Архивы Кемерово - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яңа туган баланы урлау нигә кирәк булган?
41 яшьлек хатын гаиләсен саклап калу нияте белән бала тудыру йортыннан бер сабыйны урлаган. Кемеров өлкәсендә бала урлаган хатынга карата суд башланган. Судның беренче утырышында ук хатын шул рәвешле ирен үзе янында тотарга теләвен әйткән.

Хатын ирен үзенең йөкле булуы турында әйтеп алдый. Ә берничә айдан перинаталь үзәккә килә һәм бер баланы урлый. Бу вакытта баланың әнисе йоклап киткән була. Урамда ерак та китә алмый, хатынны баланың әтисе туктата. Бу вакытта ул сабыйның югалганын белгән була инде. Хатын үзен бик сәер тота, баланың киеме дә бик зур күренә.

Хатынны шунда ук кулга алалар. Тиздән хатынның ничек җиңел генә бала тудыру йортына кереп, сабыйны урлап алып чыгып китә алуы да тикшереләчәк.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Яңа туган баланы урлау нигә кирәк булган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Коточкыч фаҗигадә 106 баланың һәм 4 укытучының гомере өзелә”
Кемерово шәһәрендәге “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә бер ел элек бул­ган янгын кемнәрнеңдер сансызлыгы, җавапсызлыгы аркасында күпме баланың гомерен кыйган иң коточкыч фа­җигаләрнең берсе санала. Ләкин шулай да бу куркыныч исемлекнең башында Чувашиянең Эльбарусово авылындагы янгын торадыр. 58 ел элек анда 106 баланың һәм 4 укытучының гомере өзелә. Әлеге фа­җи­га 1991 елга кадәр МВД һәм КГБ архивларында сер итеп саклана һәм бары тик СССР таркалгач кына фаш ителә.

…Шулай итеп, 1961 елның 5 ноябре. Чувашиянең Мариинск-Посад районындагы Эльбарусово авылында (Чебоксардан 40 чакрым ераклыкта) укучылар мәктәпкә Октябрь бәйрәме хөрмәтенә концерт куярга җыелалар. Агачтан төзелгән иске ге­нә бу бинада аерым сәхнә дә, актлар залы да юк. Шуңа күрә урынны ки­ңәй­тү өчен, парталарны стенага, тә­рәзәләргә таба күчереп, берсе өстенә берсен өеп куялар. Шулай ук класстагы ике ишекнең берсе дә парталар артында кала. Шактый гына зур саналган бу класс бүлмәсе 115 балага исәпләнгән була. Тантаналы концертка 1-6 классларда укучы 230 бала җыела.

Тиздән концерт башлана. Бу вакытта күрше бүлмәдә физика укытучысы Иритков, мәктәп директоры күрсәтмәсе буенча, өлкән класс укучылары бе­лән бензин генераторын ремонтлый. Аны электр уты беткән очракта запаска торсынга әзерлиләр. Ул бүлмәдә мич була. Ләкин утын юеш булганлыктан, мич янып китә алмыйча тора. Шунда физика укытучысы мичтәге утын өстенә бераз бензин сала. Мич гөлт итеп кабынып китә. Кинәт күтәрелгән ялкыннан Иритков артка чигенә һәм артында идәндә чиләк белән торган бензинга абына. Чи­ләк идән буйлап тәгәрәп китә. Мичтәге ут ялкыны идәндәге бензинга үрмәләп каба. Шул арада утлы бензин күршедәге бүлмә ишеге астыннан да агып керә.

Физика укытучысы котылып кала — ул иң беренчеләрдән булып тә­рәзәдән сикерә. Соңыннан аны ун елга төрмәгә ябалар, ә мәктәп директоры С.Ярукинны сигез елга ире­геннән мәхрүм итәләр.

