Архивы сагыну - Tatar Today - татар яңалыклары.

Роберт Миңнуллин Айдар Галимовка: «Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син» [видео]
«Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син». Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовка күптән түгел арабыздан китеп барган Роберт Миңнуллин шулай дип әйткән булган. Әмма яратып әйтелгән сүзләр бу. Шагыйрьне соңгы юлга озатканда җырчы белән очрашып, истәлекләрне барлаган идек.

− Айдар абый, Роберт абый белән соңгы арада элемтәдә идегезме?

– Роберт абыйның китүен авыр кичердем. Дөресен әйткәндә, үземне начар төш күргәндәй хис итәм. Хәзер уянырбыз да, барысы да үзгәрер, мыек астыннан гына елмаеп, юморга бай сүзләре белән Роберт абый килеп чыгар төсле. 8 Мартта бер чарада булган идем, җырладым. Шунда Таңсылуны күреп алдым, бу җырны тыңлаганда елап утырды ул. Шул вакытта ук күңелгә шом кергән иде инде… Безгә барысын да әйтеп бетермәделәр бит. Авыру – авыру, үтәр, җиңәр дигән өметтә булдык. Телефоннан аралашканда да Роберт абый берни сиздермәс иде! Ай-һай, ничек шундый көчле рухлы булырга кирәк?! Егет икән! Мин Роберт абыйны яхшы беләм дип уйлыйм идем, белеп бетермәгәнмен шул… Роберт абый белән гел элемтәдә булдык. Әмма соңгы вакытларда аралашу җитмәде дип уйлыйм. Соңарып үкенәбез шул. Их, сөйләшәсе, серләшәсе булган. Мин аңа гел: «Роберт абый, син – дустым да, тәнкыйтьчем дә, терәгем дә», − дип әйтә идем. Тәнкыйтьнең төрлесе була. Роберт абый булышу йөзеннән, миңа, иҗатыма уңай булсын өчен тәнкыйтьли иде. Аны бөек шәхес дип әйтүдән дә курыкмыйм.

– Җырланмаган җырлар калдымы?

– Җырлар калды. Җырлар дигәннән… Роберт абыйның «Сөюләрем инде үткәннәрдә» шигыренә Башкортстаннан Вилдан Фәйзуллин көй язган иде. Бу җырны күптән якын итеп йөргән идем инде, бигрәк тә Роберт абыйныкы булгач. Шушы җырны ничек тә булса эшләп чыгарга дигән карарга килдек. 27 мартта, йоклар алдыннан, шуны тыңлап: «Тизрәк эшкәртеп, Роберт абыйга тыңлатасы иде», − дип уйлап яттым. Иртән торуга, Инстаграмны ачам, шомлы хәбәр… Бу җырны әле барган концерт программасына өстисем килә. Аның истәлекләре, фотолары белән үрелеп барачак ул. Бу җыр булырга тиеш дип уйлыйм, чөнки Роберт абый – минем иҗатка зур йогынты ясаган кеше. «Минем җырларымны җырлап кеше булдың, Айдар», − дип, шаяру катыш әйтә иде ул. Хак та әйткән бит!

– Роберт абыйга бәйле истәлекләр сездә күптер…

– Бер җәйне Роберт абый белән Башкортстан якларына кайтып килдек. Мин рульдә, ул минем янымда. Шулай икәүдән-икәү туган якларны әйләнеп кайттык. Бишбүләк, Миякә, Акмулла, Фатих Кәримнең туган авылларында булдык… Моңа да сөенеп туя алмыйм, ярый шуңа өлгергәнбез әле. Шул чакта аның чын-чынлап халык шагыйре икәнен аңладым инде. Безнең өебездә булды, әти-әнием белән очрашты, икәүдән-икәү генә калып сөйләшеп утырдык. Бу истәлекләрне күңел дәфтәрендә саклап, киләчәктә кәгазьгә дә төшереп булса иде. Күңелем бер нәрсәгә тыныч: соңгы юбилей программама Роберт абыйны чакыра алдым һәм ул килде. Концертны башыннан ахырынача карап утырды. Аның «Өянкеләр-тупыллар»ын җырлаганда, залга төштем, күрештек, кочаклаштык. Якыннан күреп, соңгы кочаклашуыбыз булган икән. Халык арасында, җыр аша күрешеп хушлашканбыз. Роберт абый гаилә җанлы кеше иде. Клара апа, балалары, оныклары дип янып торучы, үрнәк кеше. Аның туган авылына, әнисенә, иленә, теленә булган мөнәсәбәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Шундыйлар безне данлый да, тарихта эзле итеп калдыра да инде.

