй көне сабантуйга яулык җыючылар диярсең.

Җизни буласы абыйны мин таный идем инде, ул безгә бервакыт олы гына карбыз алып килде, өйгә кереп җитә алмады, кулыннан төшереп челпәрәмә китерде, шуның өчен апай аңа ике карбыз китертте. Әй, тәмле иде ул. Шул абый миңа килде дә: «Балдыз, апаң кайда?» – дип ыржаеп тора. «Әнә бит!» – дип, Разыяга таба төртеп күрсәттем. Ул кире якка таба борылуга, мин, «шалт», сыерлар арасына кереп чүгәләдем. Вәйт шунда башланды инде «сабантуйлары!»

Җизни абый: «Җегетләр! Качкан бит ул!» – дип кычкыруга, йөгерешә-йөгерешә, бөтен җирне айкап, апайны эзли башладылар, гармуннары да тынды, сызгырмыйлар да. Разыя апайны, качмасын дип, берсе кочаклап тора, икенчесе мине эләктереп алды, тагын берсе түбәгә таба менә башлагач, мин әче итеп сызгырдым да: «Апай, кач, түбәгә менәләр!» – дип ярып салдым. Шунда мине дә, Разыя апайны да ташлап, түбәгә ыргылдылар. Эх мин ачык авызны, апайны үзем саттым булып чыкты бит. Апай түбә буйлап чабып барганда аягы ялгыш такта арасына туры килеп төшеп киткән. Бу аякны клуб Камиле күреп, тотып алган да, ычкындырмый, айтлап-майтлап үзе янына җизни абыйны чакыра. Ул йөгереп килүгә, берсе аны күтәреп торды, ә җизни абый түшәмнән чыгып торган галушлы аякны кочаклап елый башлады.

«Җаным, әйдә бергә булыйк, мин бит сине яратам!» – ди. Клуб Камиле, аягын тартып алмасын диптер инде, галушы белән носкиын салдыра башлады, ә теге җылагы, аякны үбә-үбә, җылый да җылый. Калганнарга: «Түбәгә менегез!» – диеп кычкыргач, апайны алып төшәргә дип чаптылар. Апайны, җиргә дә төшермичә, бер аягы яланаяк килеш күтәреп алып килделәр дә җизни абыйның кочагына салдылар. Апай белән теге җылак бик озак кына талашып торганнан соң, клуб Камиле белән башкалары да килеп ризалашырга үгетли башладылар. Кич белән күрешергә ризалык алгач, сарай ишек төбендә икесен сакка калдырып, ат белән кайтып киттеләр. Сакчының берсе, качмасын диптер инде, гел апай янында бөтерелде. Аннары берсе апайны, икенчесе мине саклап, арттан да калмыйча, өйгә кадәр озаттылар.

Җизни абый барыбер алып кайтты ул апайны, урламыйча гына. Әнидән, миннән, энемнән сорарга килделәр. Әле унсигезе дә тулмаган апайны энем белән икәүләшеп елашып озаттык без. Мин елыйм апай китә дип, энем елый мин елаганга, әни, бала гына бит әле, яше дә җитмәгән, дип елый. Яше җитү ничек буладыр инде ул, өчәүләшеп еладык. Без елый дип тормады апай, барыбер җизни абыйга ияреп өйдән чыгып китте.

Мин алай итеп әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм, менә күрерсез, яшем җиткәч чыгам. Әнине бик тә яратам шул мин, аны елатасым килми.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА
Мамадыш шәһәре
"Безнең гәҗит" архивыннан алынды
Март, 2017 ел

Запись “Мин алай итеп әнине, энемне елатып кияүгә чыкмыйм…” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем шаккатырды! Дүрт балабыз бар, ә ул икенче хатын алам, ди”
Электрон почтага хат килеп төште. Киңәш сорап еш язалар. Канундагы үзгәрешләр турында белешләр, түрәләр ишеген ачуда, тормыш мәшәкатьләрен хәл итүдә ярдәм сорыйлар. Хәтта ир белән хатын арасын җайлап җибәрүне өмет итүчеләр дә бар. Анысын ук булдыра алмыйбыз, әмма бу хат игътибарны җәлеп итте.

“Мәктәпне бетергәч, дин тота башладым. Казанга килгәч, булачак ирем белән таныштык. Ул да намазлы кеше булып чыкты. Бер-беребезне ошатып, тормыш корып җибәрдек, – дип яза авыр хәлдә калган хатын-кыз. – Бер-бер артлы дүрт балабыз туды. Киләчәк тормышыбыз өчен борчылмадым, ирем туры юлдан тайпылмас дип уйладым. Әмма бер ай элек ул мине бөтенләй шаккатырды. Икенче хатын алам, ди. Шул көннән бирле күңел тынычлыгым югалды, кайгыга баттым. Нишләргә дә белмим. Гаиләмне ничек саклап калыйм? Мин бик каршы, иремне бүлешәсем килми. Киңәш бирегезче?”

