Архивы курэзэче - Tatar Today - татар яңалыклары.

Резедә Исхакова: “Минем миссия – бозымны алу”
Резедә Исхакова исеме эстрада артистлары, телевидение алып баручылары, журналистлар арасында бик популяр. Аны әүлия диләр. Резедә апа – Аллаһы Тәгалә иңдергән сәләте белән кешеләрне дәвалаган намаздагы татар хатыны. Тумышы белән ул Әлки районыннан.

– Резедә апа, намазга кайчан бастыгыз?
– Әни үлгәч, дингә килдем. Миңа 32 яшь иде. Әни исән чагында Ихлас сүрәсен (Колхуалла) өйрәтеп калдырды. Дәү әнинең тәһарәт алу тәртибе дә истә иде. Дәү әни – мәдрәсә тәмамлаган бик укымышлы кеше иде. Шулай итеп, ун тапкыр “Әгүзе билләһи минәш-шайтанир-раҗим бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим”ны һәм өч тапкыр Ихлас сүрәсен укып, әнигә багышладым. Шуннан әнине төштә күрдем. Ятагы да, киеме дә ап-ак иде. “Йокым килә” дип йокыга китте. Бу догаларны атна саен җомга көнне укый торган булдым, әни атна саен төшкә керә иде. Соңгысында елмаеп, бик матур булып керде.
– Догаларны ничек өйрәндегез?
– Нурлат районында (иремнең туган ягы) яшәүче Нургаян әби өйрәтте. Бервакыт Нургаян әби күрше авылда яшәүче Срур әбинең хәлен белеп кайтуымны сорады. Барсам, Срур әби урын өстендә ята. Аны тәрбияли башладым. Ул вакытта икенче балама бер генә яшь иде әле. Срур әбинең киемнәрен өйгә алып кайтып юа идем. Ашарга да илтә идем. Срур әби миңа дини китапларын бирде. Гарәпчә укырга өйрәндем. Беренче тапкыр Кадер кичәсен Срур әбидән кайтканда сиздем. Рамазан ае, кыш көне иде. Ул төнне намаз укыдым. Фәрештәләр мине иртәнге намазга шакылдатып уята иде. Дингә басуым аркасында бик күп кыенлыклар күрергә туры килде. Артымнан мыскыл итеп көлеп калалар иде.
– Кешеләрне дәвалау сәләте кайчан барлыкка килде?
– 45 яшемдә лепкә сөяге ачылды. Төш күрдем. Пәйгамбәр Гайсә гәләйсәлам заманы икән. Иерусалимда икән без. Имеш, мин – ире сугышта үлгән өч балалы хатын. Гайсәгәләйсәлам дога укып йөри, кешеләр аның кулына сәдака бирә. Кулымда – шул замандагы өч акча. Өчесен дә аңа бирдем. Ул дога кылып, миңа шушы сәләтне бирде. Кешеләр: “ник аңа дога кыласың, без бит күбрәк акча бирдек?” – диде. “Сез артыгын бирдегез, ә ул соңгысын бирде”, – диде. Бу Пәйгамбәр христиан динендә, мин Гайсәгәләйсәлам рухиятеннән. Шуңа да фәрештәләр минем белән русча сөйләшә.
– Иң беренче кемне дәваладыгыз?
– Казанга килгәч, бер гаиләдә бала карап тордым. Ул балада серебраль паралич иде. Шул баланың аягына массаж ясадым. Бер яше тулгач, утыра башлады. Бер айдан тәпи китте. Дүрт ай эчендә булды бу хәлләр. Аннары улымны дәваладым, ашказанында гастрит иде. Терелеп армиягә китте. Шуннан соң кешеләрне кабул итә башладым. Кешене кабул иткән, рухи яктан камилләшә барган саен көчем арта барды.
– Аларның чирләре сезгә күчмиме?
– Фәрештәләр бөтен чирне лепкә сөяге аша чыгара.
– Үзегезнең чирләгәнегез бармы?
