Архивы мәхкәмә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ни сәбәпле “Рәхмәтулла” мәчете төзелешен туктатырга телиләр?
Казанда “Рәхмәтулла” мәчете төзелешен туктатуны таләп итүчеләр шикаяте нигезендә чираттагы мәхкәмә утырышы үтте. Гаепләнүче як документларны мәхкәмәгә тапшырсын өчен хөкемдар утырышны 4 мартка күчерде.

12 февраль Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Симонов һәм Годовиков урамнары чатында салынучы “Рәхмәтулла” мәчете төзелешен туктатуны таләп иткән бер төркем казанлының шикаятен тикшерү дәвам ителде.

Хөкемдар Лилия Сафина башта бу мәхкәмәдә шикаять итүчеләрнең артуын әйтте һәм аларның исем-фамилияләрен әйтеп узды һәм 22 гыйнварда чыгарган карар нигезендә Казан башкарма комитетыннан таләп ителгән документларны барлады.

Мәчет төзелешенә каршы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән Екатерина Мальковаавырып китү сәбәпле бүгенге утырышка килмәде. Аны һәм мәчет төзелешенә каршы булучыларны адвокат Александр Чернов вәкиллек итте.

Александр Чернов

Мәчет төзелеше ягыннан адвокат Руслан Нәгыев катнашты.

Мәхкәмә утырышына бу юлы мәчетне яклап килүчеләр дә шактый күренде.

Казан башкарма комитеты вәкиле мәхкәмәгә элекке утырышта мәхкәмә таләп иткән документларны тапшыргач хөкемдар ике якның да бу документлар белән танышуы өчен 20 минутлык тәнәфес игълан итте.

Адвокат Чернов тәнәфестән соң иң беренче булып сүз алып Казан башкарма комитетыннан соралган кайбер документларның булмавын, болар арасында үзләре өчен иң мөһим документ булган Казан хакимияте белән мәчет арасында төзелгән аренда килешүенең булмавына игътибар җәлеп итте. Чернов сүзләренчә, Казан башкарма комитеты белән мәчет арасында 2018 елның 27 февралендә төзелгән 945 санлы аренда килешүе мәхкәмә эшендә төп документ булып тора.

Мәхкәмә утырышы

Моңа җавап итеп Казан башкарма комитеты бу аренда килешүен бирү вәкаләте булмавын, аны җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты бирергә тиешлеген белдерде, чөнки бу комитет мөстәкыйль юридик зат диде.

Аренда килешүе темасында мәхкәмәдә ике як көчле бәхәсләргә кереп китте.

Адвокат Нәгыев Черновның мәхкәмәдән төрле документлар таләп итеп мәхкәмә процессын сузарга теләвен әйтте. Нәгыев гаепләү ягы үзенең төгәл нинди хокуклары бозылуын әле дә белдерми, төгәл нинди документлар таләп итүен мәхкәмә утырышында гына ачыклый һәм хәзер документлар таләп итеп мәхкәмә процессын һаман да суза, бу бернинди кысага да сыймый диде.

Хөкемдар Сафина адвокатлар арасында барган кызу бәхәсләрдән соң Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетыннан җирне арендага бирү килешүен, Казан башкарма комитетыннан проектны, гомум аңлатма язмасын, мәчет төзелеше янындагы җирне яшелләндерү, юлны төзекләндерү эскиз проектын, кишәрлекнең план-сметасын китерү карары чыгарды.

“Рәхмәтулла” мәчете проекты

Документлар 2 мартка кадәр мәхкәмәгә тапшырылырга тиеш. Киләсе мәхкәмә утырышы 4 мартка билгеләнде.

Мәхкәмәдән соң Александр Чернов Азатлыкка, бүген мәхкәмә утырышы биш минутта да төгәлләнергә мөмкин иде, әмма хисле бәхәсләр сәбәпле озынга сузылды, диде.

“Мәхкәмә моннан алдагы утырышта безнең аренда килешүен күрү таләбен кәнәгатьләндергән иде. Әмма каршы як аларны алып килмәгән булып чыкты. Мәхкәмәгә кадәр без бу документларны сорый алмый идек. Без сорап карадык әмма бер оешма да безгә бу документларны күрсәтмәде. Канун нигезендә дә күрсәтү хокуклары юк иде. Безгә мәхкәмәгә кадәр бары тик җәмәгать тыңлаулары турындагы документны гына күрсәттеләр. Ә аренда килешүен күрсәтмәделәр. Аренда килешүе төп документ булып тора.

