Архивы ошкеру - Tatar Today - татар яңалыклары.

Өшкерүче Мөнир абый: “Әнисе чистарынса, бала да тотлыгудан дәваланачак” [киңәш]
“Балам начар сөйләшә, тотлыга, нишләргә?..”, “Балам тотлыга башлагач, дәвалаучыга мөрәҗәгать иттек, ул баламны түгел, мине дәвалады…”, “Начар сөйләшкән баланы өшкереп кенә дәвалап буламы?” //Tatar Today//

Ана кеше газиз баласы өчен барысына да әзер. Аз гына чирләп китсә дә, борчуга бирелеп, сабыен терелтү юлларын эзли башлый. Балаларның начар сөйләшүе, теле соң ачылуы – замана чире ди белгечләр. Чыннан да, соңгы елларда әлеге проблема белән ата-аналар ешрак очраша: бала авазларны дөрес әйтми, тотлыга, я бөтенләй сөйләшми. Берәүләр вакыт узу белән бар да җайланыр дисә,  икенчеләре булган барлык дәвалау ысулларын кулланып карарга ашыга. Баланың теле ачылсын өчен бик күп табибларга, белгечләргә мөрәҗәгать итеп була. Кайбер ата-аналар сабыйларын өшкерергә алып бара, күрәзәче, сихерчеләрдән дә ярдәм сорый. Язмабыз шуның турында булыр.

Иң элек, бала начар сөйләшүнең сәбәпләрен әйтеп китик. Сөйләм  җитешсезлекләрен  китереп  чыгаручы  сәбәпләр: ананың йөклелек чорында кичергән авырулар (токсикоз, грип, наркомания, алкоголь эчемлекләр куллану, стресслар һ.б.), баланың туган вакытта травмалар алуы, шулай ук, кече вакытта күзәтелгән баш мие авырулары, егылулар, имгәнүләр, даими бармак суыру, казналык, тешләр үсешендәге аномалияләр, нәселдәнлек, баланың стресс кичерүе, ата-ана тарафыннан игътибар булмавы һәм башкалар.

Статистика мәгълүматларына игътибар итсәк, соңгы елларда 70%ка якын бала мәктәпкә сөйләм кимчелеге белән килә. Ә бит 3-4 яшьлек баланың 800-1000 сүз запасын булып, авазларны дөрес әйтергә тиеш дип белдерә табиблар. Әгәр дә бала сөйләмендә җитешсезлекләр күзәтелә икән, алар үзлегеннән генә юкка чыкмый. Вакытында авазлар әйтелешендәге кимчелекләрне юк итмәсәң, алар вакыт узу белән ныгый гына барачак. Мәктәпкәчә әлеге җитешсезлекләр юк ителсә, тагын да яхшырак, чөнки дөрес сөйләшмәгән укучы дөрес яза  алмаячак, уку программасындагы материалларны үзләштерү дә авырга киләчәк. Белгечләр баланың сөйләм зонасы 9 яшьтә ябылуы турында еш кисәтә, димәк булган вакытны файдалы итеп куллану зарур.

Әгәр дә балагыз авыр сөйләшә икән, иң беренче чиратта балалар табибы белән киңәшләшү кирәк булыр. Ул үз чиратында сезне логопедка, невролог, психолог, дефектолог, стоматолог, лор табибларына  җибәрергә мөмкин.

3 яшь тулуга һәр бала логопедка күренергә тиеш. Ул үз чиратында баланың сүзлек запасын, авазларның әйтелешен тикшерә. Гадәттә, җитешсезлекләр булган очракта, логопедлар балаларны 5 яшьтән шөгыльләнергә ала. Невролог үз тарафыннан җидти авырулар булу-булмавын тикшерәчәк. Баланың сөйләме яхшырсын өчен ул төрле дарулар, электродулкыннар белән дәвалау киңәш итәргә мөмкин. Лор табибына да күренү мөһим. Ул баланың яхшы ишетүен тикшерәчәк. Бала дөрес сөйләшеп китсен өчен,  иң элек сүзләрне дөрес ишетү кирәк. Стоматолог тешләрнең дөрес үсүен, тел керешенең озынлыгын карыячак.

