Архивы реферат - Tatar Today - татар яңалыклары.

Курс эшен язганда, ничек ялганчыларга юлыкмаска?
Хәзерге заманда мәгълүмат табу кыен түгел, китапханәләрдә эзләнеп йөрергә кирәкми, барысы да – интернетта. Реферат һәм курс эшләрен акча түләтеп яздыру күренеше беркемгә дә сер түгел. Әмма мондый иҗади эшләрне язганда, ялганчыларга юлыгу очраклары еш була. Андый күңелсез хәлгә калмас өчен нишләргә соң? //Tatar Today//

Татар телендәге иҗади эшләр рус телендәгесенә караганда интернетта сирәк таралган. Шуңа күрә татар телендә язылган реферат һәм курс эшләренең каяндыр күчереп алынуы зур шик астында булырга мөмкин. Ә менә рус телендәге иҗади эшләр күп очракта теге яки бу сайттан күчерелгән була.

Курс эше язганда, ялганчыларга юлыкмас өчен берничә киңәш:

1. Алдан акча түләмәгез. Бигрәк тә курс эшен язучы кеше яки оешма белән беренче тапкыр эш итсәгез, алдан акча биреп куймагыз. Кайбер авторлар: “Бәлки мин яза башлармын, ә сез баш тартырсыз? Миңа аванс кирәк!” дияргә мөмкин. Бу кеше акча алып юкка чыгачак яисә курс эшен интернеттан күчереп алачак.

2. “Курс эшенең яртысын тапшырам. Сез акча түләгәч, икенче яртысын язам”. Бер карасаң, борчылыр урын юк кебек. Ләкин истә тотыгыз: 1) автордан икенче өлешнең кайбер фикерләрен күрсәтүен сорагыз; 2) башкарылган эшнең ворд (doc.) форматында тапшырылуын сорагыз. Кире очракта иҗади эшне антиплагиатка тикшерә алмаячаксыз; 3) авторның телефон номерын сорагыз яки очрашу билгеләгез. Намуслы автор очрашуга каршы килмәячәк.

3. Әгәр дә иҗади эшләр язу белән шөгыльләнүче оешманың үз бинасы яки бүлмәсе бар икән, бу әле аңа ышанырга ярый дигән сүз түгел. Кайбер оешмалар курс эшен сөйләшенгән вакыттан соңрак тапшыра. Ә андый вакытта ул эшнең студентка кирәге калмый инде.

Ялганчыларга юлыкмас өчен иң мөһиме – үзегезгә, белемнәрегезгә таяныгыз! Иҗади эшне үзең язганда, теманы төптән өйрәнәсең, тагын да күбрәк өйрәнәсең, белем туплыйсың. Ә инде үз эшеңне аудитория каршында яклаганда, укытучының һәр соравына чикләвек ваткандай икеләнмичә җавап бирү – үзе бер рәхәт!

Запись Курс эшен язганда, ничек ялганчыларга юлыкмаска? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..