Фаразлавымча, ул килешүдә хилафлыклар бар. Шуңа мәхкәмәгә алып килмиләр дип уйлыйм. Мәчет канунсыз төзелә дип фаразлыйм. Әмма аренда килешүен күрергә кирәк. Канун нигезендә барлык документлар да тәртиптә икән, безнең як алга таба мәхкәмәгә шикаятьтән баш тартырга да мөмкин”, дип белдерде Чернов.

Адвокат Руслан Нәгыев мәхкәмәдән соң Азатлыкка, мәчет төзелешенә каршы булучылар мәхкәмә процессын озакка сузарга, үзләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә һәм барлык юллар белән мәчет төзелешен туктатырга телиләр. Һәм шуңа күрә мәхкәмә эшенә бернинди бәйләнеше булмаган дәгъва гаризалары язалар. Каршы як мәхкәмә утырышына әзерләнми дип җиткерде.

Узган елның 24 октябрендә “Рәхмәтулла” мәчете янындагы йортларда яшәүче 40 кеше мәчет төзелешен канунсыз дип тануны, аны туктатуны һәм әлеге җирне элекке шәһәр төзелеше идарәсенә кайтаруны таләп итеп мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Мәчет тирәсендә низаг 2019 елны май аенда төзелеш башланганда чыкты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы Казанның Авиатөзелеш районында мәчет өчен җир кишәрлеге кануни рәвештә бирелгән диде.

Әлеге вакытта төзелеш дәвам итә.

Мәгълүмат чит ил агентлыгы

Запись Ни сәбәпле “Рәхмәтулла” мәчете төзелешен туктатырга телиләр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Каберендә чәчәк тә шиңеп бетмәде – суд башланды” – Илһам Шакиров фатиры өчен көрәш
Илһам Шакировның соңгы милке – Казан үзәгендәге фатиры өчен тарткалашу бара. Татарның даһи җырчысын соңгы көннәргә кадәр караган Илһам Хаҗиев, мәрхүм белән аралашмаган да туганнары фатирга дәгъва итә, ди.

Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу кызганнан-кыза. 21нче мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе (суды) икенче утырышка җыелды. Җырчының бертуган апасы 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан фатирына дәгъва итә. Үзе мәхкәмә утырышына килмәсә дә, аның ике адвокаты катнашты. Әлеге вакыйганы яктыртырга җирле матбугат чаралары һәм федераль каналлар да килде. Ләкин мәхкәмәне фото-видеога төшерергә рөхсәт итмәделәр. Утырышны кыска тоттылар.

АДВОКАТ: «ХАҖИЕВ ИНДЕ ИКЕ ФАТИРЛЫ БУЛДЫ»

Эш шунда, 2018нче елның 11нче маенда Илһам Шакировның фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевка күчерелгән. «Әлеге килешү канунсыз», – ди Зәйнәп Гәрәева вәкилләре. Баштарак әлеге документ Илһам Шакировның Альцгеймер чире белән авырганда, ягъни үз акылында булмаган вакытта төзелгән дип әйтеп килделәр. Бу юлы мәхкәмәдә башка аргументлар да китерелде.

«Безгә шунысы билгеле булды – Илһам Шакиров исеменнән аның караучысы (опекун) саналган Алсу Батталова Илһам Хаҗиев белән килешү төзегән. Җәмәгатьчелек әлеге фатир җырчыны караган кешегә күчерелә дип уйлый. Ә Хаҗиевның караучы булмавы ачыкланды. Зәйнәп апага бөтенләй билгеле булмаган Алсу Батталова 2017нче елның июль аеннан Илһам Шакировны тәрбияләп торган. Илһам Хаҗиев үзен караучы, гаилә әгъзасы кебек күрсәтә. Ләкин бездә сорау туа. Алайса ни өчен Батталова караучы буларак бара? Ул Хаҗиев белән рента килешүе төзи. Без бит Илһам абый белән Хаҗиев үзе килешү төзегән дип уйладык. Шуңа да Хаҗиев болай гына бу фатирны берничек тә ала алмас иде», – ди Зәйнәп Гәрәеваның адвокаты Гүзәл Вәлиева.

Хаҗиев ягы исә: «Гомерлек рента килешүе Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә опека органнары ризалыгы белән төзелгән», – ди. Килешүдә Хаҗиев рента түләүче буларак бара. Ягъни Илһам Шакировны карап һәм тәрбияләп торыр өчен чыгымнарны каплаган. «Алсу Батталова яхшы караучы иде. Үз эшен ахырга кадәр яхшылап башкарды», – ди Илһам Хаҗиев.

Ләкин Гәрәевләр ягы башка фикердә. Алар Илһам Шакировның рентага мохтаҗ кеше булмавын әйтә, шуңа да әлеге килешү ясалма төсмер ала дип саный.

