Архивы нокта - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлназ Фәйзрахманова: “Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим” [әңгәмә]
//Tatar today//Эльвира Шакирова//

Быел 17 сентябрь көнне «Болгар радиосы»нда эфирга чыгучы «Нокта» тапшыруына 5 ел тула. Аның алып баручысы радиодагы иң чибәр, зирәк һәм җаваплы хезмәткәрләрнең берсе – Гөлназ Фәйзрахманова. «Нокта» тапшыруында ул радиотыңлаучыларның юридик сорауларына җавап-киңәшләрен бирә. Гөлназ белән радио һәм шәхси тормышы турында әңгәмә кордык.

– Гөлназ, радиода «Нокта» тапшыруына ничек кереп киттең? Юридик белемне махсус шушы тапшыру өчен алдыңмы?

– 2014 елда “радиога яңа проект кирәк” дигән сүзләр йөри башлагач, ул вакытта PR бүлегендә эшләүче кызлар Айсылу белән Катя “Әйдәгез, Гөлназга юридик тапшыру алып барырга киңәш итик!” дигән тәкьдим белән чыкты. Бу – август ае иде, ә июль аенда мин икенче югары белем алу өчен юридик факультетка укырга кердем. Кызлар бу турыда, әлбәттә, белә иде. “Укырга керәм” дип янып-көеп йөрүләремне дә күрделәр. Белем махсус бу тапшыру өчен түгел, үзем өчен алынды. Гомумән, бу белемгә китергән юллар бик урау. Әле 2006 елларда мин бала белән өйдә утырган вакытта икенче югары белем алу турында уйлана башладым. Декретта хатын-кызның энергиясе күп бит ул. Көнкүреш эшләрдән арса да, аңа үзен эштәме, укудамы файдалы, кирәкле итеп тою да кирәк. Тик ул вакытта канатларым тиз сынды- кеше сүзен тыңлый идем.

Аннары 2013 ел ахырында чын-чынлап икенче югары белем алу турында кабаттан уйлана башладым. Күпкатлы йорт проблемаларын чишү дисеңме, кибеттән алган товарның сыйфатсыз булып аны кире кайтартумы, кибет эшчәнлеген, интернет кибетләрне туктату, прокуратуга хатлар язу – юрист һөнәрен алганчы, мин боларның барысын да үттем. Дөреслекне яклау, үземнең генә түгел, башкаларның да мәнфагатен кайгырту миңа ошый иде. Психолог, юрист булырга теләвемнең асылында кешегә риясыз ярдәм итү тора.

– “Нокта” тапшыруы халыкка ни дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә? Үзең бу тапшырудан канәгатьме?

– Әлбәттә, мин канәгать. Ничәмә мең кеше тапшыруга хат язып, шалтыратып бушка ярдәм алды. Күпмесе әле алачак. Буш сүз генә сөйләмичә, күзгә күренә, тотып карый торган, тоя торган, күңелне тынычландыра торган ярдәм бит ул. Кызганыч, бездә халык юридик яктан белемсез. Ә без тапшыруда бу белемнәрне арттырабыз. Бер соравың булмаса да, тик кенә тыңлап утырсаң да, “Нокта” тапшыруын тыңлап бик күп файдалы мәгьлүмат алырга була.

– Кайвакыт тапшыруны тыңлаганда, син килгән кунакларыңнан да белемлерәк дигән фикер туа. Чөнки кайбер сорауларга җавапны белгечләр түгел, ә син бирәсең. Бу хакта үзең ни уйлыйсың?

– Белгечләрнең икеләнеп торуын күрәм дә, остарып үзем тотынам шул. Минем бик тәнкыйди тыңлаучым бар – әни. Ул мине гел кисәтеп тора: “Бүген тагын кешегә сөйләргә ирек бирмәдең инде”, – ди. Үземне тыям инде мин, тик алар дәшми утыргач, тизрәк кешегә сөйлисе, проблемаларына аңлатма бирәсе килә бит. Кайчагында белгечләр үзләре “Гөлназ, без белмибез”, дип ишарә ясыйлар да, мин үзем җавап бирәм. Алай да булганы бар. Юридик белемем булмаса, төгәл җавапны белмәсәм, кысылмас идем. Ә болай гаеп итмәсеннәр инде, ярдәм итәргә теләп сөйләвем ул.

– Тормышта юридик проблемалар белән очрашканың бармы? Аларны ничек хәл итәсең? Кемгә мөрәҗәгать итәсең?

– Әлбәттә очрашканым бар. Төрле сораулар белән судта да булырга туры килде. Үземнең сораулар белән генә түгел, юрист буларак шәхси консультация сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Судта катнашу, иск язу, теге яки бу проблема белән бәйле сорауларга аңлатма һ.б. Бу өлкәдә эшләгәч, яхшы, белемле, җаваплы адвокатларны беләм. Үземнең генә баш җитмәсә, алар белән киңәшәм.

– “Нокта” – җитди тапшыру. Җиңел рухтагы тапшыру алып бару теләге юкмы?

– Вакыт-вакыт эфирда артистлар белән әңгәмә оештырап алам мин. Йә ул түләүле тапшыру була, йә кисәк кенә кунак килеп төшә дә, бу вакытта син эфирда буласың, артист белән сөйләшеп аласың. Сагындырган икән, дип уйлап куям аннары. Мин эшемне яратам. Кем генә килмәсен кунакка – президентмы, эшмәкәрме, яшь әниме – син алар белән кызыклы, җиңел, мәгьлүматка бай әңгәмә кора белергә тиеш. Димәк, үзең һәр яклап үскән, камил, белемле булырга тиеш. Яшь барган саен җитди тапшыруларга тарта, анысы – дөрес.

