Архивы Почта России - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Хезмәт хакын 18 меңнән ким дип язмаска кушкан” [почтадагы хикмәтләр]
Бүген бөтен хезмәт күрсәтүләрне дә үз эченә алган эшне беләсездер инде. Монда эшләү өчен кибетче дә, психолог та, сәркатиб тә, газчы да булырга кирәк. Аннары, узган елны алардан фельдшер да ясамакчылар иде. Кемнәр икән дип баш ватмагыз: өегезгә гәҗит һәм хат китерүчеләр бу! Бер карашка, мондый зур күләмле эш өчен аларның хезмәт хакы да зур булырга тиеш. Бәлки, шуңа да алар күптән череп «баегандыр».

ГӘҖИТКӘ ҮРЕЛМӘ, БАШТА ТОВАР КАРА!

Гомерендә бер генә тапкыр булса да почта бүлекчәсенә барып караган кеше яхшы белә: мондагы товарга күп кенә кибетләр кызыгырлык. Ашау кирәк яраклары дисеңме, балаларга уенчыкмы, мендәр, юрганнар дисеңме, электр җиһазларымы – барысы да бар. Өстәвенә, халык шул товарларны сатып алсын өчен телен жәлләмичә, сәгатьләр буе товар мактаучы почта хезмәткәрләре дә. Юк, алар моны үз теләге белән эшләми. Аларга план үтәргә кирәк икән!

Элегрәк хат ташучыларның төп эше – хат, гәҗит тарату иде. Зур букчаларын күтәреп, авылга сөенче алып килгәннәр. Ә бүген нәрсә? Хәзер гәҗитен дә, шуңа өстәп товарын да асып йөрергә, халыкны ничек тә шул кыйммәтле әйберләрне алырга мәҗбүр итәргә кирәк.

– Хәзер без кибетче ролен үтибез. Гәҗит һәм хат ташу – бер нәрсә. Ул күптәннән арткы планга күчте инде. Хәзер товар сату – беренче урында. Әйтик, безнең авылдагы почта бүлеге аена 30 мең сумлык товар сатарга тиеш, – дип сөйләде Арча районы авылында хат ташучы булып эшләүче Лилия ханым (Исеме үзгәртелде – Авт.). – «Өстәгеләр» шундый план куя. Үтәмәсәң, булмаган акчаны да кисәләр. Шуңа күрә без өйдән өйгә кереп, чегәннәр кебек нәрсә дә булса сатып йөрергә мәҗбүр.

Авылда урнашкан кайбер кибетләр дә аена 30 мең сумлык табыш ала алмый. Ә почта хезмәткәрләренә мондый эш йөкләү тилелек. Башында акылы булган кеше кибеттә 50 сум торган консервларны почта бүлекчәсеннән 70-80 сумга сатып алмас бит инде?

– Бер дә сатылмый дип, әйтә алмыйм. Кергән-чыккан кешеләргә нәрсә дә булса тәкъдим итәргә тырышабыз. Алучылар да табыла, ләкин күп түгел, – ди Лилия апа. – Әйтик, без тиешле 30 меңлек товарның бер айга бары тик 10 мең сумын гына сатабыз. Кем алсын ди ул товарны кыйммәт бәягә? Ул 10 мең сумның – яртысы болай да почта хезмәткәрләре акчасы. План үтәлми дип, план артыннан куып, өстәгеләрдән сүз ишетүдән куркып, үтмәгән товарларны үзебез алабыз. Безнең хезмәт хакы почта ишегеннән бер адым атлап та чыга алмый кебек, кире үз киштәсенә кереп ята.

Товар – почта хезмәткәрләре сатарга тиеш булган соңгы әйбер түгел. Уйлап карасак, хат ташучының бөтен хезмәте дә планга корылган. Әйтик, шул ук гәҗит-журналларга яздыру. Аның шулай ук үз данәсе, үз «меңлекләре» бар икән. Күп кенә хат ташучылар акча ягыннан үз планнарын капласа да, данә ягыннан моңа ирешү мөмкин түгел дип саный. Әйтик, 50-60 хуҗалыгы булган кечкенә авылда һәр гаилә дә гәҗит-журналларга язылмый, язылса да ул гәҗит данәсе бер яки икедән артмый. Мондый чакта гәҗиткә карата данәләп план үтәү бөтенләй дөрес түгел, билгеле. Бу очракта да ярый әле почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары «зур» икән дип, уйлап куясың. Чөнки алар данә тутыру өчен арзанлы гәҗитләргә үз акчаларын чыгарып язылырга мәҗбүр. Ник дигәндә, план үтәлмәсә, «зур» хезмәт хакыннан тагын да «зур»ы калачак бит.

