Архивы пандемия - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чаллы хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире: “Безнең хәл җитәрме?” [видео]
Чаллы мэрының матбугат сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова @rimmarav “кызыл зонада” булды. Анда хәзер 380 кеше ята.

Римма Мөхәммәтҗанова үз инстаграмында 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә урнашкан “кызыл зонага” баруы турында сториз-репортаж урнаштырды.
– Барысы да ничек бар шулай күрсәтелгән. Беренче авыздан. Сез чынбарлыкны күрерсез , – дип алдан әйтеп куйды үзенең репортажы башланыр алдыннан Мөхәммәтҗанова. Җитәкчене тиешенчә экипировкалаганнар, аңы костюм, бахиллалар, ике битлек, яклау экраны һәм перчаткалар кидерәләр.

Табиблар сөйләгәнчә, хәзер госпитальдә 380 кеше ята. Өстәвенә, яшьләр күп – үпкәләрнең 80 процентка кадәр ялкынсынуы белән 40 яшьлекләр күп ята. Хастаханәдә сулыш алдырту аппараты җитми, моннан тыш авыру төрле органнар тромбозалары белән бергә катлаулана бара.

Хастаханә буенча экскурсия үткәргән 4нче терапия бүлеге мөдире Елена Чупрова аларның коллегасы, элеккеге шәфкать туташы, үпкәләре шактый күп ялкынсынган ханым яткан палаталарның берсенә озатты. Ул хастаханәгә ятканда, тыны кысылганын әйтте. Бу ханым палатада ике көн инде ДЦП булган 23 яшьлек улы белән бергә ята. Алар прививка ясатмаган булганнар – өлгермәгәннәр. Алар белән янәшә палатада тагын бер хатын корсагында ята, ул 24 сәгать кислород битлегендә булырга мәҗбүр.
Матбугат сәркатибе пациентларның су белән күп баллоннар торуына да игътибар итә. “Күпләр цитокин штормы белән монда эләгә, өйләрендә генә дәваланганда пациентларның 7-10 көн температуралары булган була. Һәм яхшылап берни дә эчмәдек, ашамадык, диләр алар, шул нисбәттән аларга су балансын тулыландырырга кирәк”, – дип аңлата Чупрова. Пациентларның ашау буенча бернинди дә дәгъвалары юк икәнлеге дә урында ачыклана.

Римма Мөхәммәтҗанова авыруларның кәрәзле телефоннары булу-булмавы белән кызыксынды.
“Кәрәзле телефоннар аларга кирәкми, без аларны чиклибез, – дип аңлатты мөдир. – Бу сәламәт кеше өчен дә зарарлы. Авыруларга бигрәк тә. Бер тапкыр туганнарына шалтыраталар, барысы да яхшы һәм җитәрлек, дип хәбәр итәләр һәм шуның белән бетте. Ләкин барысы да боларны тыңламый шул! Ә телефоннарны алырга безнең хакыбыз юк “.
Матбугат сәркатибе һәр пациенттан диярлек алар прививка ясаганмы дип сораган. Һәм һәрвакыт тискәре җавап алган. Кардиолог Рәзилә Сәйфуллина сөйләгәнчә, вакцина ясаган пациентлар авыруны җиңелрәк кичерәләр икән. Хастаханәгә эләксәләр дә, азрак ятсалар да, иртәрәк котылалар. Шундый пациенткаларның берсе, “Эпивак” тарафыннан вакцинацияләнгән ханым үпкәләрнең 28 проценты ялкынсынуы белән хастаханәгә эләккән, өйдә ул бер атна тирәсе дәваланган. Башта дәвалау учреждениесенә ятырга теләми, чөнки температурасы зур булмый, тыны да кысылмаган була. Ләкин соңыннан хәле начарлана – температурасы тиз күтәрелә һәм төшми. Әмма ковид-госпитальгә эләккәч, хәле тиз арада алга таба китә.

8 нче терапевтик бүлек мөдире Рөстәм Абдурахманов матбугат сәркатибе белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан соң ел ярымнан вакыт узгач бу хәлләр белән, бүгенге вәзгыятьне чагыштырсаң, хәлләр күпкә начаррак икән.
– Авырулар бик җитди үпкә ялкынсынулары белән яталар. Мин монда өч дулкын эшләдем. Хәзер без салмак кына дүртенчегә күчтек, – дип билгеләде табиб.

