Архивы пасха - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рөстәм Миңнехановның Пасха бәйрәме белән котлавы
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның иң олысы дип танылган нурлы Пасха уңаеннан котлыйм.

Бакыйлыкка күчүне, җанның газаптан арынуын һәм гөнаһлардан котылуны символлаштырган бу бәйрәм бик күп гасырлар буена кешеләргә карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт чыганагы хезмәтен үти, күңелен дингә баглаганнарны шәфкатьлерәк, иреклерәк итә, калебләрен сафландыра.

Үлемне җиңгән Коткаручының батырлыгы миллионлаган кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртте, бик күпләргә иманга, хакыйкатькә һәм камилләшүгә юл ачты. Күренекле рус әдибе Иван Бунин үзенең бер шигырендә Христосның Яңадан тууын озын төннең куе караңгылыгын таратып таң ату, яңа тормыш утын кабызган яшь көн туу белән чагыштыра.

Бөек пост тәмамланган бу көннәрдә православие гыйбадәтханәләре һәм дин тотучыларның йөрәге изге догалар, бәйрәм сөенече белән мөлдерәмә була, ә өйләрдә балаларның шат тавышы яңгырый, бәйрәм ризыкларыннан хуш ис тарала.

Татарстанда яшәүче төрле халык вәкилләре Пасханы үзенчәрәк, үз мәдәни бизәкләрен өстәп уздыра, тантананың кабатланмас төрле төсләрдән балкып торуы, борынгы мәгънәсе тирәнрәк ачылуы шуның нәтиҗәсендә килеп чыга. Аны башка дини бәйрәмнәр белән беррәттән киң колачлы итеп үткәрү традицион рухи хәзинәләрнең тагын да ныгуына, баюына китерә.

Республикада христиан, мөселман, яһүд һәм башка дини берләшмәләргә дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан аерым кайгырту күрсәтелә, рухилыкны үстерү, тарихи гаделлекне тергезү өчен күп нәрсә эшләнә. Быел без 1579 елда могҗизалы икона табылган урында, Богородица монастырендагы Казан Мәрьям Ана иконасының яңадан торгызылган соборын  изгеләндерү — искиткеч әһәмиятле вакыйга шаһиты булачакбыз.

Христосның Яңадан тууын бәйрәм итү сезгә иман ныклыгы бирер, кешеләрне ихлас яратуыгызны, рухи камиллеккә, тынычлык һәм үзара аңлашып яшәүгә омтылуыгызны тагын да көчәйтер дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга яшәү дәрте, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Запись Рөстәм Миңнехановның Пасха бәйрәме белән котлавы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш» [видео]
Татарстан һәм Башкортстанда насараларның иң зур бәйрәме 16 апрель көнне билгеләп узыла. Аны правослау һәм католик христианнар быел бер үк көнне билгели. //Аzatliq.org//

Татарстанда һәм Башкортстанда насараларның иң зур бәйрәме 16 апрель көнне билгеләп узыла. Пасха айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы якшәмбегә туры килә. Гайсә терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Аны правослау һәм католик христианнары быел бер үк көнне билгели. Татар телле керәшеннәр дә читтә калмый.

Керәшеннәр бәйрәм итә

Керәшеннәр яки керәшен татарлары Олы көнгә зурлап әзерләнә. Ул көн алдыннан өй матур итеп чистартыла, юыла. Диндарлар озакка сузылган вегетариан уразасыннан соң авыз ачарга җыена. “Гаиләләрдә моның өчен мул ризыклы табын әзерләнә. Йола буенча бәйрәм куличы һәм буялган йомыркалар изгеләндерелә” дип сөйли Аграфена Васильева. Гөрпинә түти (авылдагы исеме) бу көннәрдә шул турыда әңгәмәләр биреп йөри, аны Казанда керәшен йолалары белгече дип таныйлар. Туганнар бер-беренә кунакка йөрешә. Озак күрешми торган кешеләр дә нәкъ менә шушы көннәрдә кунакка килеп төшәргә мөмкин.

