Архивы мэхэббэт - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Оныта алмаган ул хатынын, юксынган… Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән»
Ул мотоциклының тизлеген арттырганнан-арттыра барды. Кинәт аның күз аллары караңгыланып китте һәм шул караңгылык эченнән суырылып яктылык пәйда булды. Бераздан ул әкренләп кеше сынына әверелде – ниндидер җансыз таш сынга. Аннары гәүдә селкенеп, ап-ак бармаклы нечкә кулларын алга таба сузды. Ир аңлап алды: чакыра бит ул аны, үз янына дәшә. Бәй, бу аның сөеклесе, ләбаса! //Акчарлак//

Ап-ак күлмәктән, озын чәчләре иңнәренә таралып төшкән, олы зәңгәр күзләре аңа төбәлгәннәр. Тик алар, нишләптер, зур булып ачылып катып калганнар, күз төпләре кара көеп тора. Ир тизлекне арттырды. Тик сөеклесе якынаймады, дулкын өстеннән йөзеп барган аккоштай, ераклашканнан-ераклашты.

– Хатирә-ә-ә-м! Тукта, көт мине!

Аның йөрәк түреннән бәреп чыккан сыктау авазын мотоциклның яман үкергән тавышы күмеп китте…

Шул секундта мотоцикл коточкыч улау тавышлары чыгарып, юл читендә яткан олы ташка барып менде дә әйләнеп китеп җиргә капланды. Тәгәрмәчләр генә туктый алмыйча зырылдап әйләнделәр дә әйләнделәр. Ирнең гәүдәсе, очып китеп, күп еллар элек яңгыр сулары агар өчен юл аркылы салып калдырылган тимер торбаның чыгып торган башына барып бәрелде.

Якын-тирәдәге өйләрдән кешеләр йөгерешеп чыкты. Берничә кеше, саклык белән генә күтәреп, җансыз гәүдәне юл кырыена, чирәмгә сузып салдылар. Аның чалбар кесәсеннән, тырпаеп, шешә муены күренеп тора иде. Бер абзый шешәне тартып чыгарды. Адәм ышанмаслык хәл: аракы шешәсенә берни булмаган, пыяласы да чатнамаган иде. Абзый, ачу белән, шешәне тыкрык башындагы ихатасыз йортның таш нигезенә бәрде. Шешә челпәрәмә килде.

Җыелган халык, бу хәлләргә исе китеп, аптырап басып тора иде. Шулчак кемдер:

– Хатирәсе янына китте, – дип куйды.

Халык айнып киткәндәй булды. Тиз генә, каршы чыгып, юлдан килгән йөк машинасын туктаттылар. Күмәкләшеп җансыз гәүдәне кузовка күтәреп салдылар. Кемдер, йөгерә-атлый, өеннән мәетне капларга одеял алып чыгып бирде. Берничә кеше машина башына үрмәләде. Машина тузан туздырып күздән югалды.

Тетрәнгән халык төркеме, тарала алмый, хәтсез вакыт юл читендә басып торды. Беркемнең дә сөйләшәсе килми иде.

Бу фаҗиганың шаһиты булганнар арасында яшь кенә кыз бала – мин дә бар идем.

Үскәчрәк белдем. Яшь кәләшен мәңгелеккә югалткан бу ир үзенең аңа булган мәхәббәтеннән арына алмаган. Ата-анасының киңәше белән хатынының сеңлесенә дә өйләнеп караган. Апасына бик тә охшаган бу кыз төс-кыяфәте белән аның хис-тойгыларын гел яңартып кына торгандыр, күрәсең. Оныта алмаган ул яраткан хатынын. Яшәү ямен югалткан. Гел аны юксынган, сагынган. Соңрак яшел елан белән дуслашып киткән. Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән.

Инде күп еллар узса да бу хәлләр бүгенгедәй әле дә күз алдымда торалар.

Мәхәббәт һәм үлем янәшә йөри, диләр бит.

Мәхәббәт үлемсез һәм үлем мәңгелек шул.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА

Запись «Оныта алмаган ул хатынын, юксынган… Үзенә үлем теләп, аны көтеп йөргән» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Сөюдән янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт!..»
Гомәр белән бер класста укыдык, бер елда, хәтта бер көндә туганбыз. Әтиләр дә сугышка бергә киткәннәр, тик аныкы кире кайтмады. Ул бездән ерак яшәми, күрше диярлек. Сабый чакта “үскәч Кларага өйләнәм” дип тә йөргән әле ул. //Татарстан яшьләре//

Бу классташым – уеннарда мине яклаучы, кирәк чакта ярдәмче дә, мәктәпкә дә көн саен диярлек бергә бара идек, кайтканда да – бергә. Кайвакыт безгә якын дустым Гөлҗиһан гына кушыла. Кыскасы, аерылгысыз якын дуслар идек. Өчебез дә бик яхшы укыдык, җәмәгать эшләрендә актив булдык. Гомәр әтисеннән калган кыңгыраулы гармунда уйнады, Гөлҗиһан белән без җырладык. Дустымның әтисе Сәхап абый Мәскәүдән патефон алып кайтты. Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова пластинкаларыннан җырлар өйрәнеп, соңрак авылдашларга концертлар да куя башладык. Яңа җырлардан мин “Умырзая”ны яратып башкара идем.

Гомәр – чибәр, җор телле, тапкыр сүзле егет, Хуҗа Насретдин мәзәкләрен сөйләп көлдереп, эчне катырып бетерә иде. Өйдә әнисенең төп таянычы. Хуҗалык эшләрен кырып-себереп алып баручы классташыбыз ничек вакыт җиткергәндер – сабакташлар арасында иң күп әдәби китап укучы да ул иде. Барыбыз да мәктәпне тәмамлагач, укуны дәвам итү турында хыялландык, Гомәрнең баянда уйнарга өйрәнәсе, авылдашыбыз Фәйзулла Туишев кебек гармунчы буласы килде.

Чыгарылыш кичәсе, аерылышу, саубуллашулар… Кичәдән Гомәр белән икәү генә кайттык. Күл буенда йөрдек, мәктәп елларының кызыклы мизгелләрен искә төшердек. Күл өстенә иелгән тал яфраклары, суга төшкән ай нурлары, тирә-юньнең матурлыгы күңелләрне әсир итеп, шактый гына сүзсез торгач, Гомәр кыяр-кыймас кына сүз башлады: “Үссен әле дип әйтмичә йөргән идем, син миңа күптән ошыйсың, гел синең турында гына уйлыйм”, – диде һәм туктап калды. Аннан: “Ничек аңлатыйм икән, кыскасы, тамактан чумар үтми”, – димәсенме?! Мин, һәрвакыттагыча, кычкырып көлеп җибәрдем. Тагын шаярта! Егетләр кызларга мәхәббәтне шулай аңлата микәнни?! Яшьлек җүләрлеге димә инде, шунда Гомәргә: “Егетем бар”, – дип әйтеп ташладым (нинди эчкерсез күңел түреннән чыккан сүзләр икәнен тора-тора гына аңлыйсың икән). Чынлыкта, армиядән бер авылдаш хат яза иде. Авыр солдат тормышында азрак юаныч булсын дип, сирәк кенә мин дә җавап язгалыйм, яшьтәш кызлардан да калышасы килми, алар да шундый хатлар ала иде бит. Шул көннән Гомәр белән тормыш юлларыбыз аерылды. Язмыш җилләре мине авылымнан гомерлеккә алып китте. Хыялым – әтием кебек укытучы булу иде. Казан педагогия институтына укырга кердем. Дусларым гына хыялларын тормышка ашыра алмадылар (ул чакта колхозчыларның паспорт алуга хокукы юк иде). Гөлҗиһан сыер савучы булып эшли башлады, Гомәр, курслар тәмамлап, тракторга утырды.

Мине исә шау-шулы студент тормышы бөтереп алды: төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, өстәмә белем курслары, спектакльләргә, киноларга йөрү, яңа җырлар өйрәнү… Үзем дә актив – студент советы, факультет профсоюзы комитеты әгъзасы идем. Шул көннәрдә гашыйк булганымны сизми дә калдым. Үзем кебек авылдан килгән курсташыма. Ул да бик актив, укуда да беренче, матурлыкны да Ходай аңа мулдан биргән иде.

