Архивы киңәш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бакчадагы кәбстәне әкәм-төкәмнән саклыйм дисәң…
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Беренче карашка, бу “җанвар”ларның бернинди дә зыяны юк кебек. Тик менә кәбестәнең юка, нәфис яфракларында тишекләр пәйда булгач, чаң сугарга вакыт, дигән сүз. Ташбака кебек әкрен, әмма үткен, галәмәт күп тешле бу комсызлар яшелчәгә зур зыян сала. Аларның авызлары кыргычны хәтерләтә . Бер авызда – 25 мең теш!

Пластик шешәнең өске өлешен бүрәнкә сыман кисеп (капкачын капларга), бүрәнкәләрне кәбестә түтәле тирәсенә туфракка казып урнаштырабыз. Тулы итмичә генә, сыра тутырабыз. Әкәм-төкәмнәр үзләре яраткан искә җыелып, “тозак”ка эләгүләрен тоймыйча да калачак.

Яшелчәгә гәрчич эремәсе дә бөркергә мөмкин. Бер стакан суга 40-50 грамм коры гәрчич салып, бер сәгать төнәтәбез. Төнәтмәне кәбестәләргә бөркибез. Әкәм-төкәмнәр гәрчич исеннән куркып эзләрен суытачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан гәҗите

Запись Бакчадагы кәбстәне әкәм-төкәмнән саклыйм дисәң… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыяр яфрагын саргаюдан саклар өчен 5 киңәш
Кыяр яфрагы саргайса, аңа калий җитми дигән сүз. Аскы яфраклар бөгелә, өстәгеләре саргая. Нәтиҗәдә, уңыш та кисәк кими.

Беренче рецепт. Бер чиләк суга 30 тамчы йод, 20 грамм хуҗалык сабыны һәм 1 литр сөт өстәргә кирәк. Төнәтмәне яхшылап болгаткач, шунда ук махсус сиптергечтән кыяр өстенә бөркибез. Әлеге ысул белән кыярларны ун көн дәвамында тукландырырга була.

Икенче рецепт. Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә кайнар су агызабыз һәм өстен каплыйбыз. Катнашманы җылы урынга куеп, бер көн тотабыз. Төнәтмәгә бераз су һәм йод та кушарга кирәк. Бакчачы киңәш итүенчә, әлеге төнәтмә белән кыярларны атнага бер тапкыр сугарырга кирәк. Тик шуны истә тоту мөһим: катнашманы кыярларның төбенә яртышар литр гына сибәбез.

Өченче рецепт. Калий җитмәгән очракта кыярның яфрагы гөмбәз формасына керә һәм кырыйдан әкренләп көя башлый. Моны булдырмас өчен Хәнәфи Гарафиев суган кабыгыннан төнәтмә әзерләргә киңәш итә. Моның өчен суга 500 гр суган кабыгы салабыз һәм бер тәүлек төнәтәбез. Соңыннан катнашманы кайнатып чыгарырга кирәк булачак. Суынгач 1:10 нисбәтендә су кушып сибегез.

Дүртенче рецепт. Мул уңыш алу өчен аскорбин кислотасы да ярдәмгә килә. Төнәтмә әзерләү өчен 5 литр кайнар суга 1 төймә аскорбин кислотасы салабыз. Яхшылап болгатабыз һәм суынгач кыярларны тукландырырга мөмкин.

Бишенче рецепт. Кычытканнан ясалган төнәтмә дә уңышны арттырырга мөмкин. Аның өчен 1 кг кычытканны вакларга һәм 3 л суда 1 тәүлек төнәтергә кирәк булачак. Соңыннан катнашманы сөзеп, кыярга бөркибез.

Һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфиев әйтүенчә, файдалы микроэлементлар җитмәгән очракта кыярның яфрагы хәбәр бирә. Бары тик үзгәрешләргә игътибар итәргә һәм үсемлекне вакытында тукландырырга киңәш итә ул. Тик тукландыру артып китсә, үсеш туктала, кыяр уңышы сизелерлек кими икән.