– Әлбәттә. Сынауларсыз алга таба үсеп булмый. “Ничек намаз укырмын инде?” – дигәч, фәрештәләр: “Без сине дәвалыйбыз, борчылма”, – диләр.
– Ни өчен кеше бозым ясый?
– Нәфесне җиңә алмый. Хөсетлек көчле. Туганнар арасында да бар ул күренеш. Хәтта үз анасын үтерүчеләр дә бар. Фатир алу өчен һәм башка сәбәпләр белән. Аллаһы Тәгаләне сөендергән, шайтанның ачуын чыгарган нәрсә ул – кешегә изгелек кылу.
– Бозым чыгарудан тыш, авыруларны да дәвалыйсыз бит әле…
– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән дәвалыйбыз. Бер хатынның үпкәсендә яман шеш иде. Табиблар аны үлә дип өенә кайтарган. Без фәрештәләр белән аны үлемнән коткардык. Шөкер, ул әле дә яши. Балага уза алмаган бик күп хатын-кызларны дәваладык. Быел коронавирус йоктырган кешеләр күп килде. Барысын да аякка бастырдык.
– Әгәр кешенең гомере беткән булса?
– Мине реанимацияләргә алып барганнары бар. Әгәр кешенең гомере беткән икән, “аны дәвалама, исәнлек сорап дога да кылма” дип әйтә фәрештәләр. Дога укый башласам, “үлә ул, үлә” дип кычкыра фәрештәләр. Бервакыт бер хатын аягыма егылып сорагач, дога укыган идем, Аллаһы Тәгалә җәза бирде. Ялгышкан чаклар да була. Андый вакытта фәрештәләр: “Синең яктан бу зур түбәнчелек”, – ди әйтә. Бөтен җирдә йөреп беткәннән соң, беркая да дәвалап булмагач, миңа киләләр. Табиблар да килә.
– Әшәке кешеләрне сизәсезме?
– Сизелә. Безгә хәтта сихерчеләр дә килә. Фәрештәләр аны сиздерә. Нинди ният белән килгәннәрен белеп торам. Сихерчеләрнең җаны юк, алар белән шайтан идарә итә.
– “Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма”, диләр…
– Мин – күрәзәче түгел. Мин кешеләрне дәвалыйм, кешеләргә ярдәм итәм. Минем миссия – бозымны алу. Бу сәләтне миңа Аллаһы Тәгалә иңдергән. Халык моның карәмәт (Әүлия, изге кешеләр генә күрсәтә торган гайре табигый хәл) икәнен аңлап килә.
– Шулай да кеше киләчәген сорап киләдер бит?
– Имтихан алдыннан студентлар килгәли. Аларга нинди билет, нинди сорау булачагын һәм нинди билге алачагын да әйтәм.
– Үзегезнең киләчәкне беләсезме?
– Беләм. Мин бу дөньяда җиде үзәнлек аша үтәргә тиеш. Мин күптәннән инде ихсанда. Хәзер мин дүртенче үзәнлек аша узам.
– Дәвалаган өчен акча сорыйсызмы?
– Юк, әлбәттә. Кешедән акча сорап алу дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән бирә.
– Нәрсә ашыйсыз? Гомумән, ничек яшисез?
– Мин тулысынча Аллаһы Тәгалә карамагында, ул мине һәр яктан тәэмин итеп тора. Рухи яктан камилләшә барган саен рационнан гел берәр ризык алына. Иң беренче булып Аллаһы Тәгалә баллы ризыктан тыйды. Элеккеге чагым белән чагыштырганда, мин бик үзгәрдем. Нәфес белән идарә итәм. Минем режим да хәтта кешенеке төсле түгел. Кичке сәгать 10да йокыдан торам, ә кешеләр йокларга ята. Төне буе намаз укыйм. Бик күп догаларны Аллаһы Тәгалә башыма үзе кертте, мин ятламадым. Бу да, кешеләрне дәвалау карәмәте дә – Аллаһы Тәгалә бүләге. Әлеге сәләтем артсын өчен күрү сәләте дә яхшыра бара. Бу юлда бик күп сынаулар аша үтәргә туры килде.

