Архивы йолдызнамә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Киләсе атнага йолдызнамә: Ихлас булырга тырышыгыз, юкса…
Кучкар (21.03 – 20.04) Йомгак ясау, акча санау өчен әйбәт чор. Тырышлык нәтиҗәсез калмас. Җитәкчегез дә бәяләячәк, тормышыгыз да көйләнәчәк. Атна ахырында көтмәгәндә генә диета мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бөтен эшне үзегезгә генә өеп калдырмыйча, башкалар белән дә бүлешергә өйрәнегез. Юкса бик көлкеле хәлдә калырга мөмкинсез. Һава торышы мәкерле: җылы кебек тоелса да, суык тидерү куркынычы бар. Шуңа күрә бәйрәм араларында чирләп ятмас өчен җылырак киенегез, үтәли җилдән сакланыгыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Теге яки бу мәсьәлә буенча уртак тел табу, татуланышу өчен гаять уңайлы чор. Тик торганда гына дип әйтерлек килеп чыккан бер вакыйга аркасында кемнәндер гафу үтенергә туры килмәгәе. Ихлас булырга тырышыгыз, юкса…

Кысла (22.06 – 22.07) Хаталар өстендә эшләргә вакыт. Кимчелекләрегезне танып, күпне белүче кешеләрдән ярдәм сорарга кыенсынмагыз. Балаларыгыз үзләренең менә дигән уңышлары белән куандырыр. Ләкин аларга бәйле теге яки бу карарга килгәнче, җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә туры килер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Куркып кына алынган бер эшегез искиткеч шәп килеп чыгар. Хезмәт урынында кәефне төшерердәй хәлләр булып алыр, әмма гаебегезне вакытында тану нәтиҗәсендә ахыры яхшы тәмамланыр. Атна азагында кесәгезне калынайтуга өмет чаткылары барлыкка китерердәй яңалык ишетелер.

Кыз (24.08 – 22.09) Кулларыннан гөлләр тама, диләр бит әле. Сез нәкъ менә шушы бәягә лаек хәзер. Нәрсәгә генә тотынсагыз да, бик зур «бишле»гә башкарып чыгачаксыз. Тик җитәкчегез белән сүз көрәштермәгез: соңыннан үкенеп туя алмаска мөмкинсез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Вакытыгызны, көч-куәтегезне бушка исраф итмәгез. Ниндидер эшләрдән баш тартып була икән – баш тартыгыз. Уйламаган төштән сәфәргә чыгып китү ихтималы зур. Хафаланасы юк: уңышлы гына түгел, төшемле дә булып чыгар ул.

Чаян (24.10 – 22.11) Бөтен мөһим эшләрне иртәнге сәгатьләргә планлаштырыгыз. Шулай икән, уңышка ирешмичә калмассыз. Кичләрен, киресенчә, берни уйламыйча, рәхәтләнеп ял итегез. Кайбер Чаяннарны сөеклеләренә бәйле берникадәр күңел сүрелү көтә. Ләкин нәтиҗә ясарга ашыкмагыз: бераз түзсәгез, барысы да үз көенә кайтачак.

Укчы (23.11 – 21.12) Тормышта нәрсәне дә булса үзгәртү теләге туар. Әмма вакыты ул түгел… Бу чорда, киресенчә, барысы да ничек бар, шулай булырга тиеш. Ялгызларның гомерлек парларын очрату ихтималы гаять зур. Атна ахырында тормышыгызда матур сюрпризлар булып алыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эшегездә киеренке чор көтә. Бурычлар – бик күп, ә вакыт – аз… Киләчәктә үзегезгә начар сюрприз ясарга мөмкин булган бер кеше белән танышуыгыз бар. Шуңа уяурак булыгыз, теләсә кемне яныгызга якын җибәрмәгез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Юкка ыгы-зыгы килмәгез! Игътибарлы булыгыз: тирәгездәгеләр арасыннан берсе үзегезне авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Атна ахырында билгеле бер бурычларны хәл итәргә кирәк булыр. Куркасы юк: тормыш муллыгына китерә торган бурычлар ул.

