Архивы мин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлназ Сәфәрова һәм “Мин” проекты: “Теш яматасым бар” дип киләләр
ТНВ телеканалында баручы «Мин» тапшыруына март аенда бер ел булды. Димәк, әлеге тапшыруның тарихы барлыкка килде. ТНВ интернет-редакциясе тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова белән аралашты.

— Гөлназ, тапшыруга гаризалар күп киләдер. Катнашучыларны ничек сайлыйсыз?

— Атнасына алты-җиде гариза килә. Һәр кешенең үз тарихы, һәм әлеге тарихның үзенчәлекле булуы безнең өчен мөһим. Кемнеңдер язмышында кайгы булган, ә менә бер вакыт безгә шәхси бизнесы булган ханым килгән иде. Кешеләрнең язмышларының төрлелегенә шаккатам, һәм үземә гыйбрәт алам. Татарча белү – шарт. Руслар яза, ләкин алар турында без тапшыру төшермибез.

— Гаризаларның төрлесе бардыр. Берәр кызыгын искә төшерче.

— «Минем тешемне яматасым бар иде», — дип язганнар иде берсендә. Әйтер сүзем юк. Безнең тапшыру теш ямату белән шөгыльләнми бит. Күпләргә шалтыратмыйбыз, алар арасында үпкәләүчеләр бар.

— Бюджет кайдан аласыз?

— Иганәчеләр ярдәм итә. Мәсәлән, табибларга барып күренү мөмкинлеген, төрле алтын эшләнмәләр бүләк итәбез. Болар барысы да иганәчеләр ярдәме белән.

— Бу проекттан син үзеңә акча аласыңмы?

— Юк, бу шөгылем миңа акча китерми. Мин бит әлеге тапшыруны үземне күрсәтер өчен эшләмим. Тапшыруларның күбесендә җырчыларны, артистларны күрсәтәләр. Ә минем гади халыкны күрсәтәсем килә.

— Актуаль сорау: сездә төшәр өчен акча кирәкме?

— Юк! Берсендә шундый хәл булды: бер егет безгә әнисен алып килде. Ханым турында тапшыру төшергәч, ул: «Мин сезгә күпме тиеш соң?» — дип сорады. Бушка эшләвебезгә ышанмады — улы түләгәндер дип уйлады. Тагын бер кабатлыйм: бездә төшәр өчен акча кирәкми.

— Командаңны ничек туплыйсың?

— Башка кешенең профессионал булуына ышанырга тиешмен. Гадәттә аларны үземдә сынап карыйм. Һәм, әлбәттә, төп шартларның берсе — татар телен белү! Безнең тапшыруыбыз бары тик татар телендә генә бара.

— Ни өчен тапшыру «Мин» исемен йөртә?

— Үз-үзенә ышанган, үзен яраткан һәр хатын-кызның «мин”е булырга тиеш. Һәр хатын-кыз 100% итеп: «МИН!» — дияргә тиеш. Безнең командада психология белгече дә эшли. Ләкин катнашучылар арасында, тапшырудан соң бер-ике ай үткәч, безнең янга нинди килгәннәр, янәдән үзләренең образларына кире кайтучылар бар.

— Төп геройга сез ясаган образ ошамаган очраклар бармы?

— Әйе, була, чөнки кеше әлегә ияләшмәгән. Хәзер менә мин сине башкачарак киендереп куйсам, сиңа да ошамаска мөмкин. Ләкин безнең командада профессионаллар эшли — шуны истә тотыйк. Бер хәл сөйли алам: берсендә бер ханымның чәчен кистек. «Кайтып еладым», — ди. Соңыннан эшкә барган да бу, бер тапкыр аңа елмаеп караганнар, икенче тапкыр матур булуын әйткәннәр. Икенче көнне кып-кызыл помада буяп (безнең команда кешесе аңа киңәш иткән иде), эшкә барган. Менә: «Мин», — дигән ул ханым. Димәк, тапшыруыбызның максаты үтәлгән.

— Ни өчен бу типтагы тапшыру чыгарырга булдың?

