Архивы санаторий - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Болгар радиосы” шифаханәгә ике кешелек юллама уйната
“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруы “Яраткан районым” дип исемләнгән бәйге игълан итә. Әлеге бәйге үз районыңа мәхәббәт аңлату өчен менә дигән мөмкинлек!

“Һәрберебезнең күңелендә туган якны сагыну, аңа мәхәббәт хисләре бар. Ул мәхәббәт әти-әни белән генә чикләнми, ә билгеле бер урыны, сөйләм үзенчәлеге, табигате, яраткан күршеләре һәм башкаларда чагыла. Бүгенге көндә кая булуыбызга карамастан, без туып-үскән авылыбызны, районыбызны яратабыз. Әлеге бәйге – шушы мәхәббәтне чагылдыру, районның башкалардан аермасын тасвирлау мөмкинлеге”, – диде “Иртәнге чәй” алып баручысы Илфак Хафизов.

Бәйгенең максаты. Һәрбер районның үзенә генә хас сөйләме, диалектальсүзләре, һөнәрчеләре, башкалардан аерылып торган үз йөзе бар. Шушы үзенчәлекләрне юмор аша шигъри юллар белән тасвирлау.

Бәйгенең шартлары. Шигырьләрне 25 мартка кадәр bolgar.radio@mail.ru почтасына яки М.Горький урамы, 15нче йорт адресына «яраткан районым» тамгасы белән юлларга кирәк. Шигырьнең озынлыгы биш куплеттан артмаска тиеш. Һәр катнашучыдан бер генә шигырь кабул ителә.

Шигырьләрне “Болгар радиосы” дулкынында 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” алып баручылары яңгыратачак. Җиңүчене Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк. Иң яхшы дип табылган шигырь авторына “Жемчужина” шифаханәсенә ике кешелек юллама тапшырылачак.

Җиңүче 1 апрель көнне 08:45 сәгатьтә “Иртәнге чәй” тапшыруында игълан ителәчәк.

Запись “Болгар радиосы” шифаханәгә ике кешелек юллама уйната впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатын-кыз янына килеп сүз башлаганчы, өстеңне кара инде әзрәк…” [мөнәсәбәтләр]
Республикадагы бер тернәкләндерү үзәгенә барырга туры килде. Ял да итәрбез, бераз гына дәваланып та булмасмы, дигән уйлар белән үзәкнең ишеген ачтык. Кеше аз иде. Кайбер районнар җибәрергә кеше тапмаганнармы, әллә путевка хәзер ике елга бер генә бирелә икән, барсам, барыбер эләкмәс дип, халык социаль ярдәм күрсәтү идарәләренә үзе мөрәҗәгать итмәгәнме, билгесез. //Безнең авыл гыйбрәте//

18 көн – ярыйсы вакыт: ял итәргә килүчеләрнең һәрберсенең исемен, каян килүен, хәтта нинди чир белән чирләвенә кадәр белеп бетердек. Китап укып кына ятып булмый, коридорга да чыгып утырасың. Анда, берничә генә канал булса да, телевизор күрсәтә. Янга ир-атлар килеп утыра. Шаярткалап, сүз башлыйлар. Ярар, шаяртсыннар да ди.

Ис киткән нәрсә – аларның өс-башы булды. Кешене киеменә карап каршылыйлар, акылына карап озаталар, дигән әйтем бар бит. Тир исе килеп торган кытай футболкасын атна буе салмаган, трикосының тезе олы туп кебек чыгып торган ир-ат күпме генә акыллы сүз сөйләсә дә, аны бик тыңлыйсы килми инде. Бер тыңлыйсың, бетте. Аннан: “Хатын-кыз янына килеп сүз башлаганчы, өстеңне кара инде әзрәк”,– дип әйтәсе килә башлый.

Бу ирләрнең өйдә бер дә кадерләре юк микәнн, нишләп хатыннары карамый жибәргән, дип уйлыйсың. Иртән ашарга төшкәндә дә, дәвалану кабинетларында, физкультура уйнаганда, кичен дә – өстә шул бер кием.

Ял итү урыны булгач, поселоктан, шәһәрдән артистлар концертлар да куеп киттеләр. Безнең “джентельменнар” анда да караватларында аунаган футболка, триколарыннан кереп утырдылар. Өйләрендәге кухняга чәй эчәргә чыкканнармын! Кыскасы, хатыннар, ирләрегезне ял итәргә җибәрсәгез, әзрәк киендерегез! “Акыллы башларыгыз” кеше арасында бер бичара булып йөрмәсеннәр.

Ләйсәнә.

Запись “Хатын-кыз янына килеп сүз башлаганчы, өстеңне кара инде әзрәк…” [мөнәсәбәтләр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..