Балык (20.02 – 20.03) Өлкәнрәк кешеләрнең әйбәт кенә киңәшләре хәзерге тормышыгызга бик тә ярап куяр. Эшегездә мактау-хөрмәтләү сүзләре күңелегезне күтәреп, әйбәт планнар коруга китерер. Сөйкемле сөягегез, инде булмастыр, дип кул селтәгән бер эшегезгә кабат этәргеч биреп куюга ярдәм итәр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Запись Киләсе атнага йолдызнамә: Ихлас булырга тырышыгыз, юкса… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чучка елы безгә нәрсәләр алып килер? Киләсе елга йолдызлар фаразы
Сап-сары Эткә алмашка шундый ук сап-сары Чучка елы килә, җәмәгать! Анысы безгә нәрсәләр алып килер икән? Сүзебез – шул хакта.

Кучкар (21.03 – 20.04)

Ел хуҗасы сезне затлыдан-затлы бү­ләкләргә кү­мәргә әзер. Тик бер шарт белән: юл куя белү кирәк! Дәрәҗәлерәк вазифага күтәрелү мөмкинлекләре чыгып кына торачак. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләргә кәгазьләр бе­лән карабрак эш итү шарт: гыйнвар, март, июнь һәм сентябрьдә тикшерүләр көтелә. Дәүләт оешмалары хез­мәткәрләре арасыннан кайбе­рәүләр ел урталарында дәрәҗәле һәм акчалырак эш урынына күчәчәк. Гомумән, Чучка елында Кучкарларның акча мәсь­әләсендә йөз процентка тәртип урнашачак. Бигрәк тә декабрь аенда кесәгез моңарчы күр­мә­гәнне күрәчәк: акча агы­лып-агылып керәчәк. Сәла­мәтлеккә килгәндә, чирләр сезгә кагылмыйча узып китәр, мөгаен. Әмма рульдә ел әйләнәсе игътибарлы булырга кирәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Баштарак ел хуҗа­сы үзегезгә бигүк рәхим-шәфкатьле түгел кебек тоелыр. Ник дигәндә, ел дулкынлану-борчылудан башланып китәр. Әмма соңыннан – тәгаенләп әйткәндә, май аенда карьера мәсьәләсендә ыргылыш ясау өчен нәкъ менә шулай кирәк булганын аңларсыз. Акча мәсьә­ләсендә алдыгызда зур мөм­кин­лекләр ачылачак. Иң мөһиме – ялгышып, якты киләчәккә юлны үзегез генә ябып куймагыз! Ялгышу дигәне иң элек кирелеккә бәйле булырга мөмкин. Шуны җиңсәгез, баерсыз! Озак вакытлар буе якын дус кебек йөрешкән кайберәүләр белән юлларыгыз аерылыр. Әмма изге урын буш тормый: Чучка елы яңа очрашу-танышулар вәгъдә итә.

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Яхшыга үзгә­реш­ләр елы! Сезне шәх­си тормышыгызда да, эше­гез­дә дә матурдан-матур бик күп сюрпризлар көтә. Шулай да хезмәт урынында шактый ук зур көндәшлек шартларында көче­гезне расларга туры киләчәк. Май, июль, ноябрь-декабрь айларында акча үзегезгә һавадан ишелеп төшкәндәй кебек тоелачак. Яңа керем чыганакларын эз­ләп табуга бәйле булачак бу. Ке­сәнең калынаюы, ниһаять, үзе­гезгә кирәкле зур әйберләр сатып алу мөмкинлеге бирәчәк. 2019 ел хуҗасы юлыгызда бары тик иманлы, инсафлы кеше­ләрнең генә очравына өмет­лән­дерә. Сәламәтлекнең дә сынатмавы көтелә.

Кысла (22.06 – 22.07)

Чучка елында, ни­һаять, үз кабырчыгыгыздан чыгып, чын күңелдән бу якты дөньядан канәгатьлек хисләре алачаксыз һәм бәхеткә күмелә­чәк­сез, дип әйтү генә аз. Гүя сезгә канатлар үсеп чыгачак һәм шуларны җилпеп, яңа биеклекләргә күтә­реләчәксез! Тик үз алдыгызга максат куйганда, һәй, гамәлгә ашырмы икән бу, дип кенә шикләнмәгез. 2019 елда йолдызлар сезгә бик тә хәерхаһлы: алар ярдәмендә алдагы еллардагыга караганда бермә-бер күбрәк уңышларга ирешә­чәксез. Елның икенче яртысында туганнарыгыз, бигрәк тә еракта яшәүчеләре белән очрашып аралашу (мәсәлән, кемнеңдер юбилее, туе уңаеннан) әйтеп бетерә алмаслык шатлык-сөенечләр китерәчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08)

