Архивы салатлар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары
Барыбыз да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Хуҗабикәләр якыннарын ни белән сөендерергә, өстәлгә нәрсә әзерләргә дип баш вата торганнардыр. Әлбәттә, Яңа ел табынын каз итеннән, берсеннән-берсе тәмле салатлардан башка күз алдына да китереп булмый. Без тәкъдим итә торган рецептлар да бәйрәм табынына үзенчәлекле ямь өстәрләр дип уйлыйбыз.

КРАБ ТАЯКЧЫКЛАРЫ БЕЛӘН САЛАТ

Кирәкле әйберләр:

Болгар борычы – 2 данә.

Йомырка – 2 данә.

Сыр – 95 грамм.

Помидор – 2 данә.

Йомырка һәм сырны угычтан уабыз, калган ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Борыч, йомырка, сыр, помидорны катламлап тезәбез. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.

БАВЫРДАН САЛАТ

Кирәкле әйберләр:

Майонез – 190 грамм.

Маринадлаган вак кыярлар – 10 данә.

Тавык бавыры – 345 грамм.

Йомырка – 5 данә.

Кишер, суган – 4әр данә.

Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы… Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.

ГӨМБӘ САЛАТЫ

Кирәкле әйберләр:

Маринадланган гөмбә – 495 грамм,

Пешкән, угычтан уылган кишер; яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадлаган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – өчәр данә,

Угычтан уылган каты сыр – 145 грамм.

Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.

Әгерҗе хәбәрләре

Запись Яңа ел табынына берсеннән-берсе тәмле салат рецептлары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..