— Хатын-кызларыбызны күзәтәм. Бездә хатын-кызлар үз-үзләрен яратып бетермиләр. Ирем үлде, башка кайгы булды… Сез кемнән ким соң?! Һәр хатын-кыз үзенчә матур, шуны күрсәтәсем килә минем. Бары тик хатын-кыз үзен яраткан очракта гына, аңа башкалар да тартылачак.

Запись Гөлназ Сәфәрова һәм “Мин” проекты: “Теш яматасым бар” дип киләләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Лилия Муллагалиеваның җырлары аркасында элекке тормышы чәлпәрәмә килә”
Татарстанның атказанган артисты, җырлар авторы Лилия Муллагалиева үз иҗат җимешләрен киләчәк буыннарга тапшыру эшен башлап җибәрде. Ул, җырларының ноталары һәм сүзләре кергән китап чыгарып, аны тамашачыларына бүләк итә.

“Җырларымны сатмыйм”

“Мин” – ноталы җыр китабы. Анда җырчының соңгы 15 ел эчендә иҗат ителгән эстрада җырлары – барлыгы илледән артык иҗат җимеше кергән. Җырларның күбесе туган туфрак һәм нигез, гаилә, мәхәббәт хисләре белән бәйле. Яңа китабын Лилия Муллагалиева үзенең концертын карарга килгән тамашачыга бүләк итәргә уйлый. Китап сатылмый, шуның өчен аның беренче битенә “тамашачыларыма бүләк” дип язылган. Җыр китабы 1500 данә тираж белән басылып чыккан.

Күпләрне, әлбәттә, Лилиянең үз җырларын башка җырчыларга ничә сумга сатуы кызыксындыра. Шуңа да китапны тәкъдим итү уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә бу сорауны бирми кала алмадым.

– Бер җырымны да сатканым юк, сатарга җыенмыйм да, – диде Лилия Муллагалиева. – Җырларга теләгән җырчыларга рәхәтләнеп тапшырам. Җырларымны бик катлаулы диләр, “Лилия, әллә нәрсә бу синең”, – дип әйтүчеләр дә бар. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех минем бер җырымны башкара. “30 ел сәхнәдә җырлап, мондый җырны җырлаганым булмады”, – диде. “Мин шундый “шедеврлар” язам микән?” – дип уйлап куям”, – дип көлеп сөйләде Лилия Муллагалиева матбугат конференциясендә.

“Кешедән әйләнеп кайткан җырларым да булды”

Лилия Муллагалиева үзенең җырларын, күп очракта башкаручыларга бүләк итә. Ләкин кайбер артистлар аның җырларын кире кайтара икән.

– Җыр язылганда ниндидер артист күз алдына килеп баса, нишләп шулай була торгандыр инде ул. Ләкин ул җыр аңа ошыймы-юкмы әле, аның бит шунысы да бар. Мәсәлән, кешедән әйләнеп кайткан җырларым шактый булды минем. Мин теләгән кешегә эләкмичә, башка кешеләр җырлаганнары да бар. Соңгы вакытта шундый нәтиҗә ясыйм: “Аллаһы Тәгалә барыбер үзе җайлап, үзе көйләп урнаштырып куя. Мөгәен, ул кеше алай ук җырлый алмаган булыр иде, – дип әйткән чаклар бар. “Әйдә, миңа яз әле” – дип сораганнары да бар. Шәхсән үзем тәкъдим иткәннәре дә бар. Киләчәктә тагын нәрсә булыр, вакыт күрсәтер, – ди ул.

“Җырлар аркасында тормышым чәлпәрәмә килде”

Кешеләргә җырдан да көчлерәк тәэсир итүче бернәрсә дә юктыр, күрәсең. Лилия Муллагалиеваның җавапсыз мәхәббәт, ялгыз хисләр хакында җырлаганда тормышы чәлпәрәмә килгән.

– Хәзер мин күп очракта туган як, әти-әни, балалар хакында җырлар башкарам. Элек җавапсыз мәхәббәт, ялгыз хисләр хакында җырлаганда тормышым чәлпәрәмә килә иде. Мин мондый җырларны бөтенләй җырларга ярамый, дип уйладым. Шуңа күрә кешедә дәрт, илһам, өмет уята торган җырлар җырлыйм, – дип сөйләде Лилия Муллагалиева.