Җәнлекләр пат­ша­сы 2019 ел “ху­җасы” – Сары чучка күңеленә галә­мәт хуш киләчәк. Нәтиҗәдә, аеруча елның икенче яртысында, бик күпкә ирешәчәк тә! Борынын күккә чөеп, тирәсендәге­ләрен кысрыклый-төрткәли башламавы гына кирәк. Юкса Дуңгыз, миһербанлылыгын онытып, Арыс­ланның бөтен “эре”леген коеп төшерәчәк. Акча да күп керәчәк. Һәрхәлдә, үзенә ит калҗасына гына түгел, запаска да акча эшли алачак. Низаг-фәлән генә чыгармаска ки­рәк. Тынычлык сөюче ел “хуҗасы” моны яратмый һәм шуңа да гаугасыз кешеләргә генә үзенең юмартлыкларын өләшәчәк. Сәламәтлеккә килгәндә, вак-төяк салкын тидерү­ләрдән кала, башка берни дә борчымаячак.

Кыз (24.08 – 22.09)

Елның иң мөһим үзгәрешләре мө­нә­сәбәтләргә (тугандашлыкмы,  дус­та­нә яки эшлек­ле мө­нәсәбәтләрме) кагылыр. Аралашу даирәсе еш алышыныр. Билгеле бер вакыйгалар аркасында, дус-ишләр исемле­геннән кайбе­рәү­ләрне төшереп калдырырга туры килер. Әмма мондый югалтуларга исегез китмәячәк – бу шәхесләр күз уңыннан юкка чыгуга ук, сулышыгыз иркенәячәк. Ел дәвамында кыштырдап торган акчалар кулыгызга үзләреннән-үзләре “очып” диярлек керәчәк. Ләкин аларның беразын булса да изге эшләргә дә тотарга тырышыгыз. Юкса акча-макча сезнең тарафка юлны онытырга мөмкин! Мәхәббәткә кил­гәндә, кайлардадыр чирәм яшел­рәктер, дип уйларга кирәкми. Дө­рес уй түгел чөнки. Булган мөнә­сәбәтләрне саклагыз!

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Тетрәнүләрсез ел. Карьера мәсьә­лә­сендә һаман алга ба­рачаксыз. Төр­ле­дән-төрле мәдәни-күңел ачу чараларында бик еш кунак булачаксыз. Сезне һәркай­да көтеп алачаклар, сезгә карап сокланачаклар. Шулай булмыйни: зирәклелек, акыллылык, үткен теллелек ягыннан сезгә тиңләшү, һәй, бик авырга туры киләчәк. Нәкъ менә шушы сыйфатларыгыз тирәгездә­ге­ләр­не үзе­гезгә магнит кебек тартып торачак. Шунысы бирәк тә мөһим: ел дәвамында акча мәсьәләсендә бернинди дә кыенлыклар булмая­чак. Март, июнь, сентябрь айларында шәхси тормышыгызда искиткеч шәп вакыйгалар көтегез.

Чаян (24.10 – 22.11)

Белеп торыгыз: кем­нәргәдер ошарга тырышып яшәү үз юлыгыздан тайпылуга китерергә, ә бу сезне бөтенләй кирәкмәгән тык­рыкларга алып чыгарга мөмкин. Карьера мәсьәләсендә искиткеч уңышлы дәвер башлана. Танышларыгыз даирәсе киңәячәк, моннан тыш иске элемтәләрегез дә торгызылачак. Эштәге дәрәҗәгез күзгә күренеп үсәчәк, ә бу, үз чиратында, кесәгезнең калынаюы белән тө­гәлләнәчәк. Гомумән, матди мәсьә­ләдә   яңа биеклеккә күтәрелә­чәк­сез. Вакытлыча гына да түгел әле – уңай үзгәрешләр алдагы елларда да дәвам итәчәк. Март аенда зарарлы гадәттән (тәмәке тарту, артыгын ашау яки тиешенчә йокламаудан) котылу өчен бик мөһим бер вакыйга килеп чыгачак.

