Архивы Рамиль Шамсетдинов - Tatar Today - татар яңалыклары.

8 кеше үтерүдә гаепләнүче Рамил белән әтисе очраша: “Мыскыллауга түзмәгән” [видео]
Сәлимҗан Шәмсетдинов Чита шәһәренең тикшерү изоляторында утыручы, 8 кешене атып үтерүдә гаепләнүче улы Рамил белән очрашты. Әтисе улым мыскыллауларга түзмәгән дип аңлатты Азатлыкка. Улы белән күрешеп чыкканнан соң Сәлимҗан Шәмсетдинов әлеге очрашу турында тикшерү изоляторы янында Вечорка ТВга да сөйләде.

Байкал артындагы хәрби бүлектә хезмәт иткән, 8 кешене атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдинов Читаның тикшерү изоляторында утыра. Бүген беренче тапкыр улы белән аның әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов очрашты. Читага ул улы олы улы Риян белән килгән. Юлга акчаны туганнар, авылдашлар җыеп бирде диде ул. Азатлык Сәлимҗан Шәмсетдиновтан улы Рамил белән очрашуы турында сорашты.

— Сәлимҗан әфәнде, улыгыз Рамил белән очрашу ничек узды?

Тикшерү изоляторына килү белән аңардан солдат киемнәрен салдырганнар

— Улым Риян белән Читага 5 ноябрь килдек. Төмән аша очкыч булмады, Екатеринбур аша очарга туры килде. Бераз урау булды. Кичә үк очрашырбыз дип өметләнгән идек, әмма соңга калдык. Бик күп кәгазьләр тутырасы, рөхсәт документларын аласы булгач, өлгермәдек. Әмма аңа дигән ризыкларны да, кием-салымны да тапшыра алдык. Тикшерү изоляторына килү белән аңардан солдат киемнәрен салдырганнар. Кемнәндер калган киемнәр биреп торганнар. Шуңа оеклар, эчке киемнәрдән башлап өске киемнәргә кадәр сатып алдык.

Бүген инде очрашу иртәнге сәгать сигезгә билгеләнгән иде. Улым Риан да керер дип уйлаган идек, әмма аңа рөхсәт ителмәде. Аңа иртәгә, 7 ноябрьдә очрашу билгеләнде. Әллә нинди тоткарлау булмады, килергә әйткән сәгатькә килдек, улым урамда калды, мине исә тикшереп керттеләр.

Тикшерү изоляторы

— Ничә сәгать дәвам итте очрашу?

— Бөтенесенә дә бер вакыт бирелә бит — бер сәгать. Очрашу бүлмәсендә пыяла куелган, улым белән телефон аша сөйләштек.

— Ниләр турында сөйләштегез? Хәрби бүлектә булган фаҗига турында сүз каттыгызмы?

Мин армиягә шат күңелле, дәртле егетне озаткан идем, бүген мин каршымда инде сагышлы күзле, авырлыктан җилкәләре бөгелгән ирне күрдем

— Хәлләре турында сораштым. Анда бит барысы да тыңлана. Аннары миңа алдан ук аның турында сорашмаска киңәш иттеләр. Мин нечкәлекләрен сорамадым. Мин бит прокурор да, тикшерүче дә түгел, мин улым янына килдем. Сәламәтме ул, хәле ничек — минем өчен мөһим сораулар шул.

Минем күзлектән караганда, сәламәт кебек. Өч тапкыр ашаталар, туклану хәтта армиядәген дә яхшырак дип әйтте. Берсе дә какмый, сукмый диде. Камерада 4 кеше утыралар. Кемнәр икәнен белмим, әмма алар турында начар фикер әйтмәде. Барысы да яхшы диде. Ябыкмаган кебек. Камерада барлык кирәк-яраклар бар диде анысы. Кичә без алып килгән киемнәрне дә, ризыкларны да тапшырганнар.