“Яшьрәк чакта тотынсаң, композитор булган булыр идең”

Әлеге сүзләрне Лилия Муллагалиевага ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин әйткән.

– Дөресен генә әйткәндә, ноталы китап чыгару бик җиңел эш түгел икән. Иң катлаулысы ноталарны китапка төшерү булды, минем бит әле музыкаль белемем дә юк. Җырларны күп очракта диктофонга яздыра идем. Китапны дөньяга чыгару юнәлешендә тәҗрибәле төркем эшләде. Ноталар төзүдә композитор Риф Гатауллин ярдәм итте. Ул ноталарны кулдан кәгазьгә төшерде. Композитор Илһам Байтирәк электрон вариантын эшләде. Риф абый бөтен 50 җырымны да тыңлап чыкты да, әйтә: “Лилия, яшьрәк чакта тотынасы калган сиңа, композитор булган булыр идең”. Мин “Юююк!” – дидем, дип искә ала Лилия.

Ни өчен китапның исеме “Мин”?

Китап авторы ни өчен яңа китабына “Мин” дигән исем бирүен дә әйтте. Аның фикеренчә, иҗат кешесе һәрвакыт ниндидер бер агымнан бара. Аның бөтен эш-гамәлләре һәм яшәеше үз җилкәсендә. Һәрбер кешенең “мин” дип әйтә алырлык дөньясы булырга тиеш, дип саный ул. Дөрес, Лилия Муллагалиева китапның исемен үзгәртергә теләгән. Ләкин…

– Авторлар һәм редакторлар белән бу хакта күп сөйләштек. Соңыннан китапның исемен ничек бар, шулай калдырырга уйладык. Билгеле булганча, минем концертымның исеме – “Мин”. “Китапны син махсус концерт уңаеннан чыгарасың, исеме шулай китсең”, – дип әйттеләр. Үземчә, “мин”не ничек үзгәртеп булуы хакында да уйланып йөрдем. Аннан соң “Мин илемнең нуры” дип күңел түремә керттем. Әле киләчәктә андый исемне йөрткән китаплар күп булыр.

“Авторларга игътибар итү барлык артистларга да хас әйбер түгел”

Лилия Муллагалиеваның китабына 17 авторның җыр сүзләре кергән. Җырчы китапка җыр авторларының иҗат җимешләрен генә түгел, ә алар хакында мәгълүмат та урнаштырган.

Шагыйрә, галимә Эльвира Сафина күпләргә “Без бит авыл кызлары”, “Бәби көтәбез әле” җырлары аша таныш. Аның фикеренчә, авторларга игътибар итү барлык артистларга да хас түгел, шуңа күрә ул Лилия Муллагалиевага рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– “Мин” китабын авторлар бик уңай кабул итте. Җырчыларның иҗатларына, шәхси тормышларына багышланган китаплар чыга тора. Авторларга игътибар итү барлык артистларга да хас әйбер түгел. Бу яктан Лилия Муллагалиева күпләргә үрнәк. Безнең хакта мәгълүмат биреп, китап бастырганы өчен рәхмәт. Бу радио һәм телевидениедән исемнәребезне яңгырату гына түгел, ә безнең җырларыбызны ноталары белән бастырып чыгару бит. Үзебезнең җырларыбызның ноталарын эшләп бирүче юк иде әле. Күргәнебез дә булмады. Шуңа күрә әлеге китап безнең өчен дә зур бүләк. Куанычлы вакыйга. Китап искиткеч матур, затлы һәм сыйфатлы эшләнгән. Лилия белән иң беренче иҗат иткән җырыбыз “Без бит авыл кызлары” иде, менә шуннан соң бергә эшли башладык. Китапның исеме – “Мин”. Лилия дә горурланып “мин” дип әйтә алырлык кеше, – диде ул.

“Җырның дәвамы булачак, дүртенче баламның тууын көтәбез”

“Мин” китабына Эльвира Сафинаның “Әниләр бәхете” җыры кертелгән. Ләкин бу җыр әле төгәлләнмәгән, аның дәвамы булачак. Җыр авторлары Лилия Муллагалиеваның 4 нче баласы тууын көтәләр…

– Безнең иҗатыбызның нигезендә балалар тора. Үзем әни булгач, ике баламны кочаклаган килеш бер җыр яздым, – дип сөйләде Эльвира Сафина.