Укчы (23.11 – 21.12)

Сары чучка елы соңгы дистә елда тормышыгызда иң уңышлы елга әй­ләнергә мөмкин. Сезгә җа­ваплы гына түгел, бик акчалы да яңа эш яисә шул ук хезмәт урынында зуррак вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Гомумән, үзегезне чиксез бәхетле хис итү өчен сәбәпләр чыгып кына торачак. Бигрәк тә – елның икенче яртысында! Ә инде декабрьдә чын мәгънәсендә акча “яңгыры” көтә алачаксыз. Сәламәтлек тә сынатмаячак. Ел дәвамында көч-дәртегез ташып торачак, юк-бар чирләр урап узачак. Ноябрь тирәләрендә имиджыгызны бер­никадәр үзгәртергә кирәклеген белеп алырсыз һәм сез аны күп­ләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә хәл итеп тә куярсыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Хезмәт сөючән Кә­җәмөгезләр өчен – зурдан-зур уңыш­лар елы. Хәтта әллә кайчаннан ук өмет­­ләрегез өзелгән эшләргә дә “җан” өрелеп, шуларның әйбәт кенә файдасын да күрә башлаячаксыз. Һәр нәрсәдә иҗадилыкка тартылу нәтиҗәсе бу. Мәхәббәткә килгәндә, үзара тынышмау чоры булып алачак. Килеп туган хәлне сөеклегез күзлегеннән карауга, барысын да аңлаячаксыз. Ә инде аңлау – кичерү дигән сүз. Ел “хуҗасы” алтын таулары вәгъдә итмәсә дә, бармак суырырга да мәҗбүр итмәячәк. Бигрәк тә яз үтә керемле чорга әйләнәчәк. Бу чорда чираттагы ялны “кешечә” уздыру өчен дә, башкасы өчен дә җитәрлек мая туплауга ирешә­чәксез. Юк нәрсәләргә дә сөенеп яшәгәндә, сәламәтлек мәсьә­ләсендә дә тәртип булачак. Уңай хисләр дару сәдәфләресез һәм табибларсыз яшәүгә ярдәм итәчәк.

Сукояр (21.01 – 19.02)

Тулаем алганда уңыш­лы, матур ел. Аб­руегыз үсәчәк, та­ныш-бе­леш­лә­ре­гез ишәячәк. Кызык­лы­рак, ә иң мөһиме – акчалырак эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак. Бу күңелле хәлнең февраль аенда килеп чыгу ихтималы бик зур. Акча дигәннән, кесәнең калынаеп ки­түенә карамастан, аның фай­дасы әллә ни тоелмаячак – чыгымнарыгыз күп булачак чөнки. Әм­ма сез барыбер финанс мәсьә­ләсенең чабудан тартмавына сө­енеп бетә алмаячаксыз. Елның икенче ярты­сын­да көт­мәгәндә кенә күңе­легезгә мәхәббәт хис­ләре ояларга мөм­кин. Гаиләле булсагыз, кыска вакытлы шашкын хисләр бәра­бә­ренә бәхетегезне җимерергә кирәкме икән?..

Балык (20.02 – 20.03)

2019 елның иң бәхетле ке­ше­лә­реннән берсе сез! Сары чучка елында барлык эшләрегезнең уңай якка борылуын үзегез дә сизми калачаксыз. Хәтта әллә ни тырышырга да кирәк булмаячак. Ел “хуҗасы” бердәнбер нәрсәне – сөекле­гезнең хисләрен аяк астына салып таптауны гына ки­черә алмаячак. Башка ким­челек­лә­регезгә бармак аша карау гына түгел, кайбер бәхәслерәк мәсьә­ләләрдә дә үз дигәнегезгә ире­шергә ярдәм итәчәк әле ул. Гомумән, максатка омтылышлы булуыгыз һәм дә ел “короле” ярдәме эшегездә моңарчы кү­релмәгән биеклек­ләргә ирешү мөмкинлеге бирә­чәк. Иң мөһиме – тукталып калмаска! Юкса финанс офыкларының тараюына юл куярга мөмкинсез.

Валентина Семенова Ватаным Татарстан

Запись Чучка елы безгә нәрсәләр алып килер?  Киләсе елга йолдызлар фаразы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа елдан ниләр көтәргә безгә? 2019 елга йолдызнамә
Яңа 2019 ел килә. Кытай календаре буенча Сары Җир Кабаны елы. Яңа елдан ниләр көтәргә безгә?