«Илһам Шакиров, вафат булганчыга кадәр, Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе иде. Туганнары әйтүенчә, ай саен 32 мең сум алган. Пенсиясе 27 мең сум булган. Илһам Шакиров мохтаҗ кеше түгел иде. Рента килешүе буенча Хаҗиев аңа ай саен 22 мең түләп торырга тиеш булган. Ай саен 32 мең һәм 27 меңлек кереме булган кешегә тагын 22 мең сум нигә кирәк?» – ди Гүзәл Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, халыкка бу проблеманы дөрес аңлатмыйлар. Илһам Һаҗиев инде ике фатирлы булды, ди ул. Илһам Шакировның беренче фатиры да аңа күчкән.

«Хаҗиевта ике фатир булып чыга. Габдулла Тукай скверы каршында Николаев урамындагы йортта һәм Каюм Насыйри урамында. Икесе дә 80 кв метрга якын торак», – дип өсти Вәлиева.

Соңгы фатирны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка 2012нче елда тапшырган.

«ИЛҺАМ ШАКИРОВ ФАТИРЫ ӨЧЕН ИКЕНЧЕ ТАПКЫР КӨРӘШҮ»

Илһам Шакировны соңгы чирек гасыр караган Илһам Хаҗиев фатир өчен 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева түгел, ә аның улы Вакыйф Гәрәев көрәшә дип саный. Сүз уңаеннан, Вакыйф мәхкәмәгә килгән иде. Ләкин журналистлар белән элемтәгә кермәде. Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр Илһам Шакиров янына барып йөрмәгәннәр.

«Гомумән, алар килмәделәр. 20 ел дәверендә бу Вакыйф Гәрәев белән сөйләшкәнем булмады. Инде мин яхшылык эшләп, ел ярым элек бөтен гаиләләрен кунакка чакырдым. Алар анда да әдәпсезлек күрсәтеп киттеләр», – ди Хаҗиев.

Илһам Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр фатир өчен беренче тапкыр гына көрәшми. Моннан 20 ел элек Илһам Шакировның бердәнбер торагын тартып алырга тырышканнар.

«90нчы еллар азагында Вакыйф Гәрәев абзыйның (Илһам Шакировның) элеккеге фатирын канунсыз рәвештә хосусыйлаштырып, Казаннан качты. Илһам Шакиров 63 яшендә берүзе калган иде. Бернинди ярдәмсез һәм фатирсыз дип әйтеп була. Менә аннан соң Илһам абый аны эзли башлады. Фатирда теркәлүдән (пропискадан) төш, тынычлык белән бетерик бу мөнәсәбәтләрне дип үгетләп карады. Әлбәттә, ул риза булмады. Илһам абый мәхкәмәгә бирергә мәҗбүр булды. Беренчесендә җиңелгәч, Югары мәхкәмә Илһам абыйга фатирына булган хокукларын кире кайтарды. Абзыйны пычратмас өчен беркемгә дә әйтмәдем. Туганнары да белмәде. Гаять авыр процесс иде. Бу мәхкәмәне без көттек. Илһам абый да көткән иде. Бу мәсьәләдә аның үз фикерләре бар иде. Язмалары саклана. Сез белгән Гәрәй Рәхимгә үз сүзләрен әйткәне булды», – дип сөйләде Илһам Хаҗиев Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, Илһам Шакировның энесе Кыяметдин, аның уллары Хаҗиев яклы диләр.

«КАБЕРЕНДӘ ЧӘЧӘК ШИҢЕП ТӘ БЕТМӘДЕ – МӘХКӘМӘ БАШЛАНДЫ»

Илһам Шакировның милке тирәсендә бәхәс җырчының абруена тап төшерә.

«Мин монда мәхкәмәнең вакыты белән генә ялгыштым. Итагатьлек саклап, бер 50-60 көннән мәхкәмәгә бирерләр дип уйладым. 5-6 көннән булып чыкты. Илһам абыйның каберендә чәчәкләр дә шиңеп бетмәгән иде. Мәрҗани мәчетендә кырыгы вакытында бу мәхкәмә эше турында барысы да белделәр. Бу безнең өчен бик авыр булды», – ди Илһам Хаҗиев.

Мәхкәмә утырышы озак бармады. Аны 18нче апрельгә күчерделәр. Әлеге вакыйганы күзәтеп барачакбыз.

Марат ГАРИПОВ
Безнең гәҗит
Фото: БизнесОнлайн

Запись “Каберендә чәчәк тә шиңеп бетмәде – суд башланды” – Илһам Шакиров фатиры өчен көрәш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..