Архивы невролог - Tatar Today - татар яңалыклары.

Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!”
Мартның 13ендә Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелде. Йокыга мондый зур әһәмият бирелү тикмәгә генә түгел. Даими рәвештә йокысы туймаганлыктан, аңгы-миңге йөргән кешегә моны аңлатып торырга да кирәкми. Ләкин көн буе үзеңне начар хис итү, авыз ачып иснәп җәфалану – куркынычның башы гына әле.

Йокылы-уяулы узган бер атнадан соң ук кешедә агрессия, арыганлык хисе барлыкка килә, эшләвенең рәте бетә. Мондый хәлдән котылу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, дигәндә, йокы проблемалары белән махсус шөгыльләнүче табиблар (сомнологлар) бар.

Эдуард Якупов – невролог, Татарстанның атказанган табибы, Сомнология үзәге җитәкчесе:

– Күптән түгел Казандагы безнең Сомнология үзәге «Татарстан ничек йоклый?» дигән тикшеренү үткәрде. Нәтиҗәдә шул ачыкланды: республикада яшәүчеләрнең 40 проценты йокы җитмәүдән интегә икән! Кызганыч ки, күбебез моңа әллә ни әһәмият бирми. Халык арасында шундый фикер киң таралган: янәсе, бу – кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган җитди проблема түгел.

– Ә чынлыкта ничек?

– Йокының бозылуы хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларыннан интеккән пациентларның үлеменә сәбәп була торган апноэны гына алыйк. Йоклаганда, тын алуның туктап торуы дигәнне аңлата бу сүз. Гадәттә, апноэ каты гырлау вакытында күзәтелә. Гырлаганда, кече тел артка китеп, сулыш юлын каплый. Сулау туктый – кеше уяна. Бу хәл төн буена берничә тапкыр кабатлана. Димәк, гырлаучы кешенең йокысы бүленә дигән сүз. Анысы – бер хәл, аның бит әле уянмавы да, үлеп китүе дә бар!

АКШта 18 ел дәвамында 1500 кеше катнашында тәҗрибә үткәргәннәр. Инсульт һәм инфаркттан үлүчеләр арасында апноэлы кешеләр 6 тапкыр артык булып чыкан!

Тагын бер зур проблема – рульдә барганда йоклау. Хәтта кеше күзе ачык килеш йоклап барырга мөмкин. Юлда шуның аркасында күпме фаҗига килеп чыга.

– Йокы туймаса, баш та әйбәт эшләми бит әле…

– Соңгы елларда уздырылган тикшеренүләр организмда үзенчәлекле гли-лимфатик система барлыгын ачыклады. Ул бары тик акрын йокы фазасында гына активлаша һәм, канализация системасы сыман, баш миен Альцгеймер авыруын китереп чыгаручы кирәкмәгән нәрсәләрдән чистартырга мөмкинлек бирә. Гәрчә үзе бар да тәртиптә дип санаса да, аз һәм начар йоклаучы кешенең мие һәрвакыт арыган халәттә тора. Шуңа күрә күрә аның зиһене, фикерләү сәләте сыйфат ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә була.

– Туйганчы йокларга нәрсә комачаулый?

– Хәзерге көндә кешеләрнең гаджетлардан файдалануы йокы сыйфаты начарлануның төп сәбәпләреннән берсе булып санала. Тынычлап йокыга таласы урынга кеше бертуктаусыз социаль челтәрләрне һәм сайтларны актара. Экраннардан сирпелүче зәңгәр ут бик куркыныч бит: йокларга ятар алдыннан бер сәгать кенә булса да телевизорга яки телефонга карап утырсаң, организмда мелатонин эшләп чыгарылу ике тапкыр кими. Димәк, йоклап китү бик кыенлаша. Начар йоклауның башка сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Мәсәлән, Паркинсон авыруы (куллар дерелдәү), югары кан басымы, таркау склероз һ.б.

– Мелатонинга киңрәк тукталыйк әле.