Иске, коры, агач бинага күп кирәкми — ут бик тиз арада бөтен җиргә каба. Концерт барган бүлмәдә паника башлана. Ишектән коридорга чыгу мөмкин булмый, чөнки инде коридор да ялкынлап яна, шуңа күрә балалар дәррәү бүлмәдәге бердәнбер тәрәзәгә ябырылалар (калган тәрәзә­ләр парталар белән капланган). Залдагы балаларның яртысы диярлек, нигездә кечкенә яшьтәгеләр чыгып өлгерә алмый…

Янгын сүндерүчеләр сабыйларның янган гәүдә­ләрен ишегалдына чыгарып өяләр. Район җитәкчелеге аларны икенче көн­не үк күмәргә карар кы­ла. Шулай ашыгыч җир­­ләүнең сәбәбе — алда 7 ноябрь — бөек бәйрәм, шуңа аны мондый матәмнәр белән бозарга ярамый. әле алай гына да түгел, корбаннар өчен аерым каберләр казып та мәшәкатьләнмиләр, җи­тәкчелек аларның барысын бергә туганнар каберлегенә җирләргә боера.

Көзен көн кыска, шуның кадәр мәетне кү­мәргә әзерләп бетергәнче кич җитә. Табутларны кабергә, ягъни тирән зур чокырга ике рәт итеп салалар. Караңгыда, автомобиль фаралары яктыртып торганда зур каберне бульдозер белән күмде­рәләр. Бульдозер артка чигенгән саен, исәрләнеп елаган әниләр кабер янына килеп, балаларының табуты кай тирәдәрәк ят­канын исләрендә калдырырга тырышалар.

Бер елдан Эльбарусовода кирпечтән төзелгән яңа мәктәпне ачалар. Яшертен сер 1991 елда дөньяга чыккач, 1994 елда мәктәп каршына корбаннар истәлегенә һәйкәл куялар. Анда өстендә кош­лар очучы, ялкынга урал­ган бала сурәтләнгән. һәр елның 5 нояб­рендә бу һәй­кәл янында мәктәп укучылары үлгәннәрнең исем­нәрен бе­рәм-берәм кычкырып кабатлыйлар.

tatyash.ru

Фото: пиксабай

Запись “Коточкыч фаҗигадә 106 баланың һәм 4 укытучының гомере өзелә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Аена 70 мең сум кредит түләп бара – тагын барысын да нульдән башларга кирәк”
Казанда «Порт» сәүдә үзәге янды. Тик бу янгын хәбәрен әллә ни зурга җибәрмәделәр. Корбаннар булмагач микән, өч ел элек янган «Адмирал», әле быел 25нче мартта гына Кемеровода янган «Зимняя вишня» дәрәҗәсендә үк шауламадылар. Тик «Порт» сәүдә үзәгендә сату иткән сатучылар бу янгынны пүчтәккә санамый.

«Порт» януы турында хәбәр 5нче июнь көнне иртәнге 9нчы яртылар тирәсендә килеп ирешә. Сәүдә үзәге 8дән эшли башлый, шуңа күрә сатып алучылар әллә ни күп булмаган. Өстәвенә атна уртасы да бит – сишәмбе көн. Күпләрнең: «Әле ярый ял көне булмаган, көн уртасына туры килмәгән», – дип сөенүе аңлашыла да, ник дигәндә, «Зимняя вишня» ял көнендә (каникулның беренче көне) өйлә вакытында янды бит, шул сәбәпле анда балалар да, гомумән кеше дә күп иде. Ә «Порт» әле ачылган гына, сатучылар килеп, товарларын тезеп салган, сатып алучыларны көтә башлаган. Менә берән-сәрән сатып алучы да күренгән. Һәм шул вакыт янгын сигнализациясе кычкырган.

Әле утны сүндергәнче үк: «Утны төрткәннәр икән», – дигән фаразлар ишетелә башлаган иде инде. Шунысы кызык: беренче булып бу версияне янгын чыкканда сәүдә үзәгендә булган, утны үз күзләре белән күргән кешеләр түгел, «диван аналитик»лары яңгыратты.

