Архивы нурислам - Tatar Today - татар яңалыклары.

Җырчы Нурисламны Казан мәчетләренең берсендә 600 сум таләп итүләре ачуын китерә
//Юлия Насыбуллина //Tatar-today.ru// Фото җырчының Вконтактедагы шәхси битеннән алынды//

Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанам, ләкин намаз укымыйм. Ураза да тотып караган юк, ди Нурислам.

Элек мәчеткә йөри идем, хәзер күңелем кайтты. Бервакыт дустым кунакка килгәч, аны Казанның бер билгеле мәчетенә алып бардым. Ишек төбендә яшь кенә малай утыра. “Үзең генә керсәң 200 сум, төркем белән килгәннәргә 600 сум сәдака салу мәҗбүри. Сез ике кеше, төркем булып чутланасыз. Сездән 600 сум” – дип безнең белән сатулашып утыра. Исәнме-саумы юк. Ачу килде дә, борылып кайтып киттек. Сәдаканы сорап алмыйлар. Күңелендә булган кеше 200 сум урынына 2000 итем, 600 урынына 6000 мең сум акчасында салып чыгып китә ул. Нигә соранып утырырга? Аңа түләгәнче мин ул акчаны урамдагы берәр мохтаҗга хәер итеп бирәм. Мәчетләрне бизнес үзәкләренә әйләндереп бетерделәр, акча эшлиләр. Мәчет ул Аллаһ йорты. Анда сатулашып утырырга ярамый”, дип үзе белән булган хәл турында сөйләде җырчы Нурислам.

Запись Җырчы Нурисламны Казан мәчетләренең берсендә 600 сум таләп итүләре ачуын китерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

50не узып сәхнәгә чыккан җырчы Нурислам: “Фатирдан чыгып китеп, подвалда яши башладым”
“Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм, – ди иллене узып сәхнәгә чыккан җырчы Нурислам “Интертат“ка. Нурислам әфәнденең киләчәккә планнары зурдан. Әле аның сөйгән ярын табып, тормыш корып, кечкенә бәби дә үстерәсе килә икән…

– Нурислам, кем сез, кайдан килеп чыктыгыз?

– Соңгы арада бу сорауны миңа бик күп бирәләр. Тумышым белән Питрәч районыннан. Саба районы Алан урта мәктәбен тәмамладым. Кечкенәдән җырчы буласым килгән иде, әти-әни рөхсәт бирмәде. Артист тормышы тормыш түгел, гаиләләре белән яшәмиләр, дип кире күндерделәр. Аннары хәрби буласым килде. Күзләр начар күрү сәбәпле укырга алмадылар. Шуннан соң педагогика институтының спорт факультетына укырга кердем һәм уңышлы гына тәмамладым. Хәрби хезмәткә барып кайттым, шуннан соң Ветеринария академиясенә барып кердем. 20 елдан артык спорт һәм физик тәрбияләү кафедрасында эшләдем. Яратып эшләдем, үз эшемнең фанаты идем.

Ләкин бер вакыт җитте, ВУЗда студентлардан акча алмыйча эшләү мөмкинлеге калмады. Имтихан алдыннан студентлар акча бирергә кирәк икәнен, ә укытучылар аласы икәнен белә башлады. Бу системага әверелде. Мин генә ул системаны бозарга сәләтле түгел идем. Әгәр ул системага каршы чыгасың икән, сине юкка чыгаралар…

– Бер мәртәбә булса да студентлардан ришвәт алып караган булдымы?

– Әгәр миңа укучылардан акча алырга туры килгән булса, мин бүгенге көнгә кадәр анда эшләгән булыр идем. Акча алу төрле кешегә килешми ул. Бервакыт шулай сессия башланды. Көтеп йөрим. Студентлар килми дә килми, сессия бетеп бара. Деканатка кердем дә, минем 40 укучым бүгенге көнгә кадәр зачет алмады. Килмиләр, дидем. Декан кәгазьләрне ачып карый, ә анда зачет куелган. Миннән узып минем укучыларга кем билге куйган? Шуннан соң гариза яздым да эштән киттем…

– Аннан кая киттегез?

