Архивы күрәзәче - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Дәвалаучы Зөлфирә апа яныннан чыкканда үземне рентген аша караганнар кебек хис иттем”
Журналист Ольга Степанова Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылыннан булган танылган халык күрәзәчесе-дәвалаучысы Зөлфирә Гобәйдуллина янында булып кайтты. Шушы көннәрдә “Татар-тудей” сайтында, https://tatar-today.ru/ без, халык дәвалаучысы турында язган идек. Әлеге теманы дәвам итеп, сезнең игътибарга журналистның үзе күргәннәрен, “үзе татып” караганнарын тәкъдим итәбез.

Хәтта Европадан да киләләр

Мин халык дәвалаучыларына, күрәзә итүчеләргә һәм экстрасенсларга әллә ни ышанып җитмим, монда мөгаен, кызыксынудан бардым. «Вконтакте» социаль челтәренең бер төркемендә дәвалаучы хатынны таптым, анда Түбән Тәкәнеш авылына – Зөлфирә апа янына кайчан килергә мөмкин булуын ачыклаган язма калдырдым. Миңа шул ук көнне SMS-хәбәр килде, анда сеансларның даталары һәм сәгатьләре күрсәтелгән иде.

Сүз уңаеннан, “Вконтакте”дагы бу төркем бик популяр – анда 13,5 мең язылучы бар. Шул язылучыларның кайдан булуын да карап чыктым, аларның бөтен Россиядән икәне ачыкланды: Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Самара, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән булуын белдем. Моннан тыш бу хатын янына Себер, Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Урта Азия, хәтта Европа якларыннан да киләләр икән.

Машина куярга бер буш урын юк

Яр Чаллыдан Түбән Тәкәнешкә кадәр – 128 чакрым, ә бу кайдадыр сәгать ярым юл дигән сүз. Барганда, төркемдә язылган мәҗбүри саналган кайбер эшләр турында укып бардым. Сеанс барышында шуларны үтәү мөһим икән! Менә шуларның кайберләре генә: проблемалар турында түгел, ә аларның нәтиҗәләре турында уйларга, түземле булырга – чиратта төртелергә ярамый, авырлы хатыннарны, балалы гаиләләрне, өлкәннәрне, сәламәтлекләре чикле кешеләрне уздырырга кирәк…

Авылга килеп кердек. Иң гаҗәпләндергәне – машина куярга якын-тирәдә урын юк! Кыйммәтле чит ил машиналарыннан алып үзебезнең ил машиналарына кадәр утызлап автомобиль санадым. Капка төбендә халык күп, алар алты сәгатьлек сеанс беткәнне көтеп басып торалар иде.

Зөлфирә апаның йорты – иң гади бер катлы, кызыл кирпечтән салынган өй. Ишегалдында килгән бөтен кешене хуҗаларның эте каршы ала, ул өрми, күп кешегә инде ияләшкәне күренеп тора. Аяк астында ягымлы песи ятканына да игътибар иттем.

Халык дәвалаучысы янына гади кешеләр дә, түрәләр дә килә

Иртәнге вакыт. Сәгать 7.30. Билгеләнгән вакытка безне керттеләр, ләкин сеанс 8:00дә түгел, ә 9:30да башланды, чөнки Зөлфирә апа белән беренче төркемнән булганнар шәхсән аралашырга теләп, янына ук барганнар иде. Көткән арада сеанслар өчен бинаны карадым – ул шактый иркен, керү ишеге өстендә шамаил урнаштырылган, мәчет төшерелгән картина бар, тәрәзә төпләрендә орхидеяләр күп. Кондиционер бар. Килүчеләр эскәмияләргә утырыша, сигез сәгатьлек сеанс барышына утыздан артык кеше җыелды. Кием-салымга килсәк, һәммә кеше дә үз кошелегына карап киенгән: менә бу гаилә пары кыйммәтле фирма киеме кигән, икенчесе – иске әйберләрдә. Монда син ярлы, ә син бай дип, аерып тору юк. Бөтен кеше бертигез!

