Архивы кием - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яраткан киемегез озак киелсен дисәгез
Бик еш кына без яңа кием сатып алабыз һәм  күпмедер вакыттан соң ул кыяфәтен югалта: киемдә кечкенә ярыклар барлыкка килә,  төсе уңа, ә тукымалар сузыла. Һәрберебез яңа киемнәрне мөмкин кадәр озаграк сакларга һәм киергә  теләр иде. Яраткан киемегез озаграк саклансын дисәгез түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Киемне беренче тапкыр юу бик мөһим роль уйный. Шуңа күрә беренче тапкыр  юар алдыннан  киемнең этикеткасында күрсәтелгән мәгълүмат белән игътибар белән танышып чыгыгыз.

1)Свитер, кофталарны кием элгечтә тотмагыз, югыйсә алар сузыла, тартыла.

2)Кием юыла торган су салкынча булган саен яхшы. Кайнар суда киемнең төсе үзгәрә, җебе тиз туза.

3)Киемнең молниясен каптырып юыгыз.

4)Күн сумканы пакетта түгел, тукыма капчыкта саклагыз.

5)Күн сумка белән аяк киемнәрен иске мендәр тышына салып саклый аласыз.

6)Капрон оекны кияр алдыннан суыткычның туңдыру камерасына куеп торалар.

7)Киемне мөмкин кадәр сирәгрәк юарга тырышыгыз. Кер юу алдыннан иптәшләре белән юылып калсын әле дип, кирәксә-кирәкмәсә дә, аларны машинага тутырмагыз.

9) Ачык төсле киемнәрне, караңгы төсле киемнәрдән аерып юыгыз

8)Киемдәге төймәләр озаграк торсын өчен, аларның җебен тырнак буйый торган төссез лак белән катырып куегыз.

Запись Яраткан киемегез озак киелсен дисәгез впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2017 елның яз-җәендә нинди төсләр модада була?
Ниһаять, чын яз җитте! Нәфис затларыбыз көннәр җылыту белән өс-киемен җиңелчәгә алыштыра, баш киемен салып ташлый. Моның белән беррәттән “2017 ел язында һәм җәендә нинди кием, нинди төсләр модада булачак?” дигән сорау барлыкка килә. //Tatar Today//

Хатын-кыз һәм мода. Бу сүзләр синоним кебек яңгырый, чөнки икесе дә матурлыкка, купшылыкка тиңдәш. Дизайнерлар әйтүенчә, 2017 елның яз-җәй модасында буйлы киемнәр хакимлек итәчәк. Ачык төсле буйлар теләсә кайсы күлмәк, костюм һәм комбинезонны бизиячәк. Шуны истә тотарга кирәк, әгәр ике кием киелсә, мәсәлән, блузка һәм итәк, берсе – аркылы, икенчесе – ятма буйлы булырга тиеш.

Дөньяның танылган дизайнерлары чәчәк рәсеме төшерелгән хатын-кыз киеменә өстенлек бирә. Ул чәчәк бер һәм зур яки вак һәм күп булырга мөмкин – монысы гүзәл затларның ихтыярында. Шулай ук “миллитари”, ягъни хәрби элементлы киемнәр дә популяр булачак.

Быелгы яз-җәй киемнәренең иң актуаль төсләре – кызыл, алсу, ак, зәңгәр төсләр. Ир-егетләргә исә неон төсендәге киемнәр килешәчәк. Джинс киемнәр һәрвакыт модада, алар беркайчан да искерми. Бүгенге көндә деним гади тукымадан үзенә күрә бер стильгә әверелде. Джинс комбинезоннар, узган сезонның күн чалбарлары быел да актуальлеген югалтмаячак.

Аяк-киеменә килгәндә, хатын-кызларның аяк киеме артык биек булмасын, ягъни аның уңайлы һәм җайлы булуы шарт. Ул матур каешлы яки бәйләвечле булырга мөмкин. Яз көне платформалы кроссовкалар модада булачак.

Запись 2017 елның яз-җәендә нинди төсләр модада була? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..