Димәк, иң беренче булып баланың җидти неврологик чирләр булу булмавын билгеләргә кирәк. Баланың сәламәтлеге белән бар да яхшы түгел икән, логопед, психологлар белән эшләргә туры киләчәк. Әлеге темага кагылышлы сораулар белән 1 категорияле логопед Татьяна Александровага мөрәжәгатъ итәргә булдык.

Исәнмесез, Татьяна Александровна, начар сөйләшүче балаларның артуын сизәсезме, бу нәрсәгә бәйле?

Әйе, кызганычка каршы, елдан ел андый балалар артып килә. Төгәл генә әлеге динамиканы аңлатып бирүче юк, кемдер моны экология белән дә бәйләргә тырыша. Без югары уку йортында укыганда бер балалар бакчасына  2-3 начар сөйләшүче туры килә иде. Ә хәзер үзегез күрәсез, аерым төркемнәр булдырыла, махсус балалар бакчалары ачыла.  Гадәттә, укучыларым авазларны бозып әйтә, яисә бөтенләй әйтә алмый, сөйләмдә телнең грамматик чараларын кулланмый, сүзләрне дөрес бәйләми, сүз байлыгы да балаларда елдан ел кими. Әлеге кимчелекләр үзеннән-үзе бетми, бала белән шөгыльләнергә кирәк. 2-3 айлык сабыйлар үзенчә аралаша башлый, шул чорда әниләр балалары белән туган телләрендә матур итеп,  иң мөһиме, дөрес сөйләшсә яхшы. Балалар әлеге авазларны истә калдырачак, ә соңыннан әйтә дә башлыячак. Бала үсә төшкәч, моториканы яхшырту өчен күнегүләр ясау кирәк. Моның өчен кыйммәтле уенчыклар алу мөһим түгел. Балагызга төймәләрне, вак ташларны аерырга бирегез. Галимнәр тарафынан бармакаларның хәрәкәт үсеше сөйләмгә уңай тәэсир итүе күптәннән исбатланган. Әгәр дә 5 яшькә кадәр баланың сөйләме камил түгел икән, ярдәмгә логопедлар килә. Соңгы елларда сулагай балалар артуын да сиздем, аларның сөйләме соңрак формалашырга мөмкин. Ләкин аларны уң кулга күчерергә киңәш итмәс идем, чөнки бу зыян гына китерәчәк.

Тел керешенең кыска булуы да баланың дөрес сөйләшмәвенә китерә диләр…

Әйе, тел кереше кыска булса, бала кайбер авазларны бозып әйтә. Мондый очракларда махсус гимнастика, күнегүләр кулланабыз. Ләкин кайбер очракларда хирург ярдәме дә кирәк булырга мөмкин.

Тагын бер проблема турында да әйтеп китәсем килә. Ике теллелек тә сөйләмдә авырлыклар китереп чыгара. Мин әти-әниләргә өйдә бер телдә генә сөйләшергә киңәш итәм, бу бик мөһим. Рус хәрефләрен куябыз икән, бары тик рус телендә аралашырга кирәк. Татар гаиләләре өчен бу, әлбәттә, бик авыр. Ләкин татар телле логопедларны  табу кыен, алар бик аз. Татар телле белгечләр күбрәк булсын иде.

Ата-аналар куллана торган тагын бер ысул турында әйтеп китмичә булмас. Бала начар сөйләшсә, яисә кинәт тотлыга башласа, татар халкы моны күз тию белән бәйләргә ашыга һәм мулла, абыстайларга мөрәҗәгать итеп өшкерүне сорый. Шәригатьтә Коръәннең төрле психик һәм физик  авыруларга карата иң нәтиҗәле дәва булуы күптәннән расланган.  Халык арасында дәвалаучылар, сихри көчкә ия булып төрле чирдән котылырга булышучылар да бар. Раилә ханым (исем үзгәртелде), улы тотлыга башлагач,  шундый кешеләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә булган.