Бер ягымда ул балам,

Бер ягымда кыз балам.

Бәгырь кисәккәйләремнең,

Бәхетле киләчәкләрен

Күрергә язсын Ходам, – дигән юллардан тора ул.

Аннан соң уйлап йөрим, бу җырны бит теләсә кем башкара алмый. Бер улы һәм бер кызы булган нинди хатын-кыз җырчылар бар икәнлеген уйлыйм, барысын да күздән кичерәм… Берничә җырчыга тәкъдим итеп карадым, ләкин аларның күңел халәтенә туры килерлек җыр булмады. Берничә елдан соң әлеге җыр Лилияне “эзләп тапты” һәм мин аңа бик шат. Ул җыр нәкъ менә аңа насыйп булган, Лилия аны үзенең концертында башкарачак, – диде шагыйрә, галимә Эльвира Сафина.

– Җыр күптәннән иҗат ителгән, тарихы бик зур. Улым Данил тугач тәкъдим итте аны миңа Эльвира. Җыр ике генә кушымтадан тора иде. “Карале, монда бит ике генә кушымта. Мин бит ике генә бала белән калырга җыенмыйм. Язган килеш син аны өч кушымталы ит”, – дидем. Аннан соң Ильяс улым туды, аны да өстәргә кирәк, дип әйттем. Эшләп бетергәч, Эльвира миннән сорый: “Син моны җырлыйсыңмы, юкмы?” – ди. Концертка әзерләнеп йөргәндә, бәби көткәнемне белеп алдым бит! Шуңа күрә әлеге җырның бетәчәге юк, – дип көлеп сөйләде Лилия Муллагалиева.

“Җыр тудыру – бала тудыру”

Лилия Муллагалиеваның якны дусты, җырчы Айгөл Бариева “Мин” китабы яшәячәк, җырлары буыннан-буынга күчәр дип уйлый. Җыр китапларының чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да кирәк булуын әйтте ул.

– Җырның язмышы һәрвакыт авторлардан башлана. Җыр тудыру – бала тудырган кебек. Кемгәдер ул бик җиңел эш булып тоелса да, бу бик зур җаваплылык. Чөнки җыр аша авторлар һәм башкаручы кешенең күңелен айкый, актара. Җырны буыннан-буынга күчә алырлык итеп, тамашачыга дөрес барып җитсен өчен шундый китаплар кирәк. Мин музыка мәктәбендә укыдым һәм кечкенәдән шундый китаплар белән кызыксына идем. Лилиягә дустым буларак кына түгел, башкаручы һәм тамашачы буларак рәхмәт әйтәсем килә. Мондый китаплар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга да кирәк. Әлеге китап яшәячәк, җырлары буыннан-буынга күчәр. Лилия бик зур эш эшләде. Ул дүрт бала анасы гына түгел, илле бала анасы, чөнки һәр җыры да – аның баласы”, – диде ул.

“Автор-башкаручылар җырларын башка артистларга да бирсеннәр иде”

– Минем композитор-башкаручыларга әйтәсе килгән сүзем бар: үзләре иҗат иткән җырны башкалар белән дә бүлешсеннәр иде. Лилия бит җырларын күбесенчә үзе башкара. Ләкин башка җырчыларга таратсагыз, әйбәт булыр иде. Мәсәлән, Зөфәр абый Хәйретдинов үзе иҗат иткән җырларын үзе башкарса, ул икенче төрле яңгырый. Башка җырчылар башкарса, менә бөтенләй икенче төрле инде! Һәрбер җырның үз хуҗасы булырга тиеш, – дип тә өстәде Айгөл Бариева.

