Архивы мошенник - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Бар да әкияттәге кебек матур иде…” – Казанда кызларны алдап, кредит алдырган Альбертны кулга алдылар
Казанда яшәүче Альберт Медведев 20 кешене алдап, 40 миллион сумны кесәсенә салган Альберт Медведевны тоткарлаганнар. Алданучыларның күпчелеге – ирнең матур сүзләренә ышанган кызлар.

KazanFirst кармакка эләккән кызларның берсе – Айгөл белән сөйләшкән. Күптән түгел генә ире белән аерылышкан хатын ир белән социаль челтәрләрдә таныша. Озак сөйләшеп тормый, Альберт очрашырга тәкъдим итә, очрашуда бик итагатьле, зыялы тота, үзен “һавадан акча эшли” торган миллионер һәм “теләсә кайсы мәсьәләне хәл итә торган” оста егет итеп күрсәтә. Имеш, аның таксопаркы бар, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә икән.

“Син нигә күңелсез?” дип сораштыра башлый һәм хатынның “авырткан урынын” эләктерә. Айгөлнең акчасы аз чагы була, машинасын страховкаларга акча таба алмый. Альберт шунда ук 10 меңне түләргә риза була. Айгөл, бу акча өчен “түлисе” булуын чамалап, баш тартмакчы була. Әмма ир үгетләгәч, риза була. “Теләсә кайсы кыз моңа риза булыр иде – бар да әкияттәге кебек матур иде, принц синең теләгеңне үти. Куркыныч булса да, принц”, – дип сөйләгән Айгөл.

Альберт чыннан да страховканы түли. Алга таба да әкият дәвам итә – Айгөлнең бөтен теләк-хыяллары Альбертныкы белән туры килүе ачыклана. Ул үзенең бизнесы турында сөйли, рестораннарга, кунакханәләргә алып йөри, ризык китертә, игътибар күрсәтә. Ир сүзләреннән эрегән хатын “бай” ирнең ни сәбәпле үзен «Вкусно и Точка» ресторанына алып баруына, ә “кыйммәтле” кунакханәнең Мамадыш трактындагы отель булуына да игътибар итми.

Аннары кыз машинасында лампочка януын әйтә. Альберт машинасын танышларында ремонтлатачагын әйтә. Әмма лампочка гына алыштырасы урынга сервиста автомобильнең двигателен алыштырырга кирәклеген әйтәләр. 30 мең сум ремонтны Альберт түли. Алар нәрсәдер ремонтлаган кыяфәт чыгара, әмма бераздан машинада тавыш барлыкка килә, ир машинаны алыштырырга тәкъдим итә. Имеш, ул Әрмәнстаннан машиналар кайтарта икән, Айгөлгә “Мазда” алып кайтырга тәкъдим итә. Моның өчен беренчел взносны гына түлисе була икән.

Айгөлнең ипотекасы, көнкүреш техникасына кредиты була. Әмма аңа барыбер кредит бирәләр. Ул “Альбертның сеңлесенә” 230 мең сум күчерә.

Аннары Альберт Мәскәүгә барырга 30 мең сум сорый. Әмма Айгөл акчаны күчерә алмый – банк картага блок куя. Альберт аны сүгеп ташлый, шул вакытта хатынның күңеленә шик керә – ул ирнең дөрес юлда йөрмәгәнен чамалый башлый, әмма акчаны күчерә.

Аннары Альберт хатынга 100 мең сумлык “Самсунг” телефонын кредитка сатып алып бирергә куша. Акчаны соңыннан кайтарам ди, әмма билгеле кайтармый.

— Мин аны югалтудан курыктым. Томанда кебек идем – акылым белән аңлыйм, әмма барам да кредит алам. Ул теле белән башны әйләндерде. Башка кызларның да шулай булган — кредит алмаска икәнен белгәннәр, әмма алганнар. Зомбилар кебек кредит алырга барганнар- барырга ярамаганын белсәләр дә барганнар, – дип сөйли Айгөл.