Беренче төркемнән соңгы кеше чыккач, дәвалаучы ханым күрше бүлмәгә чыгып китте, бераз ял итәргә булса кирәк – безгә кадәр утызлап кеше кабул итте бит. Ул кире әйләнеп кергәч, өске киемнәрен салмаган кешеләрдән гади генә итеп, шаяртып алды, ни өчен дигәндә, ул киемнәрне салырга шкаф бар бит. Аннары кулларыбызны тез өстенә куеп, күзләрне йомуны сорады. Һәм дога укый башлады – татар сүзләрен дә, гарәп сүзләрен дә ишеттем мин. Дөресен әйтим, нәрсә барганын күрү өчен, күзләремне ачтым, бераз гына булса да күзәтү үткәрдем (һәм мин генә түгел!).

Укыган вакытта Зөлфирә апа һәр кеше янына килеп, ике кулы белән баштан, иңбашлардан, умыртка сөяген сыйпап йөрде. Кайвакыт ул тирән сулыш алырга һәм тирән итеп сулыш чыгарырга кушты.

Шуннан соң ул кешеләр үзләре белән алып килгән әйберләрне карады. Монда нәрсә генә юк: машина ачкычлары, кәрәзле телефоннар, тоз, варенье, шампуньгә хәтле бар иде. Зөлфирә апа алар өстендә дога укыды, озак итеп күзен йомып торды.

Зөлфирә апа бөтен кеше белән дә татар телендә генә аралаша

Зөлфирә апа, намазын укып бетергәч, ашыкмый гына үз урынына – кулына каләм һәм бер төргәк стикерлар тоткан иске эш өстәле янына барып утырды. Үпкәләр булдырмас өчен, чиратны берничә өлешкә бүлә: беренчеләрдән булып аның янына балалар белән гаиләләр килә, икенчеләр – кем беренче тапкыр килми шулар (әйе, кайберләренә ул эффект булсын өчен берничә тапкыр килергә киңәш итә), өченчеләре – ир-атлар, дүртенчеләре – хатын-кызлар. Башта мине чит-ят кешеләр күп булган җирдә шәхси кабул итү алып барылуы аптырашта калдырды. Ләкин соңыннан аңладым: күпчелек кеше, нигездә, чит проблемаларга колак салмый, аларга үзләренеке дә җитә.

Мин исә берничә вакыйганы тыңладым һәм башка тыңларга да, ишетергә дә теләмәс идем, чөнки бик авыр… Боларның барысын да дәвалаучы ханым ничек күтәреп бетерә ала икән – шул сорау борчыды… Карап торышка, Зөлфирә апага алтмыштан артык яшь. Бераз аның артыннан күзәтеп, шуны әйтә алам: ул медицина белән яхшы таныш, бәлки, элеккеге медицина хезмәткәре, яхшы психолог, аның тормыш зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе бар.

Зөлфирә апа төрле сорауларга җавап бирә. Сеанска килүче ир-атларның берсе бизнес буенча сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның кибетләр челтәре бар, аларның бер өлеше акча китерми, әмма ир-ат шул ук вакытта аларны ябарга кыймый. Зөлфирә апа аңа эшләрен, гомумән, туктатырга киңәш итте.

Сүз уңаеннан, дәвалаучы барлык килүчеләр белән татар телендә генә аралаша. Күпләр, рус теллелеләр, аның алдына диктофон куялар, аннары шуны күчерәләр һәм нәрсә әйткәнен белә алалар.

Минем чират

Безгә дә чират җитте, мин машина йөртүче белән кергән идем. Мин аның машина йөртүчегә нәрсә әйтәчәген тыңламаска булдым. Әңгәмәнең ахырына якынлашканда алар янына барырмын дип уйладым. Зөлфирә апа шуны көткән булса кирәк. Машина йөртүчегә шундук: “Син монда килергә теләмәдең бит, – дип кырт кисте. – Син монда эш буенча. Син монда кеше алып килдең бит. Кемне?” – дип әйтте.

