Архивы нурзада - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Аларны Нурзадә дә кайвакыт эчә икән. Гел түгел”
Яңа ел бәйрәмнәре җитә башласа, безнең халык ябыгу ысулларын уйлый башлый. Аларның тиз арада ябыгасылары килә. Тиз ябыгуны врачлар хупламый, чөнки бу организмга бик нык стресс китерә икән, нормалар буенча кеше көненә максимум 1 кг ябыгырга мөмкин. Шулай ук киң таралган «Ешрак ашасаң, ябыгасың», дигән фикер бик үк дөрес түгел икән. Чөнки организм кабул иткән ашауны әле эшкәртеп бетермәс борын тагы ашап кую файдалы түгел.

Җырчы Нурзадәнең ябыгу турында үз фикере бар, ул иң әйбәт ябыгу ысулы дип дөрес туклануны саный. Аның фикеренчә, еш ашасаң әйбәт икән. Нурзадәнең артык авырлыгы юк диярлек, моның сере нидә икән соң. Аның сере бик гади, ул күп әйберне ашамый, дөресрәге яратмый. Мәсәлән, ул кыздырылган, камыр ризыклары, бәрәңге яратмый икән. Күбесенчә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга тырыша. Хәзерге вакытта төрле коктейльләр эчеп ябыгу модага кереп китте, аларны Нурзадә дә кайвакыт эчә икән. Гел түгел, ә гастрольләр вакытында куллана ул аларны. «Безне гастрольләр вакытында гел табын әзерләп каршы алалар. Мин хөрмәт йөзеннән ул ризыкларны авыз итеп карыйм, ләкин аларны ашасам, миңа җырлавы авыр була. Шуңа күрә мин коктейль эчәм, чөнки ач карынга җырлавы авыр. Шулай иткәндә минем ашказаным да буш булмый, җырларга да авыр түгел», ‒ ди Нурзадә.

Менә шундыйрак хәлләр, тиз генә ябыгу мөмкин эш булса да, ул организм өчен стресс, һәм югалткан килограммнар артыгы белән дә әйләнеп кайтачак.

Сәхнә

Фото: https://vk.com/

Запись “Аларны Нурзадә дә кайвакыт эчә икән. Гел түгел” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурзадә Яңа ел табынына ниләр куя? [рецепт]
Гадәттә, Яңа ел табынына нәрсә куярга дигәндә, беренче булып күз алдына салатлар килә. Без күнеккән инде: тун астындагы балык һәм оливье – иң еш ясала торганнарының берсе. Әмма үзенчәлеклерәкләрен дә ашап карыйсы килә бит. Бу уңайдан, җырчы Нурзадә белән сөйләшергә булдык. Аның салатларны ашарга гына түгел, төрледән-төрлеләрен ясарга да бик яратуын яхшы беләбез. Җырчы үзенең «фирменный» рецептлары белән дә уртаклашты. //Безнең гәҗит//

– Нурзадә, Яңа ел бәйрәмен көтеп аласызмы?

– Үлә-бетә көтеп утырам дигән нәрсә юк. Килә инде ул яңа ел, барыбер… Дөрес, тормыш яхшырыр, нәрсә дә булса үзгәрер, дип өмет итәсең… Карарбыз инде. 2018нче ел миңа саннары белән ошый. Ни өчендер 18 саны еш очрый миңа. 18нче фатирда яшим мин, берәр кайда чират торсам да, 18нче булып басам. Уңыш китерә торган сан кебек тоела ул миңа. Шуңа күрә быелгы Яңа елны ниндидер эчке бер дулкынлану белән көтәм.

– Яңа ел төнендә кызык хәлләргә очраганыгыз бармы?

