Архивы рецептлар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Чияле-җиләкле кайнатма ясау ЫСУЛЫ [рецепт]
Кирәк була: 500 г кура җиләге; 500 г чия (төшсез); 2-3 аш кашыгы желатин; 1 кг шикәр.

Чия, кура җиләген шикәр комы белән катнаштырырга. Желатин белән шикәр комын болгатып, чияле-җиләкле массага өстәргә. Шикәр комы эрегәнче, көчле утта кайнатырга. Әзер була башлагач, кайнтаманы сүрән утта 10 минут тотарга. Кайнатманы банкаларга тутырырга.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Чияле-җиләкле кайнатма ясау ЫСУЛЫ [рецепт] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа ел табыны быел күпмегә төшә? [бәяләргә күзәтү]
Яңа ел табыны Татарстан кешесенә быел 12 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Гәрчә, Росстат мәгълүматлары буенча, ашамлыклар бәясе 2 процентка гына күтәрелгән. Азатлык сорауга җавап эзләп, кибеткә юл тотты.

Кәрзингә иң кирәкле азык-төлекләр генә билгеләнде. Ашамлыклар дүрт кешегә исәпләнгән. Супермаркетлар арасыннан бәяләре белән иң арзанлыларның берсе булган һәм халык күп йөргән “Ашан” челтәре сайланды.

Азык-төлекләргә бәяләрнең ни дәрәҗәдә артуын белер өчен без соңгы ике елдагы саннарны чагыштырдык. Росстатның 2017 ел азагында китерелгән бәяләр исемлеге һәм 2016 елда Азатлык язган бәяләрне карыйбыз.

Күпчелек азык-төлеккә бәя арткан. Аеруча, бу җиләк-җимеш, яшелчә, сыер һәм кош итенә кагыла.

​Тавык түшкәсе. Ике килолы бройлер итен 304 сум 46 тиенгә (“Ашан”) сатып алдык. Бу “Пестречинка” тавыгы. 2017 елда түшкә 254,06 сум (Росстат), ә 2016 елда 275,94 сум (Азатлык) торган. Безнең исәпләүләр буенча, тавык итенә бәя 20 процентка арткан.

Сыер ите. Сөяксез итнең бер килосы 529 сумга сатып алдык. 2016 елда ул 454 сум торган. Ә узган ел 459,42 сумга төшкән. Бәя 15 процентка арткан.

Казылык. Бер ысланган казылык безгә 372 сумга чыкты. Росстатның 2017 елга нәтиҗәсен табып булмады. Ә менә 2016 елда ул 350 сум булган.

​Җиләк-җимеш. Әгәр дә моңа кадәр алманы төрле сортларына карап килосын 50-150 сумга сатып алып булса, хәзер бәяләр 80-240 сумга җиткән. Әфлисунга исә бәяләр төшкән. “Ашан”да Төркиядән китерелгән әфлисун 102,34 сум тора. Ике ел элек ул 105 сум торган. Бананның килосы 59 сумга төште. Шулай да барысын да санап чыгарсак, җиләк-җимешкә бәяләр 50 процентка артуын күзәтергә мөмкин.

Яшелчә. Кыяр, помидор, кишер. Уртача 30 процентка кадәр арткан. Яңа ел табынындагы ризыклар бәрәңгесез булмый. “Ашан”да аның берничә сорты тәкъдим ителә. Без килосы 34,28 сумга төшкәнен алдык. Ике ел элек исә икенче икмәк 22 сум торган. Ә Росстатның мәгълүматлары буенча, 2017 елда бәрәңгене 17 сумга да сатып алып булган.

​Йомырка. “Ашан”да тәкъдим ителгән иң арзан йомыркаларның берсен сатып алдык. Yaratelle ширкәтенең бер дистәсе 78,67 сумга төште. Росстат мәгълүматлары буенча, йомырка бәясе узган ел 47 сумга кадәр төшеп беткән иде. 2016 елда аны уртача 60 сумга сатып алдылар.

Каз. Казан кибетләре аның килосын 468 сумга тәкъдим итә. Ике ел элек белән чагыштырганда, 68 сумга кыйммәтрәк.

Исерткеч эчемлекләр. “Ашан”да хәзер эчемлекләргә ташламалар булуын исәпкә алсак, аклоһол очсызланган дияргә мөмкин. Русиядә җитештерелгән шампан шәрабы 221,15 сумга сатып алынды. 2016 ел белән чагыштырганда, 3,7 процентка очсызрак. Росстатның мәгълүматлары буенча, аракыга бәя 3-5 процентка арткан. Ләкин ташламалар белән 234,09 сумга чыкты. 2016 елда ул 290,87 сум торган.

Нәтиҗә. “Ашан”да сатып алынган иң кирәкле азык-төлек 2 389 сумга чыкты. 2017 елда якынча бу ашамлыкларны 12 процентка очсызракка табарга мөмкин булган. Ә 2016 ел белән чагыштырганда бәяләр 21 процентка арткан.

Шул ук вакытта Росстат Яңа ел табынының ничә сумга төшүен дә язды. Анда 6 259 сумга төшә диелгән. Бу бөтен кирәкле ашамлыкларны исәпләгәндә. Узган ел белән чагыштырганда, бу нибары 2 процентка гына арткан диелә рәсми чыганакларда. Ләкин халык күпләп йөри торган кибетләрдә мондый бәяләр күзәтелмәде.

Азатлык радиосы язмасы, фото һәм видеосы  (чит ил агентлыгы)

Запись Яңа ел табыны быел күпмегә төшә? [бәяләргә күзәтү] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..