Нинди генә чая, кыю кыз булсам да, бу егеткә яратуымны аңлатырга тәвәккәллегем җитмәде. Аны күргәндә, аның белән сөйләшкәндә туган ләззәтле мизгелләр яшәргә көч тә, дәрт тә өстәде. Аның белән генә бәхетле булырмын сыман. Казан урамнарында кулга-кул тотынышып йөрербез, туйганчы серләшербез әле дип хыялландым. Әмма шундый хыял дәрьясында йөзүче мин генә түгел идем. Күпләрнең татлы йокыларын качырды шул бу егет. Җитмәсә, авылда кызы бар икән дигән хәбәр дә йөрде…

Җәйләрен төрле районнарда студентлар отрядлары составында эшләдек. Авылга кагылып чыгарга да бераз вакыт кала иде. Шулай бер кайтуда, айлы матур кичтә өй турыбыздан берәү “Умырзая” көен өздереп уйнап үтте. Гомәр! Баян алган, уйнарга да өйрәнгән! Онытмаган. Әй, классташ, үткәннәр хатирәсе өермәсен күтәреп, тагын нигә дип йокыларымны качырдың? Сөю утында янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт инде, оныт!..

Озакламый студент тормышы белән дә хушлаштык. Минем белән бер курста укыган теге егет эшкә кайткан районга мин дә юллама алдым. Икебез дә бер системада эшли башладык. Ул өйләнде. Чыннан да, аны кызы көткән икән. Тирән белемле, булдыклы егетне бик тиз күреп алдылар. Тиз күтәрелде, югары постларда да үзен күрсәтте, зур оешманың мактаулы җитәкчесе булып китте. Үзем дә лаеклы ялга чыкканчы урта буын җитәкчесе булып эшләдем. Курсташ буларак, үзе, гаиләсе белән дә аралашып яшәдек. Аның тормыш иптәше дә уңган-булган хатын, балаларга яхшы ана, сер сыярлык дус та булды. Эш буенча сессия-конференцияләрдә очраша, төрле бәйрәмнәрне бергә үткәрә идек. Олы җыелышларда президиумда ул утырганда аңа гына карап торам, кайвакыт, аның да күңелемә рәхәтлек биргән карашын тоеп, сискәнеп китәм. Бәйрәмнәрдә вальс биергә чакыра, саклык белән генә назлап, җылы кочагына кыса. Ул да миңа битараф булмагандыр дип уйлап куям. Газета, журналларда чыккан фотоларын, аның турында язмаларны җыям. Юксынганда шуларны карап, укып, юанам. Шулай бәхетле гаилә янында гомер әкрен генә үтеп бара. Ялгызлыкта…

Классташым Гомәр бер күрешкәндә: “Сине алыштыра алмаса да, якын дустыңа өйләндем”, – дигән иде. Ул минем ахирәтем Гөлҗиһанны сайлады. Аны бәхетле итте, алар өчен сөендем генә, хәтта яратып кына көнләшә дә идем. Дус-тату гаиләләрендә үзләре кебек тырыш, эшчән ике ул, бер кыз үсте. Туганнарының, авылдашларының кадер-хөрмәтен тоеп, бик матур яшәделәр. Аралашып тордык. Оныкларына куанып, шулай тигезлектә яшисе иде дә бит, юк шул, аяусыз әҗәл Гомәрне арабыздан иртәрәк алып китте. Гөлҗиһанның авыр кайгысын уртаклашырга кайттым. Ирен яратып, аңлап яшәде ул. Әле кайчан гына өчәү йөргән күл буйларына төштек, тугайларда йөрдек, үткәннәрне сагынып искә төшереп, озак кына сөйләшеп утырдык. Шунда Гөлҗиһан магнитофон кабызды. “Умырзая”! Йомшак, моңлы тавыш белән баянга кушылып Гомәр җырлый. Иңнәрне-иңгә куеп, Гөлҗиһан белән тыңлап утырабыз, икебезнең дә уенда – ул. Шунда дустым: “Оныта алмады ул сине!”– дип куйды. Шулай булды микәнни? Очрашканда, чыннан да, аның зәңгәр күзләрендәге моң дәрьясына кереп югалгандай була идем. Минем дә истә ул.

Тормыш юлларында балачак, яшьлек еллары мәхәббәтен бераз оныттырырдай кешеләр очраса да, гел истә икән шул ул беренче мәхәббәт. Теге чакта көе белән мине әсир иткән бу җырның тирән мәгънәле сүзләре зәңгәр томаннар артында калган яшьлегемнең матур мизгелләрен яңартты. Рәхмәт аңа! Әйе, сөя белеп тә, бергә була алмаганнар, шул туган як тугайларындагы умырзаялар кебек моңаялардыр. Гомер уза, гүя ул – аккан су. Яшьлектәге мәхәббәт уты сүнми дә, сүрелми дә, аннан көч ала-ала гомер юлларыннан шулай үтәсең дә, үтәсең икән…

Клара САБИРОВА. Сарман.

Запись «Сөюдән янган йөрәктә күптән инде башка берәү. Аңла, якын дустым, кичер, оныт!..» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Рафик юлда туктап, каршыдагы машинага чыккан. Үлеме бөтен авылны тетрәндерде”
Адәм баласының дөньяга килер сәгате дә, китәр сәгате дә бары тик Хак Тәгаләгә генә билгеле. Күкләрдәге гомер агачының синең исемең язылган яфрагы өзелеп төштеме, бакыйлыкка китәсең. //Безнең гәҗит//

Менә минем яраткан күрше апам да китеп барды, мин аны соңгы юлга озата да алмадым. Бәхилләшүен бәхилләшкән идек инде анысы. Элек авыл радиосыннан кем вафат булганын, кабер казырга, җеназага барырга кирәклеген кат-кат кабатлыйлар, авыл халкы барысын да белеп тора иде.

Бик булган иде күрше апабыз. Ул күршегә килен булып килгәч, миннән аңа «җиңәчи апа» дип әйттерделәр. Үзе исә әнигә килгән көннән «чибәрем апа», диде. Аның апасы белән әни «чибәрем» диешәләр иде. Элек бит якын кешегә исем белән әйтмиләр иде, имеш, ул исемне шайтан ишетә дә, урлый. Шулай ук җиңәчи апа үзе дә Гаязетдин абыйга беркайчан да исеме белән әйтмәде, «сиңа әйтәм» генә дия иде, кешегә «безнеке» дип сөйли иде. Ә Гаязетдин абый аңа «ухимә» дия иде. Ник шулай әйткәндер, гомер буе шулай диештеләр. Матур яшәделәр. Әле алар өйләнешкәндә Фатыйма әби дә исән иде. Аннары Ташкенттан улы Расыйх белән Ләйли апалары кайтты.

Расыйх абый армиягә өйләнеп китте. Үзе киткәч, улы туды. Җиңгәчи апаларның үзләренең дә ике малайлары туган иде инде ул вакытта. Фатыймә әбине кадерләп бакыйлыкка озаткач, Ләйли апа монда калды. Бик тату яшәделәр, әле Расых абый кайткач та бергә тордылар. Ике гаиләдә 7 бала гөр килеп үстеләр. Бер генә ызба бит, шунда сыйдылар, бер тавыш чыкмады.

Безнең бөтен тормышыбыз алар белән иде, чөнки ирсез йортта гел нәрсә булса да ватыла. Күрше абый «әһ» тә дими, кереп җитә иде. Әнигә: «Елама гына, барысын да эшлим», – дия иде. Сарыкларны суярга да, итен тапап куярга да ул. Ул елларда ирләр Ташкентка бәрәңге сатарга баралар иде. Вагоннарга капчыклап төяп ташыйлар иде. Ул чакта шул бер бакча бәрәңге ашата иде кешене, әле авыл Советы белешмә бирсә… Безнең бәрәңгене дә алып китә иде ул.