Чаллы мэрының матбугат сәркатибе авыруларга ярдәм итәргә тырыша һәм мэр Наил Мәһдиевтан тизрәк савыгу теләген җиткерә бара. Ләкин барысы да чирне җиңеп чыга алмый шул… Төшерү вакытында реанимациядә булган һәм чыккач видеоларны монтажлаган вакытта бер хатын-кыз, кызганычка каршы, вафат була. Римма Мөхәммәтҗанова шулай ук бу турыда үз язылучыларына сөйли.

Реанимация бүлеге мөдиренең урынбасары Павел Егоров белдергәнчә, аның бүлегендә 15 ятак һәрвакыт пациентлар белән тулы тора, һәм буш урыннар булмый. Ә тулаем больница 30 реанимацион ятакка исәпләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең матбугат сәркатибен “кызыл зонага” кертү турында ике атна элек аппарат киңәшмәсендә белдергән иде. Шәһәр башлыгы ул вакытта коронавирус белән авыручыларның 95 проценты – ул прививка ясатмаган шәһәр халкы, дип белдергән иде. Бигрәк тә больницаларда яшьләр күп булуын да әйтте.

Бер Чаллыга 380 кеше хастаханәдә – коронавирус чиренең “кызыл зона”сында ятуы, әлбәттә, куркыта! Бушка да, һавага да әйтелгән сүзләр түгел: үзегезне һәм якыннарыгызны сакласагыз иде!

Запись Чаллы хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире: “Безнең хәл җитәрме?” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эпидемиолог Covid-19 пандемиясе тәмамлану шартын әйтте
Эпидемиолог Пшеничная Covid-19 инфекциясе пандемиясен тәмамлау шартын атады. Россиядә Covid-19 инфекциясе авырулары буенча нульле күрсәткечләргә имун катламы формалашкач ирешеп булачак, дип сөйләде РИА Новостига Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.

«Коронавирустан вакцина ясалмаган кешеләргә моны хәзер эшләргә вакыт. Эпидемиологик вазгыятьне яхшырту өчен популяция иммунитеты кимендә 60-70 процент тәшкил итәргә тиеш», — дип аңлатты ул.

Covid-19 инфекциясеннән күпләп вакцинация Россиядә гыйнвар аенда башланды. Хәзер ил халкына өч вакцина: РФПИ ярдәмендә Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгендә эшләнгән «Спутник V», Новосибирскиның «Вектор» үзәгендә булдырылган «ЭпиВакКорона» һәм Чумаков исемендәге үзәктән «КовиВак» тәкъдим ителә. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова сүзләренчә, бу вакциналардан соң эшләнә торган иммунитет барлык танылган коронавирус мутацияләреннән саклый.

Шушы көннәрдә вице-премьер Татьяна Голикова беренче прививканы 12 миллионнан артык россияле алганлыгын, ә 7,7 миллионы тулысынча вакцинация курсы узганлыгын искәртте.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Запись Эпидемиолог Covid-19 пандемиясе тәмамлану шартын әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Билл Гейтс COVID-19 пандемиясен тәмамлау вакытын атады
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Дөньяда коронавирус пандемиясе 2022 елдан да иртәрәк бетмәскә мөмкин. Microsoft Корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс Fox News телеканалына биргән интервьюсында әнә шундый фикер белдерде.

“Эпидемия иң яхшы очракта 2022 елда тәмамланыр, мөгаен. Әмма 2021 ел дәвамында безгә глобаль якын килү булганда инфекциянең таралуы күрсәткечләрен бетерергә кирәк. Аллага шөкер, вакциналар эшләү технологияләре бар инде, финанслау кергән, ә компанияләр үзләренең иң яхшы белгечләрен биргән. Шуңа күрә мин уңай фикерләр белән яшим, болар барысы да мәңге дәвам итмәячәк”, – дип билгеләп үтте ул.

Гейтс хатыны Мелинда белән бергә хәйрия фондын җитәкли.  Алар COVID-19дан вакцина эшләүгә һәм халыкның хәерче катламнарына ярдәм итүгә йөзләгән миллион доллар бүлеп биргәннәр.