Резедә ханым белән кызыксынучылар автор белән элемтәгә керә ала: 89172663905

Тулырак: http://shahrikazan.ru/

Запись Резедә Исхакова: “Минем миссия – бозымны алу” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Күрәзәче Лилия Галимәрданова: “Берничә көннән мин рәсемдә күргән кешеләрнең үлгәнен ишетәм…”
Күрәзәчеләр, сихерчеләр һәм өшкерүчеләр. Элек-электән гади кешеләр белән алар арасында тирән упкын яткан. Урта гасырларда мондый кешеләрне учакта яндырганнар, таш бәйләп, суда батырганнар яки башларын чапканнар. Хатын-кызларны иблис сөяркәләре булуда гаепләсәләр, ир-атлар шайтанга җанын сатуда гаепләнгән. Бу кешеләргә әле дә шикләнеп һәм куркып карыйлар. Шулай да чарасыз калганда күпләр алар янына ярдәм сорап бара. Ярдәм итә алган күрәзәченең сәләте турындагы сүзләр исә чыбыксыз телефон аша йөзләгән кешегә барып ирешә. //Безнең гәҗит//

…Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Лилия Галимәрданованы район халкы яхшы белә. Бу ханымның сәләтен мактап, төрле риваятьләр чыгаручылар да бар. «Бервакыт моның ишегенә шакыганнар. Ачып җибәрүе булган – йөзенә кислота сипкәннәр. Үч алганнар шулай итеп Лилиядән, чөнки ул гел дөресен әйтә, күргән әйберләре һәрвакыт чынга аша», – дип сөйли халык. Мин Лилия ханымны эзләп табарга булдым.

«ТӨНЛӘ ҮЛГӘН КЕШЕЛӘР КИЛӘ»

Карап торышка башкалардан бер ягы белән дә аерылмый ул. Тик күзләре генә гади кешенеке кебек түгел, башкачарак. Аларга озак карап торуы авыр.

– Мин күрәзәче һәм бу сәләтем моннан бик күп еллар элек – 7нче сыйныфта укыганда ачылды, – дип башлады сүзен Лилия ханым. – Мәктәп бакчасында практика узганнан соң, җиде кыз бергәләшеп Тегермәнлек дигән елгага су коенырга төштек. Ул елганың яманаты күпләргә билгеле иде, ел саен берәрсе шунда батып кала. Күңелле генә йөзгән чагында барыбыз бер юлы бата башладык. Ничек кенә чыгарга тырышып карасам да, бушка булды – елга төбенә төшеп киттем. Су төбенә төшкәч, бер зур коридор хасил булды, аның буйлап бүлмәләр тезелеп киткән – шунда носилкалар белән кешеләрне ташый башладылар. Мине күтәреп алып керергә носилка калмаган иде. Атлап кердем. Түр башында тирә-ягыннан нур чәчеп, бер бабай утыра. Тупас тавыш белән: «Ник монда керттегез бу кызны?» – дип сорады. Шул вакыт, кемдер мине су төбеннән сөйрәп алды.

Җиде кыз да могҗиза белән генә исән кала ул вакытта. Бер авылдаш егетләре коткара аларны. Тик Лилия апага гына әллә нәрсә була: кешеләрнең гәүдәләре үтә күренмәлегә әйләнеп, кемнең кайсы җире авырта, шул әгъзасы күренеп тора башлый.

– Башта аптырадым, бу хакта бер кемгә дә әйтмәдем. Хәтта әнигә дә. Ул вакытта замана бүтән иде, шыр тилегә санарга да мөмкиннәр. Ә мин үз акылымда булуымны, бары тик ниндидер сәер әйберләр күрә башлавымны яхшы аңладым. Өч көн вакыт узгач, үләсе кешенең рәсемен рамкага алып, күз алдыма китереп куя башладылар. Чынлап та, берничә көннән мин рәсемдә күргән кешеләрнең вафат булуы турында ишетә идем.