– Бөтенләй башка юнәлеш белән китеп бардым. Инде менә ун еллап күпләп сату өлкәсендә эшлим.

– Сезгә ничә яшь?

– Монысы сер. 50дән узган инде. Хәзерге вакытта мин өйләнмәгән, чөнки кызлар сөясе бар (көлә).

– Бер тапкыр да өйләнеп карамадыгыз мени?

– Мин ике мәртәбә өйләндем. Беренче тапкыр 22 яшьтә. Хатыным Буаныкы иде. Ике балабыз булды. Кыз һәм малай.

– Яратып өйләндегезме?

– Әлбәттә, яратып өйләндем, яратып яшәдем. Яратмаган кеше белән бер генә сәгать тә тора алмыйм мин.

– Алайса нигә аерылдыгыз?

– Аерылуның сәбәбе хатыннан булды. Ул вакытта балаларга ун яшь тирәсе булгандыр. Бик авыр аерылыштык, скандал белән. Гаиләмнең таркалуы, балаларны калдырып чыгып китү минем өчен бик авырга туры килде. Хәзер искә төшерсәң… Ул вакытта 3 бүлмәле фатирдан чыгып китеп, ветеринария академиясенең подвалында яши башладым, аннан тулай торакка урнаштым. Аннан җир сатып алдым, йорт салдым, фатир алдым..

– Беренче хатыныгыз яңадан кияүгә чыктымы?

– Чыкты, мин аның өчен бик шат. Ул табиб кеше. Елга бер мәртәбә мине үзенең эш урынына чакырып, тикшерү үткәреп чыгара. Аның белән эшләүчеләр көлә, “бывшиеңны бигрәк кайгыртасың” – диләр. Ул минем балаларымның әтисе бит, дип җавап кайтара.

– Икенче хатынга да яратып өйләндегезме?

– Әйе, яратып өйләндем. Икенче хатыным Чистайныкы, Әлфия исемле. Аның белән балаларыбыз булмады. Әлфия белән без бөтенләй аерылышырга тиеш түгел идек. Аерылыр өчен бер сәбәп тә булмады кебек. Ул вакытта йорт салып яши башлаган идек, бер фатирым да бар иде. Командировкадан кайтып керешемә әйберләрен җыеп шул фатирга чыгып киткән Әлфия. Ә нәрсә өчен чыгып киткәнен үзе дә белми. Чыгып китәренә бер атна кала ул миңа “Син мине ташлаганчы, мин сине ташлыйм!” – дип әйткән иде. Нәрсә өчен мине ташларга җыенган? Белмим, монысы минем үзем өчен дә ачык түгел әле.

– Икенче хатыныгыз нинди иде?

– Без аның белән бер вакытта да талашып тормадык. Минем аңа бер сүз дә әйткән булмады хәтта, холкын беләм чөнки. Аны гел мактап, үсендереп кенә торырга кирәк иде. Менә шулай ун ел чамасы матур гына яшәдек аның белән…

– Балаларыгызга булышасызмы?

– Булышам, әлбәттә. Минем җирем зур иде. Шуны икегә бүлдек тә улым Артурга йорт салдык. Хәзер улым белән күршеләр булып яшибез. Кызым кияүдә түгел, бераз авырый. Аның да үз фатиры бар.

– Нурислам, кызык кеше сез. Алтмышка таба барасыз инде, ә үзегез һаман яшьләр янында…

– Мин үземнең 30 яшьлек вакытымны хәтерлим. Беләсезме, мин шул елларда калдым. Сәламәтлегем буенча да, физик һәм күңел хәләтем, акылым белән дә һаман шул 30 яшемдәмен…

– Шул хәтле картаясы килми мени соң, әллә башка сәбәп бармы?

– Картаясы килә минем, картаеп булмый. Дөресрәге картаерга бирмиләр. Мин бит гомер буе яшьләр, кызлар белән эшләгән, хәзер дә…

Без дигәнчә генә түгел бит. Иллене узып сәхнәгә чыгармын, дип беркайчан да уйламадым. Андый хыялым да булмады. Бөтенесе үзеннән үзе килеп чыкты, аңламый да калдым кебек.