Акча кайтмаячагын белгәч, хатын танышына мөрәҗәгать итә. Алар сәүдә йортында очрашалар. Шунда Альберт “Мазда”ның озакламый кайтачагын әйтә һәм дәлил итеп үзенең танышы автомобиле фотосын күрсәтә. Әмма беренче күрсәткән һәм бу фотодагы машиналар төрле була.

— Мин бу башка машина дидем. Минем акылым барысын да тәртипкә сала башлады, без аның белән каты итеп сөйләштек. Минем туганым аның белән ирләрчә сөйләште, аннары ул миңа акчаның бер өлешен кайтарды. Аннары вак-төяк кайтарды. Мин аның белән эчкерсез сөйләшкән булып, схемасын аңларга тырыштым. Ул башта кызларга ярдәм иткән, яки ярдәм рәвеше чыгарган, аннары аларны үзе теләгәнчә биеткән, – дип сөйләгән Айгөл.

Альберт Айгөлгә 360 мең сум бурычының 300 меңен кайтара. Бу хатынга уңыш елмайган – калган кызларның хәлләре күпкә аянычрак.

Бу хәлдән соң тикшерү башлана, Айгөл башка кызлар белән таныша. Алар уртак чат та төзиләр. Каза күрүчеләр – 21 кеше. Алар арасында япь-яшь кызлар да, балалы хатыннар да, инвалидларны тәрбияләүче хатыннар да бар. Кызларның берсе йортын залогка салып кредит алган, хәзер аның автомобилен тартып алганнар, фатирына арест салганнар. Ул кыз 11 миллион югалткан.

— Кызларның кайберләре әти-әнисенә әйткән, алар кызларына аңлатырга тырышкан, әмма Альберт белән сөйләшкәч, әти-әниләре дә ышанган, – дип сөйли Айгөл. – Ул бер кыздан акча алган, аның акчасын икенче кызга тоткан. Ә инде дәгъва белдерсәләр, кызның үзен гаепле итеп калдыра торган булган.

Каза күрүчеләр арасында бер ир дә бар. Альберт аңа залогтагы автомобилен саткан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенең вакытлы җитәкчесе Рөстәм Садыйков әйтүенчә, алдар ир башта үзен бик матур тоткан, рестораннарга йөрткән,әчәчәкләр биргән, ә кыз “әзер булгач”, кияүгә чыгам дип хыяллар кора башлагач, акча сорый башлаган. Бизнесына вакытлыча ярдәм итәргә, аннары кайтарырга вәгъдә итеп, акча сораган.

— Иң зур зыян күргән кыз 11 миллион сум югалткан. Ул аның белән бергә яшәгән. Фатирын залогка салдырып, 6 миллион сум алып биргән, аннары фатирын 11 миллион сумга сатарга мәҗбүр була, бурычларын өләшә. Каза күргән хатыннарның берсе борчылудан 15 килограммга ябыккан. Аның үзенең дә, балаларының да ашарына да калмаган. Ул бөтен милкен сатып бетергән. Моны белгәч, калган каза күрүчеләр аңа акча җыеп, ярдәм иткән, – дип сөйли Рөстәм Садыйков.

Альберт Медведев моңа кадәр хөкем ителгән булган. Ул автомобиль дә урлаган, наркотиклар да саткан, кеше дә алдаган. Төрмәдә утырганда бер кыз белән таныша, аны да алдый. Бу кызлар акча күчергән “сеңлесе” шул була инде. Кызлар белән романтик кичәләр оештырып йөргән Альберт исә аның белән яшәгән. Кыз да тикшерүгә җәлеп ителгән – чөнки ул Альбертның “бизнесын” белгән, кызлар акчаны аңа күчергән. Әмма Наталья исемле бу хатын гаепләнүче түгел – ул әлегә шаһит буларак бара. Судта ул үзенең “корбан” булуын сөйләгән, Альберт йогынтысында яшәвен әйткән, әмма Айгөл моның белән килешми.