Җиңәчи апаның да кулы алтын иде, аның бер генә дә белмәгән эше булмады. Әле төнлә әни белән салам урларга да баралар иде. Бервакыт, әле баласы туган гына иде, төнге 10да әни белән кырга эскерттән салам алырга киттеләр. Алар китүгә буран кузгалды. Мин дә аларда идем, бала елый, Ләйли апа нишләргә дә белми, үзебез дә елап беттек. Ә алар адашып йөргәннәр, таң әтәчләре кычкырган тавышка гына авылга таба борылганнар.

Буада шикәр заводы төзелеше башлангач, Расыйх абый гаиләсен алып Буага күчеп китте. Әле киткәннән соң да гел килеп йөрделәр, аларның 5 баласы гел монда булды. Аннары Гаязетдин абыйның апасының кызлары әниләренең туган йортын үз итеп, кунакка килерләр иде. Авырсынмады, җиңәчи апа, каршы алды, озатты. Тәмлесен пешерде. Аның өстәлендә гел зур табак белән пешкән кабартма, пешкән йомырка торыр иде. Һәркөнне камыр ашлары пешереп торды.

Ул елларда халык бертөрлерәк яшәде шул, һәр нәрсәгә налог бар иде: иткә, сөткә, бәрәңгегә, йонга, йомыркага, тәмәкегә… барысын да хәтерләп бетереп булмый. Үз тавыгыңның йомыркасын, үзең сауган сөтне дә теләгәнчә файдалана алмый торган заманнар иде. Ул чакта да баерак кешеләр бар иде инде, алар белән сүз килеп чыкканда, җиңәчи апа бер генә сүз әйтә: «Наше перед кына». Без көлә идек. Әни кайвакытта, Фәхриҗиян, итәк җилең белән ишек ябасың, бигрәк уңган бит син. Дүрт малаең бар, сиңа ярарлык килен булмас, дия иде. Ә ул көлә генә: «Әй, чибәрем апа, юкка кайгырма, әле. Миңа килен кирәкми, 3 малаемны өйләндереп чыгарып җибәрәм, үз көннәрен үзләре күрсеннәр, миңа яраклы киленне кечкенә улым табачак», – дия иде. Тату яшәде алар, йортларында бер начар сүз, сүгенү сүзе булмады. Ике уллары Германиядә хезмәт итте. Рафик кайтканчы, Җәүдәте китте. Ул чакта 3 ел иде шул.

Рафик, өйләнергә уйлагач, Җәүдәткә хат язган: «Нанам, мин өйләнергә җыенам. Сине җибәрмәсләр, сиңа, Рафик үлде, дип, телеграмма бирәм, курыкма, кайтырсың», – дигән. Фәрештәнең, амин, дигән чагына туры килгән шул бу хат…

Рафик армиядән кайткач «Волга» машинасында партоешма секретарен йөртте. Бер көнне аны сессиягә киткән шофер машинасы белән урманга җибәргәннәр. Кеше машинасы булгач, бөтенесен белеп тә бетерә алмыйсың. Менә бу машинаның да бензин күрсәткече күпме ягулык барын күрсәтмәгән. Рафик юлда туктап, каршы килгән машина алдына чыккан, ә тегесе аны бәреп киткән, туктамаган да. Рафикның үлеме турында хәбәр килгәндә җиңәчи апа бездә мәҗлес хәзерләшә иде, Гаязетдин абый куркып кына әйтте. Йә, Раббым, шул кадәр чибәр, күп кызларны гашыйк иткән егетнең үлеме бөтен авыл халкын тетрәндерде.

Әле бит энесенә салган хат та бар. Җәүдәт аны алгач, елмаеп куйган. Солдатлар әйтәләр икән, абыйсы үлгән, ә бу кайгырмый. Җәүдәт туры Мәскәүдәге дусларына кайткан, туйга бүләкләр алганнар. Ә авылдагылар ул хат турында берни дә белми. Хәзерге кебек телефоннар юк, бер атна көттеләр Җәүдәтне, әле ярый февраль иде, салкын. Җәүдәт кайтып җиткәндә җеназа намазы укыйлар иде инде…

Гомер буе Рафик кайгысы йөрәкләрендә сакланса да еллар үтте.

Җиңәчи апаның сүзе кабул булды, ике малай өйләнеп, башка чыктылар. Рафаэльләре Сургутка ук китеп барды. Рушания дә мәктәп елларыннан ук дуслашып йөргән сыйныфташына кияүгә чыгып, Казанга китте. Һәрберсенең тормышы җитеш. Өлкәннәр бер-берсенә терәк булып яшәделәр.

Кечкенә малай Расаэль нәкъ җиңәчи апага охшаган киленне тапты бит тәки. Матур итеп туйлар уздырып, яши башладылар. Оныклар Резидә белән Радик тугач, дөнья кабат түгәрәкләнде. Җиңәчи апаның «наше перед» дигән сүзе дә чынга ашты, Расаэль әтисе кебек уңган булды, зур итеп йорт төзеделәр, кирәк урынга барырга капка төбендә машина да бар.

Килен Рәмзия кайнанасыннан туса да аңа шул кадәр охшамаган булыр иде. Якты йөзле, тәмле сүзле, картларны хөрмәтләп кенә яши торган булды. Тик түгәрәк тормыш тагын кителеп куйды, авырмаган да килеш Гаязетдин абый китеп барды. Сәгате суккандыр инде.

Сыңар канат калса да, балалары янәшәсендә булды җиңәчи апам,

Шәһәр фатирларындагы кебек бар уңайлыклары булган йортта кадер-хөрмәт белән яшәттеләр аны. Инде җәен 93 яшен тутырасы иде, күрәсең, насыйп булмаган. Инде Рәмзиянең үзенең дә кайнана булыр вакытлары җиткән, аңа да үзе кебек мәрхәмәтле килен насыйп булсын иде. Расаэль белән бергә тигезлектә яшәргә язсын.

Авыр чакларда кул бирүче, киңәш кирәктә киңәш бирүчем дә иде җиңәчи апам. Балаларым да аны якын күрделәр.

Гаилә мәшәкатьләре булса, аның янына барып сөйли идем дә, берни булмагандай кайтып китә идем, җайлый ала иде шул.

Авыр туфракларың, җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын, җиңәчи апам, бу язмаларым сиңа дога булып барсын!

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Запись “Рафик юлда туктап, каршыдагы машинага чыккан. Үлеме бөтен авылны тетрәндерде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Көн дә бер егеттән озаттыра торган Сәвиянең даны тиз чыкты, ә абый аңа өйләнде…” [мәхәббәт тарихы]
Минем абый хатынына искәрмәс кенә өйләнде дисәң дә була. Сәвия бик матур булмаса да, егетләрне карата белә иде. Ул безнең Рафиска кадәр дә күпләр белән йөрде. Авылга клуб мөдире булып килгән Сәвиянең даны тиз чыкты. Көн дә бер егеттән озаттыра торгач, аның күзе безнең яңа гына армиядән кайткан абыебызга төште. Рафис, аның белән дүрт-биш ай йөргәннән соң, өйләнеп тә куйды. Чөнки килен буласы кеше инде корсаклы иде. //Безнең авыл гыйбрәте//

Башта әйбәт кенә тордылар. Кызлары туды. Рафис Сәвияне берни эшләтмәде, барысын да үзе башкарды. Равиягә 3 яшь тулганда, хатыны эшкә чыкты. Һәм элеккечә типтерә башлады. Рафис башта түзде-түзде дә, анысы да үзенә читтән хатыннар тапты. Без, туганнар, болар озак тормас, аерылышырлар инде, дибез. Рафисның үзенә дә: “Аерыл моннан, үзеңне мыскыл иттереп яшәмә”, – дип тә әйтеп карыйбыз.

Көннәрдән бер көнне абыебыз чирләп китте. Сәвия эше буенча бер атналык семинарда иде. Рафисның авырганын ишетү белән, Казаннан чаптырып кайтып та җитте. Сырхауханәгә бергә бардык. Мин – ир белән инде шактый яшәгән хатын, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә хәйран калдым. Әйтерсең, кичә генә кавышкан яшь парлар! Бер-берсеннән күзләрен алмыйлар, кулларыннан тотышып торалар. Сәвия токмачлы аш пешереп алып килгән иде, аны палатадагыларга да җитешле итеп тиз генә бүлде, өчпочмактан да бөтенесенә өлеш чыкты.