Лилия Муллагалиева “Мин” китабын шул ук исемдәге концерт программасында һәм тамашачысына бүләк булды. Сораучылар күп булса, Лилия китабын өстәмә тираж белән чыгарырга ниятли.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: архив

intertat.tatar

Запись “Лилия Муллагалиеваның җырлары аркасында элекке тормышы чәлпәрәмә килә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ир-атлар макияж ясатырга теләрме? Гөлназ Сәфәрова аларны ТНВда күрсәтмәкче [фото, видео]
18 май “Тәти lounge” ресторанында узган презентациядә «Татар радиосы”, “ТМТВ” каналы алып баручысы Гөлназ Сәфәрова яңа проектының язмышы турында сөйләде. “Мин” тапшыруы беренче тапкыр быел 8 мартта “Яңа гасыр” телеканалында эфирга чыкты. Барлыгы 10 чыгарылыш дөнья күрде.

Тапшыруның төп максатларын Гөлназ берничә дип саный. Беренчесе – хатын-кызның тышкы һәм эчке дөньясын үзгәртү. Моның өчен проектның үз стилисты, визажисты, чәчтарашы һәм психотерапевты бар.

Тагын бер максат – татар теленең камиллелеген күрсәтү. Бу хакта Гөлназ Сәфәрова болай ди: “Без татар телендә заманча, яшьләрчә аралаша алабыз. Шул рәвешле яшьләрне үзебезгә тартып, татар телен өйрәнүне дә җәелдерәбез. Тапшыруыбыз бары тик татар телендә бара: катнашучылар да, оештыручылар да татарча сөйләшә”.

“Кәкре аяк модада”

Гөлназ Сәфәрова катнашучыларның холкы төрле булуын да ассызыклады. “Кимим!” дип карышучыларның күңелен күтәрер өчен төрле юллар эзлиләр. Мәсәлән, аякларыннан оялса, “кәкре аяк модада” дип кәефен күтәрәләр. Гөлназ өчен иң мөһиме – катнашучының үзгәрүе дәвамлы булуы. Тапшырудан соң да үзен үстерергә ашкынса, димәк файдасы тигән.

Киләчәктә хатын-кызлардан кала, ир-егетләрне дә чакырырга планлаштыралар. Иң төп таләп: 18 яшьтән өлкәнрәкләр генә катнаша ала. Гөлназ бик күп хатлар килгәнен әйтеп үтте. Кайбер әниләр кызларын җибәрергә теләп тә яза икән.

Катнашучы киемсез кайтып китә

Тапшыруда төшү бушлай, ләкин катнашучыларга киемнәрне алып кайтырга ярамый. Моны Гөлназ Сәфәрова спонсорлар булмавы белән аңлата. Киләчәккә планнары зурдан, ә әлегә исә катнашучыларны төрле сертификатлар белән сөендерәләр.

“Мин” ул кем?

Психотерапевт Рамил Гарифуллин хатын-кызлар психологиясе турында сөйләп үтте. Үзенең “мин”ен саклап калган хатын-кыз гына алиһә була ала дип саный ул. Бу “мин”гә – хатын, ана роле керми, ә иң беренче булып туган “мин” роле керә. Шуңа күрә бу проектның уңай ягы хатын-кызларның үз-үзен табарга булышуы.

“Без тәнкыйтьне туры бәреп әйтәбез”

Әгәр тәнкыйть булмаса, тапшыруның алга китеше дә булмас иде. Гөлназ үзе дә шулай ди. “Татарларга хас булмаган әйбер – тәнкыйтьне туры бәреп әйтү бар бездә. Ләкин мин аны начар ният белән әйтмим. Тәнкыйтьне миңа да әйтәләр инде аны. Тик мин белгечләрнекен генә исәпкә алам. Ә социаль челтәрдәге төрле кешеләрнең язган тискәре фикерләрен укып шаккаттам. Шуңа күрә бу тапшыруны без матурлыкны күрә белеп, үзгәрер өчен башлап җибәрдек”.

Рәфидә Галимҗанова

“Мин”тапшыруы ТНВ каналында Шимбә 17.30 Якшәмбе 10.15 Безнең тапшыруда һәркем катнаша ала. Яшь чикләве 18+ Хатларыгызны шушы адреска юллагыз: azizakhusnullina@gmail.com MUA : @unique_kzn LOC: @sirocco_kzn

Публикация от  Safarova (@saffarka) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-13T19:03:25+00:00">13 Май 2018 в 12:03 PDT</time>

Запись Ир-атлар макияж ясатырга теләрме? Гөлназ Сәфәрова аларны ТНВда күрсәтмәкче [фото, видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..