– Ул – күзәнәкләрнең мутациясенә каршы торучы, йокының сыйфаты өчен җаваплы, организмның йоклау һәм уяу булу циклларын җайга салучы гормон. Күзнең челтәр катламына яктылык төшмәгәндә, ягъни бары тик дөм караңгыда гына эшләп чыгарыла. Ул тиешле күләмдә барлыкка килсен өчен, тәрәзә пәрдәләре ябылган, утлар сүндерелгән булырга тиеш. Бүлмәдә бернинди яктылык чыганагы, хәтта зарядка җайланмасының яки телевизорның диодлы лампочкасы да булмасын. Ахыр чиктә, аларны калын әйбер яисә ябышкак тасма белән каплап куярга була. Күбебез төнгә ут кабызып калдырырга гадәтләнгән. Ләкин организмны караңгыда йоклаудан мәхрүм итү яман шеш авырулары китереп чыгара. Бу – исбатланган факт.

– Барлык шартлар үтәлсә, мелатонин һәрвакыт бер үк күләмдә эшләп чыгарыламы?

– Кайбер очракларда бу гормонның җитмәве дә бар. Беренчедән, олыгая барган саен, ул кимрәк эшләп чыгарыла. Икенчедән, аз хәрәкәтләнү, һәр көнне утырып эшләү дә аның кимүенә китерә. Туклану рационында мелатонин өчен төзелеш материалы булып торучы ризыкларның азлыгы да тәэсир итә. Әйтик, кара һәм кызыл уылдык, бадәм (миндаль), җир чикләвеге (арахис), эрбет чикләвеге, эретелгән сыр, сөт һ.б. Кайвакыт мелатонинлы дарулар да кулланырга туры килә.

– Йоклауның кагыйдәләре бармы?

– Төн уртасы җиткәнне көтмәскә, иртәрәк ятарга кирәк. Әгәр уникедән соңрак ятсагыз, йокының сыйфаты начар була. Йокларга кимендә ике сәгать кала ашарга, спорт белән шөгыльләнергә, телевизор карарга, социаль челтәрләрдә утырырга ярамый. Китап укырга, саф һавада йөреп керергә мөмкин. Уртача 8 сәгатьлек йокы нормаль дип санала. Артык озак йоклау да зыянлы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 10 сәгать һәм аннан артыграк йоклаучыларга инсульт булу куркынычы икеләтә күбрәк яный.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нейрохирург Наил Шәяхмәтов: “Эпилепсияне дәвалап була. 19 яшьлек авыруга операция ясап терелттек”
Эпилепсия авыруы нәрсә ул? Ул нәрсәсе белән куркыныч? Аны ачыклагач, нишләргә? Журналист Эмма Ситдыйкова Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиб-неврологы, медицина фәннәре докторы Татьяна Данилова һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәге табиб-нейрохирургы Наил Шәяхмәтов белән эпилепсияне дәвалау алымнары хакында сөйләште. //Интертат.ру//

– Татьяна Валерьевна, эпилепсия ни дәрәҗәдә таралыш алган һәм аның барлыкка килү нигезендә нәрсә ята?

Татьяна Данилова: Эпилепсия – кинәт аңны югалту, әледән-әле көзән җыеру күренешләре кабатлана торган хроник авыру. Аның географик, раса яки социаль чикләре юк. Ул ир-атларда да, хатын-кызларда да очрый һәм теләсә кайсы яшьтә башланырга мөмкин.

Эпилепсия белән авыручылар – акыл үсеше ягыннан артта калган кешеләр түгел. Македонский, Цезарь, Достоевский, Наполеон Бонапарт, Иван Грозный да шушы чирдән интеккән.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 50 миллионга якын кеше эпилепсиядән интегә. Бары тик 100 очракның 8ендә генә авыру ата-анадан балага күчә. Чирнең барлыкка килү сәбәпләре: туар алдыннан яки перинаталь чорда баш мие зарарлану, кан тамыры, үзәк нерв системасы  авырулары һәм бәрелү нәтиҗәсендә баш миенә зыян килү.

– Эпилепсиянең билгеләре һәм симптомнары нинди? Нәрсә сагайтырга тиеш?

Татьяна Данилова: Борынгы Русьта эпилепсияне «бума зәхмәте» дип атап йөрткәннәр, чөнки өянәге кузгалган кеше егылган һәм аны көзән җыера башлаган. Чыннан да, әлеге авыруның төп билгеләре шуннан гыйбарәт. Алар аңын югалтырга да, аяк-кулларын көзән җыерырга да мөмкин, әлеге симптомнар күзәтелмәве дә ихтимал.