ЭШ КӨНЕ ӨЧӘҮ, КҮЛӘМЕ – БЕР АТНАЛЫК

Күпләр хат ташучыларның эшенә йөз сытып карый. Имештер, атнага өч көн генә эшлә дә, 20-30 мең сум хезмәт хакына өмет итеп ята. Асылда, кыскартылган эш көненә генә карап, эшнең күләме үзгәрмәгән.

– Элек тә иртәнге сәгать тугыздан почта бүлекчәсенә бардык. Анда түләү кәгазьләрен тәртипкә салып, акча исәпләп, аны тапшырып, гәҗит китергәннәрен көттек. Аннары, гәҗит рәтләп, аларны язып, пенсия акчасын чутлап, хат таратырга чыга идек. Һәр кеше өенә кереп, утка-газга түләү акчаларын чутлап, көчкә-көчкә кичке 5-6ларга кайтып җиттек. Хәзер дә шул ук эшне башкарабыз. Рәсми эш көнебез өчәү генә булса да, күләм кимемәде бит. Әле кечкенә авыл хуҗалыкларына гәҗит тарату өчен дә бер көнең үтеп китә. Зур авылларда бер генә көн җитми дә бит, – дип сөйләде Теләче районында 12 ел буе хат ташучы булып эшләүче Райлә апа.

Почта машинасының авылда урнашкан бүлекчәләргә ни сәбәпледер соң килүен исәпкә алганда, почта хезмәткәрләренең гәҗит-журналларны, акчаларны аралап бетергәнче сәгать көндезге бер була. Аннары боларның барысын да букчага тутырасы һәм икенче кулыңа сатарга тиеш булган товарларны кыстырасы… Авыл хат ташучыларының машина алырлык акчалары булмаганын да искә төшерсәк, җәяү йөрүне кушсак, авылны әйләнеп, эшне төгәлләр өчен кимендә 4-5 сәгать вакыт үтә. Юл акчаларын, пенсия тарату турында әйтергә дә кирәкмидер. Чөнки бу вакытта хат ташучының һәр кешегә кереп, акча бирер өчен бер көне дә җитмәс. Һәм барлык башкарылган эш өчен почта хезмәткәрләре күпме акча ала дип уйлыйсыз? Әлбәттә, күп. Аларның хезмәт хаклары «почти» алты-тугыз мең арасында тибрәлә.

– Мин почтада 15 елдан артык эшлим. Элек бу акча барысына да җитә иде. Хәзер әйбере дә кыйммәт. Бүген үк эштән чыгып китү теләге бар, барын. Ләкин башка җиргә китеп эшләү мөмкинлеге булмагач, алты меңгә дә эшләргә туры килә. Аннары, синең урыныңа кемнең кереп эшлисе килсен. Хәзер хат таратучылар юк инде алар, – дип аңлатты Райлә апа үзенең почтада нәрсәгә эшләгәнен.

Интернетта актарына торгач, почта бүлекчәсендәгеләрнең уртача айлык хезмәт хакына да тап булырга туры килде. Ә аның күләме кызыктыра торган – 25 мең сум. Өч көн эшләгән өчен менә дигән акча инде, югыйсә. Ләкин никтер авыллардагы бер генә почта бүлекчәсендә дә мондый хезмәт хакын алучы юк. Хәер, Русия – хикмәтле ил бит ул. Депутатларның, барлык югарыдагыларның хезмәт хакларын кушып, яшәү минимумын 11280 сум күләмдә дип билгеләгән ил бит ул. Ә чынлыкта, почта бүлекчәсендә эшләүчеләр бу минимумның минимумын гына алырга мәҗбүр.