– “Болгар радиосы” тормышыңда нинди роль уйный?

– Мин 1999 елдан бирле радиода эшлим. Рәсми рәвештә эшкә 2000 елда урнаштым. 19 ел! 1999 елның 30 мартында беренче тапкыр “Фәридә-Алсу” дуэтыннан әңгәмә алдым. Калтырап беттем. Бер сорауны ике тапкыр биреп, буталдым, тик ерып чыктым (көлә). Дулкынлану да, ялгышулар да, күңел төшкән вакытлар да булды. Тик мин һәрвакыт монда “канатлы”. Эшем, коллектив ошамаса күптән китәр идем.

– Гөлназ, соңгы арада гаилә хәлең турында төрле имеш-мимешләр йөри. Бу сорауга ачыклык керт әле, зинһар.

– Мин гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим. Сораган кешегә җавап бирәм. Илнур белән минем арада булган ир-хатын мөнәсәбәтләре тәмам. Әле генә түгел, рәсми рәвештә 2017 елның язында ук аерылыштык. Быел май аенда аерылышканга ике ел була. Кисәк кенә хәл итеп аерылышмадык, күп елларга сузылды. Күңелгә авыр вакытлар узды. Аның да, минем дә бар да яхшы. Без яхшы әти-әни, бер-беребезгә карата начар мөнәсәбәттә түгел, аралашабыз.

– Үзең турындагы гайбәтләргә нинди мөнәсәбәттә син? Шыпырт кына узып китәсеңме, ятып елыйсыңмы?

– Элек борчыла идем. Хәзер юк. Исем дә китми.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ГУЛЬНАЗ МИНЬЯЗОВА (@gulnazf)

– Син – малай һәм кыз әнисе. Бервакыт инстаграмда “Улларны, алар чын ир-ат булып җитешсен өчен, ничек тәрбиялисе соң ул?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттең. Бу сорауга җавап таптыңмы?

– Җавапларны таба барам, яңа сораулар туа тора. Сәет – беренче бала. Мин үзем аның белән бергә үсәм, үзгәрәм. Тик шунысын анык әйтә алам, кечкенә баламы ул, яшүсмерме, буй җиткән егетме – син балаң белән ихлас булырга тиеш. Аның тормышы белән кызыксынып яшәүче әни булырга тиешсең. Төрле вакыт була, сораулар туса, уртага салып сөйләшәбез. Йомгакны сүтеп, борчыган сорауның асылына җитәргә тырышабыз. Кайчагында “нәрсә әйтергә теләде икән балам?” дип уйланып йөрим. Аннары җавапны аңлап алам да, бу сорауга бөтенләй башкача карыйм. Үземне аның яшендә нинди идем әле, дип искә төшерәм. Китаплар күп укыйм, төрле тренинглар узам.

– Үзеңдә яраткан һәм яратмаган сыйфатларың?

– Мин үземне ничек бар, шулай кабул итәм. Минем кебек кеше дөньяда башка юк. Беркемнең дә күчермәсе юк. Бу – эгоизм белән түгел, асылын аңлап әйтелгән сүзләр. И яратабыз инде “мин тегенди”, “мин мондый” дип үзебезне сүгәргә… Үзебезне, тормышыбызны үзгәртүнең коралы үзебездә икәнен онытабыз. Ниндидер сыйфатың ошамый икән, башта кабул ит, синеке икәнен аңла, шул сыйфатың аркасында кылган ялгышлыкларың өчен үзеңне кичер. Ә аннары кирәкме сиңа бу сыйфатың алга таба, юкмы икәнен хәл ит. Кирәк булмаса, төшереп калдыр. Кешенең эчке дөньясы аның тышкы, материаль тормышына турыдан-туры тәэсир итә. Без күргән материаль тормыш – ул булган тормышның бары 1 проценты гына. 99 процент тормыш кешенең эчке дөньясында бара. Аны аңлап, яши белгән кеше гаҗәеп дәрәҗәләргә ирешә ала.

– Нинди шөгыльләрең бар, Гөлназ?

– Инстаграмда яңа аккаунт ачтым. Шунда кызлар, егетләр белән квант кыры, кешенең мөмкинлекләре, хыялларны тормышка ашыру, үз-үзеңне дәвалау турында сөйләшәбез. Соңгы вакытта миңа шул тема бик кызыклы, чөнки үзем квант сикерешен (квантовый скачок) уздым. Аннары мин укырга, пешерергә, машинада йөрергә, биергә, җырларга, табигатьтә булырга, тик кенә утырып үземне тыңлап утырырга яратам.

– Яшь һәм матур булып калуыңның сере нәрсәдә?

– Озак яшәүнең сере гомер узу турында уйламауга барып тоташа. Гомумән, “мин инде карт, миңа инде соң”, димәскә кирәк. 60 яшьтә дә шпагатка утырырга була, беренче бизнесыңны ачарга, парашюттан сикерергә мөмкин. Гомер бер генә! Шул еллар барысы да синеке! Аларны ничек итеп уздыру бары үзеңнән тора. Ә матурлыкка килгәндә, дөньяда ямьсез кеше юк. Кешедәге матурлыкны күрә белмәүчеләр генә бар. Елмаеп, позитив рухта, күбрәк яхшылык кылып яшәсәң, дөрес туклансаң, күбрәк хәрәкәт итсәң, яшь тә буласың, озак та яшисең!

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза.

Кем үзен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез!

тел: 240-24-99

WhatsApp: +7966-240-24-99

Запись Гөлназ Фәйзрахманова: “Гаилә хәлемне яшермим, кычкырып та йөрмим” [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..