Фото: ТИ
Мәгълүмат  Интертат сайтыннан алынды

Запись Кыяр яфрагын саргаюдан саклар өчен 5 киңәш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Банктан кредит алганда белергә кирәкле 5 кагыйдә
1. Кредитны бары ышанычлы, Үзәк банк реестрына кергән оешмалардан гына алыгыз.

2. Кредит алыр алдыннан, бурычны кайтара алу турында ныклап уйлагыз. Психологлар кредит рәсмиләштерергә уйлаган кешенең өч айлык хезмәт хакы күләмендә акчасы булырга тиеш дип саный.

3. Кредитны түләп бара алмыйсыз икән, аны каплау өчен икенче бер кредит алмагыз. Иң яхшысы: бу хакта банк хезмәткәрләренә хәбәр итү. Кредит түләүне, килешеп, кичектереп торып та була.

4. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны саклагыз. Документларның төп нөсхәләрен, күчерелмәләрен бары ышанычлы банкларга гына тапшырыгыз.

5. Банк кредит бирергә дип карар кылган икән, клиент килешү документларын берничә көнгә өенә алып торып та укый ала. Килешү, кредит шартлары турында белгечләр белән киңәшләшсәң яхшы.

Шәһри Казан

Запись Банктан кредит алганда белергә кирәкле 5 кагыйдә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иң сусыл алма, әфлисун, ананас сайлауның җиңел юллары
Материалны Гүзәл Гыйбадуллина әзерләде //Тatar today//

Бу киңәшләр сезгә җиләк-җимешләрне дөрес сайларга, бәйрәмнәр узгач та аларны озак сакларга ярдәм итәчәк. Сүзебез ананас, әфлисун, алма, виноград һәм анар хакында

Ананас

Пешкән ананас овал формасында, төбе коры, сабаклары куе һәм 10-12 см озынлыкта була. Бу җимешнең яшел төстәгесе, аның өлгермәгәнлеге, ә көрән төстәсе, аның бозылуы хакында сөйли. Шуңа күрә, сары-көрән төстәге ананас сайлагыз.

Тышына басып карагач, эз кала һәм яңадан урынына кайтмый икән, димәк җимеш бозыла башлаган, әгәр ананас кокостан да каты икән, ул әле өлгермәгән. Тышы каты һәм сыгылмалы ананас эзләгез.

Ананасның авырлыгына игътибар итегез. Ул уртача 1-2 кг булырга тиеш. Җимешне кулга алгач, авырлыгы сизелмәсә, ул корый башлаган була.

Ананас сайлаганда, аңа шакып карагыз. Тонык тавыш йомшаклыгын һәм сусыллыгын, ә яңгыравыклы тавыш, киресенчә, искерә башлавын белгертә.

Иснәп карагыз. Яхшы ананастан татлы хуш ис килә.

Шуны истә тотыгыз, ананаслар кискәннән соң өлгерми. Шуңа күрә җитешкән җимешен сайлагыз.

Ананасны кәгазь пакетка төреп, суыткычта саклагыз. Болай иткән очракта, 1 атна тотарга була. Ә саклау вакытын арттырасыгыз килсә, аның йомшагын турап, туңдыргычка куегыз. Бу вакытта саклау вакыты 2-3 айга кадәр җитәргә мөмкин.

Әфлисун

Сатыла торган партиянең кайчангы уңыш булуын ачыкларга тырышыгыз. Иң яхшы уңыш декабрь-гыйнварныкы.

Фреш һәм соклар өчен Мисырдан кайтартылган әфлисун туры килә. Ашау өчен иң татлысы булып испан һәм американыкын алыгыз.

Әфлисун кабыгына игътибар итегез. Ул бер төстә генә булырга тиеш. Көрән яки яшел таплар булуы, җимешнең бозыла башлавын искәртә.