– Тормышта сез бик шук, шаян кеше. Нигә сезнең җырларыгыз сагышлы?

– Сагыну, ялгызлык… Беләсезме, җырларымны тыңлыйм да үзем аптырыйм. Нигә соң минем җырларым сагышлы? Югыйсә бу минем холкыма бөтенләй туры килми. Димәк, күңелемдә сагыш бар.

– Бу тормышта берәр таянычыгыз бармы?

– Юк. Мин бер кешегә дә ышанмыйм. Бүген менә бу кешегә таяна алам, дип тә әйтә алмыйм.

– Балалар, күршедә яшәүче улыгызга да таяна алмыйсызмыни?

– Әйтә алмыйм. Балаларга таяна алырмын, дип тә әйтә алмыйм, юк. Мин бу турыда уйламаска тырышам. Чөнки ун яшьтән соң ул балаларны мин тәрбияләмәгән, мин үстермәгән. Аларны әниләре караган. Шуңа күрә мин алардан берни дә көтеп утыра алмыйм.

– Кабат өйләнергә җыенмыйсызмы?

– Мине күп дусларым үгетли инде, өйләнергә кирәк, диләр. Миңа башта мәхәббәт кирәк. Кешене яратмыйча өйләнеп булмый.

– Картайгач кара-каршы утырып чәй эчәргә дә иптәш кирәк бит. Күңел яшь булса да, яшь бара. Картлык бер кемне дә урап узмый…

– Килешәм, ләкин мин ире хатынына, хатыны иренә кирәк булмыйча яшәүче бик күп гаиләләрне күрәм. Бер-береңә кирәксез булып яшәгәнче, ялгыз яшәү күпкә яхшырак. Мин үземне ялгыз димим. Чөнки минем бер генә көн дә ялгыз булганым юк.

– Җырларны ничек сайлыйсыз?

– Үзәккә үтә торган җырлар гына сайларга тырышам. Минем җырларда көндәлек, тапталган сүзләр юк. Иң беренче сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итәм.

– Үзегез кемнең концертын яратып карыйсыз?

– Кем үз тавышы белән тере тавышка җырлый шуларга йөрим. Раяз Фасихов, Филүс Каһиров, ИлСаф, Рөстәм Закировларны бик яратып тыңлыйм.

– Чулпан Әхмәтҗанова белән сезнең арада нинди сер бар? Нурислам белән бергә икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри халык телендә. Тамашачы әлеге сорауга җавап көтә…

– Үтерәләр инде бу сорауны биреп (көлә). Безнең арада бернинди дә сер юк. Ә Чулпанның үзендә сер бар менә. Бер көнне газетта Чулпан белән әңгәмә күрдем. Кияүгә чыктым. Иптәшләремә дә, дусларыма да әйтмәдем, дип яздырган. Концертка барганда үзеннән сорадым. Чулпан, газетка да язганнар, син кияүгә чыктың мени соң, дидем. Юк, ди. Журналистлар дөрес язмаганнар, дип гаепне аларга аударып калдырды, дөресен әйтмәде. Кияүгә чыкканмы ул, юкмы анысы безнең өчен дә сер.

Ә имеш-мимешләргә килгәндә, безнең арада алар бөтенләй дә булырга мөмкин түгел. Чөнки Чулпан чын дөрес, яхшы тәрбия алган кыз. Ялгыш кына аның кулына тиеп китсәң дә, ул шундук кискен карап куя. Чулпан кагылып китүләрне дә яратмый. Аңа өйләнгән егет уңачак инде…

– Ун елдан соң тормышыгызны ничек итеп күз алдына китерәсез һәм үзегезне сәхнәдә күрәсезме?

– Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм. Тормышыма килгәндә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Ун елдан соң мин нинди булырмын, җир йөзендә булырмынмы – бөтенләй ул турыда уйлаганым юк. Мин бүген белән яшим. Бүген мин бар, яшим, мин шат. Иртәгәсе Аллаһ кулында…

Запись 50не узып сәхнәгә чыккан җырчы Нурислам: “Фатирдан чыгып китеп, подвалда яши башладым” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..