Астрологлар әйтүенчә, Кабан елы зур мөмкинлекләр һәм куанычлы яңалыклар алып киләчәк. Барлык үпкәләр онытылыр. Хәтта күптән сүзгә килеп йөрүчеләр дә дуслашыр. Мәхәббәтен көткәннәр гомерлек ярын очратып, бу елны өйләнешеп тә куярлар. Кайберәүләр сөйгән яры янына хәтта чит илгә дә күчеп китәчәк икән. Күп парларның көтеп алган сабыйлары туар. Гомумән, бу ел Эт елына караганда шактый яхшырак узачак, ди күренекле белгечләр. Йолдызлар ни юраса да, Яңа ел һәрберебезгә яхшы хәбәрләр, яңа сөенечләр, иминлек алып килсен!

Төкле аягың белән, Кабан елы!

КҮСЕ   (1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008)   Эш һәм матди хәл. Кабан елы күңелле мизгелләргә, уңышлы башлангычларга бай. Әмма ел уртасында йолдызлар үтә дә сак булырга киңәш итә. Бер танышыгыз шикле проектта катнашырга үгетләргә мөмкин. Тик Сез нык торыгыз, ризалаша күрмәгез. Ник дигәндә, бу проект зур сумма акча югалтуга китерергә мөмкин.   Мәхәббәт һәм гаилә. Сезнең өчен 2019 ел мәхәббәттә зур уңышлар вәгъдә итә. Ялгызлар гомерлек парын очратып, көзгә үк туй гөрләтер. Күптән бергә булганнар ел “хуҗа”сы ясаган көтелмәгән бүләкләргә, күңелле вакыйгаларга куанып бетә алмас.   Сәламәтлек. Тормышка җиңелрәк карагыз. Стресс, юкка-барга борчылу, хафалану нерв системасын какшатуга китерә. Җиңел спорт төрләре белән шөгыльләнегез. Мәсәлән, йога кәефне яхшыртырга, борчуны, стрессны киметергә, гармония, тынычлык тудырырга сәләтле.

ҮГЕЗ   (1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009)   Эш һәм матди хәл. Сезне хәерле үзгәрешләр көтә. Һөнәри өлкәдә яңа мөмкинлекләр туачак, уңай перспективалар ачылачак. Зур уңышларга ирешер өчен Сезгә актив, үҗәт һәм тәвәккәл булырга кирәк.   Мәхәббәт һәм гаилә. Гаиләлеләр яшәү урынын алыштырырга теләр. Андый күңелле мәшәкатьләр мәхәббәтегезне яңартыр, сөйгәнегез белән хәтта ширбәт аена кайткандай булырсыз. Парсызлар үз яртысын табып, ноябрь-декабрьгә туй уздырыр. 2019 елда кавышкан   парлар бәхетле гомер кичерәчәк, дип фаразлана. Шуңа да үз почмагыгызда бикләнеп утырмагыз, төрле чараларда катнашыгыз, танышыгыз, кавышыгыз!   Сәламәтлек. Нерв авырулары борчырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшеп, тынычландыра торган дарулар эчегез. Бар чирләр дә стресстан икәнен онытмасагыз иде.

ЮЛБАРЫС   (1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010)   Эш һәм матди хәл. 2019 елда моңаеп, кул кушырып утырырга туры килмәс. Бу ел тормышыгызны бар яклап яхшыга үзгәртергә мөмкин. Бер танышыгыз уртак бизнес ачарга тәкъдим итәр. Йолдызлар Сезгә бернидән дә куркмыйча тәвәкәлләп карарга киңәш итә.   Мәхәббәт һәм гаилә. Шәхси өлкәдә зур үзгәрешләргә әзер булыгыз. Ел романтик очрашулар, күңелле маҗаралар, сөенечле вакыйгаларга бай булмакчы. Бу елны танышкан парлар, һичшиксез, кавышачак, ди йолдызлар. Бала турында хыялланганнар теләкләрен тормышка ашырачак.   Сәламәтлек. 2019 ел сәяхәтләр өчен кулай. Бигрәк тә диңгез буенда ял итү сәламәтлегегезгә хуш килер. Аннан Сез бер елга җитәрлек тән сихәте алып кайтырсыз.