Чулпан Гарифуллина

Чыганак: Ватаным Татарстан сайты

Запись Роберт Миңнуллин Айдар Галимовка: «Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син» [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Уйламаган секунд та юк, кигән күлмәкләрен дә кочып йоклыйм»
25 сентябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт оештырылды. Әлеге кичәгә мәрхүмәнең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина нәкъ Хәния апа образында килгән иде. //Акчарлак//

Хәния Фәрхинең стилисты Рамилә Гайнетдинова легендар җырчының “прическа”сын аның сеңлесенә кабатлап ясаган. “Фирүзәнең чәчен ясаганда, Хәния үзе утырган кебек булды. Мин аның юклыгына һәм аның стилендә башка чәч ясамавыма һаман ышана алмыйм”, – дип язган Рамилә Гайнетдинова.

Фирүзә ханымның үзе белән элемтәгә кердек.

– Концертка барыр алдыннан бик куп уйландым. “Барыргамы, юкмы?”, дип? – дип башлады ул сүзен. – Хәния апам, күземнең нуры, юк бит инде анда, дип бик ярсыдым. Әмма чынбарлык мине жиңде. Чөнки Казанда минем апамның йөрәк парәләре – Алиям, Алсуым, аның оныклары һәм газиз кешемнең зираты көтеп тора. Тормыш иптәшем Илшатыма рәхмәт, Галия кызым белән икебезне Тәтешледән озатып куйды. Хәния апамның фани дөньяда юклыгын ул да бик авыр кичерә. Безне Казанда Габделхәй җизни каршы алды һәм концертка озатты.

– Фирүзә ханым, Хәния апа төшегезгә керәме?

– Барлык кешеләрнең дә диярлек төшләренә керә. Якын кешеләренә дә, танышларыны да. Әмма әниемнең дә, минем дә төшебезгә бер тапкыр да кермәде. Хәерләр биргәндә хәзрәттән сорыйм: “Нигә бер дә төшкә керми икән соң? – дип. “Сездән риза ул, шуңа керми”, – ди. Амин! Шулай гына була күрсен, Ходаем. Уйламаган, сагынмаган бер генә секунд та, минут та юк . Концертта кигән күлмәкләрен дә кочып йоклап карыйм, югыйсә. Без гел бергә идек, йөрәкләребез генә аерым, җаннарыбыз бер иде. Ярый әле исән чагында мин аны өзелеп яратуымны, гел аны сагынып яшәвемне әйтеп калдым.

– Концертта утыруы авыр булгандыр…

– Концерттагы хис-тойгыларны тел белән генә әйтеп булмыйдыр. Тамашачылар аның моңлы тавышын, төс-кыяфәтен, матурлыгын яратсалар, без бит аның якыннары, кан кардәшләре, бер тәлгәштән өзелеп төшкән бер-бөртекләре. Халәтебезне без үзебез генә аңлыйбыз. Менә аннан башка ике ай гомер үтте дә китте. Исәннәргә яшәргә кирәк, әмма минем яшәү өчен бүгенге көндә көчем дә, гайрәтем дә юк шикелле…

Ни генә уйласам да, ни генә эшләсәм дә – барлык уйларым кадерлемә, апама барып тоташа. Ни өчен? Ничек? Без сакламадыкмы сине, әллә үз-үзеңне сакламадыңмы? Гел изгелек, мәрхәмәт, барлык кешеләргә матурлык кына өләшә торган йөрәк парәбезнең безнең арадан бик тиз, бик вакытсыз киткәненә акыл ышанса да, йөрәгем ышанмый. Мин күптән түгел генә дәү әни булдым. Улым Илсур, кызым Гөлназ Камиләбезне бүләк иттеләр. Бәхетебезне уртаклашыр өчен Хәния апам гына юк. Балалар йортыннан ике кызым – Галия белән Гүзәлемне Казаннан кайтып, ул каршы алды. Исән-сау булсам, Аллах кушса, бәлки шатлык-бәхетләрем алдагы көннәрдә дә булыр. Әмма минем янда, безнең бәхетләрне уртаклашырга син генә булмассың шул кадерлем, күз нурым, йөрәк пәрам!

– Ходай сабырлык бирсен сезгә!