Яши-яши Лилия апа кәрт ачарга да өйрәнә. Хәзерге вакытта кешенең киләчәген һәм бүгенгесен, үткәндә кичергәннәрен бер ялгышсыз әйтеп бирергә сәләтле ул.

Лилия ханымның сөйләгәннәре ниндидер әкият кебек тоелды, моңа ышану бик авыр иде. Шуңа күрә, багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә, сынап карау өчен генә, бу ханымнан кәрт ачтырып карадым.

– Синең бер дустың бар, исеме Самат, – дип куйды ул.

Эсселе-суыклы булып киттем. Бу исем – ир-атлар арасында еш очрый торганнардан түгел. Кыек атып, туры тигереп булмый. Бер мәлгә телсез калдым.

– Ә сез каян беләсез аны? – дим, үземне кулга алып.

– Яныңа җыелган затлар әйтте… Иртән бер якын кешең белән ачуланышкансың. Тупас сүзләр әйтеп ташлагансың… Алай ярамый, гафу үтен.

Әнә шулай акрын гына тавыш белән, Лилия ханым минем тормыш турында сөйли башлады. Бер генә җөмләсе белән дә ялгышмады ул. Әйтерсең, бу кеше сиздерми генә еллар буе минем арттан күзәтеп торган.

– Ә сез кеше турында мәгълүматны кайдан һәм ни рәвешле аласыз?

– Кешегә кул белән кагылуга, аның турында мәгълүмат килә башлый. Киләчәге дә күренә. Алар миңа рәсемнәр рәвешендә килеп баса. Кеше киләчәген бик үзгәртә алмый, әмма тырышкан вакытта төзәтүләр кертергә мөмкин. Шуңа аның эшләячәк хаталарын күреп алып, дөрес юлдан җибәрергә тырышам. Икенче ысулым – үлгән кешеләрне чакыру. Гадәттә, минем янда утырган кешенең мәрхүм булган туганнары килә. Алар җан биргән вакытта нинди кыяфәттә булсалар, шулай итеп килеп басалар. Суелган кеше булса – муенында кан була, асылынса – бау белән пәйда була, һәлакәттә үлсә – имгәнгән килеш килеп баса. Беренче эш итеп, «ник чакырдың?» – дип сорыйлар һәм минем янга килгән кешене саклау өчен дип, тезелеп басалар. Күңелдән аларга сорау бирәм, алар җавап бирә. Бу тавышны гади кеше ишетергә сәләтле түгел.

– Кеше үлгәч, димәк аның җаны исән каламыни?

– Әйе, үлгәннәрнең җаннары исән, алар безнең белән яши, барысын күреп торалар, кайберләре үзләре турында сиздерергә дә мөмкин. Тик бөтен кеше дә бар әйберне күреп бетерә алмый. Күрмәү әйбәтрәктер дә, бәлки, алай тынычрак бит. Минем янга алар төнлә йоклаганда да киләләр. Ничек үлүләре турында сөйлиләр, кайда җан биргән булуларын күрсәтәләр. Алардан курыкмыйм, үлгән кеше тими бит ул.

ҖЕННӘР – КУРКЫНЫЧ ЗАТЛАР

Күрәзәчеләр янына беркем дә рәхәт тормыштан бармый. Ә безнең тормыштагы уңышсызлыклар – җиде буын эчендә кылынган начарлыклар өчен җавап бирү, дип аңлата әңгәмәдәшем. Аның эш практикасында нинди генә проблемалар белән килмәгәннәр. Кемнәрдер якынын югалткан, кемнәрдер гаилә тормышын кора алмый. Билгесез чир белән авыручылар да сорауларына җавапны Лилия Галимәрданова янында тапкан. Исендә калганнарын минем белән дә уртаклашты ул: берничә ел элек Мөслим районындагы авылда бер хатын-кыз юкка чыга. Күпмедер вакыт таба алмыйлар аны. Әңгәмәдәшем бу хатынны тавык оясы артында чүгәләп утыра, тик үле дип күрә. Бу хакта әйткәч, кешеләр ышанмый. Үлгән кеше утырып тора алмый бит инде! Аны чынлап та, тавык оясы янында чүгәләгән килеш табып алалар. Эчәргә ярата торган ханым әнә шулай утырган килеш, йөрәге тотыпмы, җан биргән. Кешеләрнең авыруларын да бер ялгышсыз әйтеп бирә торган сәләте бар Лилия Галимәрданованың.