Моннан тыш Альбертның Венера исемле риелтор танышы да булган. Нәкъ менә ул кызларга кредит элеп куярга булышкан да инде.

Кызлар kazanfirst.ru/ сайтына Альбертның алдаган видеоларын җибәргән. Ул анда “Борчылма, көтеп тор, акчаны кайтарам, хәзер бирәм, мин сиңа акчаңны гына кайтармыйм, проценты белән кайтарам. Көт, булыр, мин беркая китмәдем. Син шикәрем минем, татлым, үбәм сине. Мин сиңа әйттем бит инде – борчыма мине”, дип матур-матур сүзләр әйтеп алдый.

Хәзер Альберт Медведевның барлык корбаннарын ачыклыйлар. Аның хакында Россия МВД вәкиле Ирина Волк та үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Ирина Волк хәбәр итүенчә, ир китергән зыянның гомуми суммасы әлегә 44 миллион сум дип фаразлана. Аннан алданган кызлар саны арта бара. Иргә карата 159 маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча 10 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.

чыганак: https://kazanfirst.ru/articles/strashnenkij-no-princz-zhertvy-kazanskogo-alfonsa-rasskazali-kak-ih-ocharoval-moshennik

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись “Бар да әкияттәге кебек матур иде…” – Казанда кызларны алдап, кредит алдырган Альбертны кулга алдылар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Журналист Динара Әхмәт: “Мошенниклар телефон аша гипнозладылар, 500 мең диюләре җитте” [видео]
Динара Әхмәт мошенникларның телефон аша ничек эшләүләре турында сөйли.

– Мошенниклар карамагына мин дә эләктем. 500 мең акча белән утыртып калдыра яздылар. Минем мисал сезгә гыйбрәт булсын. Сак булыгыз! – ди Динара Әхмәт.

Запись Журналист Динара Әхмәт: “Мошенниклар телефон аша гипнозладылар, 500 мең диюләре җитте” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Авыл абзые Казанда фатирлы булам дип хыяллана һәм…
Беренче сөйлә­шүебездә үк ул миңа: “Газетага исемемне яза күрмә, бөтен авыл кычкырып көләчәк”, – диде. Шундый шарт белән генә соңгы бер ел эчендә күр­гән­нәрен сөйләргә ризалашты. Аны Буа районының бер авы­лында яшәүче Шамил абый дип атыйк. Казанда тораклы булам дип хыяллана-хыяллана муеннан кредитка чумган ул. Арзанлы сыр – капкында!

– Бер ел элек улым армиядән кайтты да Казанга китеп эшкә урнашты, – дип сөйли башлады Шамил абый. – Фатир “снимать” итү кесәсенә шактый суга, моны күреп безнең эч пошты, шуңа күрә малайга ярдәм итәргә булдык. Тулай торактан бер бүлмә булса да алыйк, үз почмагында яшәр, диештек хатын белән. Интернеттан эзлибез – тулай торактагы кечкенә генә бүлмәләр дә миллион сумга якын тора, кыйбатсынабыз. Ул кадәр акча күргән кешеләр дә түгел. Шуннан соң арада бер арзанлысы килеп чыкты, Казанның Вознесенье бистәсендә урнашкан. Ике катлы йортның мансардында 25 квадрат метрлы бүлмәне нибары 750 мең сумга тәкъдим итәләр. Кызыксынып китеп, барып карадык, хуҗа белән сөйләштек. Элекке тегү фабрикасы бинасы икән бу, аны шулай бүлмәләргә бүлеп, сатарга керешкәннәр. Тик монда бер зур “ләкин” бар иде: йортның икенче каты да, безгә тиешле мансарды да ярымҗимерек хәлдә, бүлмәләре бүленмәгән, ремонтлыйсы да ремонтлыйсы әле. Газы, уты да юк. Шикләнеп басып торуыбызны күрепме, йортның хуҗасы Наталья Галкина безне тынычландырырга тотынды: имеш, бу ремонтны төгәлләүнең бер кыенлыгы юк, бары тик акчалары гына җитеп бетми икән. Менә без алдан ук бүлмә хакының яртысын түләп куйсак, аларга ремонтны төгәлләп чыгарга шул җитәчәк, ди. Биредә, ягъни Боковая урамы, 9 йортта тарттырылган түшәм, җылытылган идәннәр булачак, душ белән бәдрәфе дә һәр бүлмәдә аерым ясалачак, кыскасы, улыбыз рәхәттә ятачак, имеш. Сатучы хатынның теле телгә йокмый инде, без, авыл кешеләре, авызны ачып тыңлап тордык. Аннан болар белән килешүләр төзеп, тиенләп җыйган акчаларыбызны Натальяга илтеп бирдек, өстәп, 400 мең сум кредит та алырга туры килде. Хәзер дә шуны түләп ятыш менә, ай саен 10 мең сумны банкка илтеп бирәбез…