Чыганак: Бизнес Online

Запись Билл Гейтс COVID-19 пандемиясен тәмамлау вакытын атады впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ковидтан зыян күргән органнар тулысынча үз хәленә кайтамы?
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстанда кулланылучы тернәкләндерү программасын эшләүдә Казан дәүләт медицина академиясенең тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасының да өлеше зур. Кафедра мөдире Резедә Бодрова белән шулар хакында сөйләштек.

– Безнең бурыч – кешене тизрәк эшкә һәм көндәлек тормышка кире кайтару, – ди белгеч. – Ковидтан савыккан кеше тернәкләнүне кайда гына узса да, күбрәк хәрәкәт кирәк. Ләкин кисәк артыгын тырышып, хәл китеп, урын өстенә ятарлык булмасын. Икенчесе – дөрес туклану. Яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш ашау, ит, балык һәм башка аксымга бай азык-төлек, диңгез ризыклары, витаминнар куллану, җитәрлек су эчү дә иммунитетны ныгытачак. Сыеклык дигәндә, кайнатылган, бүлмә температурасындагы су бик яхшы. Сарымсак турында еш сорашалар. Әйе, аның вируска каршы торучанлыгы зур. Тик аны да белеп кулланырга кирәк. Иң әйбәт ысул: бер тырнак сарымсакны урталай бүлеп, бер литр җылымса суда төнәтергә. Моны кичтән эшләргә була. Шуны көн дәвамында ашагач, ике сәгатьтән соң аз-азлап эчәргә. Сарымсакны үзен дә, төнәтмәсен дә ач карынга кулланмыйлар, чөнки ашказаны тирәлеген ярсытачак. Суганны, сарымсакны кемдер пешереп ашарга ярата икән, аны да кире какмыйбыз. Ютәлдән котылу өчен сөт белән пешереп төнәтмәсен эчү дә файдалы. Кемгә ничек ошый, шулай эшләсен. Бөтен кешегә бер үк төрле киңәшне тотарга димәгән. Тик болар – вируслы чирләргә профилактиканың яки дәвалануның бер алымы гына. Суган, сарымсак, имбир ашап кына чирдән котылып булмый, аның өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк. Туйганчы йокларга, витаминнар эчәргә, күнегүләр ясарга, тирән итеп сулыш алырга.

– Таҗвирус белән авырып алган кешенең күңелендә курку, шомлану кала. Шуннан ничек арынырга?

– Бик күпләр чир яңадан килеп чыкмасмы, дип тә борчыла. Кеше ул чор үткәнен  аңлап, үзен тынычландырырга өйрәнергә тиеш. Коронавирусның яңадан кабатлану очрагы әлегә юк. Кеше үзе генә яман уйлардан котыла алмаса, психологка күренергә кирәк. Тернәкләндерү программасында да психолог хезмәте әнә шуның өчен каралган. Ул аерым да, төркемләп тә шөгыльләнә. Төркем белән шөгыльләнүнең шул ягы яхшы: кеше ялгыз түгеллеген аңлый. Башкаларның да аныкы шикелле йокысы качкан, психикасы бозылган. Бүтәннәр дә аннан ким авырмаган. Элеккеге халәткә кайтыр өчен еш кына ике-өч сеанс җитә. Тизрәк савыгу өчен якыннарының янда булуы, ярдәм итәргә тырышуы, кешенең үзен кирәкле санавы да мөһим.

– Авырып ятканда, кайнар мунча керергә ярыймы?

– Кайнар мунчада кан тамырлары киңәя, кан әйләнеше яхшыра һәм бу эчтәге  вирусның таралуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә авырганда мунча керергә киңәш ителми. Без гадәти салкын тиеп авыру турында сөйләшмибез. Коронавирус тын юлларына, үпкәгә,  йөрәккә, ашказанына, бөергә, үзәк нерв системасына, баш миенә зыян китерергә  мөмкин. Кайбер кешенең буыннары шешенә, сызлый башлый, көзән җыера. Көзән җыеру организмның микроэлементларны күпләп югалтуыннан да була.

– Таҗвирустан савыккач та, нишләп 14 көн өйдә утырырга?

– Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник тәкъдиме шундый. Башлангыч чорда чир турында барысын да белеп бетерми идек, хәзер дә барын да беләбез дип әйтә алмыйбыз. Чир яңадан килеп чыкмасын, таралмасын өчен, дип ике атна сынау вакыты бирелде. Ике атна өстәмә ял кеше өчен начар түгел,  ул арада хәлләнә, өйдә дәвалануны дәвам итә.