– Әйтеп кенә калмыйм, дәвалый да алам. Хәл бетүдән, бронхиттан, тын юллары авыруларыннан, аллергиядән интегүчеләргә ярдәм итә алам. Әмма яман шештән булышу мөмкин түгел. Чөнки күп очракта бу авыру бозым аркасында барлыкка килә. Сихер ясалгач, кешенең аурасы җимерелә, бу тишек аша бөтен кара энергия керә башлый, ул шеш үстерә. Миңа килгән кешеләрдә бозым бармы-юкмы икәнен әйтеп бирә алам. Чөнки мондый кеше кергәч, һава җитми башлый. Андый кешенең гомере кыска була, шуңа умыртка баганасыннан гәүдәсе ике өлешкә аерылган булып күренә. Тик бозым чыгару белән шөгыльләнмим, чөнки миңа өстән рөхсәт юк. Бер мәртәбә бу әйберне рөхсәтсез генә эшләп караган идем, кыйммәт түләдем. Сезгә минем турыда, битенә кислота сипкәннәр, дип сөйләгәннәрдер. Бу гайбәт кенә. Чынлыкта, бер ханымның бозымын чыгаргач, балык кыздырырга булдым. Газга ут кабып, минем муенымны урап алды. Бик каты пештем, шуңа да муенымны каплап йөрим мин хәзер – анда җөйләр. Күрәзәчегә өстән ни рөхсәт итәләр – ул шуны гына эшли ала.

– Өстәгеләр дип, кем турында әйтәсез?

– Адәм балалары – ком кебек бик вак нәрсәләр. Чынлыкта, безнең белән идарә итәләр. Безгә ни кушсалар, без шуны эшлибез, алар әйткән юл буенча барабыз. Миңа нинди көчләр булышканын мин белмим, өстәгеләр дип әйткәндә дә аларның кем булуын аңламыйм, тик кешеләргә кәрт ачканда да өстәгеләргә сорау бирәм, алар шуңа җавап кайтара. Алар бик күп, кеше вак-төяк проблема белән килә икән, ярдәм итмиләр, «проблема түгел бит бу», дип, кырыйда көлеп басып торырга мөмкиннәр. Әгәр дә инде кешенең проблемасы зур булса, ул чакта аның янына бик күпләп җыелалар. Мин аларны кем дип тә әйтергә белмим. Фәрештәләр микән соң алар?..

– Ә бәлки, сезгә ярдәм итүче затлар җеннәрдер?

– Җеннәр белән эшләмим. Дөрес, «булышабыз» дип киләләр. Аларны төрле кыяфәттә күрәм. Берничә куллы, мөгезле, дистәләгән күзле булырга мөмкиннәр. Тик алар, русча әйтсәк, «шут» төсле. Шаярырга яраталар. Безнең районда Ранас исемле бер күрәзәче бар, халык аны ярата, белә һәм күп мөрәҗәгать итә. Менә ул җеннәр белән эшли. Берсендә аңа киңәш сорап барып кергәч, өй тулы җен күргән идем. Мөгезлеләре, мөгезсезләре, картлары, яшьләре бар. Алар Ранасның хезмәтчеләре. Ул аларны көчле энергетикасы белән тотып тора. Аларга боерык бирә, эш куша. Җеннәр начар затлар түгел, тик аларга зыян салырга ярамый, чөнки артык шаяннар – башыңны бутарга, ә ахыр чиктә акылдан ук яздырырга мөмкиннәр. Мин алар белән эшләргә куркам. Чөнки нишләячәкләрен белеп бетереп булмый.

КҮРӘЗӘЛЕК – ЙОГЫШЛЫ СӘЛӘТ?