Аграфена Васильеваны Казанда керәшен йолалары белгече дип таныйлар

Кызыл йомырка хәерлерәк

Тик барыбер ул табында йомырка иң зур сый санала. “Христианнар бер-берсенә, тормыш символы булган, буялган йомыркалар бирә”. Аграфена Васильева бала чактан кызартылган күкәйләрне ярата. Моны ул борынгы Инҗилдә язылган риваятьләргә таянып аңлата. “Магдалина исемле сәхихә Иисус-Гайсәнең күккә иңүен хәбәр иткән. Тик кешеләр аңарга ышанмыйча тора. Шул вакытта Магдалина кәрҗинендәге күкәйләр пәйгамбәрнең каны төсенә – кызыл төскә керә”, дип аңлата. Шуңа күрә Гөрпинә түти йомырканы чуарлап буяганны бик яратып бетерми, ул кызылга манганны үз итә. Элек суган кабыгында кайнатып мана идек ди. Иртүк балалар йомырка җыя, капчыкларына кәнфит-перәннек тә салалар.

Балалар сөенә

Ул көнне өйгә кергән балалар да: “Христос терелеп торган!” дип дәшеп керә. Аңа каршы: “Чынлап терелеп торган”, дип җавап бирәләр. Йомырка җыярга кергән балалар да шулай дип дәшеп йортка аяк баса. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче керәшен лидеры Анна Бутяева(Аннук түти) менә шундый йолаларны яңарту теләге белән яна. Ул балалар өчен “Олы көн” исемле бәйрәм сценариесен язган. Чараны төрле төсләргә буялган йомыркалар, киндер тукымадан тегелгән күлмәк, сүрәкә, кул эшләре күргәзмәсе янында ясарга кирәк дип исәпли. “Иисус Христос утыз өч яшендә үзенә газап һәм җәфалы үлем ала, шуның белән кешеләрнең җазыкларын үзе җолып ала”, дип аңлата Бутяева.

Олы көн алдындагы төн

Бу кичен кайнар мунча ягыла, халык юына. “Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың”, дип сөйләнелә. Шуңа күрә керәшен авылларына яшьләр каладан җыелышып кайта һәм бу төнне аеруча мавыктыргыч итеп аралаша. Язгы чирәм чыга башлаган, кардан арчылган тау башларына учаклар ягыла. Мондый гадәт әйтик Мамадыш районы Владиммир авылында элек очрый иде.

Тихвин чиркәве рухание Павал

Диндарлар чиркәүгә бара

Казандагы керәшенәр йөри торган Тихвин чиркәве рухание Павал (Павел атакай), учак ягып бәйрәм итүләрен белми. Үзе үскән Зәй һәм Алабугада андый хәлләрне хәтерләмим ди. Авыл-авылдан гадәтләр аерыла. Тик менә чиркәү йолалары бертөрле. Керәшенчә келәүләр яки догалар кылына торган чиркәү Башкортстанда Бакалы район үзәгендә дә бар. Ә менә Татарстанда исә алты-җиде чиркәүдә керәшенчә, гыйбадәт алып барыла ди ул. Шул ук вакытта, Павал: “Татарстанда утызлап чиркәүгә керәшеннәр йөри, тик керәшенчә келәүләр оештыручы руханилар җитми. Кадрлар кытлыгы бар”, ди.

Азатлык хәбәрчесенә Павел Олы көн уңаеннан теләкләрен дә җиткерде. “Керәшеннәргә, дусларга, барлык халыкка, бөтен милләткә беренче чиратта тынычлык телим. Үзара татулык булсын! Менә без Олы көнгә дә шундый изге ниятләр белән әзерләнәбез. Менә үзеңне, нәфесеңне тыеп уразалар тоттык. Ярлыкау көне булды. Сәдакалар бирәбез, чиркәүгә барып гафулар сорыйбыз. Барысы да кешеләрне рәтләр, тазартыр өчен, алар арасындагы сөюне, дуслыкны, яхшы мөнсәбәтләрне ныгытыр, дошманлыкларны юкка чыгарыр өчен эшләнелә. Ходай безгә чирләрдән, хасталардан арынырга куәт, начарлыклардан китәргә мөмкинлек бирә. Менә шуңа күрә бу бәйрәмне шулай яратып көтеп алабыз. Ул безгә елга бер генә бирелә торган иң зур бәйрәм”, диде.

Запись «Олы көнгә каршы төн бөтенләй үзгә, серле. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш» [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..