Ә утны озак сүндерделәр – 7 сәгатькә якын. Бәхеткә, эчтә кеше калмаган, барлык сатучылар урамга чыгып бетә алган. Ләкин өйләренә дә таралышырга ашыкмаган алар. 7 сәгать буе «Порт»ның, ә димәк, эш урыннарының, керем чыганагының янганын карап утырганнар. Тыныч кына утырмаганнар, билгеле. Тыныч кына утырырлыкмыни: кайбер эшмәкәрләрнең икенче, хәтта өченче тапкыр януы бит инде бу. Әнә эшмәкәр Лилия Черникованың (ул әле «Адмирал» сәүдә үзәге эшмәкәрләренә ярдәм фонды рәисе дә. – Авт.) өченче тапкыр януы икән инде. «Башта 2013нче елда «Яңа Тура»да яндым. Шуннан соң «Адмирал»га барып урнашып, «Тура»ның әҗәтләрен түләп бетерергә дә өлгермәдем – 2015нче елда «Адмирал» янды. «Адмирал»да янып көл булган товарым өчен әҗәтләрдән котылырга өлгермәдем – «Порт» та янды», – дип сөйләгән ул матбугат чараларына. «Адмирал»дагы сату ноктасы янганнан соң, Лилия Черникова ташламалы 8,25 процент белән 2 млн сум кредит алуга ирешкән булган. Ул акчага яңадан товар кайтартып, «Порт»та сату итә башлаган, үзе әйтүенчә, аена 70 мең сум кредит түләп барган. Һәм менә тагын барысын да нульдән башларга кирәк. Ә бит товарлар янып көл булса да, кредит «янмый». «Синең товарың янып беткән икән, яшәреңә акчаң калмаган икән», – дип кенә банклар кредитыңны кичерми. Димәк, Лилия Черниковага да банкка әҗәтен түләүне дәвам итәргә туры киләчәк. Ә моның өчен йә яңадан товар алып кайтып, сату итә башларга (өченче тапкыр янганнан соң!), йә бөтенләй башка бер өлкәдә эшли башларга, кыскасы, аена кимендә 70 мең сум табыш китерерлек эш табарга туры киләчәк. Лилия Черникова андый бердәнбер эшмәкәр түгел. Республика хакимиятенә, ярдәм сорап, 400ләп эшмәкәр мөрәҗәгать иткән инде. Товарларын иминиятләштермәгән дә булганнар.

МЧС әлегә өч версияне тикшерә: электротехник җитешсезлекләр, ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү. «Зимняя вишня» янганнан соң ил күләмендә тикшерүләр башланган иде. Менә шул тикшерүләр вакытында «Порт»та янгын куркынычсызлыгы буенча биш җитешсезлек ачыкланган булган. «Ләкин алар ике атна эчендә төзәтелде», – дип сөйләде журналистлар алдында «Порт»ның хосусый милек иясе Булат Нагиев. Дөрестән дә, янгынга каршы система эшләгән. Моны рәсми затлар да, сатучылар үзләре дә раслый.

«БИЗНЕС Online» электрон газетасы «Порт» сәүдә үзәге белән идарә итә торган «Вазифа» сәүдә үзәге» ҖЧҖ директоры урынбасары Дамир Шәңгәрәевтән шәрехләмә алуга ирешкән. «Һәр сәүдә павильонында яктырту приборы һәм электр розеткасы бар иде. Ул розетка – касса аппаратын тоташтыру өчен. Ләкин кайбер арендаторлар аны тиешле максатында файдаланмады: су кайнаткыч та, фен да, телефоннарын да куялар иде. Шундый берәр җиһаздан очкын чыгуы һәм ут капкан булуы ихтимал. Ә бәлки, берьюлы берничә җайланманы кую аркасында линиягә көчәнеш килгәндер һәм, нәтиҗәдә, ут чыккандыр. Ләкин утның нәкъ менә кайсы розеткадан чыкканлыгын ачыклау кыен булачак: ике катлы бинада 600гә якын сәүдә павильоны урнашкан бит», – дигән ул.

