Архивы кыяр - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кыярлар төз һәм матур үссен өчен…
Тозлау өчен хуҗабикәләр бер озынлыктагы, төз һәм матур кыярларны сайларга тырыша. Тик кайчагында түтәлләрдә груша формасындагы, яки кәкре-бөкре кыярлар да үсә башлый. Шундый хәл булмасын өчен нәрсә эшләргә? Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Гөлия Дәүләткулова бу уңайдан шундый киңәшләр бирә:

— Бакчада мондый кыярлар үсә икән, димәк, аларга ниндидер микроэлементлар җитми. Күпчелек очракта — калий һәм азот. Җәй уртасында бу аеруча сизелә. Төннәр суыту белән дә яшелчәләрнең формасы үзгәрә.

Калий җитмәгәндә кыяр саргая, алар груша формасын ала. Шул ук вакытта аның яфраклары да эчкә таба бөрешә башлый, аларда таплар барлыкка килә. Хәлне яхшыртыр өчен үсемлекләргә калий тозы сибәргә (25-30 граммны суда эретеп), дүрт көннән түтәлгә яхшы итеп су сибәргә кирәк. Шулай ук көл төнәтмәсе сибү дә яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен көлне су белән бутап, бер тәүлек тоткач, яшелчәләргә коярга кирәк. Бер кыяр төбенә бер литр чамасы җитә.

Кыяр аксыл-яшел төскә кереп, формасы кишерне хәтерләтсә, аны мочевина белән эшкәртергә киңәш итәм. 5 граммны суда эретеп, сиптерегез.

Кыярларга дөрес итеп су сипмәү дә, аларның формасы үзгәрүгә китерүе ихтимал. 25-28 градус җылылыкта булган суны 2-3 көнгә бер тапкыр сибеп торырга кирәк. Август уртасыннан киресенчә, атнасына бер тапкыр су сибү дә җитә.

Тагын бер сәбәп — кыярны ел саен бер урынга утырту. Бу яшелчәне кәбестә, помидор, бәрәңге, чөгендер, борчактан соң утырту әйбәт. Кыярның уңышын ике-өч көн саен җыеп торырга кирәк. Бу уңышның сыйфатына да, күләменә дә зур йогынты ясый.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Кыярлар төз һәм матур үссен өчен… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыяр мул уңыш бирсен өчен…
Хәтта начар туфракта да кыярдан мул уңыш алу серен беләсезме икән? Моның өчен аны менә хәзер бик дөрес итеп утыртырга кирәк. Бу ысул белән утыртучыларга кыйммәтле ашламалар сатып алуның да хаҗәте юк.

Иң элек шактый ук тирән чокыр (1 ярым көрәк тирәнлегендә) казырга. Чокыр төбенә яңа өзеп алынган кычыткан яфракларын (көрәк белән ваклап чабып) җәяргә. Никадәр ваграк булса, шуның кадәр әйбәтрәк – тизрәк череп, тизрәк файда китерә башлаячак. Кычытканны клевер яки тузганак үләннәре дә алыштырырга мөмкин – аларда азот матдәсе күп. Шуннан кычытканны бераз гына туфрак белән болгатырга. Катнашмага су сибәргә. Өстенә 10 сантиметрлы компост катламы салгач, тагын су сибәргә. Хәзер инде кыяр үсентесен (орлыгын) утыртырга да була. Туфрак кипшермәсен өчен тирә-юненә салам (кипкән үлән калдыклары) җәяргә мөмкин.

Болай эшләгәндә, кыяр үсентесе чокыр эчендә шактый ук тирәндә кала. Май аеның суык көннәрендә пленка белән каплау өчен җайлы бу. Ә инде үсенте зур үскәч, чокырны туфрак белән күмеп, җир белән тигезләргә кирәк. Кыярның тамырларын ныгыту, уңышын тагын да арттыру өчен шулай кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Кыяр мул уңыш бирсен өчен… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кыяр шәп уңыш бирсен өчен ниләр сибәргә?
Кыяр яхшы уңыш бирсен өчен, аны гел тук­ландырып торырга кирәк. Ул да, безнең кебек, ипи «ашарга ярата». Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә су агызабыз һәм авыр әйбер белән каплыйбыз.

Чиләкне җылы урынга куеп, бер атна тотабыз. Бер өлеш ипи суына өч өлеш су кушып, атнага бер тапкыр бер кыяр төбенә яртышар литр сибәбез. Катнашманы кыяр чәчәк ата башлап, шиңгәнчегә кадәр сибәргә кирәк.

Кыяр яфрагы саргайса, калий җитми дигән сүз. Бер литр кайнар суга бер аш кашыгы көл салып, ике көн төнәтәбез. Суган кабыгы да булыша. Бер чиләк җылы суга бер стакан суган кабыгы салып кайнатырга куябыз. Кайнап чык­кач, уттан алабыз. Аннары ике сәгать төнәтеп, кыярның яфракларына сибәбез.

Ончыл чык (мучнистая роса) булганда, 10 литр суга 50 грамм сода һәм 50 грамм кер сабыны салып сибәргә була.

Шәһри Казан

Фото: пиксабай

Запись Кыяр шәп уңыш бирсен өчен ниләр сибәргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..