“Улыбыз вакыты-вакыты белән сөйләшкәндә тотлыга башлады. Күз тиюгә юрап, балабызны авылыбыздагы абыстайга өшкерергә алып бардык, файдасын да тойдык.  Әмма вакыт узу белән, тотлыгу кире кайтты, улыбызны сөйләшүе нык бозылды. Кирәкле анализлар биреп, табибларга күрендек. Шул чорда танышларымнан Апас районында Мөнир исемле ир-атның дәвалау сәләте бар икәнен ишеттем. Берничә кеше аны бик мактагач, без дә улыбыз белән барып кайтырга булдык.

Иң беренче Мөнир абыйга тормыш иптәшем белән улым барды. Әмма ул баланың әнисе килсен, үзегез белән бала йоклый торган мендәрне дә алып килегез дип кире кайтарып җибәрде.  Ул арада дәвалаучы турында тискәре фикерләр дә ишетеп алдым. Икеләнеп калсам да, икенче юлы үзем барырга булдым. Мөнир абый балага берничә минут кына игътибар бирде, аннары минем белән “эшләде”. “Баланың авыруы ана аша чыга”, дип аңлатты ул моны.  Догаларны кәгазьдән карап укуы, телефон шалтырагач, дәвалаудан җиңел генә бүленеп көлә-көлә сөйләшүе мине гаҗәпләндерде. Кендектән астан кагылып киткәне дә булды, “берәр көч, салкынлык тоясызмы” дип тә сораштырды. Шулай итеп минем хаталарым чыгасын аңлатты ул. Тормышымда булган кайбер кыенлыкларны да әйтеп узды, әмма аларны, яхшы психолог булсаң, сихри көчсез дә белеп булыр иде  дип уйлыйм. Мөнир абый: “сез чистарыначаксыз, балагыз да дәваланачак”, дип ышандырды. Балабыз, чыннан да, яхшырак сөйләшә башлады, әмма тотлыгуы тәмам бетми. Мөнир абыйга баруның файдасы булу-булмавын  әйтә алмыйм. Бәлки безгә аның дәвалау ысуллары  туры килеп бетмәгәндер. Аның турында начар сүз сөйләүчеләр дә, бик мактап, рәхмәт әйтүчеләр дә булды бит.”

Әйе, әлеге хәл бик күп сораулар тудыра. Дәвалаучылар хәзер бихисап, алар арасыннан чыннан да ярдәм итә алучыларны табу кирәк, аеруча да сүз бала сәламәтлеге турында  барганда. Шушы очракка карата Татьяна Александровна да үз фикерен белдерде. “Тотлыгу – җиңел генә дәвалана торган җитешсезлек түгел. Мин өшкереп кенә балага ярдәм итеп булмый дигән фикердә. Бу очракта белгечләр ярдәме кирәк. Гадәттә, логопед психолог, невролог белән берлектә эшли. Тотлыгу сөйләм формалашкач барлыкка килә. Әлеге кимчелек күбрәк малалайларда очрый. Тотлыгу ул дефект кына түгел, ә организмның тулысынча авыруын күрсәтә. Тотлыккан балалар тынычсыз була, йоклавы, аппетиты бозыла, кәефе нык үзгәреп тора, хәтта, төнлә бәвелен тотмаска да мөмкин. Тотлыгуның килеп чыгу сәбәпләре төрле. Халыкта гадәттә моны күз тию, баланың куркып калуы белән бәйлиләр. Әмма барысы да күпкә җидтирәк. Бала тотлыга башлады икән, димәк, аның организмы моңа бирешүчән булган, һәм кайбер факторлар әлеге процессны тизләткән. Әти-әниләре, үзләре невропатик, авырулар кичергән, баш травмалары алган балалар тотлыга башларга мөмкин. Шулай ук нерв системасының зәгыйфь булуы, йогышлы авырулар кичерү, психик борчулар, стресс та моңа сәбәпче була.