Иптәш Галкина булачак торакта ремонт ике атна эчендә – 2018нең Яңа елына төгәлләнә дип антлар эчсә дә, мондагы эшнең иге-чиге булмый. Бераз күз-колак булырмын дип, Шамил абый Буадан ук күчеп килеп, шушы тирәдә эшкә урнаша. Эш мәсьәләсе белән дә аңа шул ук Наталья Владимировна булыша, биредә кар көрәргә куша, хезмәт хакын 10 мең сум дип килешәләр.

“Казан уртасында сукбайларча яшәдек”

– Галкина мине Грачиная, 35 адресы буенча урнашкан бер бинага вакытлыча яшәргә урнаштырды. Минем белән тагын 6-7 гаилә яшәде анда. Минем кебек үк алданучылар, ремонт төгәлләнгәнен көтеп ятучылар иде алар. Коточкыч шартларда, сукбайларча тордык. Монда хәтта газ да юк иде. Кышның салкын көннәре бит. Катып үлмәс өчен кичтән барып газны ялгыйбыз да, иртән иртүк йөгерә-йөгерә барып аерабыз. Чөнки тотылырга ярамый, газ законлы рәвештә кермәгән. Казан уртасында шундый тормыш гөрли менә! Анда яшәүчеләрнең язмышлары ничек төгәлләнгәндер, белмим, 1-2 ай каравылда торганнан соң кире туган якларга сыпырттым. Аллага шөкер, эшләгән айларым өчен акчасын ала алдым хет, – ди Шамил абый.

Шамил абыйның Боковая, 9 адресы буенча бүлмәсен рәсмиләштереп бетерәсе калган иде бит әле. Торак төзелеп бетмәсә дә, кәгазь эшен төгәлләмичә булмый, акчаның яртысы түләнгән килеш ич. Тик монысы да шома гына тәгәрәми. Ике як та сату-алу килешүе төзергә дип нотариуска баргач, тагын ыгы-зыгы килеп чыга. Шамил абый әйтүенчә, нотариус янына аның (Шамил абыйның) бертуган апасы килеп керә дә: “Аферистлар бит болар!” – ди, Галкинага төртеп күрсәтеп. Имеш, шушы мизгелдә Шамил абыйның да күзләре ачыла һәм төзелгән килешүне юкка чыгарырга булалар, бүлмәне алудан баш тарталар. Әмма, югарыда телгә алуыбызча, Галкинага алдан тапшырылган 370 мең сум бар бит. Менә анысын Шамил абыйга кайтарырга атлыгып тормыйлар. Инде бер ел узса да, Шамил абый һаман шул сумма турында хыялланып яши. Вәгъдә “ашап” туйгач, судка да мөрәҗәгать итә. Суд исә Шамил абый файдасына карар чыгара, “Акчаны түләргә!” – дип бармак яный Галкинага. Наталья Владимировна, күрәсең, моның ишегә ияләнеп, каешланып беткән алыпсатар инде. Акча һаман хуҗасына әйләнеп кайтмагач, суд приставлары да эшкә җигелә. Тик соңгылары, гадәттәгечә, көчсез, Галкинадан бер тиен дә ала алмыйлар. Аптырагач-йөдәгәч, Шамил абый “Акчарлак” редакциясенең телефон номерын җыя…