Җимешнең йомшак, чери башлаган урыннарын билгеләү өчен бераз басып карагыз.

Артык эре булмаган, әмма авыр әфлисун сайлагыз. Чөнки җитешкәнлек билгесе төс түгел, ә авырлык.

Иснәп карарга да онытмагыз. Әгәр исе бөтенләй юк икән, бу җимешнең җитешмәве яки химик матдәләр белән эшкәртелгәнен билгели.

Әфлисунне суыткычта яки базда саклагыз!

Алма

Таплары һәм корт эзләре булмаган алма эзләгез.

Аның тышы каты яки аз гына йомшак булырга тиеш (бик йомшак алмалар артык җитешкән була һәм тәмен югалта).

Яхша алманың кабыгы бер төстә генә булмаска мөмкин, әмма табигый тышлысын карагыз.

Алманың урта зурлыктагысын сайлагыз! Артык зур җимеш – үстерү өчен махсус матдәләр куллану нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Алма тышы юеш яки майлы булып тора икән, андыйны алмагыз. Мондый алмалар махсус препаратлар белән эшкәртелгән була. Бу җимешләрне ашау организмга зыян салырга мөмкин.

Алманы юмыйча, сөртмичә пакеттагы килеш суыткычта саклагыз.

Виноград

Әгәр җимешләр йомшак һәм тышы салынырга тора икән, димәк алар суыкта озак торган. Виноград бөтен, ә тәлгәшләре сыгылмалы булсын.

Озак салкында торса да, бу җимешләрнең кара төстәге сортлары үзең тәмен һәм файдалы үзлекләрен озак саклый. Шундыйларга өстенлек бирегез.

Виноград тәлгәшен селкеп карагыз. Алар артык коелмаска тиеш. Тышы тыгыз, каты булган җимешләрне сайлагыз.

Кара таплары булган виноградларны алырга курыкмагыз. Бу бары тик аларның өлгергән һәм химик матдәләрсез булуын дәлилли.

Сабагына игътибар итегез. Ул яшел төстә һәм корымаган булсын. Мондый җимешләр генә файдалы үзлекләрен саклый.

Күңелегезгә ошаган сортның исемен истә калдырыгыз. Икенче юлы сайлавы җиңел булыр.

Виноградны суыткычта тотыгыз.

Анар (гранат)

Анарның кабыгы аша җимешләре беленеп торырга, тышы коры, юка, тапларсыз булырга тиеш.

Үзбәкстан яки Төркиянекенә өстенлек бирегез. Алар татлы һәм сусыл була.

Авыр анарны сайлагыз. Җитешкәннәре авыр була.

Башындагы “чәчәге” коры һәм яшеллексез булсын. Бу шулай ук өлгергәнлек билгесе.

Тышы каты һәм тапсыз җимеш эзләгез.

Яхшы анар иссез була. Иссезен алыгыз.

Фото ru.pngtree.com сайтыннан алынды.

Запись Иң сусыл алма, әфлисун, ананас сайлауның җиңел юллары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлләр үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр
Гөл үстерергә яратучылар өчен берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

*Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

*Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ћәм ком салыгыз.

* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тьамырлары черергә мөмкин.

* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

* Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.

* Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан ћәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.

*Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.

Әгерҗе хәбәрләре

Запись Гөлләр үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кышкы салкын көннәрдә машина кабынмаса нишләргә? [киңәш]
* Клемма белән аккумулятор бәйләнешләрен тикшерегез. Ул начар булса, машина кабынмаска мөмкин. Бу көчле суыкта гына түгел, башка һава шартларында да булырга мөмкин.

* Суык көнне аккумуляторны җылы урынга кертегез. Ул туңса, машина кабынмаячак. Игътибар! Аккумуляторны җылылык чыганаклары белән җылытырга тырышмагыз, бу сезнең сәламәтлегегез өчен куркыныч. Аны бүлмә температурасында гына җылытырга ярый.