Шулай ук кешенең аяк-куллары калтырарга, аңын югалтырга мөмкин. Ул бер мәлгә катып кала, әмма егылмый, шул ук вакытта нәрсәдер эшли, әйтик, киемен йолкый, авызын чапылдата, аннары аңына килә һәм берни дә хәтерләми. Бу очракта бары тик невролог кына авыруга диагноз куя ала. Шунысын да искәртик: аңны югалту – табиб-неврологка мөрәҗәгать итү өчен җитди сәбәп.

Әгәр табибта шик туса, авыруга һичшиксез тикшеренергә кирәк. Ул электр энцефалографиясе һәм баш миенә магнит-резонанс томографиясе ясауны үз эченә ала.

– Өянәк кузгалса, нәрсә эшләргә?

Татьяна Данилова: Әгәр кешедә эпилепсия өянәге кузгалса, паникага бирелергә һәм аның үзен генә калдырып каядыр чыгып йөгерергә кирәкми. Авыруның авызына нәрсәдер каптырырга тырышуның да файдасы юк, башын янга һәм бераз аска таба борыгыз. Бу очракта бернинди дару да бирергә ярамый. Пациентны яткырып, баш астына йомшак, яссы әйбер куегыз. Өянәкнең күпме вакыт дәвам итүен ачыкларга тырышыгыз. Әгәр көчәеп, 5 минуттан да артык дәвам итсә, ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакыртыгыз.

– Бу авыруны ничек дәвалыйлар? Терелүгә өмет бармы?

Татьяна Данилова: Эпилепсияне махсус препаратлар (антикольвусантлар) белән дәвалыйлар, әгәр дарулар ярдәм итмәсә, хирургия алымнары кулланыла. Эпилепсияне бернинди үләннәр дә, экстрасенслар да дәвалый алмый. Кайвакыт шундый пациентлар белән очрашырга туры килә: алар безгә килә дә, дәвалану максатында нинди дә булса үләннәр җыелмасы билгеләүне сорый.

Бүгенге көндә эпилепесияне дәвалауда бик күп дарулар кулланыла. Пациентларга ярдәм итү мөмкинлеге зур.

Шунысы кызганыч, без эпилепсия белән авыручы кешене тулысынча дәвалап аякка бастыру хакында сөйли алмыйбыз, чөнки ул – хроник чир. Әгәр авыруның 10 ел эчендә бер тапкыр да өянәге кузгалмаса һәм шуның 5 елында эпилепсиягә каршы препаратлар кабул итмәсә, ул терелүгә таба бара дигән сүз.

Авыруның билгеле бер формаларында медикаментоз терапиядән баш тартырга да мөмкин. Әгәр кеше 3-5 ел дәвамында препаратлар кабул итә һәм өянәге кузгалмый икән, невролог күзәтүе астында дару эчүне акрынлап туктатырга да була. Эпилепсиянең кайбер формаларында даруны гомер буе кабул итү ихтималы да юк түгел.

Дөрес дәвалаган очракта пациентларның 70 проценты өянәктән котылырга да мөмкин. Калган 30 проценты исә хирургия алды тикшеренүенә мохтаҗ, аларны хирургия юлы белән дәвалау мәсьәләсе алга килеп баса. Шунысы кызганыч, операция ярдәмендә бөтен кешегә дә булышу мөмкин түгел. Чөнки һәрвакытта да баш миендәге эпилепсия өянәге кузгата торган чыганакларны ачыклап булмый. Бу очракта антиэпилептик системага йогынты ясый торган сәйяр нервны стимуллаштыру буенча операция ясарга мөмкин.

– Наил Гомәрович, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эпилепсия белән авыручыларны ничек дәвалаулары хакында сөйләгез әле.

Наил Шәяхмәтов: Иң элек шуны әйтәсем килә: Россиядә  эпилепсияне иң беренчеләрдән булып нәкъ менә Казанда хирургия юлы белән дәвалый башладылар. Аңа ике профессор: Казанда нейрохирургия операция бүлеген оештыручы Л.О.Даркшевич һәм Россия нейрохирургиясенең чишмә башында торган В.И.Разумовский нигез салды. 1902 елда эпилепсияне хирургия юлы белән дәвалауның файдасы турында беренче фәнни мәкалә дөнья күрде.

