Архивы первый канал - Tatar Today - татар яңалыклары.

Алсу “Голос.Дети” гаугасыннан соң беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать итә
Җырчы Алсу “Голос.Дети” телетапшыруында кызы Микелла Абрамова тирәсендә чыккан гаугадан соң беренче тапкыр комментарий биргән. Аның сүзләренә караганда, проектта катнашучыларны ниндидер уеннарга җәлеп иткәннәр. Бу хакта ул «Серебряный дождь» радиостанциясенә биргән интервьюда белдергән.

“Барысы да яхшы тәмамланырга тиеш дип уйлыйм”, дип өметләнә Алсу.

“Голос.Дети”да катнашу турындагы карарны мөстәкыйль кабул иткән кебек, хәзер дә Микелла карарны үзе кабул итәргә тиеш дип белдергән җырчы. Тулы комментарийны ул 1 июньдә бирергә әзер булачагын билгеләп үткән.

Исегезгә төшерәбез, «Голос.Дети» бәйгесенең тавыш бирү нәтиҗәләрен тикшерүнең беренче өлеше тәмамлангач, «Беренче канал» җырчы Алсу кызы Микелла Абрамованың җиңүен гамәлдән чыгарды. Рәсми белдерүдә «Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре тавыш бирүгә тыштан йогынты булуын раслады, бу шоуның ахыргы нәтиҗәләренә тәэсир иткән», диелә.

Тикшерүнең тулы хисабы май ахырында чыгарга тиеш.

Бәйге нәтиҗәләрен тикшерүче Group-IB ширкәте 07 саны астында чыгыш ясаучы (Микелла Абрамова) файдасына автоматлаштырылган СМСлар җибәрелгән дип белдерде.

Белгечләр исәпләвенчә, 300ләп телефон номерыннан 8 мең тирәсе СМС җибәрелгән. Group-IB хәбәр итүенчә, бәйгенең нәтиҗәләрен үзгәртү максатыннан тавыш бирү системына эчке йогынты ясау яки киберһөҗүм оештыру ачыкланмаган.

Моннан тыш, Русиянең бер төбәгендә бәйгедә катнашучыларның берсе өчен тавыш биргәндә ботлар кулланылган. Алардан 30 мең шалтырату кабул ителгән. «Беренче канал» үзенең белдерүендә аудит тавыш бирүгә тыштан йогынты ясалганмы-юкмы икәнен тикшерә, кемгә дә булса гаепләү белдерү бурычы юк ди. «Балалар үзләре кылмаган гамәлләр өчен җавап бирергә тиеш түгел» диелә белдерүдә. Телеканал шулай ук «Голос.Дети»ның махсус чыгарылышын әзерләргә карар иткән.

Ул 24 майда эфирга чыгачак, анда бөтен финалистлар да катнашачак. Проектның яңа сезоны башланганчы «Беренче канал» шулай ук тавыш бирү механизмын камилләштерергә ниятли.

«Голос.Дети» проектының алтынчы сезон финалы турыдан-туры эфирга 26 апрельдә чыкты. Микелла Абрамовага тамашачыларның 56,5 проценты тавыш бирде. Аның көндәшләре Ержан Максимов һәм Валерий Кузаков иде. Әлеге хәлдән соң социаль челтәрләрдә шау-шу купты. Кемдер Алсуны һәм аның кызын яклады, каршы булучылар да күп иде.

Запись Алсу “Голос.Дети” гаугасыннан соң беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..