* Машинаны кабызыр алдыннан ерак һәм якын утларны 20-30 секундка яндырып алыгыз.

* Суык көнне машинагыз эшләмәсә, этеп кабызып карагыз. Аккумуляторның булган заряды җитәргә тиеш.

* Кыш көне машинаны кабыза торган җайланмалар да бар. Аларны сез запчастьләр сатылучы кибеттән алаласыз.

* Иң мөһиме – машинагызга яңа аккумулятор алыгыз. Кыш көне машина кабынмауга күбе­сенчә аккумулятор “гаепле”.

Кызыл таң

Запись Кышкы салкын көннәрдә машина кабынмаса нишләргә? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хуҗабикәләргә көн дә кирәкле киңәшләр
Хуҗабикәләр кәтлит әзерлә­гәндә күпме тоз салырга, дип аптырый. Пешекчеләр 1 килограмм фаршка 2 бал кашыгы тоз салырга киңәш итә.

Кәбестәне пешергәндә өсте­нә капкач япмагыз. Пешеп җи­тәр алдыннан әз генә аш сер­кәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.

Рассольникка кыярны кыздырып яки пешереп салсаң, шулпа тәмлерәк була.

Кызган бәрәңге тәмлерәк булсын дисәгез, суганны аерым кыздырыгыз, соңыннан бәрәң­гегә кушыгыз.

Аш пешерүчеләр, зур ит ки­сәген кыздыргач, аны бүлмә температурасында “ял итте­рергә” кирәклеген әйтә. Бу вакытта ит уртасында булган сулар бөтен кисәккә таралып бетә һәм ризык тәмлерәк була.

Пешкән ипи матур булып күренсен өчен, мичкә куяр алдыннан аның өстенә тозлы су бөркегез. Моның өчен 2 аш кашыгы суга бераз тоз салып болгатырга кирәк.

Төрекләр тәмләткечләрне пыяла савытларда сакларга ки­ңәш итә. Аларның тәмен һәм исен кәгазь пакетлар бозарга мөмкин икән.

Күмәч һәм кекслар “ялтырасын” өчен, аларга пешкәч, глазурь ягыгыз. Ул болай ясала: 2-3 аш кашыгы шикәр комын шул ук күләмдәге сөттә эретегез һәм газ өстендә сироп барлыкка килгәнче җылытыгыз.

Сохари валчыгын арыш яки икенче сортлы он, манный боткасы, кукуруз ярмасы яки оны алмаштыра ала. Сохарины үзең дә эшләргә була. Моның өчен батонны вак шакмакларга турап, мичтә 10-15 минут кипте­рергә. Суынгач, блендерда вак­ларга яки угычтан уарга.

Заман сулышы

Запись Хуҗабикәләргә көн дә кирәкле киңәшләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бит тиресен ничек тәрбияләргә? [киңәшләр]
Бит тиресен тәрбияләү өчен маскалар ясау мөһим. Маска ясар алдыннан иң элек бит тиресен әзерләргә кирәк. Биткә сыланган витаминнарның файдасы күбрәк булсын өчен эшләнелә бу. Моның өчен 2 аш кашыгы вакланган ромашка чәчәге өстенә 1 стакан кайнар су агызып, ярты сәгатькә төнәтергә куегыз. Суынгач, тагын бераз кайнар су өстәгез аннан сөлгене шул суда чылатыгыз һәм битегезне 5 минутка каплап торыгыз. Болай иткәндә бит тиресе йомшара.

Майлы тире өчен маска. Абрикос җимешен изеп, 2 аш кашыгы алырга һәм шуны 2 аш кашыгы әчегән сөт белән тугларга. Әзер катнашманы 20 минут биттә тотканнан соң, җылы су белән юып төшерергә.

Әрекмән тамырын пешереп суытырга һәм бары 5 минутка гына маңгай һәм борын тирәсендә тотарга кирәк. Йөзнең башка урыннарында әлеге масканы куллану бик киңәш ителми, чөнки тиренең артык кибүе бар.