“Ул бездән хатынын яшерде”

Мин, үз чиратымда, икенче як – Наталья Галкина белән элемтәгә кердем. Ул исә гаебен танырга ашыкмады, тыныч кына үз версиясен тезеп китте.

– Әйе, мин – Боковая урамындагы йортның хуҗасы. Узган ел андагы бүлмәне сатарга куйган идек, клиентны риэлтор аша таптым, – диде Наталья Владимировна.

– Дөресен әйткәндә, кем икәнен алдан ук белгән булсам, бу кеше белән бөтенләй бәйләнмәс идем. Эшләр сатып-алуга барып җиткәч, аның апасы нотариус янында: “Әгәр Шамилнең психиатрик хастаханәдә дәваланучы хатыны булса, бу очракта сату-алу килешүе төзү мөмкинме?” – дип сорап куйды. Без бу сорауны ишетүгә аптыраштык. Кеше тикмәгә генә шулай дими бит инде. Билгеле, күчемсез милек алганда тормыш иптәшенең нотариус тарафыннан расланган, рәсми рөхсәте сорала. Аннан башка берничек тә килешүне төзеп булмый. Әгәр ир яки хатын үз акылында булмаса, эшләр тагын да катлаулана, кәгазь матавыгы да шактый арта.

Шамил, күрәсең, шул кәгазь боткасыннан җиңел генә качып, хатыны турындагы мәгълүматны яшереп калырга уйлаган. Нотариуста менә шушы сер капчыкны тишеп чыкты. Нотариус: “Мондый очракта мин сезгә сату-алу килешүе төзи алмыйм, хатыныгызның рөхсәтен алып килегез”, – дип барыбызны да борып чыгарды. Аннан инде тегеләр “бүлмәне алмыйбыз” дип кирегә сукалый башладылар һәм юлларыбыз аерылды.

– Сез Шамил абыйның паспортына күз салгансыздыр бит? Анда тормыш иптәше турында мәгълүмат юк идемени? – дип кызыксынам.

– Юк иде шул. Күрәсең, ул 45 яше тул­гач паспортын алыштырган да, анда өйләнгән булуы турында мәгъ­лүматны яңадан тутыртып тормаган. Паспортының ул бите чип-чиста иде. Шуңа күрә без аны-моны уйламадык та, шикләнмәдек тә. Шамилнең ике баласы бар икәнен генә белә идем. Миңа ул: “Казанда улым белән тулай торакта яшим, барыр җирем юк”, – дип сөйләде. Авылда өе бар икәнен дә әйтмәде. Эшкә урнаштыруымны сорады, аңа кулымнан килгәнчә ярдәм иттем, хезмәт хакы да түләп тордым. Әйтәм бит, әлеге хәл килеп чыгасын алдан чамаласам, янына якын да килмәс идем. Алардан күпме сүз ишеттем!

– Шамил абыйның 370 мең сум акчасын нишләп һаман кайтармыйсыз? Аңа тагын күпме көтәсе?

– Ул биргән акчалар ремонт эшләренә кереп киткән иде инде, шуңа күрә вакытында түли алмадым. Менә хәзер ул бүлмәгә яңа сатып алучы таптык. Эшләр 14 декабрьдә төгәлләнергә тиеш, шуннан соң Шамилнең банктагы исәп-хисап счетына 370 мең сумны күчерәчәкмен. Кулына тоттырырга шикләнәм, аннан тагын “алмадым” дип әйтер, кешене белеп бетермәссең…

– Боковая урамындагы ул бүлмәне ремонтлап бетердегезме соң? Шамил абыйның акчалары төзекләндерү эшләренә китте дисез бит.