Күпмедер вакыттан соң миңа хәтта кызыксынып та аның янына барып утырасым килмәде! Минем тормышымда казынуларын теләмәдем. Ләкин башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк иде. “Син минем өчен сораулар әзерләдең бит, әйдә, бир шуларны”, – дип шаккаттырды тагын мине Зөлфирә апа.

Әйе, сорауларны, чыннан да, әзерләгән идем. Алар бу бинада утыручы күпчелек кешеләрнеке кебек үк – сәламәтлек, гаилә, балалар, еш күченүләр һәм эшне үзгәртергә теләк турында иде. Һәм менә үзем турында нәрсә ишеттем: “Синең характерың начар, тиз кызып китәсең, аннары сукранасың. Синең тормыш юлың шулай язылган: син дөньяны карарга тиеш, син барыбер барысын да ташлап китәчәксең. Минем сиңа киңәшем шул: калырга тырыш, шулай яхшырак булыр, юкса, кире кайту мөмкинлеге булмас. Үкенәчәксең. Уйларга ярты ел вакытың бар. Сине бер урынга бәйләүчеләр булачак – бу ике бала. Синең яныңда ир кеше булыр. Ә сәламәтлегең әйбәт. Бернәрсә дә эшләмә. Эшләгәнеңне кат-кат уйла! Кызма!”.

Чыгып киткәндә ни әйтергә дә белмәдем. Мине рентген аша карадылар кебек тоелды…

Киткәндә иганә тартмасына акча салалар. Бу акча изге эшкә китә, – Зөлфирә апа туган авылы Югары Козгынчыда мәчет төзегән, аны әнисе Вәсигабикә хөрмәтенә атаганнар.

Ольга Степанова.

Запись “Дәвалаучы Зөлфирә апа яныннан чыкканда үземне рентген аша караганнар кебек хис иттем” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ул аның янына кешеләрнең соңгы өмет белән килүләрен бик яхшы аңлый
Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылы урамнары буйлап барганда, матур йорт янындагы бик күп машиналар тезелеп киткәнен күрмичә булдырып булмый. Биредә халык күрәзәчесе-савыктыручысы Зөлфирә Гобәйдуллина яши, аның турында инде Татарстанда гына түгел, Россиядән читтә дә беләләр.

Авырулар аңа Себердән, Ерак Көнчыгыштан, Урта Азиядән, Кавказдан, Төркиядән һәм хәтта Европа илләреннән дә киләләр икән. Түбән Тәкәнеш авылына килергә теләгәннәр саны исә, мөгаен, меңнәрчә белән хисаплана торгандыр.

Менә ике дистә елдан артык Зөлфирә Вәлимөхәммәт кызының исеме – халык арасында ихтирамлы һәм дәрәҗәле булып тора. Шушы ике дистәдән артык ел эчендә ул күпме кешене терелткән, чын юлга бастырган, үзенең файдалы киңәшләре белән дистәләгән мең кешегә ярдәм иткән.

Зөлфирә Гобәйдуллина кешеләрнең аның янына соңгы өмет белән килүләрен бик яхшы аңлый. Бөтен авырулар да дарулар һәм скальпель ярдәмендә дәваланмый, гәрчә медицина хәзер шактый көчле һәм тиз темплар белән алга барса да. Нәкъ менә шундыйларга киләчәккә яңадан ышаныч тудырырга, яшәүдән тәм табарга ярдәм итә дә инде Зөлфирә ханым. Бу очракта аның җавабы гади: «Кешене савыктыру юлларын миңа Ходай үзе күрсәтә…» – ди ул.

Әйе, Ходай үзе күрсәтә… Без барыбыз да аның балалары. Язмышыбыз Аллаһы Тәгалә кулында. Зөлфирә Вәлимөхәммәт кызы, өстәвенә, шагыйрә дә. Ул үзе янына ярдәм сорап килүчеләрне куллары белән дә, шигырьләре белән дә дәвалый.