Күзәнәкле (пористый) тире өчен. 1 аш кашыгы изелгән чияне 1 балкашык крахмал белән бутарга, 20 минут йөздә тотарга.

Коры тире өчен. 1 шәфталуны иттарткыч аша чыгарып, шуңа 1 балкашык лимон согы өстәп болгатырга. 15 минут биттә тотканнан соң, җылы су белән юарга. Бит тиресе йомшак булачак.

Нормаль тире өчен. Җир җиләге, виктория яки бананнан бик яхшы мусс ясап була. Моның өчен әле санап үтелгән җимешләрне бертигез күләмдә аласыз да, яхшылап изәсез. 1 балкашык лимон согы өстәп, тагын туглыйбыз Бит тиресе йомшарсын өчен 10-15 минут тоту да җитә.

Чыганак: Балтач таңнары
Фото: pixabay.com

Запись Бит тиресен ничек тәрбияләргә? [киңәшләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Артык килограммнардан ничек котылырга? [киңәш]
Билгеле бер ризык белән озак вакыт тукланып, артык авырлыктан җиңел генә котылырга мөмкин кебек. Әмма озак вакыт бары бертөрле ризык белән туклану зыянлы, шуңа да табиблар ябыгуның башка төрен – бер ризык ашауга корылган җиңелчә туклану көннәре ясауны тәкъдим итә.

Алма

Көнгә 1-2 кг алма ашарга рөхсәт ителә. Кайбер белгечләр шулай 6 көн тукланырга киңәш итә: 1нче һәм 6нчы көндә – 1әр кг, 2нче һәм 5нче көндә – 1,5әр, 3нче һәм 4нче көндә 2шәр кг алма ашарга. Алманы шул килеш тә, уып та, пешереп тә ашарга була. Моннан тыш, яшел чәй эчәргә һәм көнгә 3-5 телем арыш ипие ашарга рөхсәт ителә. Әлеге махсус туклану нәтиҗәсендә 5-6 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Алмалар ул – углеводлар. Аксым җитешмәү бүлеп чыгару бизләре һәм гасаб эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килүгә китерә. Хатын-кыз озак вакыт шулай тукланган очракта, аның күрем әйләнеше бозыла.

Дөге

Дөге ашаганда, ашказаны сыекчасы кирәгеннән артык бүленми, анда тоз юк диярлек һәм ул тәннән калдыкларны чыгарырга ярдәм итә. Дөге белән махсус тукланганда, 1 стакан дөге пешерергә һәм аны көн дәвамында аз-азлап ашарга кирәк. Дөге артыннан алма суы эчәргә киңәш ителә. 2-3 алма ашап куярга да ярый. Шулай 3 көн тукланырга кирәк, әмма ул айга бер тапкырдан ешрак булырга тиеш түгел. Махсус туклануның җиңелчә төрендә, дөгене яшелчә, җиләк-җимеш, майсыз ит яисә балык (көнгә 200 г нан артык түгел) белән ашарга рөхсәт ителә. Баллы булмаган җиләк-җимеш сулары, шикәрсез чәй һәм газсыз шифалы су эчәргә ярый. Мондый туклану 10 көнгә сузыла ала.

Кимчелеге. Дөгене күп ашау үтнең куеруына китерергә һәм нәтиҗәдә үт куыгында ташлар барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Карабодай

Карабодайны теләгән кадәр ашарга була (тозсыз килеш һәм тәмләткечләр салмыйча). Ул тәнне чистарта һәм гемоглобин дәрәҗәсен арттыра. Ярмага кайнаган су салып, төнгелеккә төнәтергә калдырыгыз (пешерергә кирәкми). Карабодайга 1 процент майлылыктагы кәрчемә (тәүлегенә 1 л дан артык түгел) һәм баллы булмаган җиләк-җимеш салырга була. Йокларга ятарга 5 сәгать кала – берни дә ашамаска, бик нык ашыйсы килгән очракта, йокларга ятарга 1 сәгать калгач, яртылаш су кушылган 1 стакан кәрчемә (әче катык) эчеп куярга була. 7 көн шулай тукланганда, 7 кг га ябыгырга мөмкин.