«АЙ САЕН ИМИНИЯТЛӘШТЕРӘБЕЗ»

Почта хезмәткәрләренең эшләре күп, хезмәт хаклары аз дисәк тә, кайчандыр аларның да акчада «йөзгән» чаклары булган. Әйтик, 6-7 ел элек һәр хат ташучы да бер йорттан газ һәм ут күрсәткечен алып чыгып киткән өчен, 30-50 тиенләп өстәмә акча алган. Ә хәзер мондый байлыктан да мәхрүм иткәннәр үзләрен. Юк, газ күрсәткечләрен газчы караган өчен түгел, өстәгеләрнең аның кадәр күләмдә акчалары җитмәгәнгә.

«Яндекс» порталында урнаштырылган мәгълүматларга күз салсак, мондый хәл Татарстан районнарында гына түгел икән әле. Әйтик, Орлов өлкәсе шәһәрендә хат ташучы булып эшләүче Елена ханым да үзенең хезмәт хакыннан зарлана:

– Мин почтада 11 елдан артык эшлим. Санап карасак, өч хезмәткәр якынча 7 мең кешегә гәҗит тарата. Шәһәр почтальоннары – 8 мең сум хезмәт хакы алсак, безнең бүлекчә башлыгы 18 мең сум ала. Күптән түгел безнең өлкә губернаторы почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары турында кызыксынды. Шәһәрнең һәр бүлекчәсенә кереп, хезмәткәрләр белән сөйләште. Бу, әлбәттә, рәсми төстә алып барылды, – дип аңлата ул. – Соңрак бер басмада губернаторның «почта хезмәткәрләре яхшы эшли, аена 18 мең хезмәт хакы ала» дигән сүзләрен күреп шаккаттык. Асылда, Орлов өлкәсе идарәсе почта бүлекчәсе башлыкларына кәгазьләргә безнең хезмәт хакын 18 мең сумнан да ким дип язмаска кушкан икән.

Кая карасаң да, ялган шул. Әллә инде почта начальниклары гади хат ташучыларның акчаларын үз кулларына төшереп барамы икән? План үтәлмәгән очракта, киселгән акча кемнеңдер кесәсенә кереп урнашырга тиештер инде ул.

Шушы ук Орлов өлкәсендә читтән кайтарылган товар тараткан өчен дә халыктан акча җыярга мәҗбүр итәләр икән. Имештер, өеңә кадәр китереп биргән өчен 100 сум акчаңны жәлләмә. Ләкин халык та надан түгел, товарны почта бүлекчәсенә үзе килеп ала. Бу очракта хат ташучы янәдән үз кесәсеннән акча куеп, план үти. Иминиятләштерү белән дә шул ук хәл. Почта бүлекчәсендә һәр кеше үзенең мал-мөлкәтен аена 45 сумга иминиятләштерә ала. Безнең «ирекле» илебездә моның да үз планы бар. Әйтик, почта хезмәткәре аена ун кешене иминиятләштерергә тиеш. Ләкин айга 45 сум түләп кенә миңа зур күләмдә акча чыгачак дип, тыныч күңел белән яту мөмкин түгел. Аннары, авыл җиренә бөтенләй дә туры килми торган иминиятләштерү икән ул. Ник дигәндә, шәһәр кешесе күп катлы йортта яшәп, өстәге күршесе аңа су агызса, яки шундый аңлашылмаучанлыклар килеп чыккан очракта бу акчаны кире кайтара ала. Ә авыл җирендә сине кем суга батырыр? Булган очракта да син аны махсус рәвештә эшләмәгәнеңне дәлилләргә тиеш буласың. Шуннан соң ул акчаның чыгачагына берәү дә гарантия бирә алмый. Ә ахырдан бары тик бер кеше – хат ташучы гына гаепле булачак. Ләкин план булгач, план. Почта хезмәткәрләре үзләрен һәм якын туганнарын аена 45 сум акча түләп иминиятләштерергә мәҗбүр.

Хат ташучылардан да кызыклы хезмәткәрләр юк икән дөньяда! Эшләгән эшләрен санап китсәң, санап бетерергә мөмкин түгел, алларына куелган планнарының да очы-кырые күренми. Өстәвенә, эшләренә тугры һәм рәхмәтле дә алар. Бүгенге көндә яшәргә мөмкин булмаган 6-7 меңне дә рәхмәт әйтеп, кесәләренә тыгып куючы, планым үтәлми дип, шул ук акчаны кире почтадагы «урынына» куючы да шул алар…

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит

Фото: пиксабай

Запись “Хезмәт хакын 18 меңнән ким дип язмаска кушкан” [почтадагы хикмәтләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Татарстанда иң түбән хезмәт хакы – почтада, алар өчен халык быдло” [хат]
Гәҗитләрнең соңгы саннарын август аеның егермеләрендә алдык. Шуннан бирле, безнең гәҗит алган юк. Почта бүлегенең ишегендә йозак эленеп тора, кешеләрдән сорагач, почта эшләми, диделәр, хезмәткәрләр эшләреннән киткәннәр. Сәбәбе – бик түбән хезмәт хакы.