Румия СӘЙФУЛЛИНА

Запись Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Уйламаган секунд та  юк, кигән күлмәкләрен дә кочып йоклыйм» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рәшит үлемен сизенеп кызына: “Сау бул. Гафу ит. Син мине башка күрмәссең…” [фаҗига]
Киров өлкәсенең  Нократ Аланы егете 24 яшьлек Рәшит Галимҗановның туганнары исән-сау әйләнеп кайтуын көтсәләр дә, бу хыяллары чынга ашмый. 2016 елның  5 декабрендә чыгып киткән егетне 26 гыйнвар көнне үле килеш табып алалар. //Ватаным Татарстан//

“Башка төрле балам иде”

Рәшит – Дания апаның төпчек улы. Ул аны 31 яшендә таба. Ике абыйсы Илдар белән Марат өчен дә энеләре бик якын, кадерле була. “Рәшит бер абыйсыннан – 9, икенче абыйсыннан 6 яшькә кече иде. Шуңа да алар аны курчак  кебек күтәреп кенә йөрттеләр. Икесенә дә тансык иде. Кыз табам дип алып кайттым бит мин аны. Әллә шуңа да бик чибәр иде ул”, – дип искә ала әнисе.

Дания апаның үз язмышы да гыйбрәтле. Нократ Аланы ра­йонының Арнорек авылына кияүгә чыга ул. Ире Фәрит белән матур гына тормыш коралар. Дания апаның үз бизнесы, Фәрит абыйның агач эшкәртү заводы була. Балаларына сөенеп яшә­гәндә, гаилә таркала. Дания апа Нократ Аланына кайтып китә. Бу вакытта Рәшит 10 нчы сыйныфта укыган була. Әмма ир белән хатын арасында ни генә булса да, балалар әтиләре белән аралашудан туктамый. Олы уллары Илдар, гаилә корып, Ханты-Манси округындагы Урай шәһәрендә гомер итә, Маратлары Казанда яши. Аның да – үз гаиләсе. Инде менә озакламый Рәшит тә башлы-күзле булырга хыяллана. Казан мәчетендә никах укытырга сөйләшкән булганнар.

“Рәшитнең Биектау районында йөргән кызы бар иде. Ул баланы да электән беләм. Бик акыллы кыз. Аралашып тора идек. Ул укып, кулына диплом алгач, балалар өйләнешәсе иде. Тик булмады бит, – ди елый-елый искә ала Дания апа. – Рәшитебез уку белән артык дус булмады. Мәк­тәпне тәмамлаганда иң яхшы спортчылар дип укучыларны бүләкли башладылар. Алар арасында улым да бар иде. Мин хәтта аптырап та киттем. Бу хакта белми дә идем. Үзе дә күп сөйләшмәде. Югары уку йортына керсә дә, укуын ташлады.  Әтисе хәрби хезмәткә баруын теләде. Ә мин исә, дипломлы белгеч булсын, дидем. Армиядән сержант булып, әллә никадәр мактау кәгазьләре белән кайтты. Шулай итеп, әтисенең теләге үтәлде, ә минеке – юк”.

Әле ярый каенанам бар!

Дания апа ире белән аерылышу ачыларын оныткан инде. Аның башка гаиләсе булса да, аралашып яшәргә тырышалар. Җитмәсә, бала хәсрәте аларны тагын якынайта. Фәрит абый да төпчеген югалтуны авыр кичерә икән. Улы армиядән кайткач: “Бу  агач эшкәртү заводы улыма инде. Әйдә, шунда эшләсен”, – дип үз янына чакырып ала. Дания апа еш кына элек яшәгән авылына кайтып йөри. Каенанасы аны һәрчак якын итеп тора. Соңгы тапкыр узган елның ноябрь ахырында кайта ул. Рәшит тә әбиләре йортына килә. Әнисенең алдына ятып тора. “Мин аның чәчлә­реннән сыйпап яраттым.Үзе дә иркәләнеп торды. Шундый сагындым, әнием, диде.  Шулай аерылыштык. Аннары берничә көн узгач, улым миңа ике сумка ит алып килде. Үзенең ашларына хәстәрләнүе булды микән?” – дип өзгәләнә Дания апа.

Кырыгын уздырганмын

Узган елның 4 декабрендә Рәшит Казанга юл тота. “Улым шундый матур итеп киенгән иде. Аягында – ап-ак оекбаш. Гел актан йөрергә яратты”, – дип искә ала икән әбисе дә. Рәшит иң элек Казандагы абыйсы Марат янына килә. “Ул көнне без тәгәрмәчләр алыштырдык. Бергә йөрдек. Энем Казанда эшләрен бетергәч, Биектауга йөргән кызы янына китте”, – ди Марат. Энесенең үлеменнән әле ул да айнып җитмәгән. “Уртанчы улым бу хәсрәтне авыр кичерә. Алар гел бергә иде бит. Ир-ат кычкырып елый алмый шул, ярый без елыйбыз да, даруын да эчәбез, сөй­ләшеп булса да күңелне бушатабыз. Алар исә кешегә күрсәтми генә тилмерә”, – ди Дания апа.