Татарстанда ел саен 40 пациент хирургия юлы белән дәвалауга мохтаҗ, эпилепсия белән авыручы өч кешенең берсенә операция ясарга кирәк. Эпилепсияне тиешле диагностик һәм дәвалау мөмкинлекләренә ия, шулай ук югары квалификацияле белгечләр командасы: нейрохирурглар, эпилептологлар, табиб-нейродиагностиклар, нейропсихологлар булган махсус үзәкләрдә генә уңышлы дәваларга мөмкин. Татарстанда эпилепсияне хирургия юлы белән бары тик Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә генә дәвалыйлар.

Үзәккә пациентлар республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килә, без аларны Швейцариянең Женева шәһәрендәге Университет клиникасында кабул ителгән алгоритм нигезендә тикшерәбез. Еш кына халыкара консультацияләр үткәрәбез, эпилепсияне хирургия юлы белән дәвалау өлкәсендә Европа белгечләре арасында әйдәп баручылардан саналган профессор К.Шаллер белән киңәшләшәбез.

Без эпилепсиянең фармакорезистент формалары белән авыручы, ягъни озак вакыт дәвамында дарулар кабул итү тиешле нәтиҗәне бирмәгән, яки моның файдасына караганда зыяны күбрәк булган пациентларга операция ясыйбыз.

Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә эпилепсияне хирургия юлы белән дәвалау нәтиҗәләре куандырырлык: безнең тарафтан операция ясалган пациентларның эпилепсия өянәге тулысынча юкка чыга, яки аның характеры һәм ешлыгы үзгәрә. Эпилепсия хирургиясе әлеге авыруны дәвалауда яңа перспективалар ача.

Хирургия юлы белән дәвалау нәтиҗәсендә эпилепсиянең фармакорезистент формалары белән авыручы пациентларның 26-72 процентында өянәк юкка чыга һәм хәлләре сизелерлек яхшыра.

– Наил Гомәрович, 2016 елда сез эпилепсия белән авыручы 19 яшьлек егеткә операция ясап, аның гомерен саклап калдыгыз. Әлеге уникаль очрак хакында сөйләгез әле…

Наил Шәяхмәтов: Әйе, мондый хәл чыннан да булды. 2016 елның гыйнварында Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә Яшел Үзәннән авыр хәлдәге бер егетне китерделәр. Ул  гыйнвар башында авырып урынга егылган. Аңын югалткан егеткә әти-әнисе иртәнге якта тап була, үзен бертуктаусыз көзән җыера. Аның белән әле беренче мәртәбә генә шундый хәл күзәтелә. Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсендә аны медикаментлар кулланып комага җибәрәләр.

Препаратларның дозасын киметү көзән җыеруның яңадан башлануына гына китерә. Егеткә компьютер һәм магниторезонанс томографиясе ясыйлар. Авыруны тикшерү нәтиҗәсендә, баш миендә зур булмаган шеш һәм артериовеноз мальформация (баш миендә аномаль рәвештә формалашкан кан тамырлары йомгагы) ачыклана.  Мальформация шартлый һәм шеш барлыкка килә. Шуның нәтиҗәсендә авыруны бертуктаусыз көзән җыера башлый.

Профессор К.Шаллер белән киңәш-табыш иткәннән соң, егеткә операция ясарга карар кылалар. Пациентның баш сөяге куышлыгын ачып, мидәге шеш һәм артериовеноз мальформацияне кисеп ташлыйлар. Операция 2 сәгать 55 минут дәвам итә һәм уңышлы уза. Шуннан соң электр энцефалографиясе үткәрәләр, ул эпилептик активлыкның юкка чыгуын күрсәтә.

Операция ясаганнан соң ике атна үткәч пациент акрынлап аңына килә, ә өченче атна ахырында аны 7нче шәһәр хастаханәсенең тернәкләндерү бүлегенә күчерәләр. Көзән җыеру бүтән кабатланмый.

– Эпилепсияне кисәтергә мөмкинме?

Татьяна Данилова: Кызганыч ки, бүгенге көндә эпилепсияне кисәтү дә, аны булдырмый калу да мөмкин түгел. Әмма аннан куркырга кирәкми. Эпилепсине дәвалап була.

Эмма СИТДЫЙКОВА, sntat.ru

Запись Нейрохирург Наил Шәяхмәтов: “Эпилепсияне дәвалап була. 19 яшьлек авыруга операция ясап терелттек” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..