Ничек киңәш бирәсең? Закон андый мөмкинлек бирмәсә дә, күреп-ишетеп торабыз: берьюлы ике хатын белән яшәүче ир-атлар да бар. Чит илләрдән күреп модага иярүме, ир-атларның нәфесен тыя алмавы, әллә инде хатын-кызның барысына да риза булуымы бу? Бу сорауларны без белгеч­ләргә җиткердек.

Резеда Мәрданова, психолог:

– Гаиләне таркату өчен күп вакыт кирәкми. Әмма аңлашыл­маучанлык булган җирдә сабыйларга да кыен. Алар әти-әнисе өчен өзгәләнә. Ир белән хатын арасын алардан да яхшырак белүче булмас. Иң элек бу гаиләгә барлык проблемаларын уртага салып сөйләшергә кирәк. Әлеге хатын иренең ни сәбәпле башка хатын алырга теләвен ачыкларга тиеш. Үзеннән сорарга кирәк. Нәрсә өчен өйләнә, мода артыннан куамы, хисләр беткәнме? Әгәр хатыны ирне канәгатьлән­дерми икән, бер-берләрен аңлау булмаса, дүрт бала белән генә түгел, ун бала белән дә ташлап китәргә мөмкин. Өйләнәм дигән ирнең хатынына сагаерга кирәк. Гаеп нәрсәдә соң? Гаиләне ничек саклап калырга? Әллә инде иреңне башка хатын белән  бү­лешергәме? Әгәр икесе сөйләшеп уртак фикергә килми икән, гаилә психологы белән киңәшләшергә кирәк.

Наилә Җиһаншина, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе:

– Татарстанда икенче, өченче хатын алучылар саны кими дип беләбез. Элегрәк бу күренеш модага кереп киткән иде. Янәсе, хатын-кызга юк дияргә ярамый. Ирләр әнә шуннан файдаланып, берничә кат никах укытып маташты. Андыйлар әле дә бар. Безгә дә киләләр. Ике хатынга да тигез итеп бирерлек малың бармы, аңа да йорт сала аласыңмы, дибез. Тик күп кенә ирләр бар әйбере булган хатын йортына кереп кенә яшәмәкче. Үзләренең бу гамәлен Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дигән булалар. Алай савап эш­лиселәре килсә, 6-8 балалы хатынны алып, сабыйларын үсте­реш­сеннәр. Тик алар моңа риза түгел. Ирләр дә кайда җайлы, шуны эзләп йөри. Ә менә хатын алгач, үзләренә өстәләчәк җавап­лылык хакында уйламыйлар. Әле бер хатынын да тәэмин итә алмаган ирләр икенчесен эзли кайчак. Андыйларга барысын да аңлатып күрсәткәч, тизрәк китү ягын карыйлар. Элек икенче хатын булырга риза яшь кызлар да бар иде. Алар белән сөйләшәбез. Берсе дә, мин көнләшмим, дими. Димәк, андый очракта ирне бүлешү авыр булачак. Яшь кызларны бу адымнарыннан туктатып калып була. Үз насыйбыгызны көтегез, бер дә өйләнмәгән егетләр күп бит, дип киңәш би­рәбез.

Рөстәм Хәйруллин, башкаланың “Гаилә” мәчете имамы:

– Бу гаиләгә иң элек казый янына барырга киңәш итәм. Яңа гаилә корырга җыенучылар өчен бу хәл гыйбрәт булсын иде. Шуңа да никахта кәләш ягы икенче хатын алмауны шарт итеп куя ала. Икенче хатынга өйләнәм дию –чит илдән кергән гадәт ул. Ул хатынның бернинди хокуклары да булмый. Паспортта да бер генә хатын белән язылышу торачак. Беренче хатынның ризалыгыннан башка өйләнү юк. Әгәр ул каршы төшә икән, ир бернишли алмый.  Мондый галәмәт байларда күзәтеләдер, әмма гади халыктан бу хакта ишеткәнем юк.

Миләүшә Гайфуллина, “Бөтенроссия татар гаиләсе” фонды җитәкчесе:

– Мин, әлбәттә, гаиләне сак­лап калу яклы. Әмма бу очракта әлеге ирнең адымын хупламыйм. Ир башка хатын алып кайтырга йөри икән, димәк, гаиләдә мәхәб­бәт беткән. Ярату юк икән, ирне яныңда тотып булмый. Хатынын яратмаган ир балаларын да яратмый. Ир-атның табигате башка. Бала хакы, гаиләне сакларга кирәк дип кенә яшәп буламы соң? Ана кеше сабыйларына гомер бирә, алар дип яши, ирләр исә үзләрен генә уйлый.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Запись “Ирем шаккатырды! Дүрт балабыз бар, ә ул икенче хатын алам, ди” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..