Моннан биш ел элек автобуста барганда бер ханым белән танышып киткән идем мин. Аның да әнә шундый күрәзәчелек сәләте бар, ул да кешеләрне дәвалый иде. «Сәләте булган кешегә бу дөньяда бик авыр. Ул үзе шикелле кеше белән генә яши ала, яки гомер буе ялгыз яшәргә мәҗбүр. Миңа булыша торган затлар өемнән ир-атларны кысрыклап чыгара», – дип сөйләгән иде ул. Әлеге уңайдан, Лилия ханымга сорау бирергә булдым. Чынлап та, бәхетле гаилә корырга күрәзәчелек сәләте комачау итәме?

– Бәлки шулайдыр. Тик минем иремдә дә шушындый сәләт бар. Нинди генә сорау бирсәң дә, җавап бирә ала. Ләкин ул моның белән ныклап шөгыльләнми. Шуңа күрә бергә яшәргә ниндидер көчләр комачау итә дип әйтә алмыйм. Шунысы кызык, иремнең әлеге сәләте минем белән яши башлагач ачылды. Ул йогышлы сәләт. Дус кызларымның да барысының өченче күзләре ачык.

– Күрәзә итүнең берәр тискәре ягы бармы соң?

– Алар берничә. Беренчедән, үземне һәм якын туганнарымны карый алмыйм, чөнки энергияләребез охшаш. Бер белмәгән кеше турында мәгълүмат күбрәк килә. Икенчедән, бу сәләт нәселдән-нәселгә күчеп бара. Минем кызыма да «йоккан» ул. Кызым төшендә үләчәк һәм инде үлгән кешеләрне күрә, тик бу сәләтен үстерергә теләми. Шуңа күрә аның бик каты башы авырта. Күрәзә итү сәләте булган кешеләр әнә шулай көчле баш авыртуларыннан интегә. Аны дару белән дә басып булмый. Өченчедән, бу сәләтеңне үзеңдә калдырган килеш үлеп китеп булмый. Чөнки кешеләргә ярдәм итә-итә, гомерең дәвамында артык күп кара энергия тупларга өлгергән буласың. Аны чыгарып бетерү бик авыр. Бу энергияне һәм сәләтне син үзеңнән соң кемгәдер тапшырырга тиеш. Шунсыз җан бирә алмыйсың. Әнә бер мари авылында бер карчык ничә айлар буе үлә алмый азапланды бит. Өенең түбәсен ачкач кына үлде. Киләчәктә, җан бирер вакытым килгәч, сәләтемне тапшырыр кешене өстәгеләр үзләре юлыма китереп куяр дип уйлыйм. Аннан соң, аны кешенең үзенә сиздермәстән дә бирергә мөмкин бит. Кулын гына тотасың да, тапшырасың…

Лилия ханым белән шактый озак сөйләшеп утырдык. Без күрергә гадәтләнгән әйберләрдән тыш, дөньяның могҗизалы якларын да күрә белгән бу кеше барысы хакында да яшермичә сөйләп бирде. Аларның барысын да бер язмага гына сыйдырып бетерү мөмкин булмас иде. Ә инде чыгып китәр алдыннан: «Кил, үскәнем, сәламәтлегеңне дә карыйм әле. Кеше арасында күп йөргәч, сокланып караучылар күп булган сиңа, өшкереп алырга кирәк», – дип, урындыкка утыртты. Умырткаңны тикшерт әле, кысылган кебек сизәм, дип куйды ул, кулы белән тәнемә кагылуга ук. Ике көннән соң, Чаллы шәһәрендәге профилакторийда эшләүче таныш табиб янына бардым. «Умырткагызның 7нче буыны кысылган…» Табибның бу сүзе Лилия ханым белән очрашкан көнгә кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Очраклы туры килүме, могҗизамы, белмим. Тик бу ханым әйткән күп нәрсә күрәзәчеләр барлыгына ышанырга мәҗбүр итте мине…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Мөслим – Казан

Запись Күрәзәче Лилия Галимәрданова: “Берничә көннән мин рәсемдә күргән кешеләрнең үлгәнен ишетәм…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..