– Кеше ләззәт алу өчен генә тумый. Язмыш төрлечә булырга мөмкин: кемдер авырый, кемдер баласын югалта, берәүләр эш таба алмый, икенчеләре нәрсәгәдер мохтаҗ… Шуңа күрә бернигә дә карамастан, үзеңдә алга таба яшәргә көч таба белергә кирәк, – дип саный ул.

Сугыш ветераны Вәлимөхәммәт һәм тыл ветераны Вәсигабикә гаиләсендә алтынчы бала булып туган Зөлфирә Гобәйдуллина үзе, Олыяздә сигезьеллык мәктәпне һәм Шәүкәндә урта мәктәпне тәмамлый. Аннары кияүгә чыга һәм бүгенге көнгә кадәр Түбән Тәкәнештә гомер итә. Зөлфирә ханым үзе биш бала анасы, ул язмышның авыр сынауларын күп узган. Әле бит ул клиник үлем дә кичергән кеше. Зөлфирә ханымның гомере кыл өстендә булганда Аллаһыга ялвара: «Ходай Тәгаләм, әгәр дә биш баламны үстерергә мөмкинлек бирсәң, мин үлгәнче кешеләргә ярдәм итәр идем», – дия ул. Шунда ук Ходай аңа кешеләрне савыктыру мөмкинлеген ача да инде. Бу хакта хәбәр бөтен җиргә һәм тиз арада тарала. Хәзер инде могҗизалар тудыручы Зөлфирә Гобәйдуллина турында, һич арттырусыз, чит илдә дә беләләр дип әйтергә була. Ул дәвалый, кешеләргә өмет бирә.

Әйтик, Можгадан килгән ир кеше умыртка баганасының сызлавыннан интеккән, хәзер ул үзен егет кебек хис итә. Бөерләрендә киста булган Алабуга кызы Зөлфирә Гобәйдуллина сеансларыннан соң терелә, аңа хәтта операция дә кирәк булмый. Табибларның “бала таба алмау” дигән кырыс диагнозына карамастан, дәвалаучы сеансларыннан соң дистәләгән гаилә хәзер кызлар һәм уллар тәрбияләү бәхетенә ирештеләр…

Тагын бер кызыклы вакыйга. Бервакыт Уразбахтинода яшәүче әбинең сарыклары югала. Бетте инде дип, бик борчыла карчык. Кич белән кибеткә керә, ә анда Мамадышның тагын бер күрәзәчесе: «Сарыкларны күрмим, алар юк, суйганнар инде», – дип җавап бирә. Әбинең якыннары моңа ышанырга теләмиләр, һәм Зөлфирә апага Тәкәнешкә шалтыраталар. “Авылда сарыклар, суярга өлгермәгәннәр әле, тиздән өйгә кайтачаклар. Көтегез”, – дип җаваплый Зөлфирә ханым. Һәм сарыклар, чыннан да, өйләренә кайталар.

Ә бит мондый очраклар бик күп, дистәләгән, меңләгән хәтта…

Миңневарис Мингалиев.

Запись Ул аның янына кешеләрнең соңгы өмет белән килүләрен бик яхшы аңлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Быел безне тагын нәрсә көтә : күрәзәче фаразы
Ливан күрәзәчесе Ләйлә Әбдел агымдагы елга фаразларын ясаган.

Күрәзәче әйтүенчә, вакциналау ярдәмендә җәй ахырына пандемия белән бәйле хәл тотрыклыланачак. Ләкин вирусның яңа мутацияләре барлыкка киләчәк. Шулай да көз урталарына бу чирдән нәтиҗәле дару табылырга тиеш икән.

Пандемиягә алмашка яңа компьютер вирусы киләчәк, ди. Ул бөтен дөньяның санлаштырылган базаларына зур зыян китерәчәк, дип ышандыра күрәзәче. Икътисади проблемалар зур сынау булачак. Илләрдәге социаль киеренкелек тәртипсезлекләр китереп чыгарачак. Аеруча АКШта һәм Кытайда көчле протестлар булачагын фаразлый Ләйлә Әбдел.