Мин алар иркенләп сөйләшсеннәр дип, коридорга чыктым. Менә аңла син бу ир белән хатынны. Бәлки, ир кадерен аңларга Рафисның чирләп китүе сәбәп булгандыр. Белмим, белмим. Кеше арасына керәсе түгел икән. Ир белән хатын – ике чабата, бер кием дип, бик дөрес әйткәннәр. Бернигә карамыйча бер-берсен яраталар икән, яшәсеннәр берүк. Үзләре аңлашкач, бик яхшы.

ТӘНЗИЛӘ. Түбән Кама районы. “Адашкан мәхәббәтем” газетасы П2250

Запись “Көн дә бер егеттән озаттыра торган Сәвиянең даны тиз чыкты, ә абый аңа өйләнде…” [мәхәббәт тарихы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ярый инде, гел булмаганда йөреп торсаң була”, дигән ул минем улыма…”
Очрашып йөргән кызы улымны күптән түгел үзенең туган көненә чакырды. Алар яшьтәшләр, 19лары тулды. Моңарчы ул кыз туган көннәрен башка кызлар белән уздыра торган булган, ә быел менә, егете белән үткәрәсе килгән ахрысы. Аларның очрашып йөрүенә 4 айлап чамасы булыр. //Безнең авыл гыйбрәте//

Атнасына ике яки өч көннең кичендә урам әйләнеп керәләр, болай көн дәвамында берничәшәр кат шалтыратышып торалар. Улым бездән берни дә яшерми. Көне ничек узганын, кемнәр белән аралашканын һәрдаим сөйләп тора. Мин аны кечкенәдән үзем шулай өйрәттем. Башкаларның аналары балаларына: “Өйгә кеше ташыма! Эштә дә гарык мин. Өйдә иркенләп ял итәсе килә!” – дип әйтсә, мин, киресенчә, улымның өйгә дус-ишләрен алып кереп, күпмедер вакыт утыруларына беркайчан да каршы түгел идем.

Мәктәптә укыганда да, хәзер дә шулай. Ничек кенә арыган булсам да, елмаеп каршы алам, булганын ашатам, алар белән чәй эчәм. Кунакчыллыгымнан да түгел ул. Мин баламның кемнәр белән дуслашып йөргәнен, ни турында сөйләшкәннәрен белергә тиеш. Бөтен сәбәп шул гына. Кемнең кемлеген аңлар өчен кешенең күзенә карап, берничә сүз сөйләшү дә җитә бит.

Адилә белән дуслыклары турында да улым яшермичә сөйләде. “Әйбәт кыз, тәмәке тартмый, сүгенми”, – диде ул беренче тапкыр аның турында сөйләгәндә. Очрашалар икән, очрашсыннар. Тикшерәм дип, мин артыгын сораштырмадым инде улымнан. Тәртипсезләнеп кенә йөри күрмәсеннәр, миңа иң мөһиме әнә шул. Улым белән ул хакта да сөйләшәбез. Кыз баланы рәнҗетә күрмә дип, гел әйтеп торам мин аңа. “Син нәрсә инде, әни. Минем акылым һәрвакыт үзем белән!” – ди.

Менә шушы Адилә туган көн уздырасы итте. Үзебездә түгел, Казанда йөрик, дип тәкъдим иткән. Алар болай да Казанда укып йөри безнең. Шуңа күрә улымны чыгарып җибәрергә курыкмадым. Шәһәрдә матур урыннар күп бит, йөрсеннәр, карасыннар. Уку көннәрендә барыбер иркенләп йөри алмыйлар бит алар. Туган көн – менә дигән сәбәп. Кызның күңелен күрергә дип, улыма 3 мең сум бирдем. Шуннан бүләген дә алырсың, берәр кафега кереп ашап-эчеп алырга да калсын, дидем.

Төш вакыты үткәч чыгып киткәннәр иде, кичке уннарда гына, кызны өенә кадәр озатып куйгач кайтып керде улыбыз. Кәефе әйбәт иде. Кайда йөргәннәрен сөйләде, фотоларын күрсәтте. Ярый, берничә көннән соң сизәм: нидер булган улыма. Теге кыз белән дә шалтыратышмый, кәефе дә юк сыман. Ике көнләп күзәткәннән соң түзмәдем, ни булды дип сорыйм моннан. Баксаң, Адилә үзенең дус кызлары арасында сүз тараткан: “Ярый инде, гел булмаганда йөреп торсаң була”, – дигән минем улым хакында. Сүз тиз йөри бит инде, хуҗасына да барып җиткән.

Нәрсә ошамаган Адиләгә, һич аңламыйм. 19 гына яшендә егетең 3 меңлек бүләк ясый алган икән, әйбәт бит инде. Әллә ул үзен алтынга күмгәнен көтте микән? Улым бүләккә зур ак аю алган, чәчәк бәйләме, аның яраткан конфетларын алган. Калган акчасына кафега кереп утырганнар, Казанга бару-кайтуларны да улым түләгән. Үз баламны яклап әйтүем дә түгел, әмма туган көн өчен менә дигән бүләк бит инде!

Ирем шундый бүләк ясаса, мин чын күңелдән рәхмәтле булыр идем. Бүләгеннән бигрәк, кеше сиңа тулы бер көнен дә багышлаган бит әле. Анысы әллә бүләк түгелме? Безнең хәтерне калдырган нәрсә: ул да булса Адиләнең шулай дип сүз йөртүе булды. Егет ошамаса, матур гына әйт инде син, кешечә аңлат. Ник шулай башка кызлар аркылы сөйләшеп йөрергә? “Гел булмаганда ярый инде”, – дип мыскылларга. 19 яшь – зур бит инде ул, сөйләшкән сүзләрең, кылган гамәлләрең өчен җавап бирерлек вакыт. Шушы сүзләре өчен улым белән минем дә йөрәгем янды.

Бик күп хатыннар ирләренең начарлыгы турында сөйләргә ярата, тәртипсезлектә гаепли. Эшләми, аралаша белми диләр. Әйтмим, андыйлар да күптер. Ләкин, кеше гадәттә юктан гына зарланып, тавышланышып яши торгандыр. Бүгенге кызлар – булачак хатыннар бит инде алар. Яшьтән нинди тәрбия бирелгән, зур тормышта шул чагылачак. Безнең кызларыбыз юк, икесе дә малай.

Күпчелек гаиләләрдә кызларны патшабикәгә тиңләп тәрбиялиләр төсле тоела. Белмим, миңа гына шулай тоеламы соң ул? Күпчелеге үзләрен әллә кемгә куя бит алар! Алар өчен иң зур дәрәҗә – яңа кием киеп, авызларын бүлтәйтеп селфи төшү. Яисә буялган тырнакларын фотога төшереп социаль челтәрдәге битенә урнаштыру. Рәттән бөтенесе шулайдыр дип гаепләргә җыенмыйм. Арада төрлесе бардыр инде. Әмма менә шушындый кызлардан җүнле хатыннар чыгуына шикләнәм мин. Ата-ананың бурычы матур киендереп, тәмле ашату яисә үзен-үзе фотога төшереп йөрсен өчен кредитка кыйммәтле телефон алып бирү генә түгел бит әле ул. Булачак хатыннарны яисә ирләрне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк.

Зәмирә , Лаеш.

Запись “Ярый инде, гел булмаганда йөреп торсаң була”, дигән ул минем улыма…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Син битараф, хәтта минем ни өчен елавым белән кызыксынмыйсың…” [мәхәббәт асылы]
Кайбер сүзләр ирләрнен ачуын кабартырга мөмкин, ә кайсы “иркә песи”гә әверелдерә ала. Әйдәгез, көчле затлар белән ничек аңлашырга кирәген ачыклыйк. //Үз өем//

Алар яратмый торган фразалар

• “Әйдә сөйләшәбез”, “Берәрни сөйлә әле”, — Ирләр- төгәл максат белән яшәүче конкрет кешеләр. Нәфис затларның “һавада очуы” аларны чыгырыннан чыгарырга мөмкин. Көчле затның сезнең белән сөйләшүен телисезме? Аңа кызык булган теманы тәкъдим итегез.