Кимчелеге. Атна дәвамында карабодай белән генә туклану, теләсә нинди башка махсус тукланудагы кебек, тәнне башка мөһим матдәләр керүдән мәхрүм итә.

Солы

Солы ашказаны тышчасын каплап ала, шуңа да аның нигезендә махсус туклану ябыгырга гына түгел, ә ашказаны-эчәкләргә бәйле төрле авырулардан дәваланырга да ярдәм итә. Солыны тозсыз, шикәрсез суда пешерергә, тәмләткечләр салмаска кирәк һәм аны теләгән кадәр ашарга була. Бер атна эчендә 3-5 кг га ябыгырсыз.

Кимчелеге. Атна дәвамында солы гына ашап тору җиңел түгел. Шуңа да солы белән генә туклану бер атнадан озаккарак сузылмаска һәм ярты елга бер тапкырдан ешрак булмаска тиеш.

Кәрчемә

Кәрчемә яхшы үзләштерелә һәм анда күп кенә файдалы матдәләр дә бар. 1-1,5 л майсыз, шикәрсез кәрчемәне бүлеп, көнгә 5-6 тапкыр эчәргә. Шул 1-1,5 л эчемлеккә 1 кг га кадәр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр өстәргә була.

Кимчелеге. Шулай кабат бары бер айдан, иң яхшысы 1,5-2 айдан гына тукланырга кирәк. Кәрчемәдә углеводлар юк, ә алар булмау эчәкләрнең дулкынсыман кыскаруында тайпылышлар барлыкка килүгә китерә.

Якты юл

Запись Артык килограммнардан ничек котылырга? [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Лимонның без белмәгән файдалы сыйфатлары [киңәш]
Лимонның туган җирен галимнәр якынча Һималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Бу җимеш Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөрәгеннән соң, ХVll гасырда Россиягә дә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Голландиядән алып кайтып утырталар. Тора-бара алпавыт утарларында да лимон үстерү модага керә.

Лимонның файдасы хакында риваять тә бар.Бер Кавказ патшасы хезмәтчесен ялгышлык җибәргәне өчен зинданга яптырга. Патша аңа бертөрлегенә ризык бирергә кушкан. Хезмәтче лимонны сайлап алган. «Аның исе күңелемне күтәрер, кабыгы, орлыклары — йөрәгемә дәва, йомшагы-ризык, согы — эчемлек булыр», — дигән ул.

Лимонның химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.

АНГИНА вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырасың һәм йотасың, моны сәгать саен кабатларга. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торасың.

ЮТӘЛЛӘГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы алып кайнатасың да, өянәк башлангач, 1аш кашыгы күләмендә кабып куясың.

ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон согы тамызасың.

ВИРУСЛАРГА КАРШЫ чөгендер һәм лимон согы кушылмасы — иң яхшы чара.

ГИПЕРТОНИЯДӘН интегәчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашау файдалы.

БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартасың һәм юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотасың. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә баш авыртуы бетәр.

КҮҢЕЛ БОЛГАНГАНДА лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы с уэчәсең һәм сохари ашыйсың.

ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның эластиклыгын арттыры.

КӨЗӘН ҖЫЕРГАНДА 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согы белән ышкыйсың. Сок кипкәч, оек киясең.

БОРЫН КАНАГАНДА борын тишегенә лимон согы сеңдерелгән мамык тыгасың. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотасың. Бу вакытта маңгаегызга юеш салкын сөлге яки боз куясың.

"Сәламәт булыгыз"

Запись Лимонның без белмәгән файдалы сыйфатлары [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..