Күрәзәчегә ышансак, быел Якын Көнчыгышта хәрби конфликтлар көтелә. Өстәвенә, зур экологик проблемалар да яный икән. Аның фикеренчә, җәй аномаль эссе булачак, катаклизмнар булмакчы.

Чыганак : " Кызыл таң"

Запись Быел безне тагын нәрсә көтә : күрәзәче фаразы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Улын эчкечелектән коткару өчен ярты миллион акчасын телеэкстрасенсларга бирә, ә алар…
Чаллыда 61 яшьлек хатын мошенникларга спиртлы эчемлекләр кулланган 40 яшьлек улын коткару өчен 400 мең сумнан артык акча биргән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Астрология һәм магия буенча тапшыруларны трансляцияләүче телеканалларның берсендә хатын-кыз бер күрәзәче турында чыгарылыш карый. Телесюжет героинясының мөмкинлекләре  хатынны таң калдырган һәм  ул ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булган.

Пенсионер күрсәтелгән номер буенча шалтыраткач, аны күрсәтелгән номер белән бәйлиләр. Телеэкстрасенс әлеге хезмәтләр өчен 40 мең сум акча күчергән. 61 яшьлек әни су, шәмнәр һәм фоторәсемнәр белән сеансларны ике хатын-кыз “маг”  җитәкчелегендә үткәргән.

Дәвалану ике елга якын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, ана  йолаларга 420 мең сум акча түккән. Магия улына эчкечелектән дәваланырга ярдәм итмәгән. Аны алдаганлыкларын аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст.4 ө. («мошенниклык») каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре экстрасенс шәхесләрен билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Запись Улын эчкечелектән коткару өчен ярты миллион акчасын телеэкстрасенсларга бирә, ә алар… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Күрәзәчеләр киләчәкне ничек “күрә”?
“Күрәзәче”ләрнең алымнарын үзегездә дә сынап карый аласыз.

“Күрәзәгә барма, башыңа кайгы алма”, – ди халык. Аеруча мөселман халкы моңа каршы, чөнки Аллаһтан узып эш башкару кебек кабул ителә бу.

Әйе, кайбер чакта күрәзәчеләрнең юравы, чыннан да, чынбарлыкка туры килә. Әмма андый сәләткә ия кешеләр бармак белән генә санарлык. Аеруча түләүле күрәзәчеләр шик тудыра. Шулай да алар язмышларны ничек белә соң?

“Сез үзегезгә бик таләпчән. Сезнең йомшак якларыгыз бар, әмма сез алар белән көрәшергә әзер. Сез үзегезнең гадәти булмаганча фикерли алуыгыз белән горурланасыз. Сез кайвакыт аралашучан, кайвакыт үз-үзегезгә бикләнәсез. Сездә киләчәккә ышаныч юк. Соңгы вакытта сез күп хата эшлисез кебек. Дусларыгыз арасында дошманыгыз бар. Гомумән, сез – гадел кеше, әмма кайвакыт бу принциплардан баш тартып торырга да туры килгән”.

Мондый сүзләрне ишеткәнегез бармы? Ә хәзер уйлап карагыз: кемгә бу сүзләр туры килә? Һәркемгә дә! Һәркайсыбыз үзенең кире яклары барлыгын белә, без алар белән гомер буе көрәшәбез. Кайчакта принципларны онытып торырга да туры килә һ.б.

Бу алым “Барнум эффекты” дип атала. Гороскоплар төзегәндә күп вакыт шул алым сайланыла да инде. Ягъни күп итеп һәркемгә туры килерлек итеп сөйләү.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Күрәзәчеләр киләчәкне ничек “күрә”? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“…Безнең чир түгел, Саниягә барып карагыз, ул көчле багучы бит…”
Мин үзем күрәзәчеләргә ышанып бетмим, әмма да ләкин сихерчеләр барлыгын беләм. Кешегә сихер, бозым салуларны табиблар да кире какмый бит. Инде йөреп-йөреп тә кеше авыруга дәва таба алмаса: «…безнең чир түгел, әбиләргә барып карагыз…» – дип үзләре үк әйтә.