– Пневмония вакытында зыян күргән үпкә кайчан тулысынча үз хәленә кайта?

– Ул сорауга әлегә бөтендөнья белгечләре җавап бирергә авырсына. Аны аңлау өчен сырхауларны ике-өч айдан яңадан тикшеренү үтәргә чакырабыз. Үпкәдә үзгәреш калганмы, тын юллары гимнастикасының, дәвалануның файдасы тигәнме – шуннан соң беләчәкбез. Күп кенә сорауларга ел азагында гына җавап таба алырбыз кебек. Хәзер чит илдәге коллегалар белән бергә тикшеренү үткәреп, тернәкләнүнең  кешегә ничек тәэсир итүен өйрәнәбез.

– Дару эчүне кайчан туктатырга?

– Гадәттә савыккач та, ике атна дәвамында эчәргә киңәш ителә. Гематологлар, кан сыеклагыч даруларны 40 көнгә кадәр эчәргә кирәк, ди. Тик ул киңәшләр дә бөтен кешегә ярамый. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, урын өстендә ятучыларга, инфаркт-инсульт кичергән кешеләргә чыннан да дарусыз ярамас. Үзен яхшы хис иткән, актив тормыш алып барганнар ул кадәр озак эчмәсә дә була. Бу очракта да дәвалаучы табиб белән сөйләшергә кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Ковидтан зыян күргән органнар тулысынча үз хәленә кайтамы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Битлек режимы кайчан тәмамланачак?
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстанда битлек режимы тәмамлану вакыты билгеле булды. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина  сөйләде.

«Без битлекләрне әле озак салмаячакбыз дип әйтеп килдек. Алар вируслы инфекция йоктырудан саклый. Алда ел саен була торган респиратор инфекция һәм грипп белән авыручыларның артуы көтелә. Болар барысы да яңа конронавирус инфекциясенә өстәләчәк. Битлек режимы кискен тын юллары авыруларының сезонлы артуы тәмамланганчы, ягъни ким дигәндә мартка кадәр дәвам итәчәк», — диде Авдонина.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренчә, битлек-перчатка режимы сәүдә нокталары хезмәткәрләре өчен үз көчендә кала.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда өлкән кешеләргә үзизоляцияне гамәлдән чыгарулары турында хәбәр иткән иде.

Чыганак: Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Запись Битлек режимы кайчан тәмамланачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават Фәтхетдинов зур концертлар кайчан башланачагын әйтә [видео]
//  Татар Тудей //  Татар Бүген  //

13 август халык артисты Салават Фәтхетдинов сәхнәгә менмәгәнгә 156 көн булган! Аның фикеренчә, зур концертлар февраль аенда гына башланачак.

-Минем ишеткәннәрем буенча, бу гайбәт булып яңгырамасын инде, безнең кебек 500-1000 урыны зур залларда чыгыш ясаучы артистлар, февраль аеннан да иртәрәк чыга алмыячаклар, ди Салават абый.

Пандемия вакытында Салават Фәтхетдинов үзең инстаграм битен бик актив алып бара башлады, ләкин “Комментарийларны укымыйм” , ди ул. Аның сүзләре буенча, бар кешегә дә ошап булмый, ул үзен яраткан, аның белән кызыксынган кешеләр өчен генә тормышында булган вакыйгалар белән бүлешеп бара.

Чыганак: ТНВ каналы

Запись Салават Фәтхетдинов зур концертлар кайчан башланачагын әйтә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Роспотребназорның барлык чикләүләрне бетерү-бетермәү турында җавабы
Коронавирус сәбәпле, чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына чыгуга карамастан, чараларны тулысынча бетерү күздә тотылмый. Алда грипп һәм ОРВИ сезоны, алар вазгыятьне начарайтканда өстәмә чикләүләр кертелергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Чикләүләрне тулысынча бетерү турында гомумән сүз бармый, чөнки алда грипп һәм ОРВИ сезоны. Әлеге авырулар буенча вазгыять начарланганда чикләүләр кертелергә мөмкин. Без аларны ел саен кертәбез», — диде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, грипп һәм ОРВИ сезоныннан соң вазгыятькә карап, коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү мәсьәләсе каралачак.

