Архивы пычрак - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Хатын-кыз янына килеп сүз башлаганчы, өстеңне кара инде әзрәк…” [мөнәсәбәтләр]
Республикадагы бер тернәкләндерү үзәгенә барырга туры килде. Ял да итәрбез, бераз гына дәваланып та булмасмы, дигән уйлар белән үзәкнең ишеген ачтык. Кеше аз иде. Кайбер районнар җибәрергә кеше тапмаганнармы, әллә путевка хәзер ике елга бер генә бирелә икән, барсам, барыбер эләкмәс дип, халык социаль ярдәм күрсәтү идарәләренә үзе мөрәҗәгать итмәгәнме, билгесез. //Безнең авыл гыйбрәте//

18 көн – ярыйсы вакыт: ял итәргә килүчеләрнең һәрберсенең исемен, каян килүен, хәтта нинди чир белән чирләвенә кадәр белеп бетердек. Китап укып кына ятып булмый, коридорга да чыгып утырасың. Анда, берничә генә канал булса да, телевизор күрсәтә. Янга ир-атлар килеп утыра. Шаярткалап, сүз башлыйлар. Ярар, шаяртсыннар да ди.

Ис киткән нәрсә – аларның өс-башы булды. Кешене киеменә карап каршылыйлар, акылына карап озаталар, дигән әйтем бар бит. Тир исе килеп торган кытай футболкасын атна буе салмаган, трикосының тезе олы туп кебек чыгып торган ир-ат күпме генә акыллы сүз сөйләсә дә, аны бик тыңлыйсы килми инде. Бер тыңлыйсың, бетте. Аннан: “Хатын-кыз янына килеп сүз башлаганчы, өстеңне кара инде әзрәк”,– дип әйтәсе килә башлый.

Бу ирләрнең өйдә бер дә кадерләре юк микәнн, нишләп хатыннары карамый жибәргән, дип уйлыйсың. Иртән ашарга төшкәндә дә, дәвалану кабинетларында, физкультура уйнаганда, кичен дә – өстә шул бер кием.

Ял итү урыны булгач, поселоктан, шәһәрдән артистлар концертлар да куеп киттеләр. Безнең “джентельменнар” анда да караватларында аунаган футболка, триколарыннан кереп утырдылар. Өйләрендәге кухняга чәй эчәргә чыкканнармын! Кыскасы, хатыннар, ирләрегезне ял итәргә җибәрсәгез, әзрәк киендерегез! “Акыллы башларыгыз” кеше арасында бер бичара булып йөрмәсеннәр.

Ләйсәнә.

Запись “Хатын-кыз янына килеп сүз башлаганчы, өстеңне кара инде әзрәк…” [мөнәсәбәтләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Аккош Кабан күлен чистарта башлагач, волонтерлар да аңа кушыла [фото, видео]
16 март көнне үз теләге белән Кабан күлен чистартучылар табылган. Алар ике сәгать эчендә диярлек, күлне пычрактан чистартып та куйганнар. Тырма, чиләк һәм калган кирәкле әйберләрне Камал театрыннан алганнар. Бу аларның аккошка язгы бүләге һәр ярдәм итүләре булгандыр. Барлыгы 10 капчык чүп җыелган. //Tatar Today//

Хәтерегезгә төшереп үтик, шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Камал янындагы Кабан күлендә аккошның чүпләр җыйганны төшерелгән видеоязмасын куйганнар иде. Янәшәдә үрдәкләр һәм тагын бер аккош йөзә. Көннәр җылыткач, кар эрегән дә, бөтен булган пычраклары су өстендә калган. Аккош суны чистартырга дип, үзе томшыгы белән берәм-берәм чүпне ташый. Бу күренеш күпләрдә тирән тәэсир калдыргандыр.

Әлеге видео популярлашып бик күп “лайк”лар җыйды. Берәүләр бу күренешне коточкыч, күлне чистартуга бүлеп бирелгән акчалар кайда китә икән дип, борчылып язса, башкалар аккошның шулай чисталык өчен көрәшүен матур дип санаган. Ләкин шуңа да карамастан, аккошка ярдәм итүчеләр дә табылган бит.

Күлне чистартучы волонтерлар Дмитрий Жуков белән апасы социаль челтәрләрдә #аккошкабулышам (#помогаюлебедю) хэштегы белән эстафета башлап җибәргәннәр. Шуның белән алар табигатьнең ни дәрәҗәдә пычрак булуын, чистартуга барырга тиешле акчаларның билгесез югалуын күрсәтмәкче.

Дмитрий әйтмешли, чистарткан вакытта алар янына җәйләрен көймә һәм катамараннарны Кабан күлендә арендага бирүче кешеләр килгән. Алар әлегә сезон ачылмаганлыгын, шуңа чистартмаганнарын, вакыты килеп җиткәч, күлне чистартуларын әйткән. Ләкин Дмитрий моның белән риза түгел. “Бизнес белән шөгыльләнәсең икән, сиңа акча алып килүче мәйданны һәрвакытта да чиста тотарга кирәк инде. Ел фасылына карап кына түгел”, ди.

Запись Аккош Кабан күлен чистарта башлагач, волонтерлар да аңа кушыла [фото, видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..