Ул миңа сабый чактан ук таныш. Безнең ул авылда туганнарыбыз яши, мәктәптә укыган елларда аларда еш кунак була торган идем. Анда тапкан яңа дус кызларымның берсе Сания иде. Буй җиткәч, якын ахирәтләргә әйләнмәдек әйләнүен, әмма юлым бу авылга төшкәч, иң беренче эш итеп мин аның турында сорадым. Үзем дә аңламаган нидер тарта мине шушы сәер кызга…

Бозым ясаганына ышанмасам да, халык арасында: «Сания сихер ясап биргән. Шуңа күрә, фәләннең ташлап чыгып киткән ире кире кайткан. Фәлән кеше көндәшен шулай чиргә сабыштырган…» дигән сүзләр йөргәч, Аллам сакласын, дип, куркып та калдым… Сихер белән генә яныңа кайткан ирне кочсаң ни дә, кочмасаң ни? Аның җылысы шул бер кочак утын ялкыны кебек кенә буладыр. Хыянәт итеп чыгып киткән ирне, аркасына аскан биштәренә алтын тутырып кайтса да, кабул итә алмыйм мин аны. Саниянең ишеген күбрәк бәхетсез хатыннар шакый икән алайса… Хәер, болар барысы да кеше сүзе генә. Ә минем аның үзен күрәсем, чын дөресен сорыйсым килде. Бозым эшләтергә түгел (Ходаем үзе сакласын!), кызыксынып кына киттем янына.

Бусагасын атлап керүгә үк ни өчен килгәнемне аңлады Сания. «Язасың килә икән, яз, башкаларга гыйбрәт булсын өчен сөйлим. Тик адресымны бер кешегә дә бирмә. Болай да җитәрлек гөнаһка баттым… Әбием кыйбласыннан тайпылдым… Ул мәрхүмә кешеләргә гел яхшылык кына кылып яшәде. Ятим булгангамы, хәерчелектән баш чыкмагангамы, авыл халкы безне этте-төртте. Чит иттеләр… Ә мин башкача булдыра алмадым», – диде ул. Аннан сагыш-хәсрәт, шул ук вакытта үкенеч тулы күзләрен еракка төбәп сөйләде дә сөйләде. Ә мин аның һәр сүзен ак битләргә кара юллар белән хикәят итеп салдым.

Күк йөзе чалт аяз. Анда-санда йолдызлар атыла. Айның салкын нуры төнне кочкан. Агачлар, нәрсәгәдер шомланган кебек бер-берсенә сыенып, шым гына кемнедер күзәтә сыман.

Зират капкасы янына җиткәч, төенчеген култык астына кыстыра да, әкрен генә капка бавын күтәреп эчкә уза ул. Шул арада күз ачып йомганчы юк та була. Аның артыннан корыган чыбык, яфрак кыштырдавы гына ишетелеп кала. Таныш сукмак буйлап барганнан соң, колач җитмәслек бер агач янында туктый хатын. Монда таш та, киртә дә куелмаган. Кайчандыр кабер булганына ишарәләп, шушы карт имән агачы гына үсә. Аның төбендә кем ятуы, кайчан, ничек бакыйлыкка күчүе дә билгесез. Сания әбисе белән ул монда еш килгән. Мәрхүм рухына багышлап дога укыганнан соң, әбисе һәрвакыт оныгына ниндидер сер ачасы килгән кебек карап-карап тора да, бернәрсә дә әйтмичә, аны җитәкләп тагын өенә кайтып китә торган була.

– «Ул чакта әбием нигә берни дә сөйләмәде икән? Бу кабернең тарихы нинди?» – дип, кат-кат уйланам. Әбием аның серен үзе белән җир куенына алып китте, – ди Сания уфтанып.