Ата-ана әлеге кимчелекне сизгәч үк табибларга мөрәҗәгать итсә иде. Үз чиратында, ата-ана өйдә тыныч мөһит тудырырга, баласына игътибарлы, назлы булырга тиеш. Гомумән, дәвалауны иртәрәк башлаган саен яхшырак, чөнки вакыт узу белән ул янә барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, бала кече яшьтә тотлыкты икән, үсмер чагында, җенси мөнәсәбәтләр башлану чорында һәм башка стресс вакытларында тотлыгу янә әйләнеп кайтачак. Ата-ана мөмкин кадәр баласына игътибарлы булырга тиештер. Бала белән бергә китаплар уку, матур рәсемнәр карау да файдалы булыр. Йоклар алдыннан балагыз белән сөйләшегез, хәлләрен сорашыгыз. Мактау, соклану, ярату сүзләрен ешрак әйтегез, кычкырып сөйләшмәгез, юкка баланы әрләмәгез. Нинди генә белгечләргә мөрәҗәгать итсәгез дә, шуны истә тотыгыз: балагыз өчен иң мөһим дәва – сезнең мәхәббәтегез. Ата-ана биргән күңел җылысын бер кем дә бирә алмый.”

Замана алга атлавы белән дәвалауның төрләре  арта, камилләшә. Баланың сөйләмен яхшыртуга юнәлдерелгән махсус клиникалар, реалибитация алу үзәкләре барлыкка килә. Рефлекстерапия ярдәмендә сөйләмне яхшырту гына түгел, ә җидти авыруларны да дәвалу мөмкин. Әлеге ысулны Раушания ханым 6 яшьлек улы өчен кулланып караган.

“Улыбызга мәктәпкә барырга 1 ел вакыт калып бара, шуңа да без аның сөйләмендә булган кимчелекләренә бик игътибар итәбез һәм алардан котылу өчен барлык ысулларны кулланырга тырышабыз. Беренчедән, улыбыз махсус логопедик төркемгә йөри. Аның файдасы, һичшиксез, бар. Беренчедән, монда балалар белән махсус шөгыльләнәләр. Икенчедән, төркемдә булган балалар бер-берсеннән көлми, бер берсен кимстеми, алар үзләрен иркен хис итә. Шулай ук без аерым логопед белән дә шөгыльләнәбез. Дефектолог, неврологларга да ел саен күренеп торабыз. Моннан кала улыбыз берничә түгәрәккә йөри. Моториканы яхшыртыр өчен рәсем түгәрәген сайладык. Шулай ук хоккей белән гимнастикага да язылдык. Тагын бер кулланып караган дәвалау ысулы – махсус клиникада үткән рефлекстерапия. Файдасы сизелерлек бар, әмма әлеге дәвалану түләүле, һәм бер сеансы шактый кыйммәт тора. Мөмкинлекләре булган кешеләргә кулланып карарга киңәш итәр идем” дип сөйләде ул.

Шулай ук рәсем, музыка терапияләрен дә кулланып була. Остеопатларга, мануаль терапевтларга бару да хәзер бик популяр.

Балалар авырмыйча үсми.  Иң мөһиме, һәр чир вакытлы булсын, бер балага да җидти авыруларга бирелергә язмасын! Балаларыбызның шатлык-сөенечен күреп, физик һәм рухи яктан да сәламәт булып үстерергә язсын!

Ләйсән Миназова

Запись Өшкерүче Мөнир абый: “Әнисе чистарынса, бала да тотлыгудан дәваланачак” [киңәш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Фәрит хәзрәт Кадыйров: өшкергәндә берәү елый, берәү көлә…” [җомга вәгазе]
Казанның “Хәдичә” мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров 20 ел өшкерү белән шөгыльләнә икән. //Интертат.ру//

– Фәрит хәзрәт, өшкерүнең нинди төрләре була?

– Өшкерү ул төрле очракларда кулланыла. Күз тиюдән, сихердән, хәлем юк дип зарланып киләләр. Күз тию булганда кешенең кулы ятмый, начар төшләр күрә. Сихер булганда төшендә егылып төшкәнен, этләр куганын күрә. Йокыдан арып, тирләп уяна. Өшкергәч, Аллаһның рәхмәте җиңеллек табалар.

– Өшкергәндә нинди догалар укыйсыз?