• “Ни турыда уйлыйсың?” — Бәлки, сез аның: “Әлбәттә, синең хакта, кадерлем,”— диюен котәсездер. Һич юк! Алай сорамагыз! Чөнки болай сорау- аның уйларын да контрольдә тотарга җыенганны аңлата, һәм мондый соравыгыз күп ирләргә ошамаячак! Ирләр хатын- кызларга караганда, сөйгәне турында азрак уйлый. Ә менә “акылсыз” соравыгызга: “Мин “Спартак” командасының яхшырак уйнавын көткән идем,”- дигән ихлас җавабы сезгә бер дә ошамаска мөмкин.

• “Син миндә үзгәреш сизмисеңме?” – Ирләр чынлап та хатын- кыздагы вак-төяк үзгәрешләргә игътибар итми, чөнки алар гүзәл затны тулы бер образ аша кабул итә һәм ярата.

• “Кибеткә барыйк әле! Әйдә, һавага! Минем иптәш кыз килә, аның алдында төксе йөрмә!” — Ирләр команда биреп сөйләшкәнне җене сөйми. Шушы ук фикерләрне матур итеп: “Минем синең белән кибетләргә барасым килә! Бүген дус кызым киләчәк, ә мин аңа сине “ачык йөзле, киң күңелле,”- дип мактадым,”— дип әйтеп карагыз әле, нәтиҗәсе үзен сиздерми калмас.

• “Син хәзерге минутта кая йөрисең?Кайчан кайтып җитәсең?” — ирләр мондый сорауларны ирекләрен кысу дип кабул итәчәк. “Кадерлем, эштә бик арытмадымы? Әгәр кичке ашны сәгать сигезгә әзерләп куйсам, син кайтуга суынмасмы икән?”— дип сорап карагыз әле.

• “Гүзәл бәхетле- аңа ире шәп машина алган. Ә менә Алсуның ире шундый оста бии! ”— Үз файдасына булмаган теләсә нинди чагыштыруга ирләрнең хәтере кала. Өстәвенә сезнең хакта: “Ул мине хөрмәт итми, бәяләми, яратмый,”- дип уйлый башларга мөмкин.

• “Ир була бел инде: шкафны күчер, акча тап!”— бу — аны бик зур түбәнсетү! Димәк сез аның баһадирлыгыннан шикләнәсез.

• “Син мине яратасыңмы?”— ул үзен сорау алудагы кебек хис итәчәк. Ирләрнең күпчелеге өчен хис, ярату сүз белән түгел, эш- гамәл белән “үлчәнә”. Әгәр ул сезнең янда, янәшәдә икән, димәк хисләрен исбатлатып, тагын сорау- урынсыз.

Ирләрнең йөрәген әсирлеккә ала торган тылсымлы фразалар

• “Син чын баһадир! Батырым минем!”— бу сүзләр ирләрне канатландыра. Бөтен көчле затлар да үзен баһадир итеп санауларын тели.

• “Синең янәшәңдә мин бик бәхетле!”— Бу ирләрнең мин- минлегенә бәлзәм кебек!

• “Ничек барысын да оста башкарып чыктың?”— Аның сәләтенә, булдыклылыгына соклануыгыз сөйгәнегезне сезгә тагын да якынайтачак.

• “Синең янәшәңдә миңа шулкадәр рәхәт! Үземне таш дивар артындагы кебек тоям,” – Ирегезгә үзен яклаучы итеп тоярга бер шанс бу!

• “Бары син генә миңа ярдәм итә алачаксың. Моңа кадәр ничек синсез яшәгәнмен? Син мине күп нәрсәләргә өйрәттең”— Сез аның уңай сыйфатларын санап, сөендерәчәксез. Ирләр мондый сүзләрне үлеп ярата.

• “Син шундый тәмле ипи алгансың!”— Кибеттән гади генә ипи алу, мөһим түгел, әмма аларга булдыклы туендыручы роле бик ошый.

• “Мин сине шундый сагындым! Син шулкадәр кайгыртучан!”— Ирләр янәшәсендә үзенең хисләрен тойган, бәяләгән хатын кызны тагын да ныграк ярата.

• “Ә син хаклы!”— Нинди очрак булу мөһим түгел, ир кеше белән килешегез. Һәм ул да сезнең фикерне ишетми калмас.

“Ярата? Яратмый?” – бу сорауны ромашкага бирегез.

Темага бер мәзәк:

Күз яшьләренә коенып елаучы хатын иренә:

— Син битараф, хәтта минем ни өчен елавым белән кызыксынмыйсың. Әйтимме ник елыйм?

— Юк! Барыбер минем ул кадәр акчам юк!

Запись “Син битараф, хәтта минем ни өчен елавым белән кызыксынмыйсың…” [мәхәббәт асылы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“23 яшьләрендәге чибәр генә укытучыга җиденче сыйныф укучысы гашыйк булды…”
Моннан илле ел элек Чаллы районындагы (хәзерге Зәй районы) Александровская Слобода дигән урыс авылында клуб мөдире булып эшләргә туры килде. Үз гомеремдә бер урыс күрмәгән һәм чи татар районында яшәп, татар мәктәбен яңа гына тәмамлаган килеш анда эшләргә риза булырга ничек йөрәгем җиткәндер, тик әйтергә теләгәнем ул турыда түгел. //Безнең гәҗит//

Мәктәпкә математикадан укытырга 23 яшьләрендәге чибәр генә татар кызы килде, өч-дүрт яшьләрендәге баласы да бар иде. Менә шул укытучыга 14 яшендәге җиденче сыйныф укучысы гашыйк булды бит. Кайсыдыр бабасы чегән нәселеннән булган бөтерчек кебек кенә бу елгыр егет кисәге тәки укытучы кызны үзенә каратты. Ул чагында хәзерге кебек педофилия дигән сүз юк иде, авыл халкының моңа артык исе китмәде. Аларның очрашып, яратышып йөрүләре берәүгә дә сер түгел иде.

Шулай да бу мәхәббәт тарихы ронодагыларга билгеле булгач, алар бәладән башаяк дигәннәрдер инде, шауламыйча гына кызны башка авылга күчерделәр. Тик үсмер егетне укытучы апасы янына барып йөрүеннән тиз генә туктата алмадылар.

Бу тарихның ни белән беткәнен әйтә алмыйм хәзер, бәлки, еллар үткәч, алар чынлап та бергә булганнардыр, бәлки, юк. Тик укытучының укучысына, яисә укучысының укытучысына гашыйк булу очраклары турында еш ишетергә туры килде һәм моңа беркем дә гайре табигый итеп карамады. Алар арасында менә дигән гаилә корып яшәүчеләр дә аз булмады. Мәхәббәт ул ярамый дигәнгә карамый, күңелне читлеккә бикләп куеп булмый.

Менә хәзер билгеле бер яшькә җитмичә өйләнешү ярамый дигән закон чыккач та үсмерләр аңарга төкереп тә бирми, яратышуларын дәвам итәләр. Күптән түгел бер районда мәктәптә укучы унбиш яшьләрендәге ике үсмер, ярамый дигән чикне үтеп, әти-әни булырга җыендылар. Аларның ниятләре шул хәтле нык иде, хәтта кыз, «критик көннәре» булмавын әнисе белмәсен өчен, чүп чиләгенә мамыкны кетчуп белән буяп салып барган. Ә ул исә кызының түгәрәкләнүен дә тәмле ашап тазара дип кенә белгән. Авырлы булуын укытучыларыннан ишеткәч, чак кына аңын югалтып егылмаган.

