Архивы пособие - Tatar Today - татар яңалыклары.

Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен акчалата ярдәм күрсәтеләчәк?
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен яңа еллык түләүләр барлыкка килергә мөмкин. Бу яңалыкны Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет рәисе Ярослав Нилов тәкъдим иткән.

Пособие күләме һәр укучыга 10 мең сум булырга һәм ел саен февраль аенда индексакцияләнергә тиеш. “Мәктәп кирәк-яраклары бәясе елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә пандемия аркасында бөтенләй эшсез калучылар яки хезмәт хаклары азайган кешеләр күп”, – дип аңлаткан Нилов.

Депутат исәпләве буенча, баланы беренче сыйныфка әзерләү 20 мең сумга төшәргә мөмкин. Түләүләр федераль бюджеттан булачак. Акчаны алу өчен Россия гражданнары Күпфункцияле үзәккә яки Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Закон Дәүләт Думасында каралганнан соң, 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керер, дип планлаштырыла.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Запись Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен акчалата ярдәм күрсәтеләчәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Август аенда балаларга берьюлы өч пособие бирелəчəк. Кемнəр алыр?
Русиядә кайбер ата-аналар балага берьюлы өч пособие ала алачак.

Илнең балигъ булмаган балалы гаиләләре коронавирус пандемиясе вакытында ярдәм сыйфатында акча алуга исәп тота ала.

Элек балалар пособиеләрен сорап мөрәҗәгать итмәгән гражданнар август аенда гариза бирә ала. Шулай итеп, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге гаиләләр 20 мең сум күләмендә пособие ала алалар.

5 мең сум акча 3 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Август аенда инде өченче исәпләү көтелә, шуңа күрә элек пособиегә гариза тапшырмаган ата-аналар 15 мең сум акча ала алачак.

Русиянең айлык кереме ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләре 3-7 яшьлек балалар өчен түләү алырга мөмкин. Пособиенең күләме гаилә яшәгән төбәккә бәйле.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Август аенда балаларга берьюлы өч пособие бирелəчəк. Кемнəр алыр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ана капиталы турында 5 сорауга ҖАВАП
Сорауларга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Гөлия Хәкимова җавап бирә.

Гаиләдә ике бала туса, ана капиталы сертификаты кайсына һәм ничек бирелә? Ул сумма ике тапкыр артамы?

– Ана капиталы сертификатын бала түгел, анасы ала. Ул сирәк очракта гына гаиләнең башка әгъзасына бирелә. Шуңа күрә, кайсы бала алачак, дигән сорауның әһәмияте юк һәм игезәкләр өчен акчаның күләме ике тапкыр артмый. 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә игезәк бала туса, алар өчен гаиләгә биреләсе ана капиталы суммасы 616617 сум тәшкил итә.

Ана капиталын инвалид баланың кирәк-ярагы өчен тотарга мөмкин. Ул хисапка товарны нинди суммада һәм ничә тапкыр алырга ярый?

–  Аңа бернинди дә чик куелмаган. Инвалид бала өчен товарларны ана капиталы акчасына кирәк кадәр һәм теләгән вакытта алырга мөмкин.

Ана капиталы сертификатын тиешле максатта куллану өчен бер тапкыр гариза язгач, аны үзгәртергә мөмкинме? Мәсәлән, торак шартларын яхшырту өчен дип язгач, баланың укуы өчен түләргә, дип үзгәртергә рөхсәт ителәме?

– Әйе, моны эшләп була. Аның өчен Пенсия фонды бүлегенә ике гариза тапшыралар. Берсе – элек язганны юкка чыгару өчен, икенчесе – яңа максатны күрсәтеп. Тик аны беренче гариза өчен акча күчеп өлгергәнче эшләргә кирәк. Акча күчсә, кире кайтарып булмый.

Ана капиталы акчасын бакча төзелеше өчен тотарга ярыймы?

– Әйе, гаилә ул акчаны бакча кишәрлегендәге йорт төзелеше, аны төзекләндерү өчен тота ала. Бу очракта таләп элеккечә кала: ул йорт балалар белән бергә яшәү өчен яраклы булырга тиеш.

Йорт өчен кредит килешүе каенанама рәсмиләштерелгән. Ул кредитны миңа бирелгән ана капиталы акчасы белән капларга мөмкинме?