Декабрь башында ук югалган энеләре Яңа елга да табылмагач, туганнар җыелышып, Рәшит исән-сау кайтсын дип, аш уздырырга булалар. “14 гыйнварда әбиләр җый­дым. Улым кайтсын дип догалар укыдым. Кайтты ул. Тик исән генә түгел иде. Хәзер шуңа да сөенәм. Кешечә озата алдык. Гәүдәсе матур, этләр дә, кошлар да тимәгән”, – ди әнисе. Ана күңеле сизенгән, ахры, аш уздырган көнне Рәшитнең үл­гәненә нәкъ 40 көн була.

Рәшитнең мәетен Питрәч районының Урта Ия авылы янә­шәсендәге урман буенда табалар. “Коркачык юлыннан кереп киткәч, Ямаширмә авылында үз әнием тора иде. Рәшит шул яктагы Кызыл Күл авылына китмәгән, Урта Ия авылына таба борылган. Кеше булмаган урынны эзләгән. Машинасын туктаткан да, бераз китеп, элмәккә менгән. Ни булган, ни өчен андый адымга барган – хәзер инде берни әйтә алмыйбыз. Кызы яныннан юлга чыккач та, үз- үзенә кул салган булып чыга. Телефонындагы шал­тыратуларны карадылар. Тик бер генә чит кеше белән дә сөйләшмәгән. Әтисе, мин, абыйлары, йөргән кызы… Кемдер начар ният кылгандыр дип тә уйламыйбыз. Ялгышкан балам. Ник­ләр минем турыда уйламады икән…” – дип өзгәләнә Дания апа.

“Сау бул. Гафу ит”

Рәшитнең әнисе сөйләвенчә, улы йөргән кызы янына килгәндә үк кәефсез була. “Минем телефондагы номерлар юкка чыккан. Син тидеңме әллә?” – ди. Шулчак сөйгәне телефонны кулына ала да тиз генә андагы номерларны табып бирә. Шулчак Рәшит аннан гафу үтенә. “Кызы аңа бүләк итеп бик кыйммәтле сәгать биргән иде. Рәшит шуны салып өстәлгә куя. “Бу сәгать миңа башка кирәкми инде. Сау бул. Гафу ит”, – дигәндә аның күзләреннән яшь ага. Кызы Рәшитне ничек кенә юатырга теләсә дә, ул тыңламый. Өстәлгә унбиш мең сум акча куеп калдыра да, син мине башка күрмәссең, дип чыгып китә.

Рәшитнең иң элек машинасы табыла. Аны полициядә эшләүче ир-ат күреп ала. Номерларын тикшергәч, хуҗасының эз­ләнгәнен белә. Ә менә шул машинадан ерак түгел асылынып торган мәетне күрүче булмый. Кар күп явып, Рәшитнең гәүдәсен кап­лый. Эзли башлагач, аны да табалар. Тик менә җанын өшет­кән тагын бер әйбер бар әле. Рә­шитнең машинасын талап кит­кәннәр. Аның паспортын, машина документлары, магнитоласы, ноутбугы, буферын алганнар. Әни­се угрылардан шуларны кайтаруны сорый. Машинага берни булмаган. Рәшитне әтисенең туган авылына алып кайтып җир­лиләр. Кырыгын да әбисендә уздырырга дип торалар.

“Без монда бәйрәм итәбез”

Энеләре югалгач, Галим­җа­новлар күрәзәчеләр янына бара. Барысы да: “Улыгыз исән, озакламый кайта”, – ди. Хәтта бер күрәзәчегә Рәшитнең фотосын тотып, өч көн рәттән өч туганы бара. Багучы төрлесенә төрле сүз әйтә. Мәскәүдә яшәүче бер туганнары исә Рәшит югалган көнне үк экстрасенс янына юл тота. “Машинасында утыра. Аяк астында куркыныч сагалап тора”, – ди багучы. Берничә көннән кабат шул ук экстрасенска баралар. Монысында ул өметле сүз әйтми.  “Энем бу хакта Рәшитне җирләгәч кенә сөйләде”, – ди Дания апа. Галимҗановлар Рә­шитне Яңа елга кайтып керер дип көтсә дә, эшнең өметле түгеллеген сизенәләр. Югалган егет бер туганнарының төшенә дә керә. “40 яшендә Мансур исемле туганыбыз үлгән иде. Ул бер апабызның төшенә кереп: “Без монда Рәшит белән бергә бәйрәм итәбез әле”, – дигән. Табылганчы улы әнисенең төшенә дә кергән. “Кайдалыгын сорасам да, гел дәшмичә торды. Ә хәзер төшкә кергәне юк. Йөрәгемә бик авыр. Улымны искә алмаган минутым юк”, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова

Запись Рәшит үлемен сизенеп кызына: “Сау бул. Гафу ит. Син мине башка күрмәссең…” [фаҗига] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..