Шөкер, тиешле оешмалар яшегез җитми дип тә, балаларга тиешле тәрбия бирмәгәнсез дип тә хәлне катлауландырмадылар, тиз генә никахларын законлаштырдылар. Мәктәпкә йөрүләрен дәвам итәләр, ә бәби тугач, декрет ялында әбиләре утыра…

Икенче танышымның улы да, йөргән кызы да балигъ булмаганнар иде әле. Хәзерге яшьләр бит ярамый дип күпме тукып торсалар да барыбер киресен эшлиләр. Аларның да шулай булды. Хәлнең кая баруын аңлагач, теләсә кайда очрашып йөргәнче, күз алдында булырлар, дип, кызның әти-әнисе аларга үз яннарында яшәргә рөхсәт бирде. Егет ягы да каршы килмәде. Ике ел шулай яшәделәр, балигъ булдылар. Нәтиҗәдә, укуында артка тәгәрәгән кыз мәктәптә имтиханнарын югары баллар белән тапшырып, медколледжга керде, егет техникумын уңышлы тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшкә урнашты. Шул ук җәйне туйлап өйләнештеләр.

Алга таба ни булыр, хәзергә яшьләрнең үзләренең дә, әти-әниләренең дә җаны тыныч. Кайчан һәм нишләп кайтырлар дип борчыласы юк, балалары үз яннарында. Үзләре дә җылы өйләреннән чыгып, маҗара эзләп йөрмиләр. Иртә никахлар кыска гомерле дип тә кайгырасы түгел. Берәү дә аерылам дип өйләнешми, ә гомергә бергә булабыз дип кавыша.

Әлбәттә, беребезнең дә бу яшьтә сөекле баласының гаилә камыты киюенә риза буласы килми, тик сөеклеләребез, без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип торганда нишләргә? Яхшылап әйткәнне дә тыңламыйлар, кыйнап та тыеп булмый. Әнә бит шундый очракларны күпме язып торалар. Күптән түгел генә артык кысу аркасында Псковта 15 яшендәге ике бала өйләреннән качтылар. Ә инде полиция белән тапкач, кайтмас өчен, алар белән каршылыкка кереп, нишләргә белмичә, турыдан туры эфирга элемтәгә чыктылар, киңәш сорадылар, бер юньле җавап та ала алмыйча, әти-әниләренә рәнҗеп, күпме халык алдында үз-үзләренә кул салдылар.

Унсигез яшькә җитмичә никахны рәсмиләштерергә ярамаса да, үсмерләр барыбер тыелган алманы тешләп һәм төзәтеп булмый торган хаталарын эшләп тора.

Минем 15 һәм 16 яшендәге ике оныгым бар. Башларында иләс җил искән, тәннәрендә гормоннар уйнаган чак. Бу җәһәттән аңлату эшләре алып барсак та җаныбыз тыныч түгел. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип кайтып керсәләр, ни әйтергә? Башта үз тамагыгызны туйдырырлык акча эшли башлагыз, дип кенә котылып булмый бит мондый очракта. Куркыта…

Шәхсән, без үскән чорда беренче планда укып һөнәр алу иде. Гаилә тормышын арткы плангарак күчердек. Шуңа гаилә тормышыбыз да тотрыклы булды. Ә барыбер иртә никахлар була иде. Ә менә кияүгә чыкмыйча яисә өйләнмичә җенси тормыш белән яшәү очраклары гайре табигый хәл саналды. Хәтта берәр сәбәп белән аерылышырга туры килгән хатын-кызлар да кабат гаилә корганда бу җәһәттән тотнаклы булдылар .

Чынлыкта кем кайчан балигъ була бит. Берәүләр унбиштә дә җитлегә, ә кайберәүләргә кырыкта да акыл керми.

Сәмига СӘҮБАНОВА

Запись “23 яшьләрендәге чибәр генә укытучыга җиденче сыйныф укучысы гашыйк булды…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ишекне ачуга ирем бер хатын белән маташып ята… дөньям челпәрәмә килде”
“Кешегә мәхәббәт, ярату хисе бер тапкыр гына бирелә. Ә аннан калганы инде мәхәббәт түгел, ә болай, гомерне уздыру гына”, – дигән язмаларны газетадан укыйм да, шаккатам! Имеш, бер-береңә булган хисләрне саклап калу-калмау гашыйк кешеләрнең үзләреннән генә тора, дип язган була хыялыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Минемчә, гел алай түгел ул. Мәхәббәт күп төрле буладыр дип уйлыйм. Башта берсен үлеп яратасың, аннан икенчесенә гашыйк буласың. Тормыш үкенечле булмасын дисәң, кеше сүзенә карамаска, билгесез киләчәктән курыкмаска кирәк икән ул. Бу сүзләрне үземнең тормыштан чыгып әйтәм мин.

Ришат белән 2 ел ярым очрашып, нык яратышып өйләнешкән пар идек. Артымнан егетләр күп йөрде. Ул мине берәүгә дә бирмәде, бер адымга да калмыйча, күңелемне яулап алырга тырышты. Шуның белән мине үзенә каратты да. Хисләребез көчле булганын күреп торсалар да, ике яктан да әниләр безнең кушылуга башта каршы булдылар. Авылда шулай бит инде ул – һәрбер нәсел үзен башкалардан югары тоткан була, үзләреннән калган башкалары җыен вак-төяк.

Аныкылар мине тәнкыйтьләде, минекеләр Ришатны булдыксыз, гаилә тота алмас дип сөйләделәр. Шул сүзләр аркасында, белмим, ничә тапкыр үзебез тавышланышып, ничә тапкыр тагын дуслашканбыз икән? Ләкин без каршылыкка бирешмәдек, барыбер бергә булабыз, арага кеше сүзе кертмибез, хәтта әниләрнекен дә дидек. Ни дисәләр дә, туйга барып җиттек, гаилә кордык, яши башладык.

Туйдан соң, авылдан китеп район үзәгендә кеше фатирында акча түләп тора башладык. Мин бер шәхси эшмәкәрнең сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли башладым. Ә Ришат, үзе әйткәнчә, укымаса да, беркайчан да эшсез тормады. Эшли белгән егетләр белән оешып шабашкага йөрделәр. Заказлары өзелеп тормады, чыннан да, гел эштә булдылар. Җәй җитсә, бура бурадылар, кышкылыкта йортларның эчке ягында эшләделәр.

Бер елдан улыбыз туды, шулай матур гына тормыш башланып китте дигәндә генә… Язмыштырмы, өйдә ике ел утырып, улыбызны балалар бакчасына биреп, яңадан эшли башлаган чор иде. Кайгы көтмәгәндә килде. Ял көннәрендә әниләргә бергәләп кунакка кайта идек, яки мин улым белән генә кайтып килә идем. Җомга китәм дә, якшәмбе киләм. Ә ул көнне өйгә никтер шимбә кич кайтырга булдым. Ачып керүгә ишек төбендә торган иремнең кроссовкасына, янында кечерәк бүтән кроссовкага күзем төште. Бигрәк бәләкәй кроссовка дип уйлап куйганымны хәтерлим.

Әле артыгын уйламыйм да бит, берәр иптәше белән ашарга кергәннәрдер, суыткычта ни бар иде соң әле анда дип искә төшерәм. Башта тыныч кына атлап аш бүлмәсенә кердем. Юк болар. Шуннан йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрдем. Ирем бер хатын белән маташып ята! Иремнең хыянәтенә бер шаккатсам, сөяркәсенә карап икенче аптырадым, иремнең дустының хатыны иде ул! Мондый хәлдә төрле кеше үзен төрлечә тота. Кемдер сөяркәгә ташлана, чәчләреннән йолкый, чыраен тырмый. Икенче берәүләр исә сөяркә каршында ире белән талаша башлый. Минем икесенең берсе белән дә аңлашып утырыр хәл булмагандыр инде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлатып бетереп булмый. Икенче көнне үк, кеше сүзе дип тормадым, аерылышырга гариза язып чыктым.

Бик авыр булды инде. Үпкә белән бергә рәнҗүе дә, ачу килү дә – барысы бергә кайнады.