КУЯН   (1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011)   Эш һәм матди хәл. Кабан Куянга ел әйләнәсенә ярдәм итеп торачак. Шуңа да бер курыкмыйча, теләсә нинди эшкә дә тотынырга була. Матди хәлегез дә яхшырачак. Яңа кызыклы тәкъдимнәр кабул итәчәксез. Тик шунда ук ризалашмагыз, тәүдә кат-кат уңай һәм кире якларын исәпләп карагыз.   Мәхәббәт һәм гаилә. Мәхәббәт фронтында – идиллия, тынычлык һәм гармония. Сөеклегез белән бер-берегезне сүзсез дә аңлап, саклап яшәрсез. Әлегә үз тиңе белән кавышмаганнар бу елда, һичшиксез, гомерлек ярларын очратып, бәхетле гомер кичерәчәк.   Сәламәтлек. Сәламәтлегегезне кайгыртыз. Салкыннан, үтәдән-үтә җилләрдән сакланыгыз. Тармаклы нервка суык тидерү куркынычы бар. Шулай ук экзотик әйберләр ашамаска киңәш ителә. Спорт белән шөгыльләнегез.

АЖДАҺА   (1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)   Эш һәм матди хәл. Йолдызлар 2019 ел бәхетле һәм үтә дә уңышлы булыр дип фаразлый. Сезне ел “хуҗа”сы бүләкләр белән сөендерер. Бу яңа эш урыны, икенче вазыйфа, матди тотрыклылык та булырга мөмкин. Бизнес ачарга теләүчеләргә зур уңыш елмаер. Ниятегез никадәр кызыклы һәм гадәти булмаса, шулкадәр зур табыш та алачаксыз.   Мәхәббәт һәм гаилә. 2019 ел – үткәндәгеләр белән хушлашу елы. Уңышсызлыкка дучар булган мөнәсәбәтләрдән арынып, көнчел, йөдәткеч кешеләр белән араларны өзеп, тормышыгызны өр-яңа биттән башлап җибәрегез. Яңа елда яңа танышлар, яңа мәхәббәт, яңа бәхет көтә Сезне.   Сәламәтлек. Сәламәтлегегезгә зарланмассыз. Күбрәк саф һавада булып, актив ял итү турында онытмагыз.

ЕЛАН   (1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013)   Эш һәм матди хәл. Кабан елында Сезнең алда күп ишекләр ачык булыр. Карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм өстәмә керемгә ия була аласыз. Бу чорда күпләр яшәү урынын үзгәртер, яңа эш табар. Гомумән, яңа ел яңа тормыш башлау өчен менә дигән вакыт!   Мәхәббәт һәм гаилә. Могҗизаларга бай, романтик ел көтә Сезне. Гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал. Бу елда гаиләгез ишәеп китүе бар. Шуңа да яшәү урынын киңәйтегез, матурлагыз, ремонтлагыз.   Сәламәтлек. 2019 елда үз-үзегезне ныграк яратыгыз, сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бүлегез. Начар гадәтләр белән гомерлеккә хушлашып, спорт белән шөгыльләнә башлагыз.

АТ   (1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014)   Эш һәм матди хәл. Ат елында туучы эшсөярләргә армый-талмый, баш күтәрми эшләргә туры килер. Ел “хуҗа”сы андыйларны ярата: һичшиксез бүләкләр белән куандырачак. Бу елда күптән хыялланган эш урынын тәкъдим итүләре бар. Тик ризалашыр алдыннан якыннарыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз.   Мәхәббәт һәм гаилә. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, тыныч, гармониягә бай тормыш көтә Сезне. Гашыйк парлар гаилә гору турында уйланыр, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләк белдерер. Йолдызлар Сезнең бу адымыгызны хуплап, төрлечә ярдәм итәр.   Сәламәтлек. Сәламәтлегегезгә ныграк игътибар бирегез. Файдалы ризыклар гына ашау, туйганчы йоклау, саф һавада йөрү таләп ителер.

КӘҖӘ   (1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015)   Эш һәм матди хәл. Кәҗә елында туучыларны зур уңышлар, куанычлы вакыйгалар, күңелле үзгәрешләр көтә. Бигрәк тә май-июнь айларында уңыш мәйданында тантана итәрсез. Финанс өлкәсендә ел әйләнәсенә тоткарлыклар булмас, дип көтелә. Шулай да бурычка акча, кредитлар алудан сак булыгыз.   Мәхәббәт һәм гаилә. Шәхси өлкәдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрер. Яңа танышулар, искиткеч матур очрашулар күңелегезгә хуш килер. Мәхәббәтегезне ерак җирләрдән эзләмәгез, ул якында гына. Гомерлек ярыгыз бер бүлектә эшләгән хезмәттәшегез дә, бергә укыган төркемдәшегез дә булырга мөмкин.   Сәламәтлек. Сәламәтлеккә килгәндә, бар да әйбәт булыр, бары профилактика чараларын күрергә кирәк. Фитнес залларда шөгыльләнү фигурагыз өчен көтелгән нәтиҗә бирер.