– Сихергә каршы аятьләр бар. “Әлиф Ләм Мим”, ”Аятел Көрси”, “Әгъраф”, “Саффат”, “Та-Һа”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” һәм башкалар. Баш авыртканга да аерым дару, йөрәк авыртса да аерым дару бар. Шуңа күрә күз тиюгә бер, сихергә икенче догалар.

– Өшкергән вакытта кешеләр үзләрен ничек тоталар?

– Өшкергән вакытта кайберәүләре елый башлый, кайберәүләре калтырана, көлә, кемдер чыгып китә, бер ишләре бик куркып тирә-якка карый башлыйлар. Кайберәүләр бик нык акыра башлыйлар. Менә шул вакытта куркып калмаска кирәк. Чөнки өшкерүче ул Аллаһның дошманы белән көрәшә. Яисә син аны җиңәсең, яисә ул сине. Аллаһ сакласын, әгәр дә син аны җиңә алмасаң, ул сине бер хәл кылырга мөмкин. Шуңа күрә өшкерүче кеше бөтен нәрсәне Аллаһка тапшырырга тиеш. Бөтен яктан Аллаһ юлында булырга тиеш.

Хәзерге вакытта акча өчен өшкерүче кешеләр бар. Җиңелчә генә өшкерәләр дә, кешенең калтырана башлаганын күргәч, куркып: “Җитте җитте, барыгыз шушы кеше янына”, – дип чыгарып җибәрәләр. Кардәшләрем, шушындый кешеләрне күрсәгез, алар янына бармагыз.

– Өшкергән вакытта, берәү еларга мөмкин, икенчесе көләргә мөмкин, дидегез. Менә бу билгеләр берәр нәрсәне аңлатамы?

– Авыру кешегә Коръән аятләре укыгач, алар җиңеллек табалар. Ә эчендәге җен: “Җитте укыма, мине үтермә, мине яндырма”, дип, хәтта кеше белән сугыша да башлый.

– Ир-ат һәм хатын-кызларны өшкерүдә аерма бармы?

– Хатын-кызны да өшкерәбез, ир-атны да өшкерәбез. Шифаны без бирүче түгел, Аллаһ бирүче. Ир-атны өшкергәндә дә, хатын-кызны өшкергәндә дә бер үк догалар укыйбыз.

– Өшкертергә килүчеләргә нинди таләпләр?

– Күп кешеләр яланбаш, кыска итәк киеп килә. Өшкергән вакытта хатын-кызның гаурәте күренсә, ул җирдә фәрештә булмый. Әгәр дә кеше Коръән аяте белән үзенә шифа табарга теләсә, өшкерткәндә гөселле һәм тәһарәтле, гаурәте капланган булырга тиеш.

– Хатын-кыз өшкерүче вазифасын башкара аламы?

– Хатын-кыз хатын-кызларны гына өшкерә ала. Ир-атларны өшкерергә аның хакы юк. Мин хатын-кызларга өшкерергә киңәш итмәс идем, чөнки өшкерү – Аллаһының дошманы белән көрәшү.

– Сезгә, гадәттә, нәрсәдән зарланып мөрәҗәгать итәләр?

–  Бик күп нәрсәләргә зарланып киләләр, санап бетергесез. Рәхмәт әйтүчеләр бик күп.

Җеннәрне күргәнем дә булды. Өшкергән вакытта алар белән сөйләшәбез. Без алардан: “Ни өчен кердең? Тәннең кайсы кисәгендә? Ничәү сез бу кешенең эчендә?” – дип сорыйбыз. Ләкин җеннәргә ышанырга ярамый, алар бик алдалый.

“Үз-үземне үтерәсе килә, миңа җеннәр асылынырга кушалар, хәтта мине тәрәзәдән атмакчы булалар”, – дип килүчеләр бар. Өшкергәч, Аллаһының рәхмәте белән, җиңеллек табалар.

– Өшкертергә башка дин кешесе килсә, өшкерәсезме?

– Әгәр дә Аллаһыны инкарь кылмаса өшкерәбез. Чегәннәрнең дә килгәне бар.

– Нинди җеннәр бар?