– Юк, ремонтланмаган әле ул. Бүлмә сатылмагач, ремонтын да туктатып тордык. Яңа сатып алучы акчасына эшләп бетерергә иде исәп, – диде Наталья Галкина.

Фатир алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Газета басмага әзерләнгән вакытта язма геройларымның номерларын кабат җыйдым. Бу вакытта 14 декабрь көне дә сызгырып узып киткән, инде ике як та уртак тел тапкан булырга тиеш иде кебек. Ләкин Шамил абый мине сөендерергә ашыкмады.

– Акча һаман юк, теге хатын вәгъдә ашатуын дәвам итә. Минем 370 меңне үз кесәсенә тыкканга 12 декабрьдә төгәл бер ел булды, суд карары нигезендә, бу суммага көн саен процентлар да өстәлә бара. Хәзер мин шалтыратканда телефонын да алмый башлады, шуңа чит-ят номерлардан гына шалтыратам аңа. Ә хатыннан теге рөхсәт кәгазен алуга килгәндә, мин андый документ кирәк икәнен белмәдем, әйтүче дә булмады. Ярый әле вакытында апам бу хакта әйтте, сату-алу килешүе төзергә өлгерми калдык, дип сөендем соңыннан. Барып чыкса, хәзер 750 меңемнән дә колак каккан булыр идем, теге бүлмәне дә үземә ремонтларга туры килер иде. Ә анда миллион сумың да җитмәс! Арзанлы торакка кызыгып, аферист кулына эләктем, хәзер нишләргә дә аптыраган, – дип көрсенде Шамил абый.

Наталья Галкина исә өметләндерүен дәвам итте:

– Бүлмәне сатып алучы бар, менә фәлән документка заказ биреп кайттым әле. Хәзер эшне тиз-тиз генә төгәллибез дә Шамилгә булган бурычларны кайтарам, – диде ул.

Кыскасы, әлегә миңа да вәгъдә ашаталар. Шулай да, бу ситуацияне контрольдән ычкындырмаска, Галкинаны аптыратучылар исемлеген тулыландырырга исәп. Ә Шамил абыйга нинди киңәш бирергә дә белмәссең, инде закон ягыннан бөтен инстанцияләрне үтәргә өлгергән ул: суд юлын да таптаган, суд приставларына да барган. Хәзер кышкы суыкларда, бурычлы Галкинаны ныклы контрольгә алуларын сорап, җитәкчеләргә хатлар сырлап утырса гына инде. Бәлки, газета укучылар арасында тагын Наталья Галкина корбаннары бардыр? Халык әйтмешли, бердәмлектә – көч бит. Андыйлар Шамил абый белән бергә эш итсә, бәлки проблема тизрәк хәл ителер.

Башка укучыларыбыз да милек сатып алганда икеләтә сак булсын иде. Бу өлкәне аңлап бетермәгән, шикләнгән очракта риэлтор ялларга, барлык документларны энә күзеннән үткәрә белгән белгеч табарга кирәк. Булачак фатир берәрсенең мирасы түгелме, моңарчы башка берәүгә сатылмаганмы, хуҗалар арасында психик авырулар юкмы, балигъ булмаган балаларны кайда пропискага кертергә җыеналар – мондый эштә сораулар күп булырга мөмкин. Ә иң яхшысы – документлары чиста, бәхәсле урыннары булмаган торакка гына алынырга. Алыш-биреш банк аша үтсә, ягъни фатир ипотекага алынса, тагын да яхшы. Димәк, документларны банк юристлары да ныклап тикшерәчәк дигән сүз.

Эшләгән акчаларыбыз бәрәкәтле, йортларыбыз имин булсын!

Автор: Лилия Заһидуллина

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Запись Авыл абзые Казанда фатирлы булам дип хыяллана һәм… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..