Әбисе үлгәннән соң, башкалардан читтә торган бу кабер янына Сания үзе генә килә. Җиде төн уртасында, ай тулганда гына барып сыена ул аңа. Имән янында ул әбисенең җылысын, назын тойгандай була, һәм шул ук вакытта кемдер аны нигәдер шелтә-ләгән дә кебек. Бик күп хәсрәтләрнең шаһиты булып, аларны сер итеп саклаган бу карт имән дә соңгы көннәрен яшәгән кебек тоела кызга. Монда озак торырга ярамый. Нидер кыштырдаган тавышка сискәнеп, як-ягына каранып ала. Артыннан кем йөрмәс тә, кем күзәтмәс? Үзе генә булуына ышангач, агачны янә кочып ала да, аннан нәрсәдер сорый, ялвара башлый. Һәм үзе генә белгән догасын укый.

– Үземнең нәрсә эшләгәнемне, нинди көч мине шулай йөрткәнен аңламыйм. Ай тулган чакта, әйтерсең, мин кеше түгел… Тән авыртканнан түгел, җан ярасыннан илереп: «Ходаем, нишләп мине шулай яраттың?!» – дип елый башлыйм. Тик ялваруымны берәү дә ишетми…

Кызның вакыты исәпле. Таң беленә башлаганчы ул зираттан чыгып китәргә тиеш. Тик аңа кадәр кайбер эшләре бар әле. Кичә килгән хатынның гозерен үтәргә кирәк… Сания урыныннан тора да ике-өч көн элек күмелгән каберне эзләргә керешә, чардуган куярга өлгермәгән кабер өстеннән бер уч туфрак алып төенчегенә сала. Үзе нидер пышылдый:

«…аралары кабер туфрагы кебек суынсын. Ай күрсен, Кояш алсын…»

– Аннары өйгә кайтам да, өстемне дә алыштырмыйча, үз-үземнән качарга теләп, юрган астына посам. Болай ярамаганын да беләм. Кат-кат үз-үземә антлар да бирәм. Юк! Ниндидер бер явыз көч миңа тыныч кына яшәргә ирек бирми. Кайчакларда мәрхүмә әбиемнән ярдәм сорап елыйм. «Әгәр син исән булсаң, шундый юлга басар идемме? Миңа бик авыр, коткар бу газаптан!» – дим.

Сания әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Иң якыны – әбисе. Сабый чакта аның авылда бер дусты да булмый. (Менә нигә һәр килүем аның өчен зур сөенеч булган икән!) Ул урамга чыкса, күрше-тирәләрнең капкалары шапылдап ябыла, олылар бала-чаганы елата-елата тизрәк алып кереп китә. Үзләренең җил капкалары аша Сания көннәр буе ямансулап карап тора да өйләренә кереп әбисен йөдәтә: «Нишләп качалар, әби, нигә минем белән уйнамыйлар?» Әбисе Санияне юк-бар сүз табып юата, тик сәбәпләрен генә аңлата алмый. Хәер, аның әбисе белән дә авыл халкы якыннан аралашмаган. Чәйгә чакыручы, авырый калса, хәлен белүче дә булмаган. Шуңа күрә, алар иртә яздан кара көзгә кадәр күп гомерләрен урманда уздырганнар: үлән киптергәннәр, җиләк-җимеш җыйганнар.

Авылдашлары капканы ачып кермәсә дә, шифа, дәва сорап, читтән килүчеләр алар бусагасын күп таптый. Саниянең әбисе берсен дә кире бормый. Сукыр тиен дә алмыйча күпме кешене аякка бастыра ул.

– Ай тулган чагында әби мине тәрәзә янына җибәрми иде. Өй каршында алтын табак кебек эленеп торган сихри айга карыйсы килеп, тәрәзә пәрдәсен күтәрмәкче булам, әби: «Йокла, кызым, йом күзеңне. Айның йогынтысы көчле аның…» – дип, тәрәзәләрне томалап бетерә иде. Әбием, үлгәнче, йоклаганда мине куеныннан чыгармады. Аның бу гадәтенә күнеккән идем. Нигә шулай кирәклеген сораганым да булмады.