– Аллаһы тәгалә Коръәндә: “Без бәндәләрне һәм җеннәрне яраттык бары тик гыйбадәт кылу өчен”, – диде. Җеннәрнең дә гыйбадәт кылучылары бар, бәндәләрнең дә. Җеннәрнең дә кеше үтереп йөрүчеләре бар, кешеләрнең дә. Җеннәр адәм кыяфәтенә, мәче яисә эт кыяфәтенә дә килә алалар.

– Җеннәр кешенең эченә ничек керәләр?

– Җеннәр тән калтыранып-туңып киткәндә, аңны югалтканда, баш әйләнеп киткәндә, операция вакытында, бисмилласыз ашаганда һәм гөнаһ эшләгәндә кешегә керә.

– Җеннәрне кеше эченнән чыгара алмаган очраклар бармы?

– Җеннәрнең кайберәүләрен чыгару бик кыен. Нәселдән килә торган очраклар бар, руслар аны “родовое проклятие” ди. Беренче нәселдә 15 процент булса, баласында 25 була. Шулай нәсел алышынган саен үсеп, кайсыберләре психка да әйләнергә мөмкин. Кайсыберләрен чыгарып булмый.

– Җен кермәсен өчен ничек сакланырга?

– Без бит урамга чыкканда ишекләребезне биклибез. Ни өчен? Бандит кереп, җыештырып чыкмасын өчен. Адәм баласы чыгып киткәндә һәрвакыттада гөселле һәм тәһарәтле булырга, гаурәтләрен күрсәтмичә: “Әгүзү бикәлимәти лләһи тәммәти мин шарри мә халәкъ”, – дип, шушы доганы укып чыгарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: “Кем дә кем Аллаһыга тапшырып чыгып китсә, Аллаһ тәгалә аның янына 70 мең фәрештә җибәрер”, – ди.

– Өшкерер өчен махсус гыйлем кирәкме? Бөтен хәзрәтләр дә өшкерә аламы?

– Өшкерү – уен эше түгел. Һәрбер кеше өшкерә ала, әмма өшкергәннән соң кеше үзе авырырга мөмкин. Хәтта кечкенә баланы өшкергән вакытта да ул синең бөтен көчеңне суырып ала. Коръән аятьләре укырга кыен, сакаулана башлыйсың. Кайсыбер кешегә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сәләт бирелгән. Мәсәлән, мин кешенең күзеннән авыруын, сихерне күрә алам. Сихерме кешедә, яисә нәселдән килгән авыртумы, менә шуларны белеп була.

Өшкерү: Фәрит хәзрәттән бер мисал

Сорауларга җавап биргәч Фәрит хәзрәт безгә өшкереп күрсәтте. Видеога төшергәнгә риза булучылар табылмау сәбәпле, мине өшкергәнне төшердек.

Фәрит хәзрәт белән кара-каршы урындыкларга утырдык.

“Күзләреңне йом һәм үзең белгән догаларны укып утыр”, – диде Фәрит хәзрәт. Шуннан соң “Аятел көрсине” укыды һәм: “Лә илләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд рәсүл Аллаһ. Йә Рахмән Әр-Рахим”, Алмазда авырулар, бозыклар булса, шушы авыруларга шифаланырга үзең ярдәм йә Раббым. Амин”, – дип Аллаһыдан ярдәм сорады һәм күзләрен йомып, пышылдап дога укып алды.

Аннары урыннынан торып, “Әгузе бисмилла” укып, кулларын сыпырды. Кулларын башыма һәм күкрәгемә куеп, “Әлхәм” һәм башка сүрәләр вә аятьләр укыды. Һәр сүрә яисә аятьтән соң төкеренде. Өшкерүне тәмамлаганда ул минем башымнан һәм гәүдәмнән сыпырды. Җеннәр кугандыр инде шулай итеп.

Янәдән каршыма килеп утырды һәм: “Берәр нәрсә сизмәдеңме?” – дип сорады. Мин аңа тәнемдә җиңеллек сизгәнемне әйттем.

Алмаз БИККОЛ. Салават КАМАЛЕТДИНОВ фотолары

Запись “Фәрит хәзрәт Кадыйров: өшкергәндә берәү елый, берәү көлә…” [җомга вәгазе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..