– Юк, болай эшләргә рөхсәт ителми, чөнки сертификат акчасын ул максатта кулланыр өчен кредит килешүе баланың әнисенә яки әтисенә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Язманы Фәния Арсланова әзерләде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Ана капиталы турында 5 сорауга ҖАВАП впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2020 елда Татарстанда күп балалы мохтаҗ гаиләләргә айлык пособиеләр түләнә башлый
2020 елда Татарстанда бала тәрбияләүче, матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен яңа социаль ярдәм чаралары гамәлгә керде. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга хәбәр итте.

«Бүген без Татарстанда яшәүче фәкыйрь кешеләрнең социаль портретын төгәл беләбез. Аларның 95 проценты — балалы гаиләләр. Аларның 20 процентын күп балалы гаиләләр тәшкил итә. Шунысы да бар: Казанда яшәүче күп балалы гаиләләрнең хәле, Чаллыда яки эре предприятиеләр эшләп тормаган авыл районнарындагыга караганда, яхшырак», – диде министр.

Матди яктан мохтаҗлык кичергән гаилә әгъзаларының 30 процентын хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Яңа елдан күп балалы гаиләләр өчен яңа төрле ярдәм чаралары булдырыла.

«Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, керемнәрен яшәү минимумына җиткерү өчен, айлык пособие алачак. Татарстанда биш бала тәрбияләүче 627 гаилә яши, аларда 4,5 мең бала үсә. Яңа ярдәм чарасы бу гаиләләрне фәкыйрьлектән чыгарырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Эльмира Зарипова.

Татарстан Президенты тәкъдиме белән, өч балалы гаиләләр бакча өчен түләүдән азат ителә. Шулай ук өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгән һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә дарулар алу өчен елына 10 мең сумлык электрон сертификатлар тапшырыла башлый.

«Моннан тыш, җан башына уртача кереме бер кешенең яшәү минимумыннан артмаган, сабыйлары яңа гына туган гаиләләргә бүләк комплектлары тапшырыла. Бу эшләр демографик вәзгыятьне яхшыртырга булышыр дип көтелә», – дип искәртте министр.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Запись 2020 елда Татарстанда күп балалы мохтаҗ гаиләләргә айлык пособиеләр түләнә башлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бала тугач түләнә торган пособиеләргә гаризаларны яңача кабул итә башлыйлар
Татарстанда балалар пособиеләренең дүрт төрен алуга гаризаларны хәзер күп функцияле үзәк аша бирергә мөмкин. Уңайлы вакытка интернет аша — «Минем документлар» сайтында язылырга була.

МФЦның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Минем документлар» офислары бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлаган. Бу ике төр түләүләргә гаризалар ата-ананың икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнашмаган очракта гына кабул ителә. Эш урыннары булганда, түләүләрне эш бирүче оешма рәсмиләштерелә.

Тагын ике төр пособие алуга гаризалар тапшыру ата-аналарның эш урыннарына бәйле түгел.  Монда түбән керемле гаиләләр беренче һәм (яки) икенче бала туганда айлык түләүләр алуга документлар бирә ала. Шуны истә тотарга кирәк: икенче балага айлык түләүләр ана капиталы акчаларыннан бирелә.

Түләү күләме гаилә керемен исәпкә алып билгеләнә. Беренче бала туганда (уллыкка алынганда) бер кешенең кереме 14 034 сумнан, гаиләнеке аена 42 102 сумнан, икенче бала туганда гаиләнең кереме аена 56 136 сумнан артмаска тиеш.

Реальное время

Запись Бала тугач түләнә торган пособиеләргә гаризаларны яңача кабул итә башлыйлар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ана капиталы урынына бала карау пособиесе: чынмы, ялганмы?
Русиядә Ана капиталын үз балаларыңа һәм тәрбиягә алынганнарга ай саен акча түләп бару белән алмаштырырга мөмкиннәр. Әлеге акчаны 18 яшь тулганчы түләргә – бер балага ай саен 3 мең, ике балага – 8 мең, өч балага -15 мең биреп барырга тәкъдим итәләр. Бу Дәүләт Думасының социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм казанлы, Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец инициативасы. //Татар-информ//

Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный. Вострецов һәм Волынец мондый чаралардан баш тартырга вакыт дип саный. Чөнки бу, алар фикеренчә, дөрес ярдәм түгел һәм кешеләр бирелгән капиталны акчага әйләндерергә омтыла.

Вострецов бала карауга пособие түләнергә тиеш дип саный. Әгәр дә гаиләдә балалар саны өчтән күбрәк икән, пособиене бары тик өчесенә генә түләргә тәкъдим ителә, ди Волынец.

Запись Ана капиталы урынына бала карау пособиесе: чынмы, ялганмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..