Кәефе шәптән дип әйтеп булмый, әлбәттә. Күзләре боек. Мин армиягә шат күңелле, дәртле егетне озаткан идем, бүген мин каршымда инде сагышлы күзле, авырлыктан җилкәләре бөгелгән ирне күрдем.

“Улымны 8 хезмәттәшен үтерүгә этәргән бердәнбер сәбәп – бабайлык кына була ала”

— Үкенәм дидеме?

— Андый сүз әйтмәде, әмма гарык булдым, туйдым, шуңа шулай килеп чыкты дип әйтте.

— Нәрсәдән туйганын әйттеме? Мыскыллаулар турында әйттеме?

Рамил Байкал арты хәрби бүлеген таратырга кирәк дип әйтте

— Юк, әйтмәде, сөйләшмәдек ул хакта. Әмма Рамил Байкал арты хәрби бүлеген таратырга кирәк дип әйтте. Мин ул андагы тәртипсезлекләрдән, мыскыллаудан гарык булган дип аңладым, шуңа ул хәрби бүлекнең эшләвен туктатырга кирәк дип әйтте.

— Рамилне яклаучы адвокат белән очраштыгызмы?

— Юк әлегә. Әмма алар бүген тикшерү изоляторына миннән соң керде дип беләм. Бу хакта Риан әйтте. Мин изоляторга кереп киткәндә ул бер кеше белән урамда күрешкән. Мәскәүдән Равил Тугушев белән Сәид-Мөхәммәд Чапанов дип аңладым. Бәлки, алар да түгелдер. Адвокат белән соңыннан очрашырмын дип уйлыйм.

Нәфигулла Аширов татарларны Рамил Шәмсетдинов гаиләсенә ярдәм итү өчен берләшергә чакырды

— Улыгыз Рамил хезмәт иткән хәрби бүлек җитәкчеләре, офицерлары белән элемтә бармы? Анда барырга җыенасызмы?

— Нишләп йөрим инде мин анда?! Алар миңа нәрсә әйтәчәк? Улым үтерүче икәнен ишетер өчен барыйммы? Кирәкми ул миңа. Барган очракта да, кертәләрме алар мине? Чынын сөйләмәячәкләр, нинди сәбәпләр аркасында фаҗига булганын аңлату булмаячак. Алар бит әлегә кадәр миңа шалтыратмады да, килмәде дә, очрашмады да. Мин барып анда нишлим?

— Сәлимҗан әфәнде, һәлак булган кешеләрнең әти-әниләре, туганнары сезгә яздымы, шалтыраттымы?

— Юк, булмады андый хәл. Мин үзем дә аларны эзләмәдем, миңа да язучы, шалтыратучы булмады.

Азатлык Равил Тугушев һәм Сәид-Мөхәммәд Чапанов белән элемтәгә керде. Алар Рамил Шәмсетдиновны яклау эшенә керешкән, әмма әлегә алар Читага бармаган. Чапанов хәбәр итүенчә, алар беренчел документларны соратып алган, танышкан. “Мин Рамил Шәмсетдиновны якларга дип дәүләт тарафыннан билгеләнгән адвокат Лев Асауленко белән телефоннан сөйләштем. Шулай ук бүген Сәлимҗан Шәмсетдинов белән дә элемтәгә кердем. Бераз документлар белән танышкач, Читага юл алачакбыз. Документлар белән танышкач анда низамнамәдә тыелган мөнәсәбәтләр булганы күренә. Үзем армиядә хезмәт иттем һәм бабайчылыкның нәрсә икәнен беләм, шуңа без аны якларга алынабыз”, диде Азатлыкка Чапанов.

25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Бүгенге көндә аны 30 меңгә якын кеше имзалаган. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язган, петицияне интернетта урнаштырган. Әлегә аны 3 меңгә якын кеше имзалаган.

Чыганак: Чит ил агентлыгы

Запись 8 кеше үтерүдә гаепләнүче Рамил белән әтисе очраша: “Мыскыллауга түзмәгән” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..