Русиянең Татарстан буенча МЧС баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаиль Мотыйгуллин, янгын гидрантлары тулы көченә эшләсен өчен суның басымы җитмәгән, дип белдергән иде. Соңрак шул ук МЧС – бу юлы инде җитәкче Рафис Хәбибуллин үзе моны кире какты. Янәшәдә генә сәүдә үзәгенең икенче корпусы урнашкан, анда да гидрантлар бар, шлангларны шунда тоташтырганнар, диде. Ә менә Дамир Шәңгәрәев суның басымы җитеп бетмәвен таныган. Норматив буенча янгын сүндерү өчен ул 4 атмосфера булырга тиеш, ләкин «Порт» янган көнне ул басым 1,5 атмосфера гына булган, дигән ул. Ни өчен алай булган – анысына җавап бирә алмаган.

Җитешсезлекләр төзәтелгән һәм кәгазьләр буенча барысы да тәртиптә булган, ә барыбер янгын чыккан – шунысы гаҗәп. Хәер, ут чыгуы гаҗәп түгел. Ут чыкмас дип берәү дә гарантия бирә алмый, бер генә бинага да «монда янгын чыкмаячак» дип әйтеп булмый. Ихтималлык һәрвакыт бар. Ә менә «монда янгын чыга калса да, ул тиз арада сүндереләчәк» дип әйтеп тә, моңа гарантия биреп тә була бит. Бары тик барлык янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә үтәлгән, тиешле җайланмалар урнаштырылган һәм тикшерелгән булырга гына тиеш. Ике ел элек кенә сафка бастырылган «Порт»та барысы да булган, барысы да эшләгән диләр бит, ләкин ут 2800 квадрат метрны чолгап алган, аны 7 сәгать буе сүндергәннәр. Димәк, объектның яңа булуы да, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүе (кәгазьдә) дә гарантия була алмый икән. Шунысы куркыта да инде.

«Порт» күпләп һәм ваклап сату үзәге әле чагыштырмача яңа – ике ел элек кенә ачылган иде. Ул ике корпустан тора, гомуми мәйданы – 26,5 мең квадрат метр. Иң төп арендаторы – «Ашан» кибете. Аннан кала тагын 800дән күбрәк вак арендатор сату иткән. Аренда бәясе бер квадрат метр өчен аена 250 сумнан башланган.

ХИСАП

«Зимняя вишня» нинди сабак бирде?

Кемеровода сәүдә үзәге янып, дистәләгән кеше (башта 64 дигәннәр иде, соңрак 60 кеше, диделәр) үлгәннән соң, бөтен ил буенча сәүдә үзәкләрен тикшерә башладылар. Ике ай ярым вакыт үтте, хәзер билгеле бер нәтиҗәләр ясасак та була торгандыр.

Прокуратура биргән мәгълүматка караганда, Татарстанда кеше күп йөри торган 6 162 җәмәгать урыны бар икән. Болар сәүдә үзәкләре генә түгел, мәдәният сарайлары һәм клублар, китапханәләр, бассейннар, спорт үзәкләре. Барлыгы 666 объект тикшерелгән (186сы – муниципаль). Әле тикшерүләр моның белән генә бетми, диделәр. Шулай да тикшерелгән кадәресе буенча хисап тоттылар.

Саннар мондый:

– эвакуация чыгу юллары бикле яисә сәүдә рәтләре белән томаланган – 199 очрак;

– янгынга каршы автоматика эшләми – 175 очрак;

– янгын куркынычсызлыгы өчен җавап бирә торган кешеләр тиешле өйрәтүләрне узмаган – 190 очрак.

Күбесенә җитешсезлекләрне төзәтергә дигән күрсәтмә бирелгән, 12 объектны исә бөтенләй ябуны сорап, судка дәгъвалар тапшырылган.

Дәүләт мәнфәгатьләрен саклау турындагы законның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Рамил Әхмәтҗанов кайбер объектларга аерым тукталып китте. Мәсәлән, Алабуга шәһәрендәге «Батыр-фитнес»ны бөтенләй ябарга кирәк, дип белдерде. Ник дигәндә, хәзер фитнес-үзәк буларак эшләүче корылма кулланылышка тапшырылганда автопарковка (!) буларак тапшырылган булган икән. Бу ике төр объектта янгын куркынычсызлыгы таләпләренең дә төрле булуы аңлашыла бит. Фитнес-үзәкне ябу-япмауны суд хәл итәчәк, әлегә бина ишегенә йозак салып торганнар.