Шул көннән соң башка берәүгә дә борылып карый алмас кебек идем. Вакыт барысын да төзәтә икән. Ялгызлыкта бер ел да яшәмәдем дияргә була, Ленар белән таныштым. Бер дә өйләнмәгән кеше булса да, аерылышкан хатын, чит кеше баласы дип тә тормады. Икебезне берьюлы яратты, мин дә сизмәстән гашыйк булдым.

Миннән соң хыянәтче Ришат та дә озак йөрмәде. Районга кайткан бер хатынга йортка кергән диделәр. Ярар, бәхете шунда булсын инде. Юк, каргамыйм, нәрсәгә шул хайван өчен өстемә начар эш алыйм әле! Шунысы кызык, Ленар белән яши башлаганнан бирле Ришат булмаган да кебек.

Ришат күренеп йөрмәгәч, улыбыз да аны бик тиз онытты. Әйе, тормыш дәвам итә. Яңа ирем Ленар белән бергә яшәвебезгә менә инде 8 ел булды, уртак кызыбыз туды. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, улым тулысынча диярлек аның карамагында. Бүгенгә мин аны бик яратам, ә инде алда ниләр буласын кем белгән, планнар корганым юк. Ничек бар, шулай яшәргә инде. Уйлыйм да, әле ярый шулай килеп чыккан, дип куям. Алдашып яшәп гомер уздырмадык, хыянәтне үземә күрергә язды. Аерылышканга гел үкенеп утырганым юк әле. Тормыш дәвам итә икән ул.

Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул. Үзем әлләни өлкән яшьтә булмасам да, бүген мәхәббәт утларында йөрүче яшьләргә әйтәсем килә: бер-берегезне яратсагыз, ышансагыз, курыкмыйча өйләнешегез, кеше сүзенә карамагыз, калганын тормыш үзе көйли ул. Ни генә булмасын, тормыш безне үзе өйрәтә.

Ләйсән сөйләгәнне Алсу Сабирова язып алды.

Запись “Ишекне ачуга ирем бер хатын белән маташып ята… дөньям челпәрәмә килде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Никах алдыннан булса да, куркак егеттән вакытында котылдың, кызым!” [булган хәл]
Танышларыбызның кызы биш ел буена бер егет белән йөрде. Бик яратышып йөрделәр, быел җәй никахлары булырга тиеш иде. Бер атнадан соң никахым булачак дип, көтеп утырган кызның фатиры ишегендә кыңгырау шалтыраган. Мөслим районыннан егетнең әнисе белән апасы килеп кереп, ишек төбендә бераз сөртенеп торганнан соң, никах булмаячак дип хәбәр иткәннәр болар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Менә шулай – барысын да килештереп, күлмәкләр әзерләнеп беткәч, егет ягы кире уйлады. Янәсе, хәзер вакыты ул түгел әле, инвалид абыйларын дәваларга акча күп кирәк, фәлән-төгән дип акланганнар. Бу сәбәпне эзләп, гаилә утырышында озак уйлашканнардыр инде. Тумыштан инвалид кешене нәкъ менә хәзер, никахка бер атна кала дәваламыйлар бит инде. Гомер буе утырган кеше хәзер генә йөгереп китмәс.

Монысы уйлап чыгарылган сәбәп кенә. Ә чын сәбәбе үзләрен югарырак бәяләү булгандыр инде. Куркак егет үзе килеп тә маташмаган. Кыз шалтыратмасын дип, бөтен телефоннарын блокка куеп бетергән, интернеттагы битен дә “бикләгән”. Чын кабахәт булып чыкты ул егет, менә кем белгән диген бит.

Танышларыбызның бик авыр чорлары булды инде ул. Кыз елады да, елады, әниләре куркып беттеләр. Берәр нәрсә эшли күрмәсен дип, гел саклап кына йөрделәр. Эштә чакта да кыз белән гел шалтыратышып кына тордылар. Бик яратышып йөргәннәр иде югыйсә.

Егет гел аларда ашап-эчеп ятты, тәмам үз кеше булып беткән иде инде. Әти-әнисе икесен парлап Төркияләргә алып бардылар. Рәхмәте шул булгандыр инде. Яраткан булса, алай эшләмәс иде. Мин хәерлегә генә булган дидем. Кызның андый куркак кешегә кияүгә чыкмавы чынлап та хәерлерәк. Егетләр дә әллә нинди китте хәзер. Кая ди ул элеккеге чын, сүзе сүз булган ир-егетләр! Югыйсә, егет сүзе бер булыр дип юкка әйтмәгәннәр бит.

Г., Чаллы шәһәре.

Запись “Никах алдыннан булса да, куркак егеттән вакытында котылдың, кызым!” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бүлмәдәге ятакта Илһамны кочаклап, шәрә Айгөл йоклап ята – аның фәрештәсе, хыялы, өмете…”
Радисның әнисе узган ел, буран котырган суык бер январь көнендә кырык тугыз яшендә дөнья куйды. Врачлар биргән белешмәдә: “Үлем спиртлы эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә булган”, – диелгән иде. Әнисе Радис үзен-үзе белә башлаганнан бирле эчте. Иң якын дусты аракы шешәсе булды. Колхоз хезмәт хакы бирәме, алимент аламы – улына алган конфет-печенье янында акбашлы шешәләр зеңгелдәште. Кайчагында фермадан, бозаулары яныннан лаякыл исерек килеш алып кайтып куйдылар. Малае иркәләнү-наз белми үсте. Чиста- тук тормыш күрмәде, ата тәрбиясен белмәде. Әлбәттә, әтисе булган аның. Малаена өч яшь тулгач, хатынының эчеп-тузып йөрүенә чыдый алмыйча аларны ташлап киткән… //Сөембикә//

Яңгыр шык-шык итеп тәрәзә пыялаларына салкын тамчыларын бәрә. Ә өстәл өстендә гөбердәп самавыр кайный. Өстенә ябынып яткан тире бишмәтен чөйгә элгән арада Радисның күзләре мич кашагасына эленгән көзгегә төште. Җә Хода, кыргый җанвар булып беткән ләбаса! Әнисе үлеп, ялгыз калганнан бирле ял көннәрен үткәрә алмый иза чигә ул. Бер башын кая куярга белмичә аптырап бетә, мал-туар тотмый, туган-тумачасы юк. Шуңа күрә рейска чыгарга дисәләр, шатланып риза була. Дуслары инде башлы-күзле булып беткән, алар янында да озак утырып булмый. Һәрберсенең үз шөгыле. Янә шул салкын өенә кайта. Телевизор узган ел ватылган килеш.

Аның уйлары бүленде. Кемдер урам капкасын ачып, болдырга менде. Колхоз рәисенең шоферы икән.

– Мин эш белән йөрим, – диде ул. – Хуҗа сине конторга чакырды, Кирпеч заводына барырга, ди.

…Кирпеч төяп кайтырга чыкканда, көн кичкә авышкан иде инде. Әкрен генә яңгыр сибәли. Машина эчендә җылы. Радиосын кабызды. Талгын музыка кабина эченә тулды. Рәхәт иде аңа. Шуңа күрә юл чатындагы кеше яныннан узып ук китә язды. Ә ул бервакытта да кул күтәреп торган кешеләр яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Бу юлы кабинага бөдрә сары чәчле мөлаем бер кыз кереп утырды.

– Сез Бәйзелгәме? — дип сорады кыз.

– Әйе, Бәйзел минем туган авылым. Ә сез кунакка ахры…

– Юк, эшкә киләм мин.

– Кем булып инде сер булмаса?

–Укытучы, башлангыч классларны укытачакмын.

Юл буе сөйләшеп кайттылар алар. Кызның исеме Айгөл икән.

Радис әллә нишләде. Өендә дә, гаражда да, рейсларга чыкканда да Айгөл гел исеннән чыкмыйча күңелен җылытып торды. Сәер халәттә йөрде ул. Бертөрле аккан соры тормышына якты нур иңгәндәй булды, яшәүнең тәмен тойды. Бик яхшылап күлмәк-чалбарларын юып элде, хезмәт хакы алуга, сатучыны шаккатырып аракы түгел, ә үтүк алды. Күн курткага күзе төште. Айгөлне фатирга Бибиҗамал түтигә керттеләр.

