Архивы калдырылган балалар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Мәскәү аэропортында калган балаларның тормышы ничек хәл ителде?
Профилактика органнары системасы белгечләре әтиләре Мәскәүнең Шереметьево аэропортында ташлап калдырган балаларны кире туган якларына, Амурдагы Комсомольск шәһәренә кайтарырга тырышачак. Малайларны, әти кеше белән әниләреннән тыш, әби белән бабай да үзләренә алырга теләк белдергән. Бу хакта Хабаровск краеның халыкны социаль яклау министры Светлана Петухова хәбәр итте.

26 гыйнварда 41 яшьлек ир үзенең биш һәм сигез яшьлек уллары белән Хабаровск–Мәскәү авиарейсы белән Шереметьево аэропортына килә һәм анда балаларын калдырып китә. Әтиләре улларының рюкзагында туу турында таныклыкларын һәм аларны сыендыру үтенече белән язу калдырган. Ир финанс кыенлыклар аркасында балаларны вакытлыча карый алмавын, соңрак килеп алачагын язган.

Билгеле булуынча, полиция хезмәткәрләре балаларның башта әнисен тапкан. Хабаровск краенда Бала хокуклары буенча вәкил Виктория Трегубенко белдерүенчә, хатын ире белән берничә ел элек аерылышкан. Шул вакыттан бирле ул аның белән дә, уллары белән дә элемтәдә тормаган.

Дүшәмбе көнне малайларның әтиләре дә табылды, ул үзе тикшерүчеләр янына килгән.

Светлана Петухова белдерүенчә, балаларны атна ахырына кадәр төбәккә алып китәргә тиешләр. “Профилактика системасы учреждениеләре белгечләренең төп бурычы — балаларны гаиләгә кайтару. Малайларның әниләре яклап әбисе һәм бабайсы бар, алар үзләренә алырга әзер булуларын белдерде. Анда шартлар яхшы, — ди ул.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Мәскәү аэропортында калган балаларның тормышы ничек хәл ителде? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..