– Узган ел бер шундый вакыйга булган иде шул. Мин Яңа ел төннәрендә гадәттә эшлим: банкетлар алып барам. Зал бик эссе иде – 180 кеше утыра бит, минем күлмәк тә җылырак булды, кыскасы, бик эсселәдем мин монда. Киемне алмаштырып, юкарак күлмәк киеп килергә дә вакыт юк, тамак кипсә, эчәргә дип, су алырга да онытканбыз. Шул кадәр эчәсе килде инде, бик сусадым. Сәгать төнге унике сукканын көтеп йөрим шулай… Үзем алкогольле эчемлекләр эчмәсәм дә, Яңа ел төне шампан шәрабеннән башка узмый бит инде, дип, алкогольсез шампан алып килгән идем. Диджей егетләргә эш кушып киттем: минәйтәм, сәгать төнге уникене суга башлагач, бу шампанны ачып бокалларга салырсыз, мин тиз генә килеп чәкештерәм дә, эчкәч, кире чыгып китәм, дим. Ярый, килешенгәнчә эшләделәр: унике тулуга болар миңа салып бирделәр. Тиз генә йөгереп килдем дә, тулы бер стаканны бер йотымда эчтем дә бетердем. Залга таба ике адым гына атлаган идем, «Әләй, – дим, – мин шампанны эчкәндә теләк теләргә онытканмын бит! Егетләр, яңадан салыгыз инде», – минәйтәм. Тамак кипкән булгач, теләк теләү кайгысы да калмаган булган үземдә. Көлештек инде.

– Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләргә яратасыз?

– Бу датада гел мәҗлес алып баргач, аерым гына өйдә өстәл әзерләгәнем юк. Әмма икенче көнне ашарга әйбер булсын дип, һәрчак ике салатны ясыйм. Алар бераз торган да булгач, майонез сеңеп бетә дә, шундый тәмле булып кала, миңа бик ошый инде! Бу минем иң яраткан ризыкларым. Икесе дә катлы салатлар, беренчесе болай әзерләнә: маринадланган гөмбә кирәк. Аннан аш серкәсе тәме килеп торсын. Әгәр дә тозлаган гөмбәгез генә бар икән, суганны аш серкәсендә тотып маринадлап алыгыз. Суган белән гөмбәне турап, салатның беренче катын җәябез. Мин шулай гадәтләнгән инде, суганны аерым кат итеп салмыйм, балык беләнме ул, ит беләнме, гел бергә кушып болгатам. Алай тәмлерәк кебек. Гөмбә белән суган өстенә майонез сылыйсы. Икенче каты: кыргычтан уылган пешкән бәрәңге, аның өстенә майонез, өченче каты кыргычтан уылган йомырка, дүртенчесе – сыр. Аның өстенә матур итеп майонез сөртергә кирәк. Салатны табынга чыгарыр алдыннан, тагын бер мәртәбә өстенә вак кыргычтан уылган сыр сибегез. Алдан сибеп куярга ярамый, ката ул. Сыр сайлаганда, гадәттә голланд сырына өстенлек бирәм. Икенче салатымны –Түбән Новгородка корпоративка баргач ашап караган идем, шуннан өйрәнеп калдым, бик яраттым мин аны, ясарга да искиткеч җиңел. Ул ике катлы гына, шуңа күрә катламнарын бик калын итеп җәегез. Беренче каты – консерваланган ананас, икенчесе – каты сыр белән буталган сарымсак. Икесенең бергә калынлыгы 5-6 сантиметр тирәсе булсын. Шуның өстенә майонез сылыйсың да, өстенә урталай бүленгән виноградларны тезеп, бизисең. Кара виноград кирәк түгел, кызгылтрагы булса, тәмлерәк була никтер. Карасы белән ясап караган булды, аның сулары бик күп ага һәм ул салат өстенә кара төс кертә. Минем әзерли торган ризыкларым шул, әмма әгәр дә Яңа елны өйдә каршыласам, билгеле, ике салат белән генә чикләнмәс идем. Табынымда пилмән, ике-өч төрле салат булыр иде, ит яратучы кеше буларак, ит, балык кыздырырга да җитешер идем. Бәйрәм бит ул әнә шул тәмле ризыклары белән дә кәефне күтәрә!

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Запись Нурзадә Яңа ел табынына ниләр куя? [рецепт] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..