Кара чәчле, ап-ак йөзле, кыйгач кашлы кыз үсеп буй җитеп авылның бер чибәренә әйләнсә дә, аңа сүз катучы, дәшүче булмый. Аның каравы, үз артыннан «сихерче» дип әйтеп калуларын еш ишетә ул. Нигә кешеләр болай явызлана, мескен әбисенең кайсысына зарары тигәне бар – Сания бу сорауларга җавап таба алмый. Әбисе үлгәннән соң ул бөтенләй ялгыз кала. Мәрхүмәнең әйткән васыятен дә оныта. Әбисе: «Кызым, ай тулганда берүк өйдән чыгып йөрмә. Башкаларга охшамаган булуыңны онытма. Без сәер нәселдән… Яныңа сихер ясатырга сорап килүчеләр күп булыр. Үзеңә гөнаһ алма, мәңге бәхиллегем юк», – дигән була.

Ай тулган төннәрдә, әйтерсең, аны алыштырып куялар – үзен җир белән күк арасында эленеп торган кебек хис итә… Ә кешеләр, гүя, аның шул мәлен көтеп кенә тора: иртән күзен ачарга өлгерми, ишеген кагалар: берсенең ирен тартып алганнар – балалары ятим калган, икенчесе бай сөяркәсен гомерлеккә үзенә бәйләргә җыена, өченчесе бер зур җитәкченең башын бутамакчы…

Авылдашларыннан гел кимсетү сүзләре генә ишетеп яшәгән Сания, әбисе үлгәннән соң, үзенчә алардан үч алырга тотына. «Ярдәм» сорап килгән берәүне дә кире бормый. Акчаларын да кире какмый! Бер ягы кыйшайган өйләре урынына менә дигән йорт салдыра. Кеше түгел, кош та үтеп кермәслек итеп биек койма тоттыра. Машина ала. Ул шулай итеп үзенә утрау төзи. Бер башына бер утрау. Ярату, мәхәббәт дигән хистән мәхрүм булган, бәгыре ташка әйләнгән Саниягә кеше аерылса ни дә, кушылса ни – исе дә китми, сихерен ясый бирә.

Саубуллашканда ни дияргә дә белмәдем. Дөресен генә әйткәндә, кызгандым мин аны. Акыл бирергә аңа беркем дә түгелмен, аннан, Сания моңа мохтаҗмыни?! Бер нәрсәне аңладым: бәхетсезлеге, ялгызлыгы белән бу фани дөньяда ук ул үзенең каты җәзасын ала инде…

Язмышымны беләм дип, Аллаһы Тәгаләдән узып, алны-артны карамыйча гел күрәзәчеләргә чапкан халыкны да гөнаһсыз димәс идем. Югыйсә Ходайның кодрәтеннән беребез дә уза алмый, язмышларга язылганны күрмичә, гүргә дә кереп булмыйдыр.

Сөембикә

Запись “…Безнең чир түгел, Саниягә барып карагыз, ул көчле багучы бит…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нострадамусның 2017 елга булган юрамалары ачыкланды,алар чынга ашармы?
Астролог Нострадамус юрамаларының стилистикасын өйрәнүче тикшеренүчеләр аның 2017 елга булган күрәзәләр өлешен ачыклый алган. Бу хакта «Вечерняя Москва» газетасы яза //Татар-информ//.

Галимнәр мәгълүматы буенча, быел планета цивилизациясе өчен бик мөһим булган бер бала туачак. Нострадамус күрәзәсендә, киләчәктә хәтта аңа дөнья патшалары буйсыначак, дигән.

Галимнәр исәпләп чыгаруынча, сабый, якынча, Франциядә яки Уралда дөньяга киләчәк. Аларның гипотезасы Нострадамусның булачак дөнья идарәчесе ватанын салкын урманнар, таулар белән тасвирлавына нигезләнгән.

Запись Нострадамусның 2017 елга булган юрамалары ачыкланды,алар чынга ашармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..