Бибиҗамал түти гомере буе фермада сыер савып, барлык матурлыгын, сәламәтлеген шунда калдырып пенсиягә чыккан карчык. Бердәнбер улы сугышып төрмәгә эләккәч, берүзе калды.

Көн артыннан көн үтте. Көзне буранлы салкын кыш алыштырды. Радис та үзгәрде. Уңыш бәйрәмендә аңа ике айлык бозау бүләк иттеләр. Радис аңа “Кашкай” дигән исем кушты. “Бер башыңа интегеп асрап ятма, сат”, – дип килүчеләр дә булды – ризалашмады. Авылда бу ятимнең кыланышына төрлечә карадылар: кайберсе, соң булса да акыл керә моңа, диде, кайберсе, өйләнә икән, дип юрады.

Айгөл, Айгөл… Шушы исем белән мендәрен кочаклап йокларга ятты, шушы исем белән иртәнге кояш нурларына елмаеп йокыдан уянды. Ул аны еш кына урамда күрә. Ләкин исәнләшүдән ары киткәне юк. Айгөл кич чыкмый, танышларым да аз, хуҗа әбигә дә борчу булыр, диеп әйтә икән.

Шулай да бәхет бер елмаеп алды Радиска. Авылдашы Васил аны район үзәгенә концертка чакырды. Кәләше иптәшкә Айгөлне алып бара, ди. Кич буе ул Айгөл белән бергә булачак! Бу хәтле ашыгып, дулкынланып, сөенеп көткән киче булмагандыр әле аның.

Василның “Москвич”ы сигнал биргәндә, Радис күптән әзерләнеп беткән, вакыт үткәрә алмыйча арлы-бирле йөренә иде. Римма егете янына утырган, Радис укытучы кыз белән артка җайлашты. Әй, чибәр соң бүген Айгөл! Чәчләрен иңенә таратып салган, изүе чигүле ак ефәк күлмәктән. Нинди бәхет!

Алар бергә утырдылар. Ике сәгать буе гөрләп барган концертның берәр җырын тыңлый-аңлый алдымы икән ул – юктыр, мөгаен. Сихерләнгән шикелле күзләре гел Айгөлдә булды, кайсы җырны моңаеп, кайсын елмаеп тыңлады кыз, сирәк-мирәк күршесенә карап алды. “Йөрәгеңдә кем микән синең кызый?” ~ дип уйлады егет. Их, минеке булсаң икән син! Мөмкин түгелдер шул. Бу бары хыял! Син унсигездә, мин – утызда. Син хур кызыдай чибәр. Мин ком гарәбе кебек.

Шул кичтән соң алар дуслашып, якынаеп киттеләр. Римма беркөнне Айгөлне кич урамга алып чыкты. Радие озатып куйды. Аннан соң бер-берсенә кунакка килгәләделәр. Бәхетле иде егет. Ләкин күңеле барыбер тыныч түгел иде. һәм ул юкка гына ярсымаган икән. Беркөнне өне-тыны бетеп, Бибиҗамал апа килеп керде.

– Улым! Радис! Ишет әле! Айгөл югалды бит! Кичә кичтән бирле юк. Мәктәптән дә сорап килделәр. Нишлим икән, Ходаем? Кеше баласы бит, бер-бер хәл булса, ничек җавап бирерсең?

Аяк астында җир убылып киткәндәй булды, Радис егылып китмәс өчен ишек яңагына тотынды.

– Ничек югалды?

Сораша торгач аңлады, кичә Айгөл янына күрше авыл егете Илһам килгән. Физкультура укытучысы. Айгөлне кунакка алып киткән, Бибиждмал апага: “Үзем китереп куям, борчылма”, – дип сүз биргән.

– Җибәрмәскә идең, Бибиҗамал апа, төнгә каршы бит.

– Соң үскәнем, Айгөл үзе дә бик сорады. Аннан, беренче тапкыр гына түгел бит… Болай озакка калганы юк иде әле…

Егет, өнсез-тынсыз булып, машинасын кабызды. Урам капкасын шыр ачык калдырып, күрше авылга – Ирнәлегә киттеләр. Радис ярсуыннан нишләргә белми, йодрыкларын йомарлап ала, йөрәге ярсып-ярсып тибә — бөтен хыяллары, өметләре бер мизгелдә юкка чыкты ләбаса! Ялтыраган таш алтын булмаган икән бит! Әнисе үлгәч тә үзен болай бәхетсез хис итмәгән икән.

Иртәнге савымчылар әле авылга керергә өлгермәгәннәр, шаулашып кайтып баралар. Радис тәрәз пыяласын төшереп кенә Илһамның өен сорады. Яшел капкалы алты почмаклы нарат йорт булып чыкты ул. Капканы ачуга, чылбырга бәйләнгән бозау хәтле овчарка буылып-буылып өрергә тотынды. Түрдә урнашкан сарайларның берсе ачылып китте. Юка гына бер агай пәйда булды. Радие Илһамның кайдалыгы белән кызыксынды.

– Юк ул, – диде агай фуфайкасындагы салам кисәкләрен каккалап. – Эштән кайтып җитмәде әле ул.

– Эштән? Бүген мәктәптә бөтенләй булмаган ул.

Ничек йөгереп барганын, ничек изүеннән сөйрәп алганын сизми дә калды егет. Абзый кеше, ниһаять, улының кайдалыгын әйтергә мәҗбүр булды. Үзенең салынып яткан таш өендә икән. Алар әкрен генә эчкә уздылар. Әллә ничә бүлмә. “Зурдан купкан, байларча, – дип уйлады Радис. – Шушы байлыкка кызыктыңмы Айгөл? Мин синең өчен үләргә әзер идем бит!” Уң якта урнашкан бүлмәнең фанер ишеге бикле булып чыкты. Радис ишекне кадаклары белән суырып алды. Бүлмәгә күз салу белән Бибиҗамал апа йөзен читкә борды, ә егет тораташтай катып калды. “Өнемме, төшемме, – дип уйлады ул. – Саташамдыр мин… Уянып китәрмен дә барысы да бетәр. Куркыныч төштер бу…” Бүлмәдәге ятакта, Илһамны кочаклап, анадан тума, шәрә Айгөл йоклап ята. Аның фәрештәсе, аның хыялы, аның өмете! Ишек ачылганын сизмәделәр хәтта.

Бу вакыйгадан соң Радис ни үлек, ни тере хәлдә иде. Бик озак аңына килмичә йөрде.

Бераз онытылырсың дип, аны дусты Васил классташлары Айнурның туган көненә алып китте. Болында буласы икән, кунаклар күп килгән, ди.

Бәйрәм кызган иде инде. Барысы да кызмача. Радис та касәгә сузылды. Берсе артыннан берсе, берсе артыннан берсе. Аракы парлары баш миенә бәрде – ачу онытылды, нәфрәт уянды. “Нигә кирәк миңа бу тормыш? Горур саф кыз булып йөргән булды… Ник болай бәхетсез булып тудым микән мин?”

Шулчак каршысына Айгөл килеп басты. Үзе көлә, үзе бии, үзе эндәшә:    “Моңсуланып утырма…”

“Мыскыл итә, – дип уйлады егет. — Мин аны яраттым, чын күңелдән яраттым , ә ул миннән көлә! Ах, син сөйрәлчек!” Сикереп торды да кызны күтәреп алып, куаклыкка йөгерде…

Аңа суд булды. Кыйнап-кыйнап көчләгән өчен ун ел бирделәр. Ә Айгөл дигәнең Айнурның иптәш кызы Регина булып чыкты. Исерек Радиска ул Айгөл булып күренгән.

“Ун елга ирегеннән мәхрүм ителә” дигән карарны укыгач, Радисның күзләреннән яшь бәреп чыкты.

– Әйтегез, әйтегез аңа, – дип бәргәләнде ул суд залыннан алып чыгып киткәндә, – әйтегез, мин яраттым аны!

Ләлә Сөйләмәнова

Запись “Бүлмәдәге ятакта Илһамны кочаклап, шәрә Айгөл йоклап ята – аның фәрештәсе, хыялы, өмете…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..