Почтальонның хезмәт хакы 4000 сум. Налогын чигергәч, 3500 сумнан кимрәк кала. Мисал өчен, 1нче класска баручы мәктәп баласына аяк киеме бүген 3500 сумнан кыйммәтрәк тора.

Минемчә, «Россия Почтасы»ның җитәкчелеге почта хезмәткәрләренең хезмәт хакын, бигрәк тә эшсезлек хөкем сөргән регионнарда һәм авылларда, халыкның юк кына акчага да эшләргә риза булуын искә алып, булдыра алган кадәр күбрәк кисәргә омтыла. Моның өчен почтальон башкарган эшнең күләме мөмкин кадәр кимрәк күрсәтелә. Әгәр почтальон башкарган эшнең күләмен бер тулы ставкага тигез дип алсак, аның хезмәт хакы кимендә минималь хезмәт хакы (МРОТ) – 11163 сумлык, салымны чигергәннән соң 9712 сум булыр иде (2018нче елның 1нче маеннан Русиядә һәм Татарстанда МРОТ яшәү минимумына тигезләшеп, 11163 сум дип кабул ителде). Безнең очракта почтальон бер ай эчендә башкарган эшнең күләмен 0,35 ставкага «бәяләгәннәр» булып чыга һәм, шуңа карап, хезмәт хакы яшәү минимумыннан 3 тапкыр диярлек кимрәк була.

Безнең Күзкәй авылы – 1866нчы елдан 1930нчы елның 25нче июненә кадәр Минзәлә уезды, якындагы 19 авыл кергән Күзкәй волостының административ үзәге. Авылда почта патша Александр III вакытларыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр туктаусыз эшләп килде. Почтальоннар, начармы-түгелме, үзләрен һәм балаларын карарлык, туйдырырлык дәрәҗәдә хезмәт хакы алып килгәннәр дип уйларга кирәк. Бүген авылда 350ләп хуҗалык, урта мәктәп, шифаханә бар. Менә шуларны бер тапкыр әйләнеп чыгу өчен 15 км тирәсе юл үтәргә кирәк. Хат, газета-журналлар, коммуналь түләүләргә квитанция таратудан башка почтальон вазыйфасына сумкага йөзләгән мең суммадагы акча салып, бернинди саксыз пенсия тарату, газета-журналларга яздыру һ.б. керә. Вакыты белән көненә ике, өч тапкыр да чыгарга туры килә, диләр.

Ә менә Мәскәүдә утыра торган «Россия Почтасы»ның начальнигы Дмитрий Страшнов һәм аның ярдәмчеләре аена йөзләгән мең хезмәт хакы өстенә дистәләгән миллион премияләр алып яталар. Нәрсә исәбенә?

Госдумада утыручы депутатларыбыз өчен дә халык «быдло». Алар гади халык мәнфәгатьләренә төкереп карыйлар. Үзләрен илдә иң югары каста дип санаучы, күп меңләгән акчалар алып халык җилкәсендә утыручы бу бәндәләрне бүген инде дуэль кодексы күбрәк борчый. Аларның бер өлеше чит илләрдә яшәүче һәм кире кайтырга теләмәүче («я в Рашку не вернусь) балалары турында, алар янына кайчан чыгып таю турында уйлый. Безнең депутатларыбызга патриот булмасалар да ярый, ә гади халыкка патриот булу мәҗбүри.

Кызганыч, бүген Русиядә шундый чынбарлык, «Россия Почтасы»нда гына түгел. Бәлки, Татарстанга «Россия Почтасы» хезмәтеннән баш тартырга кирәктер? Урлашу азрак булыр иде. Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәрелер иде

Р.И. СӘГЫЙДУЛЛИН,

Тукай районы, Күзкәй авылы

Безнең гәҗит

Запись “Татарстанда иң түбән хезмәт хакы – почтада, алар өчен халык быдло” [хат] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..