МАЙМЫЛ   (1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016)   Эш һәм матди хәл. Сезне уңай үзгәрешләр көтә. Ул тормышның барлык өлкәләренә кагылачак. Укуда да, бизнеста да, иҗатта да, шәхси өлкәдә дә уңышларга әзер булыгыз. Иң актив чор ел уртасына туры килер. Нәкъ шул вакытта икенче эш урынына күчүегез ихтимал. Яңа эштә тырышып эшләсәгез, ел ахырына ук яңа вазыйфа да тәкъдим итәрләр, ди йолдызлар.   Мәхәббәт һәм гаилә. 2019 елның романтик мизгелләргә бай булуы көтелә. Сөекле кешегез белән икәү генә сәяхәткә барып, мәхәббәтегезне яңартыгыз. Күптән бергә булган парлар бу елны мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләк белдерер.   Сәламәтлек. Нерв авырулары борчуы бар. Андый чакта тынычландыра торган үләннәр эчегез.

ӘТӘЧ   (1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017)   Эш һәм матди хәл. Хезмәт баскычлары буенча күтәрелү ихтималы зур. Һөнәри өлкәдә һәрчак тынычлык саклап калырга тырышыгыз. Шулай гына уңышка ирешә алырсыз. Хыялларны тормышка ашыруда артык активлык, үз дигәнегездә торучанлык бу елда комачаулар гына.   Мәхәббәт һәм гаилә. Шәхси өлкәдә, киресенчә, кыюрак булырга кирәк. Сөйгән ярыгыз Сездән беренче адымны көтә. Алай йоклап йөрсәгез, мәхәббәтегездән колак кагуыгыз да бар. Йөрәгегезне тыңлагыз.   Сәламәтлек. Дөрес тукланыгыз һәм вакытында ял итегез. Стресс, тиктомалга борчылу мигрень һәм кан басымы уйнавына китерергә мөмкин. Сезгә тынычландыра торган үләннәр эчәргә, йога белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Бер дә ярдәмен тоймасагыз, психологка язылырга кирәк булыр.

ЭТ   (1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018)   Эш һәм матди хәл. Сезне тыныч, уңышлы ел көтә. Бу елны күптән күңел түрендә йөрткән иң зур хыялларны тормышка ашыра алырсыз. Перспективалы эш табарсыз, яңа һөнәрләр үзләштерерсез, башка җиргә күчеп китәргә туры килүе бар.   Мәхәббәт һәм гаилә. Романтик өлкәдә бар да ал да гөл! Күп гаиләләргә ләкләкләр көтеп алган “төргәк” калдырып китәр. Отпуск вакытында сөекле кешегез белән бергә сәяхәткә барсагыз, мөнәсәбәтләрегез ныгыр, бер-берегезне яхшырак аңлый башларсыз. Парсызлар да нәкъ сәяхәтләр вакытында үз ярларын табарга бик мөмкин.   Сәламәтлек. Сәламәтлегегезне саклагыз. Артык майлы ризыклардан, спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз. Шулай ук елына ике тапкыр теш табибына да барып күренергә кирәк.

КАБАН   (1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019)   Эш һәм матди хәл. Кабан елында туучылар күп эшләячәк һәм үз эшләренә бик җаваплы караячаклар. Нәтиҗәсе дә озак көттермәячәк. Ел уртасына финанс хәлләре яхшырып китәчәк. Йолдызлар акчагызны җыеп барырга, кирәккә-кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә киңәш итә.   Мәхәббәт һәм гаилә. Сез үтә ярдәмчел, иң тәүдә башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртасыз, аннан гына үзегегез турында уйлыйсыз. Бу, әлбәттә, яхшы сыйфат. Әмма йолдызлар Сезгә бу елда башкаларның проблемасын йөрәгегезгә бик якын алмаска киңәш итә. Буш вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз. Сәламәтлек. Яңа елда хисләрне кулда тотарга өйрәнегез, ярсымагыз! Азрак борчылып, күбрәк елмаегыз, көлегез!

Гөлназ ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА әзерләде Диләфрүз газетасы

Запись Яңа елдан ниләр көтәргә безгә?  2019 елга йолдызнамә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..