Балтач районында бер китапханәгә мансард өстәп салынган, тик моны эшләргә рөхсәт алынмаган булган, эвакуация чыгу юлы да юк. «Өстәмә кат итеп төзелгән бу корылмада муниципаль учреждениеләр, шул исәптән тәртип саклау органы да урнашкан иде», – дип белдерде Рамил Әхмәтҗанов.

Балык Бистәсе агротехникумы тулай торагында икенче һәм аннан өстәге катларда эвакуация чыгу юллары бөтенләй булмавы ачыкланган. Ә бу тулай торакта 33 студент һәм 86 гаилә – барлыгы 200гә якын кеше яши икән.

Казандагы «Фрунзе» сәүдә үзәгендә – 75, «Идел» сәүдә үзәгендә 70 җитешсезлек табылган. Чаллыдагы «Капитан» сәүдә үзәгендә 68 кагыйдә бозу ачыкланган.

102 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, салынган штрафларның гомуми суммасы 556 меңнән артып киткән.

Күрше Чувашиядә хәл тагын да мөшкелрәк. Чувашия Республикасы буенча МЧС идарәсе җитәкчесе, генерал-майор Станислав Антонов матбугат чараларына белдергәнчә, республикада 126 җәмәгать урынын, шул исәптән 28 сәүдә үзәген тикшергәннәр. Җәмгысы 1528 (!) җитешсезлек табылган. Мәсәлән, «МТВ Центр» дип аталган сәүдә-күңел ачу үзәгендә генә дә янгын куркынычсызлыгы буенча 149 җитешсезлек теркәлгән. «Каскад» дигәнендә 73 кагыйдә бозу табылган.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Үз башыннан үткәч – «Адмирал» янып, анда 19 кешенең гомере өзелгәч, Татарстан Думага куркынычсызлык таләпләрен катгыйлату буенча үз тәкъдимнәрен кертеп караган иде. Республика җитәкчелеге сәүдә үзәген янгын куркынычсызлыгына тикшерү барышында кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган хилафлыклар ачыкланса, бу үзәкне 90 көнгә ябып торырга дигән тәкъдим кертте. Шулай ук кеше күпләп йөри торган урыннарны «аерым статустагы объектлар» дип атау һәм аларны елына кимендә бер мәртәбә тикшерү тәкъдиме дә кертелде. Өченче тәкъдим – Госпожнадзорга 2007нче елда тартып алынган функцияләрен кайтару (2007нче елдан башлап, бу орган кулланылышка тапшырылыр алдыннан биналарны тикшерми, соңгы сүзне төзелеш надзоры әйтә. – Авт.). Дәүләт Думасы 2016нчы елның гыйнварында бу тәкъдимнәрнең барысын да кире какты. Шуннан соң Дәүләт Советының законлылык һәм тәртип саклау комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногуманов: «Татарстан әйткән тәкъдимнәрне кабул итсеннәр өчен, тагын биш «Адмирал» фаҗигасе кирәк», – дигән иде.

Менә быелгы тикшерүләрдән соң да РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексының 24нче маддәсенә үзгәрешләр кертү тәкъдиме туган. Бу маддә, суд карары үз көченә кермичә, объектны ябып куюны тыя. Ә Татарстан прокуратурасы, объектта җитешсезлек табылуга, аны административ тәртиптә ябып куеп тору тәкъдимен кертергә җыена.

Инде биш кенә түгел, унбиш «Адмирал» булды кебек: мартта «Зимняя вишня» янды – ул үзе ничә «Адмирал»лык, аннан соң да эреле-ваклы янгыннар булды, хәзер менә «Порт». Законны катгыйлату өчен тагын ничә «Адмирал» янасы калгандыр…

Фәнзилә МОСТАФИНА, Безнең гәҗит

Запись “Аена 70 мең сум кредит түләп бара – тагын барысын да нульдән башларга кирәк” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..