Архивы Мөслим районы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Мөслимдә федераль Сабантуйның булу-булмавы билгеле булды
Быелның 25 июлендә Мөслим районында үтәр дип планлаштырылган Федераль авыл сабан туе булмаячак. Аны кичектерү дә каралмаган. Сәбәбе – коронавирус пандемиясенең дәвам итүе. Бу хәбәрне “Татар-информ”га ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

“Мөслим районында федераль авыл сабан туен быел үткәрмәскә карар кылынды, гәрчә район хакимияте дә, республиканың Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да әзерлекне югары дәрәҗәгә җиткергән булсалар да. Кызганыч, пандемия әле дә дәвам итә, аның күрсәткечләре түбәнәю әкрен тизлектә бара, шуңа вазгыятьтән чыгып эш итәргә туры килә”, – диде Шәйхразиев.

Мөслим районында федераль авыл сабан туен Татарстанның 100 еллыгына багышлап үткәрү ниятләнгән иде.

“Киләсе елда бу сабан туен Мөслимдә үткәрербез дип ниятләдек. Элегрәк 2021 елда федераль авыл сабан туен Мордовиядә уздырырбыз дип сөйләшүләр башлаган идек. Димәк, Мордовиядә үтәсе сабан туе 2022 елга күчә”, – дип аңлатты вице-премьер.

Быел, коронавирус сәбәпле, федераль сабан туе да, шәһәр һәм район сабан туйлары да кичектерелде яисә онлайн-форматта үтте.

Чыганак: Татар-информ

Запись Мөслимдә федераль Сабантуйның булу-булмавы билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстандагы гарасатның коточкыч нәтиҗәләре [фото]
Мөслим районының Ташлыяр авылына “чакырылмаган кунак” – гарасат кереп чыккан. Гарасат балалар бакчасы, клуб, ФАП, башлангыч мәктәп урнашкан бинаның түбәсен каерып аткан.

Ярты түбә күрше ихатаның бәрәңге бакчасына барып төшкән.

– Гарасат көндез сәгать ике белән өч арасында булды. Аллага шөкер, кеше-кара зыян күрмәде. Дөрес, түбәсе булмау һәм газ торбасы өзелү сәбәпле, бинада урнашкан оешмалар эшләми, – дип сөйләде безгә әлеге авылда яшәүче Лилия Гарипова.

– Инде газ торбасын ялгап куйдылар. Хәзерге вакытта түбә калдыкларын сүтү белән мәшгульләр. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары нигезендә бинаны төзекләндерү өчен җирле бюджеттан, резерв фондыннан акча бүлеп бирелде. Дүшәмбедән түбә ябу эшенә тотынырлар, атна-ун көн эчендә бу эшләр тәмамланыр дип уйлыйм. 1 апрельгә кадәр мәктәп укучылары каникулда, балалар бакчалары карантинда иде. Шуңа күрә балалар бакчага, мәктәпкә бара алмый дип кайгырасы юк. Байтак оешмалар кебек, клуб та эшләми, – дип сөйләде безгә Мөслим районы башкарма комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Рөстәм Ильясов.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Татарстандагы гарасатның коточкыч нәтиҗәләре [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..