Чыганак: ТИ

Запись Роспотребназорның барлык чикләүләрне бетерү-бетермәү турында җавабы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иң креатив кияү һәм кәләш ачыкланды
Мамадыш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова Мамадыш парларының коронавирус пандемиясе чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен ничек үтәүләрен сөйләде. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Җитәкче сүзләренчә, барлык яшь парларны да битлек һәм перчаткалар кәефләрен төшермәгән. Мисал өчен, Ленар һәм Виктория ЗАГСка «Кияү» һәм «Кәләш» дип язылган битлек белән килде, ә «Ир» һәм «Хатын» дип язылган битлек киеп чыктылар.

Икенче туйда кияүнең әтисе барлык кунаклар өчен гашыйклар сурәте төшерелгән стикер белән битлек әзерләгән. Креатив карар никахлашу тантанасында катнашучыларның барысына да ошаган.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, ЗАГСта унбиштән артык кеше булмаска тиеш. Монда яшьләр бу хәлдән чыгу юлын тапкан. Бер парның дуслары урамда калган һәм яшьләрне көткән кунаклар өчен ЗАГС эченнән туры трансляция алып барган.

Икенче пар язылышу тантанасын видеога яздырган һәм кич банкет алдыннан, аны кунакларга күрсәткән.

Быел җәй яшь парлар өчен күчмә теркәү хезмәте дә тәкъдим ителә. Әмма Мамадыш районында күчмә теркәүгә ихтыяҗ зур түгел.

Чыганак: ТИ

Запись Иң креатив кияү һәм кәләш ачыкланды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дәүләт Думасына коронавирустан зыян күргәннәргә түләү турында закон проекты кертәләр. Түләүләрне кемнәргә бирмәкчеләр?
Инициативаның авторлары “Гадел Россия” фракциясе депутатлары.

Дәүләт Думасына яңа коронавирус инфекциясеннән зыян күрүчеләргә түләү турында закон проекты кертелде.

Алар COVID-19 аркасында эшсез калган һәм керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булган россиялеләргә өстәмә финанс ярдәме тәкъдим итә. Закон проекты ай саен федераль бюджет акчалары хисабына ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Әмма Россия Министрлар Кабинеты әлеге инициативаны хупламый, чөнки хөкүмәт югары әзерлек режимын керткәндә гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул итәргә хокуклы, дип хәбәр итә «Российская Газета». Шулай ук анда яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гражданнар хәзер үк социаль ярдәм ала алалар, дип ассызыкладылар.

Чыганак: kazanfirst

Запись Дәүләт Думасына коронавирустан зыян күргәннәргә түләү турында закон проекты кертәләр. Түләүләрне кемнәргә бирмәкчеләр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Россиядә коронавирусны дәвалау өчен дару ясаганнар”
Россиядә Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен препарат ясаганнар. Даруны Федераль медицина-биология агентлыгы тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дару нигезенә маляриягә каршы кулланыла торган мефлохин препараты алынган. Дәвалау схемасын «Фармзащита» фәнни-җитештерү үзәге Кытай һәм Франция тәҗрибәсен исәпкә алып эшләгән.

Федераль медицина-биологик агентлык башлыгы Вероника Скворцова сүзләренчә, «югары селектив препарат күзәнәкләрдә коронавирусның цитопатик эффектын блоклый һәм аның репликацияләнүенә комачаулый, ә мефлохинның иммуносупрессив гамәле вирус аркасында килеп чыккан ялкынсыну активлашуына комачаулый».

«Макролид антибиотиклар һәм синтетик пеницилиннар өстәү икенчел бактериаль-вирус синдромын формалаштыруга комачаулап кына калмыйча, кан плазмасында һәм үпкәләрдә вируска каршы чараларның концентрациясен арттырырга да мөмкинлек бирә», — дип аңлатты Скворцова.

Препарат төрле дәрәҗәдәге пациентларны нәтиҗәле дәвалауны тәэмин итәчәк, дип искәртте Скворцова.

Мефлохин шулай ук Сovid-19 профилактикасының куркынычсыз һәм нәтиҗәле схемасын эшләү өчен нигез булган.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Россиядә коронавирусны дәвалау өчен дару ясаганнар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..